Әгъзам Фәйзрахманов: Өч дистә ел элек
Россия җитәкчелеге референдум нәтиҗәләрен танырга теләмәде. Югыйсә ул халыкара хокук нормаларына нигезләнеп үткәрелде.
1992 елның 21 марты тарихка Татарстанның суверенлык референдумы көне буларак кереп калды. Референдумга «Сез Татарстан Республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак, Россия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә коруына ризамы?» – дигән сорау чыгарылган иде. Вакыт тиз уза. Референдум үткәрелүгә дә 30 ел узып киткән икән бит инде.
Үткән гасырның сиксәненче еллар азагы Советлар Союзы халыкларының уянуы, милли үзаңы үсү чоры буларак билгеле. Илдә тормышның социаль шартларын нигездән яхшырту, республикаларның социаль статусын үзгәртү, демократияне үстерү өчен халык хәрәкәте куәтле дулкын булып күтәрелде. Чөнки моның өчен җитди сәбәпләр дә бар иде. СССР төбәкләрендә күп кенә социаль-икътисади проблемалар хәл ителмәде, милләтара проблемалар да кискенләшә төште. Халыкларның үзбилгеләнүгә һәм үзидарәгә, тормышның социаль шартларын яхшыртуга, милли мәдәниятләрне һәм традицияләрне саклау, үстерүгә карата законлы омтылышларын чагылдырып, республика җәмәгатьчелеге күп тапкырлар Татарстанның статусын үзгәртү таләбен куйды, чөнки ул республиканың алга таба социаль-сәяси һәм икътисади үсеше таләпләренә җавап бирмәде. Халкыбызның зур күпчелеге хезмәт коллективлары җыелышларында, демонстрацияләрдә һәм митингларда Татарстанның статусын үзгәртүне таләп итте.
Халыкара хокук документларында язылганча, һәр милләтнең үзбилгеләнүгә, дәүләт суверенлыгына ия булырга хокукы бар. Димәк, татар халкының бәйсезлек алу, союздаш милләтләр белән тигез хокуклы булу теләгенә ниндидер каршылык күрсәтү халыкара хокукны бозу, илдә хокукый дәүләт төзүне тоткарлау һәм татар халкына карата гаделсезлек кылу дип каралырга тиеш.
Татарстанның дәүләтле булуы өчен көрәштә егерменче гасырдагы өч чорны билгеләп үтү урынлы булыр. «Без бишенче елны уяндык таң белән», – дип яза Г.Тукай. Шулай да бу озакка бармый. Тагын сүрелү башлана. Икенче чор Татарстанга автономияле республика статусы бирү белән тәмамлана. Өченче дулкын үткән гасырның сиксәненче еллары урталарында башланып, 2000 елларга кадәр дәвам итте. Әгәр ул чорда халык күтәрелмәгән булса, мөгаен, суверенлык декларациясе дә тумаган булыр иде.
Декларация 1990 елның 30 августында республика парламенты тарафыннан кабул ителде. Әмма Декларация никадәр генә мөһим булмасын, ул Конституция дә, закон да, хәтта норматив хокукый акт та түгел, бары тик теләкне, максатны чагылдыра торган документ кына. Җитмәсә, федераль үзәк тә Татарстанның суверенлык Декларациясен танымады. Декларацияне халык сайлаган депутатлар кабул итсә дә, аны бөтен халык фикере дип раслап булмый иде әле.
Республика үзенең әлеге гамәле белән бәхәсле мәсьәләләрне хәл итүнең цивилизацияле юлын сайлады. Әмма референдумга әзерлек һәм аны үткәрү бик катлаулы иҗтимагый-сәяси шартларда барды. Россия Югары Советы Татарстанны сепаратизмда гаепләде, референдумны үткәрмәскә өндәп Татарстан халкына, Югары Советка, Президентка мөрәҗәгать белән чыкты. Россия Президенты Борис Ельцинның да мөрәҗәгате булды. Мәсьәлә Россиянең Конституция һәм Югары судларында, Югары Советында каралды. Ләкин монда Россия хакимиятенең ни өчен һәм нәрсәгә нигезләнеп республика гражданнарын үз фикерләрен әйтү хокукыннан мәхрүм итәргә маташуларын аңлавы кыен иде.
Шушындый гадәти булмаган шартларда республикада халыкка референдумның изге максатын аңлату буенча зур эшләр башкарылды. Мәгълүмат чараларында республика җитәкчеләре, депутатлар, күренекле галимнәр, язучылар референдумда актив катнашырга, суверенлык өчен тавыш бирергә өндәп чыгыш ясады.
Референдум көне якынлашкан саен, Мәскәүдән басым көчәя төште. Татарстан Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Россия парламентында да җавап тотарга туры килә. Кызганыч, республиканы шулай гаепләгәндә Россия Югары Советына Татарстаннан сайланган депутатларның берсе дә Ф.Мөхәммәтшинны яклап чыгыш ясамый.
Бу катлаулы чор турында күренекле сәясәтче, тарихчы Рафаэль Хәкимовның бер язмасында шундый юллар бар: «Чечнядагы кебек сугыш башта Татарстанда буласы иде ул. Безнең өчен әзерләнгән сценарий буенча башлап җибәрделәр инде аны. Референдум алдыннан Мәскәүдә «Куркынычсызлык Советы» утырышы үткәрелә. Анда Шахрай белән Станкевич Татарстанга гаскәр кертергә тәкъдим итәләр. Скоков каршы була: «Без Татарстанда тикшеренүләребезне үткәрдек. Шәймиевнең сәясәтен анда татары да, русы да хуплый», – ди ул. Бу хакта миңа Скоков үзе сөйләде».
Иртәгә референдум дигән көнне Россия прокуратурасы Татарстандагы барлык сайлау участоклары рәисләрен җинаять җаваплылыгына тарту белән куркыталар.
Бу язманы әзерләгәндә ул чорда Татарстан Премьер-министры булып эшләгән Мөхәммәт Сабиров истәлекләрен кабат күздән кичердем. Андагы кайбер фактлар, мөгаен, укучыларыбызда да кызыксыну уятыр. «Минем янга Казан танк училищесы башлыгы Тимашев керде. «Миңа танкларны юлга чыгарырга әмер бирделәр», – диде ул. «Бер генә моторны кабызып кара! Нәрсә безнең юлларда бандитлар йөриме әллә?» – дидем мин. Алдагы төнне генә Казанда һәм аның читендә сакланучы барлык тактик ракеталарны яшерен рәвештә алып киттеләр. Артиллерия училищесын да бетерергә теләгәннәр иде. Россиянең иң югары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Училищены калдырдылар. Әмма барлык ракеталарны алып киттеләр. Безнең Россиягә каршы сугыш игълан итүебездән курыктылар, ахры».
Референдум булган очракта Татарстан җитәкчеләрен тимер читлекләргә утыртып Мәскәүгә китерергә Россия Югары Советы рәисе Руслан Хасбулатов әмер биргән дип тә сөйләделәр. Бәлки булгандыр да.
2015 елда дөнья күргән «Парламент Татарстана: его лидеры в зеркале истории» дигән китапта Фәрит Мөхәммәтшинның да ул шомлы көннәр турында истәлеге теркәлгән: «Кичке сигезләр булгандыр, тугызынчы китте булса кирәк, мин әле эш бүлмәмдә утырам. Ул вакыттагы республика прокуроры Антонов килеп керде. Әйтә бу: «Фәрит Хәйруллович, Россия прокуратурасыннан шундый күрсәтмә бар, иртәгә бер генә сайлау участогы да ачылмаска тиеш». «Мин андый күрсәтмәне үтәмәячәкмен», – дим аңа. «Күрсәтмәне алдым дип кул куегыз», – ди бу миңа таләп итеп. «Кабул итү бүлмәсенә бирегез, мин мондый документка кул куймыйм», – дидем».
Мәскәүнең кисәтүенә, куркытуына карамастан, 21 март көнне республикадагы барлык 2611 сайлау участогы да ачыла. Иң мөһиме: халык куркып калмый, бердәм рәвештә референдумда катнашып, үзенең ныклы сүзен әйтә. Тавыш бирүдә катнашучыларның 61,4 проценты референдум соравына «әйе» дип җавап бирә. Шунысы да игътибарга лаек: референдумдагы сорауга уңай җавап биргән кешеләр татарлардан да, руслардан да бер чама була. Шулай итеп, бөтен халык күләмендә тавыш бирү суверен дәүләт барлыкка килү фактын юридик яктан раслый.
Әле дә хәтеремдә, газетаның парламент хәбәрчесе буларак мин 22 март көнне иртән Югары Совет бинасына юл тоттым. Ишектән керүгә мине милләт өчен зур тырышлык куеп йөргән Дамир Сираҗиев кочаклап алды. Ул бөтен бинага яңгыратып: «Әгъзам, победа! Без җиңдек!» – дип кычкырды. Көн башланып кына килүгә карамастан, парламент бинасында халык күп. Депутатларның бер өлеше төнне дә биредә үткәргән икән. Һәркемнең шатлыгы йөзенә чыккан иде. Әлеге вакыйгадан соң күп еллар үтсә дә бу күренеш һаман да әле күз алдымда тора.
Билгеле, Россия җитәкчелеге референдум нәтиҗәләрен танырга теләмәде. Югыйсә ул халыкара хокук нормаларына нигезләнеп үткәрелде. Референдумга чит илләрдән күзәтүчеләр дә килде. Арада АКШ конгрессменнары да бар иде. Аннары Швеция, Бөекбритания илчелекләреннән дипломатлар килде. Сәяси яктан караганда бу да бик мөһим.
Референдумнан соң вакытны сузмыйча, Россия белән үзара мөнәсәбәтләрне көйләү буенча шартнамә төзергә кирәк иде. Сөйләшүләр авырлык белән барды. Шартнамәгә бары 1994 елның 15 февралендә генә кул куелды.
Әмма гамәлдә булу вакыты төгәлләнгәч, шартнамә озайтылмады. Гомумән, Россия түрәләре соңгы вакытта илдәге төбәкләр, урыслардан кала башка милләтләр турында кайгыртмый, аларның теләкләренә дә, ихтыяҗларына да колак салмый. Барлык төбәкләрдәге халыклар мул тормышта, дус-тату яшәсә генә, тулаем ил дә алга китә, дөньякүләм таныла. Ил түрәләренең дә бу хакыйкатьне онытырга хаклары юк дип саныйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев