Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әгъзам Фәйзрахманов: Җәмгыять чире

Коррупция бүгенге тормышыбызга нык үтеп керде.

Ил җитәкчеләренең күпчелек чыгышларында коррупция телгә алына, җәмгыять үсешкә ул китергән зыянга басым ясала. Әмма коррупциянең моңа әллә ни исе китми, ул тамырларын һаман да тирәнгәрәк җибәрә бара.

Татарстан күләмендә үткәрелгән чараларда  коррупция турында сүз булмый диярлек. Республика радио-телевидениесе дә әлеге мәсьәләне читләтеп уза. Хәер, Татарстан җитәкчелеге һәр очракта республиканың башка төбәкләр өчен үрнәк булуына басым ясарга тырыша. Ә коррупция берәүне дә бизәми шул.

Дәүләт Советының “Бердәм Россия” фракциясе сентябрьдәге сайлауларга багышлап “Наша рес­публика” дип исемләнгән газета чыгарган иде. Тиражын да бүгенге республика матбугаты белән чагыштырып булмый. 1 миллион 444 мең 460 данә! Газетаны оештыручылар парламентның һәм тулаем республиканың соңгы биш елда башкарган эшләренә анализ ясарга тырышкан. 12 милли проектның,  магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү планының уңышлы үтәлүен укучыларга җиткергәннәр. Газетада башка тармаклардагы уңышлар турында да сөйләнелә. Ә менә коррупция турында бер сүз дә юк.

Бәлки, Татарстанда җәмгыятьнең коррупция дигән чире  бөтенләй юктыр? Бармы соң ул? Бу сорауны берничә районның хакимият башлыкларына да биреп карадык. Берсе дә төгәл җавап бирергә атлыгып тормады. Кайберләре сорауны ишетмәгәнгә, аңламаганга сабышты, икенчеләре исә әңгәмәне бөтенләй башка якка борып җибәрергә тырышты. Башлыкларны аңларга да була. Коррупция турында сүз чыкканда, алар зур түрәләргә генә хас осталык белән әңгәмәне тизрәк очлап кую чарасын күрә. Югыйсә, үзләренең дә коррупциядә катнашлары бар, дип уйлаулары мөмкин бит.  Шулай да, шәхсән үзем, бөтен дөньяны чорнап алган коррупция Татарстанны гына читләтеп үтмәгәндер дип уйлыйм. 

Республиканың җинаятьчелек белән көрәш буенча комплекслы программасында коррупциянең киң таралуына басым ясала. Әлеге программаны парламентта кабул иткәндә республиканың ул чактагы Президенты М.Шәймиев программаның күпчелек положениеләрен көчәйтү зарурлыгын белдергән иде. Шулай да, Татарстан матбугатында зур түрәләр катнашындагы коррупция төркемнәре турындагы материаллар күренми. Хәер, бу хакта язып та булмый. Ник дигәндә, әгәр берәр түрәне тәнкыйтьләп чыксаң, ул тота да авторны һәм бу мәкалә басылган матбугат органын судка бирә. Суд гадәттә түрәне яклый. Ә болай да ачлы-туклы яшәүче журналистка түрәгә “әхлакый зыян” китергән өчен шактый зур сумманы  чыгарып салырга, ачыграк әйткәндә, берничә айлык хезмәт хакыннан колак кагарга туры киләчәк. Шуннан соң Татарстанда коррупция бармы-юкмы икәненә төгәл төшенәсең инде. 

Коррупция бүген хакимият органнарын үз файдасына, баю өчен файдалану буларак аңлашыла. Ул инде социаль күренешкә әйләнде. Документлар белән раслау авыр булса да, җитәкче оешмаларда эшләүче шактый кешеләрнең ришвәт алуы, дәүләтне, үзе җитәкләгән коллективны талавы  шик тудырмый. Чөнки хан сарае кебек зиннәтле коттеджларны, чит илләрдә эшләнгән берничә машинаны, республика район-шәһәрләре буйлап сибелгән “особняклар”ны тәүлегенә бер секунд ял итмичә эшләсәң дә, хәләл акчаңа ала да, сала да алмыйсың.

Әмма бүген зур кәнәфиләрдә шыр-тилеләр утырмый. Алар һәр адымын уйлап ясый. Нәрсәне дә булса төзетә башлаганчы яки сатып алганчы аны документлаштыру чарасын күрәләр. Янәсе күчемсез милек хуҗасы – ул түгел, аның әти-әнисе яки туган-тумачасы.  Милек алар исемендә. Тикшерә-нитә калсалар, ул сөттән дә аграк, җитмәсә, сукбай дәрәҗәсендәге хәерче дә.

Коррупция – җәмгыять өчен иң куркыныч авыру. Әгәр коррупция патологиядән җәмгыять өчен нормага әверелә икән, бер генә сәяси система да яши алмый, үлемгә дучар булачак. Белгечләр бәяләвенчә, Россия соңгы елларда сатлык чиновниклар саны, аларның сатылу дәрәҗәсе буенча лидерлар сафында икән. Ул бары тик Нигерия, Пакыстан, Камерун, Колумбия белән генә ярыша ала ди. “Син – миңа, мин – сиңа” принципы Россиядә күптән тамыр җәйде. Россия икътисадындагы коррупция илнең милли мәнфәгатьләренә куркыныч тудыра башлады. Коммерция структураларын бюджет исәбенә финанслау, дәүләт милкен акционерлык җәмгыятьләренә тутыру, аерым шәхесләрнең бюджеттан тыш фондлар эшчәнлегендә актив катнашуы, балаларны спонсорлар ярдәмендә чит илләрдә укыту кебек коррупциянең инде уку дәреслекләренә кертелгән технологияләре бүген берәүне дә га­җәп­ләндерми, гадәти күренеш буларак кабул ителә. Коррупцияне җиңмичә торып, икътисад үсешен тәэмин итеп булмаячак. Бюджет акчаларының шактый өлеше Россия киңлекләрендә сеңеп кала, бер өлеше чит илләргә ычкына. Финансистларның исәпләвенчә, төрле илләрнең банкларында Россиядән чыгарылган долларлар 300 миллиард чамасы тәшкил итә. 

Җәмгыятьтәге коррупция россиялеләрне генә түгел, Россия белән эш итүче чит илләрдәге партнерларны, инвесторларны һәм эшкуарларны да борчый. Аналитиклар югалтуларны акчага гына кайтарып калдырмаска чакыра. Алар фикеренчә, коррупциянең башка аспектлары да, аерым алганда товар җитештерүдә һәм аны сатуда көндәшлек кагыйдәләренең бозылуы, бюджет акчаларыннан нәтиҗәле файдалануның кимүе, товар бәяләренең күтәрелүе зур борчу тудыра. Моннан халыкара хезмәттәшлек тә зыян күрә. Җәмгыятьтә милек бүлүдә тигезсезлек барлыкка килә, социаль киеренкелек туа.  Сәяси аспекттан караганда хакимияткә ышаныч кими, демократия таркала, илнең абруе югала.

“Әйдәгез, һәрнәрсәне үз исеме белән атыйк, безгә коррупция рагы белән эш итәргә туры килә”, - дигән иде Бөтендөнья банкы президенты Джеймис Вулфенсон коррупциягә каршы тәре походы игълан иткәндә. Халыкара килешүләр төзегәндә чит илләрнең урыннардагы затларын сатып алуга каршы көрәш турындагы конвенциягә 29 иң алга киткән дәүләт вәкилләренең кул куюы – аның тырышлыгының таҗы булып торды. 

Коррупциянең нинди зур фаҗигаләр китерүе һәркемгә мәгълүм булса да, Россиянең гамәлдәге кайбер хокукый нормалары коррупцияне хәтта бераз хуплый да кебек. Әйтик, Гражданнар кодексының 175 нче маддәсе дәүләт хезмәткәрләренә һәм муниципаль учреждениеләрдә эшләүче чиновникларга бүләкләр алырга рөхсәт итә. Дөрес, аларның күләме биш минималь хезмәт хакы күләменнән артмаска тиеш. Шулай да, бу маддә ришвәтчелеккә нигез калдыра. Гамәлдәге Җинаять кодексында да чиновникларның үзләренә табыш алу максатыннан коммерция структураларында катнашуына, аларга ташламалар ясауга, дәүләт акчасының коммерция структураларына шууына,  дәүләт ресурсларын сайлау фонд­ларына күчерүгә, шулай итеп сайлаучыларның тавышларын сатып алуга киртә куелмаган.

Россия Президентының “Дәү­ләт хезмәте системасында коррупция белән көрәш турында”гы Указының да әллә ни файдасы булмады кебек. Чөнки аны гамәлгә ашыру механизмы эшләнмәгән. Хәтта дәүләт хезмәтен коммерция эшчәнлеге белән бергә алып баруны бүген дә еш кына бозалар әле.

Күпчелек илләрдә элеккеге дәүләт чиновнигы коммерция белән шөгыльләнә алмый. Моның өчен хөкүмәтнең рөхсәте кирәк. Шул рәвешле дә коррупциягә билгеле дәрәҗәдә чик куела. Европаның барлык цивилизацияле илләрендә, шулай ук АКШта, Канадада дәүләт хезмәткәрләренең барлык туган-тумачаларының керемнәренә финанс контроле ясала. Бу положение дәүләт хезмәтендәге затларның тәртибе хакындагы халыкара кодекста да чагылыш тапты. Ә менә Россиядә барлык чиновниклар, хокук нормаларын бозып, тапкан байлыкларын тыныч кына башкалар исеменә рәсмиләштерә. Шуннан соң андыйларны җәзага тартып кара инде син.

“Закон алдында һәркем тигез хокуклы” дигән конституциячел принципны да күптән инде чынбарлыкка әйләндерергә вакыт. Депутатларның, судьяларның, хокук саклау органнары хезмәтләренең һәм кайбер башка категория чиновникларның кагылгысызлыгы гаҗәпләндерә. Нәтиҗәдә зур җинаять кылган кайбер  адәми затларга кагылырга ярамый булып чыга. Кайбер илләрдә коррупциягә катнашы булган җитәкчене эшеннән алу яисә җәзага тарту буенча махсус структуралар булдырылган. Әйтик, АКШта бу эшне бәйсез прокурор, Сингапурда, Малайзиядә, Тайваньда бәйсез комиссияләр башкара.

Әлбәттә, коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәш өчен махсус законнар кирәк. Парламент тарафыннан инде аларны эшләнде дияргә була. Аларда коррупциягә каршы көрәшнең төп принциплары билгеләнә, һәр кешенең закон каршында тигез булуына басым ясала. Хокукый актларда дәүләт хезмәткәрләренә һәм башка затлар тарафыннан коррупциягә юл куймаучы таләпләр, байтак кына чикләүләр формалаштырыла. Чикләүләрне кабул итү дәүләт хезмәткәрләренең язма йөкләмәләрендә чагыла дип белдерелә. Чикләүләрне кабул итмәү хезмәткәрләрне коррупциягә каршы таләпләрне үтәмәүгә бәйле рәвештә биләгән эш урыннарыннан азат итүгә китерә.  Хәзер бу законны төгәл үтәргә кирәк.

Дәүләт органнарында эш урыннарын дәгъвалаучылар яшәү урыннары буенча салым инспекциясенә барлык чыганаклардан алынган керемнәрен, урнашкан җирен һәм аның бәясен күрсәтеп мөлкәте, банк учреждениеләрендәге кертемнәре, кыйммәтле кәгазьләре, акционер оешмалары устав капиталында катнашу өлеше, файдалануга бирелгән мөлкәте, бурычка биреп торган акчасы турындагы белешмәләрне тапшырырга тиеш. Дәүләт хезмәткәрләренә педагогик, фәнни һәм башка төрле иҗат эшчәнлегеннән гайре түләүле эш белән шөгыльләнү тыела. Дәүләт хезмәтендәге затлар якын туганнары яисә кода-кодачалары биләгән эш урыннарына турыдан-туры буйсына алмый. Коррупция белән бәйле хокук бозулар дисциплинар, административ һәм җинаять җаваплылыгын китерә.

Кайбер депутатлар хокук саклау органнарында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары түбән, шуңа күрә алар ришвәт алырга мәҗбүр, башта аларны тиешенчә ашатырга, киендерергә кирәк дигән карашта тора. Бәлки, бу сүзләрдә дә хаклык бардыр. Әмма җәмгыятьтәге һәр кешегә карата җитди, таләп куелмаса, хокукый дәүләт төзибез, дип сөйләшеп йөрүдән файда юк бит.

Бүген гамәлдәге законнарның камил булмавы үзләрен нык сиздерә. Бу хакта чыгыш­ларында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да даими искәртеп тора. Якын киләчәктә үк конкрет тәкъдимнәр җәмгыятьне социаль-хокукый үзгәртеп коруга ярдәм итәргә тиеш. Әйтик, Җинаять кодексында бер үк җинаять өчен төрле күләмдәге җәза каралган. Судлар бер кешене биш елга, ә икенчесен ун елга төрмәгә җибәрә ала. Нәтиҗәдә законны бозмыйча ришвәт алуга һәм бирүгә урын кала. Шундый ук җитешсезлек Гражданлык һәм Административ хокук бозулар турындагы кодексларда да бар. Хокук саклау, бюджет, банк эшчәнлеге, милекне хосусыйлаштыру, теге яки бу эшчәнлек өчен лицензия бирүгә багышланган хокук актларында да кимчелекләр җитәрлек.

Коррупцияне берәүләр заман чире, икенчеләре исә  җәмгыять чире, дип йөртә. Кызганыч, коррупция һәр җәмгыятьтә булган, әле дә бар. Аннан тулысынча котылу юлларын табуны һич кенә дә зур чиновникларга йөкләргә ярамый. Чөнки аларның чыгышларында көне-төне халык мәнфәгатьләре өчен тырышулары чагыла. Ә чынлаб­рак кызыксына башласаң, бала-чагаларының иң табышлы урыннарда утыруын, миллионерлар, хәтта миллиардерлар булуын күрәсең. Алар тапшыр­ган еллык декларацияләргә караганда, хатыннарының кереме дә бу зур түрәләрнекеннән артык булып чыга. Моның һичнинди мантыйкка сыймавы һәркемгә аңлашыла бит. Гомере буе заводта эшләгән яки икмәк үстергән кеше ни өчен соң мондый байлыкны туплый алмый? Коррупциянең нигезен шул тирәдән эзләргә кирәк.

XIX гасыр урталарында Казан университетында укыткан профессор Д.И.Мейер ришвәтчелекне рус тормышына хурлык тамгасы сала торган ялган шеш дип саный. Аның бу сүзләре бүген тагын да актуальрак яңгырый. Чөнки ришвәтчелеккә каршы көрәшергә тиешле органнарда һәм оешмаларда эшләүче чын мәгънәсендәге мошенниклар үзләре үк ришвәт хисабына типтереп яши һәм җәмәгатьчелек каршында эш майтарган намус ияләре булып кылана гына. Шунысы көн кебек ачык: ришвәтчелеккә каршы көрәштә гайкаларны әкрен-­әкрен генә борып тыгызлау, ягъни эволюцион юл тиешле нәтиҗәне бирмәячәк, монда революцион чаралар кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев