Мәдәни җомга

Әгъзам Фәйзрахманов: Президент борчулары

Татарстан үз тарихына һәрчак үтә сакчыл мөнәсәбәттә булды. Быел ТАССРның 100 еллыгы федераль дәрәҗәдә билгеләп үтеләчәк.

Агымдагы елда  рес­публика президентын сайлаулар да Татарстан өчен мөһим вакыйгаларның берсе булачак. Чөнки республиканың үсеше, халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе, тышкы һәм эчке сәясәте турыдан-туры президент эшчәнлегенә бәйле. 

Президент Р.Миңнеханов  Юлламасында  билгеләп үтелгәнчә, Татарстан тотрыклы рәвештә үсүен дәвам итә. Икътисадта һәм социаль өлкәдә уңай тенденцияләр күзәтелә. Тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлгән масштаблы программалар һәм проектлар тормышка ашырыла. Россия җитәкчелеге күп кенә мәсьәләләр буенча Татарстанны башка субъектларга үрнәк итеп куя. Узган ел Россия Президенты В.Путин республикага дүрт тапкыр килде.  Татарстан Президенты Р.Миңнеханов та Россия Президенты белән күп тапкыр­лар икәүдән-икәү очрашып, мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышты. Татарстан Президенты Россия делегациясе составында күп кенә чит илләрдә булды.

Болары яхшы, әлбәттә. Ләкин, федераль үзәк белән хәл ителмәгән проблемалар да аз түгел. Россия җитәкчелеге, гомумән, милли мәсьәләләрне хәл итүне соңгы планга куя. Бу – федераль үзәкнең иң зур кимчелеге. Руслар­дан башка милләтләрне санга сукмау Россия җитәкчелегенең һәр адымында сизелеп тора. Федераль дәүләттә һәр милләтнең тигез хокуклы булуы – мәҗбүри шарт. Шунсыз федерация була да алмый. Россия хакимиятендә милли палата булса, илдә тотрыклылык урнашуга бәлки уңай шартлар туар иде. 

Вакытында ил парламентында милләтләр палатасы бар иде. Әмма ниндидер “акыллы баш”ның күрсәтмәсе буенча ул бетерелде, аны алмаштырырлык оешма булдырылмады. Нәтиҗәдә милли мәсьәлә белән конкрет шөгыльләнүче калмады. Гомумән, бездә һәрнәрсәне уйлап-нитеп тормыйча туздырып ташлау сис­темага әверелде.

Россиядә милли мәсьәләләрнең тиешенчә хәл ителмәвен истә тотып Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында шартнамә төзелгән иде. Ул күпчелек мәсьәләләрне хәл итүне, һәр тармакта килешеп эшләүне, шул рәвешле федерацияне ныгытуны күздә тотты. Берничә ел дәвамында ике арадагы мөнәсәбәтләр шушы шартнамәгә таянып җайга салынды. Әмма Россия ягы шартнамәнең гамәлдә булу вакытын озайтмады. Яңа сайланган президент эшкә керешүгә үк бу мәсьәләне яңадан күтәрер һәм Россия җитәкчелеген мондый шартнамәнең мөһимлегенә ышандыра алыр. Анда бурычлар гына түгел хокуклар да конкрет чагылыш тапкан иде бит. Ике арадагы бәхәсле мәсьәләләр шартнамәгә таянып хәл ителде. Татарстанның суверенлык декларациясе 1992 елның 21 мартында референдумга чыгарылып, анда: “Сез Татарстанның Россия Федерациясе белән үзара вәкаләтләр бүлешү турында шартнамә нигезендә ассоциацияләшкән суверен дәүләт булуы белән килешәсезме?” – дигән сорауга республика халкының 61,4 процентының “әйе” дип җавап бирүен дә онытырга ярамый.

Татар телен республикада рус теле белән тигез дәрәҗәгә күтәрү буенча да яңа сайланган президентка күп торышырга туры киләчәк. Соңгы елларда телебезнең дәрәҗәсе нык кимеде. Мәктәпләрдә хәзер ул бөтенләй укытылмый диярлек. Бердәм дәүләт имтиханнарын бары рус телендә генә тапшыру белән дә килешеп булмый. Моңа Татарстан гына түгел, башка милли республикалар да ризасызлык­ларын белдерә. Татарларның мең еллар элек үк дәүләтчелеккә ия булуын, бүгенге көндә халык саны буенча Россиядә икенче урында торуларын истән чыгарырга ярамый, шул исәптән моны федераль җитәкчелек тә аңлап эш итәргә тиеш. Бу хакта ешрак искәртеп тору да зыян итмәячәк.

Бүген югары һәм урта белем бирү уку йортларына студентлар бердәм дәүләт имтиханында алган билгеләре буенча кабул ителә. Абитуриент берничә уку йортына гариза бирә. Кайсына алалар, шунда кереп укый башлый. Беренче карашка начар түгел кебек. Егет яки кыз бушка вакыт уздырмый, белем ала. Әмма мондый системаның зыянлы булуына төшенү авыр түгел. Чөнки булачак һөнәре бу кешене бөтенләй  кызыксындырмый. Ул дус-ишләре, классташлары менә беркая да керә алмады дип көлмәсен өчен генә, 4-5 ел селкенеп йөри. Шушы тармакка урнашса да, аннан юньле белгеч чыкмый. Ул гомере буе интегеп, башкаларны  да интектереп йөри. Шунлыктан, рәсми мәгълүматларга караганда, россиялеләрнең 72 процентының һөнәрен алыштырырга теләве гаҗәп түгел.

Яңа сайланган Президентка тагын бер мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Бусы – һәр тармакны кирәк күләмдә кадрлар белән тәэмин итү. Матбугатта еш кына табибләр, шәфкать туташлары җитмәү, кайбер районнарда теге яки бу медицина белгечләренең бөтенләй булмавы турында язалар. Ә авыру көтеп тора алмый, аны дәваларга кирәк. Мәктәп­ләрдә аерым фәннәр буенча укытучылар, төзелешләрдә эретеп ябыштыручылар,  монтажчылар җитмәүгә зарланалар. Берничә ел дәвамында бу проблеманы тулысынча хәл итәргә мөмкин. Кирәкле белгечлекне үзләштерергә теләүчеләрне ачыкларга, аларны уку йортына бернинди конкурссыз кабул итәргә, ул укыганда яшәргә җитәрлек итеп стипендия түләргә, диплом алгач, эшкә урнаштырырга кирәк. Узган гасырның сиксәненче елларына кадәр диплом алган һәркемне 2-3 елга эшкә җибәрәләр иде. Мәҗбүри рәвештә. Белгеч кирәк урынга барасың, эшлисең.

Соңгы вакытта авылларда проб­лемалар һаман арта тора. Әгәр авылга караш тамырдан үзгәрмәсә, тагын 20-25 елдан авылларның тулаем юкка чыгуы бар. Бер селтәнүдә колхоз-совхозларны таратып ташладылар. Җирләрнең бер өлешен фермерлар эшкәртә башлады. Алар исә чыгымнарын киметү, күбрәк табыш алу максатыннан, агроном, зоотехник, инженер кебек белгечләрдән баш тартты. Даими “дәвалап” тормагач, җирләрнең көче шактый кими төште.

Бервакыт авылларда мәктәп­ләрне ябу кампаниясе көчәйде. Күп кенә урта мәктәпләр тугыз еллыкка, алары башлангычка калды, ә башлангычлары исә бер-бер артлы ябылды. Сәбәбе – мәктәпләрдә укытырга балалар калмады. Колхоз-совхозларны таркату моңа җитди сәбәп булды. Эшләргә эш калмагач, авыл халкы шәһәрләргә агылды. Мәктәпләр генә түгел, авылларда китапханәләр, мәдәният йортлары, хәтта кибетләр дә берәм-берәм юкка чыкты. Фермерлар аларны тоту өчен акча бирергә теләми, ә район җитәкчеләре бюджетта акчаның аз булуына зарлана. 

Бүген авыл җирләрендәге күп кенә хуҗалыклар, фермерлар үзләре җитештергән продукцияне кая озатырга белми азаплана. Кыскасы, бүген авылда проблемалар бихисап. Яңа сайланган президентка аларны хәл итүгә сәләтле белгечләрне табарга, табылмаса әзерләргә туры киләчәк.

Иң мөһиме – халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен күтәрү. Сер түгел – халыкның күпчелек өлеше һаман хәерчеләнә бара, көч-хәл белән генә  көн күрә. Торак-коммуналь хезмәт бәяләре даими арта. Ә хезмәт күрсәтүнең сыйфаты яхшырмый. Кибет киштәләрендә товарларның бәяләре “сикерү” дәвам итә. Тик берсе дә аска  тәгәрәми. Республика үз-үзен тулы тәэмин итәрлек азык-төлек җитештерә югыйсә.  Гыйнвар аенда сыр, эремчек бәяләре үсте. Карабодай ярмасының 900 граммы 28 сум торса, февральдә 36 сумга сата башладылар. Росстат мәгълүматларына караганда, бер елда ярмаларның бәясе уртача 15,2 процентка, атланмай – 10 процентка, ипи һәм камыр ризык­лары 6,3, сөт һәм сөт ризык­лары 6,1, макарон – 5,7, балык һәм диңгез ризыклары 5,2 процентка кыйммәтләнгән.

Татарстан икенчел торакка бәя арту тизлеге буенча Россия төбәкләре арасында икенче урынга чыккан. Бер ел эчендә безнең республикада икенчел базарда фатир бәяләре уртача 13,8 процентка кыйммәтләнгән. Хәзер мондый фатирның бер квадрат метры 57 мең сум тора. Күрше Марий-Эл республикасында шәһәр транспортына бәяләр кимегәндә (элек 22 сум иде, февральдән 19 сум), Татарстанда аның арттырылуын аңлап  булмый. 

Дөрес, Президент Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасында халыкның тормыш хәлен  яхшырту өстенлекле бурыч дип билгеләп үтелде. Республиканың 2030 елга кадәр билгеләнгән стратегиясе шуңа юнәлтелгән икән. Биш ел элек Татарстанда 27 программа гамәлдә булса, хәзер аларның саны 40 ка җиткән.

Бу программаларны тормышка ашыру өчен узган ел республика бюджетыннан 40 миллиард сум акча бирелгән. Ул акча яңа торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар,  фельдшер-акушерлык пункт­лары, спорт мәйданнары төзүгә, булганнарын яңартуга тотылган. 

Гражданнарның үз акчалары хисабына эшләр башкару программасы кысаларында күмәк ял урыннарын төзекләндерү, урамнарны, зиратларны карап тоту, елга-күперләрне чистарту, янгын куркынычсызлыгы чаралары күрелә. Халыктан җыелган акчаның бер сумына бюджеттан уртак финанслау­га дүрт сум бүлеп бирелә. Президент юлламасында билгеләнгән бурычларны тулы күләмдә үтәргә кирәк.

Быел торак-коммуналь хезмәтләренә тарифлар бөтен Россия буенча июль аенда тагын артачак. Арттыруның күләмен төбәкләр үзләре билгели. Димәк, халыкның болай да зур чыгымнарын арттырмау – Президент вазифасы.

“Гомумән алганда респуб­лика программаларын һәм милли проектларны гамәлгә ашырганда безгә әле бик күп эш башкарырга кирәк булачак. Һәрбер татарстанлы, кайда яшәвенә карамастан, уңай үзгәрешләрне тоярлык булсын. Бу – безнең төп бурычыбыз”, – диде Президент Р.Миңнеханов.

 Россия кысаларында Татарстан Республикасының позициясе саллы булсын өчен, дипломатик, ныклап үлчәнгән һәм балансланган курс үткәрү зарур. Шул ук вакытта бу курс соңгы елларда ирешелгән позитив нәтиҗәләрне сакларга, Татарстан мәнфәгатьләренә дә, Россия Федерациясен ныгытуга юнәлдерелгән сәясәткә дә җавап бирергә тиеш. Шунлыктан кем генә сайлануга карамастан, Татарстанның киләсе Президенты алдында зур бурычлар, кат­лаулы заманның яңа борчулары тора.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: