Мәдәни җомга

Әгъзам Фәйзрахманов: Һәр халыкка бәйсезлек кирәк

Берләшкән Милләтләр Оешмасы турында сүз кузгалса, һәркем аны дөньяда тынычлык урнаштыручы, халыкларның бәйсезлеге, мул тормышта яшәүләре өчен омтылучы бәйлек буларак күз алдына китерә.

БМОның тарихына күз салыйк. 


Ул 1945 елда Икенче бөтен­дөнья империалистик сугышында җиңеп чыккан илләр – СССР, АКШ, Бөекбритания, Франция, Кытай тарафыннан аларның мәнфәгатьләрен яклау өчен оештырыла. Берләшкән Милләтләр Оешмасының уставында аны оештыруның төп максаты “дәүләтләрнең эчке эшләренә тык­шынуга юл куймау” дип языла. Әмма анда колониаль дәүләтләр, аларда яшәүче халык язмышы турында бөтенләй телгә алынмый. 

Дөньяның демократик җәмәгатьчелеге басымы астында гына Берләшкән Милләтләр Оешмасының генераль ассамблеясе үзенең унбишенче сессиясендә “бөтен бәйле ассоциацияләнгән территорияләр, төрле колониаль режим  астындагы барлык илләр һәм халыкларга мөстәкыйльлек бирү”не яклап декларация кабул итәргә мәҗбүр була. Ә егерме икенче сессия бу декларацияне БМОның уставына кертә һәм азатлык, мөстәкыйльлек өчен көрәшүче халыкка каршы нинди дә булса көч куллану тыела дип игълан итә.

Бу декларациягә нигезләнеп, Африка, Азия, Океаниядәге күп кенә колониаль территорияләр үзләренең азатлыгы өчен көрәшкә чыга,  тырыша-тырмаша бер-бер артлы азатлык алуга ирешә. Ул чорда бөтен Җир шарында иң зур империя булып саналган Бөекбритания үзенең колонияләренә ирек бирергә мәҗбүр була. Әмма башка империяләр ашыкмый. Алар үз империяләрен ныгыту, халкы азатлык таләп итеп күтәрелгән колонияләрендә көч кулланып, изелгән халыкларны кулда тоту өчен хәтта канлы сугыш юлына да баса. Мәсәлән, демократик,  алдынгы культуралы ил саналган Франция колонияләрен саклап калу өчен кан кою юлыннан туктап калмый. 1954 елда француз колонизаторлары армиясенең Индокытайда хурлыклы җиңелүе һәм мөстәкыйль Вьетнам дәүләте барлыкка килүен бөтен Франция зур һәлакәт буларак Матәм  көне игълан итеп билгеләп үтә. Алжир Франция колониясеннән чыгу юлына баскач, Франция үзенең бөтен хәрби көчен туплап сугышка керешә. Бик күп кеше кырыла, күп кенә торак пунктлар җир белән тигезләнә. Алжирны кулдан ычкындырмаска тырышу Франциянең икътисадын һәлакәт хәленә китереп җиткерә.

Францияне авыр хәлдән илнең бөек патриоты генерал Де Голль генә коткарып кала. Ул, илдә хакимиятне үз кулына алып, Алжир белән солых төзи, аңа мөстәкыйльлек биреп, Францияне фашистик режим урнашудан коткара. Франциянең чәчәк атучы демократик илгә үсеп китүенә юл ача. Ә бит Де Голльнең Алжирга мөстәкыйльлек бирүенә Франция коммунистлары каршы чыкты, аны Франция империясен таркатуда гаепләде, хыянәтче дип атады. Ул гына да түгел, Де Голльне юк итү юлына керешеп карыйлар.  Президент Де Голль Франция колонияләренә азатлык бирү юлы белән илне сәяси һәм икътисади һәлакәттән саклап кала.

БМОның халыкларга азатлык бирү турындагы декларациясен Россия дә яклап чыкты. Әмма СССР таркалгач, декларация онытылды. “Неизменность границ государств” шигаре байракка әйләнде. Моның ачык үрнәкләре СССР таркалганчы ук КПСС алып барган канлы сәясәттә дә күренде. Чехословакия, Венгрия, Германия Демократик Республикасында мөстәкыйльлек юлына чыга башлаган халык хәрәкәте танклар, корал, көч кулланып бастырылды. СССР таркалыр алдыннан Бакуда, Тбилисидә, Ошта, Вильнюста канлы спектакльләр булып алды. Бу елларда совет танкларының аерым милләтләрнең азатлык хәрәкәтләрен бастыруын күрсә дә,  БМО әгъзалары бернинди чара кылмады, читтән карап тору белән чикләнде. Менә шушы заманнардан БМО империалистик илләрнең колониаль сәясәтен яклаучы оешмага әйләнде, дияргә мөмкин.  

ХХ гасырда империядәге вак милләтләрне физик яктан юк итү юлларына коммунистлар кереште дисәк тә, ялгыш булмастыр. 1937 елда совет режимы Ерак Көнчыгышта яшәгән 300 мең корсалыны Үзбәкстан, Казахстанның төньяк районнарындагы чүлләргә сөрде. 1941 елның көзендә совет режимы Идел буе немецларын, бөтен калмык халкын туган җирләреннән кузгатты. Сугышның ахыры күренә башлагач, коммунистлар режимы, СССРда бер генә милләтле дәүләт төзү сәясәтен күз алдында тотып, моңарчы кешелек тарихында күрелмәгән этник чистартуларга кереште. Көрдләр, месхет төрекләре, балкар, карачай, чечен-ингушлар, гагаузлар туган җирләреннән сөрелде. 1944 елның бары өч ае эчендә 21 милләт халкын хайван йөртә торган вагоннарга тутырып, сусыз-азыксыз Урта Азия далаларына, Себер киңлекләренә озаталар.

Россия җитәкчелеге халыклар, милләтләр хокуклары турындагы декларациягә күптән инде төкереп кенә карый. Чечен халкы мөстәкыйльлек юлына баскач, коммунистлар оештырган тәмуг утында йөзмеңләгән чечен халкы, шул исәптән балалар, хатын-кызлар, карт-карчыклар үтерелде, шәһәрләр, авыллар җир белән тигезләнде. Тик азатлык өчен көрәшкә бер булып баскан халыкны җиңү өчен империяләрнең көче җитми шул. Тарихта тиңе булмаган вәхшилеккә каршы көрәштә чечен халкы җиңеп чыкты.

Бу этник чистартуларны Дәүләт Думасы, Президент илнең эчке эше дип кенә саный. Әгәр Чечняга, Дагстанга аерылып чыгарга рөхсәт бирсәң, Россиядәге барлык милләтләр, милли республикалар, өлкәләр, округлар шул юлга басачак. Бу империянең таркалуына китерәчәк, - гади рус мужигыннан алып президентка хәтле шулай оран сала. Моңа хәтле демократик илләр хисабында йөргән АКШ, империялеген югалткан Англия, Франция кебек илләр Россиядә алып барылган геноцидка, шул исәптән чеченнарны бетерү сәясәтенә игътибар итмәскә тырышты, демократик җәмгыятьнең басымы астында Чечня вакыйгалары уңае белән борчылуларын белдерсәләр дә, аңа каршы чыкмадылар.

БМОның төп принциплары искерде. Икенче бөтендөнья сугышында җиңеп чыккан империяләр тарафыннан шул империяләрнең мәнфәгатьләрен яклау өчен оештырылган Бөек империяләр оешмасы БМО исеменә салынган Берләшкән Милләтләр Оешмасына әйләнә баруга ориентация тота башлады дияргә мөмкин. Европа Советы парламенты ассамблеясендә БМО Куркынычсызлык советы даими әгъзаларының вето хокукын да кире алу кирәклеге күтәрелде. Киләчәктә “гуманитар интервенция” буенча карар куркынычсызлык советы тарафыннан түгел, ә БМОның квалификацияле күпчелеге белән (дүрттән өч) кабул ителергә тиеш­леге алга куелды.

БМО оештырылганнан соң, үткән ХХ гасырның икенче яртысында, бигрәк тә ахырында дөнья нык үзгәрде. Гасыр башында Җир шарында нибары 60 лап кына мөстәкыйль дәүләт булса, хәзер аларның саны 200 дән дә артты. Совет империясе җимерелгәч кенә дә утызга якын милләт мөстәкыйльлек алды. Алар арасында Хорватия, Словения, Македония, Босния–Герцеговина да бар.

“Дөнья экспертлары алып барган тикшеренүләр буенча, XXI гасырның беренче чирегендә Җир шарында йөзгә якын милләт коллыктан чыгып мөстәкыйль дәүләтләргә әйләнәчәк. Ә инде XXI гасырда Җир шарында бер генә империя дә калмаячак, барлык изелгән милләтләр азатлыкка ирешәчәк. XXI гасыр ахырында Җир шарында 600-700 мөстәкыйль дәүләт булачак дип күзаллана”, - дип язган иде үзенең бер язмасында академик Әбрар ага Кәримуллин.

Рус халкының бер генә зыялысы да Россия режимының илдәге рус булмаган милләтләрне ассимиляцияләү, физик яктан юк итү сәясәтенә каршы бер сүз дә әйтмәде. Хәзерге көндә руслар арасында шовинизм, антисемитизм, антитатаризм көннән-көн көчәя бара.  Борис Ельцин совет империясен таркатуның беренче этабын гына башкара алды. Союздаш респуб­лика булмаган милли респуб­ликаларга “мөстәкыйльлекне үзләштерә алган кадәресен генә алыгыз”, диюе белән башка милләтләрнең дә азатлыгын танырга риза булуын сиздерде. Ләкин котырынган рус шовинизмы Ельцинның бу позициясенә бердәм рәвештә каршы басты. Нәтиҗәдә Борис Николаевич бик тиз арада шовинистларның бөек, бүленмәс идеологиясе колына әйләнде. 

470 ел буе изелү астында яшәгән, миллионлаган кешеләрен югалткан төрки-татар халкы кичергән иң трагик чор, галимнәребезнең күпчелеге карашынча, коммунистлар режимы заманына туры килә. Чыннан да, аның милли мәктәпләрен яптылар, туган телен бетерергә тырыштылар, диненнән аердылар, милләтнең каймагы булган зыялыларын, галим-язучыларын, дин әһелләрен юк иттеләр, чукындырдылар, китапларын яндырдылар, күпләп төрле сугышларга тыктылар. 1942 елда СССРның күп кенә төрки, мөселман халыклары белән төрки-болгарларны да илләреннән куып, милләт буларак физик яктан юкка чыгаруга ниятләделәр. Ул чорда бу план гамәлгә ашырылмый калды. Бераз соңрак коммунистлар режимы, Сталин бу эшкә яңадан тотынды. Шунысын да әйтергә кирәк, Сталинның иң яратмаган, дошман күргән халкы төркиләр, алар арасында беренче булып төрки-болгарлар торган.

Димәк, шушы максаттан чыгып Татарстанны 1953 ел башында өч – милли йөзе булмаган Чистай, Бөгелмә, Казан өлкәләренә бүлделәр. Фактик рәвештә Татарстанны респуб­лика буларак юкка чык­ты дияргә була. 1953 елның көзендә төрки-болгарларны Тува далаларына, чүлләренә куу планы да эшләнә. Сталинның үлеме генә безне, төрки-болгарларны, бу трагедиядән саклап кала.

Совет империясе таркалгач, союздаш республика милләтләре мөстәкыйльлек юлына басты. Мондый шартларда илнең башка халыклары да үзләренең азатлыкларын яклап аякка баса башлады. Бүген инде милләтләрнең халыкара хокуклары мәсьәләсе дә дөнья күләмендә күтәрелә дияргә була. БМО да моның белән азмы-күпме исәпләшә хәзер.

Әбрар ага Кәримуллин белдергәнчә, заман таләпләре – җәмгыять үсешенең объектив закончалыклары чагылышы ул. Аны көч кулланып туктатып, тарихны кирегә әйләндереп булмый. Дөрес, көч куллану бу прогрессның тизлеген киметергә мөмкин. Дөнья күләмендә башланган демократик юнәлешне, изелгән милләтләрнең азатлык көрәшен туктату бер генә империянең дә көченнән килми. Ничек кенә көчәнмәсен, Россия инде таркалу алдында. Дөрес, бик күпләрнең моңа ышанасылары килми, янәсе, барысын да көч кулланып хәл итәргә мөмкин дип саныйлар.

Илнең киләчәге Россиянең изелгән халыклары хокукларын тануына барып тоташа. Югыйсә, аны да шул ук Югославия язмышы көтә. Ул гына да түгел, бүгенге рус җире территориясендә бер-берсенә дошман дәүләтләрнең барлыкка килүе дә ихтимал. Тик шунысын шикләнмичә әйтергә була: әгәр без милләт буларак  XXI гасыр урталарына хәтле үз милли рухыбызны, телебезне, милли аңыбызны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап кала алсак, инкыйразга дучар булмасак, киләчәктә Җир шарында мөстәкыйль, тигез хокуклы төрки-болгар милләте яшәячәгенә ышанырга мөмкин.
Язмамны академик Индус Таһиров сүзләре белән тәмамлыйм: “Һәммә татарның канына тарихи хәтер сеңгән. Милли идея, стратегия, дип баш ваталар. Асылда, ул бик гади һәм анык-дәүләтчелегебезне торгызу, дөньяда элек тоткан урыныбызны кабат кайтару бит! Безнең максат – милли мәмләкәт. Баскыннар чолганышында яшәгән милләткә аны кайтару һич тә җиңел түгел. Чөнки татарлар рус дөньясына яртылаш кереп сеңгән, кодалашып–туганлашып беткән, телләреннән, диннәреннән язган. Республикага тик шартнамәле рәвештә яшәвен туктатып, богау салып түгел, киресенчә, аның эчтәлеген баетып, мөмкинлекләрен арттыру кирәк. Татарстан белән урнаш­тырылган шартнамәле яшәеш башкалар өчен мисал булырга тиеш. Моңа кадәр Татарстан башкалар өчен өлге була килде. Бүген дә шулай. Башкалар аңа карап тора, аннан үрнәк ала”.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: