Мәдәни җомга

Әгъзам Фәйзрахманов: Салым сәясәте

Россиядә гадел салым системасы кайчан булыр?

Гамәлдәгесен нинди юллар белән яхшыртырга мөмкин? Бу сораулар күпләрне борчый. Күп кенә предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр, фермерлар салымнарның чамадан тыш күп булуыннан, җитештергән продукциянең күпчелек өлеше салым рәвешендә дәүләт казнасына китеп барудан зарлана. Шунлыктан продукция­ җитештерүне арттыруга теләк кими. Россия базар шартларына күчкәннән соң салым теориясе мәсьәләләрен ныклап өйрәнү, аларны камилләштерү юлларын ачыклау ихтыяҗы туды.

Дөрес, салым сәясәте проблемалары һәрвакыт икътисадчыларның һәм дәүләт эшлеклеләренең игътибар үзәгендә булды. Иң әүвәл аның асылын галим А.Смит өйрәнә. 1776 елда дөнья күргән “Халык байлыгының туп­лану сәбәпләрен өйрәнү” дигән китабында ул болай дип яза: “Демократик дәүләтләр үз мөмкинлекләреннән һәм көчләреннән чыгып, хөкүмәтне тотуда (асрауда) катнашырга тиеш”. Әлеге хезмәтендә А.Смит дөрес оештырылган салым системасы канәгатьләндерергә тиешле дүрт шартны билгели. Болар салым түләүченең керемнәреннән алына торган күләмнең чамасы-чамага туры килүе, аныклыгы һәм алдан билгеләнүе, салым җыю ысулының һәм вакытының уңайлыгы, аның югары дәрәҗәдә файдалы булуына бәйле.

Салым теориясен эшләүгә Россиянең Н.Тургенев, А.Тривус, И.Соколов, В.Твердохлебов кебек икътисадчы-галимнәре дә үз өлешләрен кертә. Н.Тургенев салымнар белән эш иткәндә аеруча сак булырга чакыра. Аның фикеренчә,  салым халык байлыгын киметүгә китерә һәм сәнәгатьнең үсешен тоткарлый. Ул тормыш ихтыяҗлары өчен кирәкле әйберләрнең салымнан азат булуын хуплый. Әмма мондый хәлнең бервакытта да булмаячагын яхшы аңлый ул. 

Кешелек җәмгыятендә салым җыю ерак гасырлардан ук килә. Шулай да, әле кешегә салым түләүдән дә авыррак нәрсә юк. Акланмаган җыемнар һәрвакыт киң катлау халыкның хәерчелегенә, хуҗалыкның бөлүенә, аерым очракларда хәтта фаҗигаләргә китерә. Көч җитмәслек салымнар күп кенә социаль низаглар тудырырга мөмкин. Бу үз чиратында дәүләтнең хуҗалыгын зыянлы алып баруга, акланмаган чыгымнар тотуына илтә. Турыдан-туры салымга карамаганнары – акцизлар, өстәлгән салымнар социаль яктан иң гаделсезләре. Андыйлары халыкка өстәмә йөк булып төшә, аз керемле кешеләргә аеруча көчле тәэсир ясый. Керемнәрнең иң зур өлеше салым түләүгә тотыла. 

Авылга кайткач күрше хатыны: “Ярый әле, сулаган һава өчен салым түләтмиләр, һавасыз ничек яшәр идек”, - дип көлгән иде. Ул хатынны да аңларга була. Әле күптән түгел генә аерым кешеләрнең барлык шөгыльләре өчен салым керттеләр бит. Шәл бәйләсәң дә, күлмәк тексәң дә, хәзер аларны рәсмиләштермәгән көйгә сата алмыйсың инде. Бакчаңда үстергән кыяр яки бәрәңгеңнең дә үзеңнән артканын салым түләмичә сатарга ярамый. Салымнарның яңаларын, берсеннән-берсе сәеррәген уйлап чыгаралар. Хөкүмәт Дәүләт Думасы карамагына Россия гражданнары турындагы барлык мәгълүматны туплаган бердәм ресурс төзү буенча закон проекты керткән. Анда россиялеләрнең паспорт язулары, ИНН номерлары, шулай ук гаилә хәле, туганлык элемтәләре турында мәгълүматлар булачак. Әлеге базага үзләрендә булган мәгълүматны Эчке эшләр,  Оборона, Фән һәм мәгариф министрлыклары, федераль салым хезмәте, җирле үзидарә органнары, дәүләт фондлары җибәрәчәк. Алардан бердәм сис­тема булдырыла. Бу да беренче чиратта салым түләүчеләр өчен кирәк икән. “Россиядә хәзер салым хезмәтенә физик зат турында барысын да хәбәр итә торган үзәкләштерелгән мәгълүмати ресурс юк”, - диелә закон проектының аңлатмасында. 

Хәзер бик күпләр, нинди юллар белән булса да, салымнардан качарга омтыла. Оешмалар эшче-хезмәткәрләрне закон нигезендә рәсмиләштермичә, килешү буенча гына эшкә ала. Хезмәт хакын конверт белән түлиләр. Россиягә чит илләрдән килүчеләр дә мондый системаны киң куллана икән. Быелның дүрт аенда Россиягә 98 мең мигрант килгән. Бу - соңгы ун елдагы иң зур күрсәткеч. Шул ук вакытта илдән китүчеләр дә кимемәгән.  Ләкин, ни гаҗәп, килгән кешеләрнең күпчелеге эшкә урнашмаган. Дөресрәге, алар кайдадыр хезмәт куя, чөнки ашарга-яшәргә һәм илендә калган гаиләләренә акча җибәрергә кирәк бит, әмма рәсми рәвештә эшләмиләр. Шуңа күрә,  бернинди дә салым түләмәгәнлектән,  аларның килүеннән Россия икътисадына зыяннан башка бернинди дә файда юк, ди экспертлар. Әле алай гына да түгел, быел төрле оешма-предприятиеләрдә рәсми хезмәт куючы мигрантлар саны кимегән дә. Димәк, алар да акчаны конвертта гына алуны кулай күрә башлаган дигән сүз.

Россия салым системасы нигезләре рәсми рәвештә 1991 елда расланган булган. Әмма еш кабатланып торган кризис нәтиҗәле салым системасы булдыруга нык комачаулый. Хәзерге вакытта Россия салым системасында алдашу хөкем сөрә. Бу исә салым ярдәмендә стимуллаштыруны һәм тәртипкә салуны күздә тоткан гамәлләрне тормышка ашыруда тоткарлыклар тудыра. Көйләү һәм стимуллаштыру максатларына хәзергә аерым тармак­ларга инвестицияләр агымына идарә итүгә, халык ихтыяҗлары өчен түләү сәләтен киңәйтү яки киметү юлы белән ирешелә.  Салым системасын камилләштерү хөкүмәт сәясәтенә бәйле. Бүген аны камилләштерү буенча Россия хөкүмәтендә һәм финанс органнарында төрле карашлар яшәп килә. Кайберәүләр салымга ныклы контроль урнаштырырга тәкъдим итә. Шуның ярдәмендә салымны тигез бүлергә, киләчәктә аның ставкаларын киметергә мөмкин булыр дип исәпли. Икенче берәүләре гамәлдәге салым түләү тәртибе сакланганда икътисади кризистан чыгу мөмкин түгел дигән фикерне алга сөрә. Алар карашынча, товар җитештерүчеләргә салымны бик нык киметергә кирәк. Әлегә салым системасы икътисади сәясәткә капма-каршы тора.

Әйләнеш салымын өстәлгән салым белән алыштыру нәтиҗәсендә төп авырлык әйләнеш тармагыннан җитештерү тармагына күчте. Бу исә әйләнештәге капиталның шактый өлешен читкә чыгаруга, урлашуга китерде. Капиталны җитештерү тармагыннан кысып чыгару аның үсүенә мөмкинлек бирми. Шунлыктан предприятиеләрнең төп һәм әйләнеш капиталын салымнардан азат итү сорала. Моны тузган җиһазларга җибәрелә торган акчаларга ташламалы билгеләмәләр формасында эшләргә мөмкин.  Әгәр предприятиедә җитештерү азая икән, ул чагында салымнарны киметү эшчеләргә хезмәт хакын күтәрергә яки товарларның бәясен арзанайтырга мөмкинлек бирә. Әгәр предприятиенең хәле яхшы икән, ул чагында салымнан калган табышны җитештерү тармагын үзгәртеп коруга яки үстерүгә тотарга мөмкин булачак.

Көнбатыш икътисадчылары салым җыю механизмын анализлап, процент ставкаларын билгеләгәндә, аның оптималь дәрәҗәсе зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Алар раславынча, салым күләмен билгеле бер дәрәҗәдә генә күтәрер­гә мөмкин. Аны чамадан тыш күтәргәндә бюджетка керем кими. Россия салым системасын анализлау исә, аның камиллектән шактый ерак торуын күрсәтә. Беренчедән, ул эшкуарлар өчен уңай шартлар тудырмый, халык хуҗалыгын үзгәртеп коруны, җитештерүне арттыруны тоткарлый.  Икенчедән, ул социаль яклауга мохтаҗ булганнар өчен бюджетка тиешле акча кертми. Бүгенге салым системасы үзенең төп вазифаларын үтәми. Икътисадчылар карашынча, гамәлдәге салым системасының төп кимчелеге шунда, халыктан алына торган җыенның нинди максатка тотылуы билгеле түгел. Инструкцияләргә еш кына үзгәрешләр кертү кебек яраксыз тәҗрибә барлыкка килде. Мондый хәл салым инспекторлары, предприятие бухгалтерлары эшен нык катлау­ландыра һәм тулаем алганда, нәтиҗәлелекне киметә.

Салым системасы җитештерүне арттыру мөмкинлеге бирерлек итеп эшләнергә тиеш. Дәүләт бюджетына керемнәр салымнар исәбенә түгел, бәлки хуҗалык субъектлары табышы һәм гражданнарның кереме күтәрелү исәбенә артсын иде. Салым түләгәннән соң юридик һәм физик затларның акчасы киләчәктә тормышны яхшырту, эшне алып бару өчен калырлык булсын. Салым җыйганда түләүченең  мөлкәте, аның кереме искә алынырга тиеш. Табыш чыганагы нинди булуга карамастан, салым күләмен билгеләүгә тигез караш саклансын. Моңа ирешү өчен гайре табигый чаралар таләп ителми, бары тик күп гасырлар дәвамында галимнәр тарафыннан эшләнгән һәм салым сәясәтен билгеләүдә күпчелек илләр файдалана торган принципларны төгәл үтәргә генә кирәк.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: