Мәдәни җомга

Әгъзам Фәйзрахманов: Мәгарифтә аксау

Мәгариф өлкәсендә эшләүче галимнәр белән еш аралашып яшәргә туры килде. Аларның барысы да бу системаны консерватив дип атый. Фикерләрен саллы дәлиллиләр.

Бер дәреслек языла да, балалар аннары еллар буе шуның буенча укый, димәк, искерә ул. Укытучыны да теге яки бу фәнне укытырга бер тапкыр өйрәтәләр дә, ул шул искергән багажы белән балаларга  гомере буе белем бирә. Мәгарифнең хәзерге системасы даими рәвештә алмашынып торуга әзер түгел. Җәмгыятьнең сәяси, икътисади системасы алмашына башласа гына, гадәттә мәгариф өлкәсе дә берникадәр үзгәреш кичереп ала.

Ә тормыш бик тиз үзгәрүчән. Яшәү эш шартлары үзгәрә, производствога яңа технологияләр кертелә. Мәгариф исә һәрчак арттарак калып, ияреп кенә бара. Шуңа күрә һәрбер илдә 25-30 ел саен мәгариф системасына реформа ясыйлар. Узган гасырның илленче елларында СССРда да мәктәп системасына реформа ясый башлау бик табигый хәл иде. Аңа кадәр илдә гимназистик системага ябышып яттылар. Балаларны хезмәткә һәм тормышка тиешенчә әзерләмәделәр.

Ниһаять, 1958 елда “Мәктәпне тормыш һәм хезмәт белән бәйлибез” дигән тезис нигезендә реформа башланды. Производствога өйрәтү цехлары төзү, мәктәпләрне завод-фабрикаларга беркетү аша балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә керештеләр. Ләкин балалар эшче яшьләр белән аралашып, шул тормышның кыйммәтләрен үзләштерә башлагач, Мәскәүнең кайбер түрәләре: “Ничек инде минем улым көне буе киемнәре пычранып беткән токарьлар арасында йөри”, - дип реформага канәгатьсезлекләрен белдерергә, аның нигезенә аяк  чалырга тотынды. Реформаны туктату юнәлешендә астыртын гына эш башланды. Хрущев хакимияттән киткәч, реформа тәмам тукталды. Производство мәктәпләрен ябарга, завод-фабрикалар белән элемтәне өзәргә, дәреслекләрнең эчтәлеген алмаштырырга керештеләр.

Шулай итеп, башланган игелекле эшкә киртә куелды. Яңа мәктәп биналары төзү, яңа дәрес­лекләр чыгару,  укытучылар белемен күтәрү, мәгарифне финанслау Н.Хрущев заманында нык яхшырган иде. “Мүкләнеп яткан” мәктәп системасы урыныннан кузгалып китте, күтәрелә башлады. Моның өчен Никита Сергеевичка рәхмәтле булырга тиешбез”, - диде 2001 елның ахырында “Татарстан” журналына биргән бер интервьюсында 17 ел республика Мәгариф министрлыгын җитәкләгән Мирза Мәхмүтов.

Мирза әфәнде – заманында проблемалы укыту идеясе белән бөтен илне шаулаткан галим. Аның нигезендә укучыны фикерләүгә өйрәтү ята. Дөрес, кешенең фикерләү сәләте азмы-күпме тумыштан була, ләкин аны даими үстерергә кирәк. Кешене җырларга яисә биергә махсус өйрәткән кебек үк, М.Мәхмүтов тарафыннан тәкъдим ителгән проблемалы укыту тотрыклы теория булып чыкты. Аны союзда хуплап алдылар, чит илләрдә дә игътибар иттеләр. Ул бүген дә актуаль: укытучыларның бер өлеше аны уңышлы гына куллана.

Бүгенге мәктәпнең проблемалары җитәрлек. Шулай да, яшь буынны иманлы итүне галимнәр бүгенге мәктәпнең иң беренче проблемасы дип саныйлар. Хәзер уку йортлары яныннан үткәндә шешә авызыннан сыра суырып,  тәмәке тартып утыручы кызларны очратырга мөмкин. Алардан әхлаклы кеше чыгуына нинди өмет булсын!? Кайбер рәсми мәгълүматларга караганда, Россиядә һәр дүрт студентның берсе наркотик куллана. Киләчәктә наркоманнан ни көтәргә кала?! 

Шунлыктан, бүген әдәп-әхлак тәрбиясен мәктәпләрдә белем бирүдән дә өстенрәк куйганда һич тә зарар булмас. Ләкин кешегә тәрбия ана сөте белән керә. Яшьләр һәр көнне телевизордан шашып шәрә кызлар, порнография карый. Авылларда ирләр генә түгел, хатын-кызлар да хәмер эчә, аларга балалар иярә. Ата улны, ана кызны белмәгән хәл туды. 

Балаларга әхлакый тәрбияне дөрес бирү өчен мохитебезне, яшәү рәвешебезне үзгәртергә кирәк. Әдәпле, тәрбияле гаиләдә үскән кеше, укытучылар ярдәменнән тыш та баласына дөрес тәрбия бирә ала. Ләкин бүген гаиләләрнең күбесендә әхлаксызлык шаукымы яши. Нигездә андый гаиләләрдән торган җәмгыятьнең дә әхлаклы булуы шикле.

Әхлаклылык дәрәҗәсен халыкның матди хәле турыдан-туры билгели. Илнең икътисады коточкыч дәрәҗәдә. Күп кенә гаиләләр очны очка ялгап кына яши. Торак-коммуналь хезмәтләр, азык-төлек, бензин, дару бәяләре көннән-көн арта. Фатирлы булырга теләсәң, кредитсыз булмый. Ә аны гомер буе түләргә туры килә. Дәвалану, белем алу да нигездә түләүлегә әйләнеп бара.  

Әхлаксызлыкның төп сәбәбе – хәерчелек белән имансызлык. Халык үзенең киләчәген ачык күрмәсә, диңгез дулкынындагы йомычка кебек чайкала башлый. Нинди генә  матур вәгъдәләр бирсәләр дә, аларга ышанмый. Мәктәптә балага: “Тәрбияле бул” дип аңлаталар. Ләкин мәктәптән чыгу белән зуррак малайлар, җыелышып, аның акчасын талый. Балада мондый хәлгә нәфрәт уяна. Үсә төшкәч, ул үзе дә башкаларны талый.

Коммунистлар тырышып-тырмашып дистә еллар дәвам иткән наданлыкны, укый-яза белмәүчелекне бетерде. Демократлар исә һәркемгә ирек куйды. Теләсәң укы, теләмисең икән – синең үз эшең. Матбугат хәбәрләренә караганда, бүген Россиядә мәктәп яшендәге миллионга якын бала укый-яза белми. Әхлаксызлыкның бер сәбәбе, мөгаен, шундадыр да.

Адәм баласы һәрвакыт нәрсәгә булса да ышанып яшәргә тиеш. Рухи таянычы булмаса, ул төшенкелеккә бирелә. Борынгылар да “Өметсез – шайтан” дип әйтергә ярата торган булган. Кайберәүләр яшәешнең мәгънәсен аңлауда безгә дин булышыр дип уйлый. Бәлки, чыннан да шулай булыр, чөнки бүген дингә тартылучылар бик күп. Коръәндә дә әхлак мәсьәләләре бик җентекле язылган. 

Дөрес, законнар нигезендә дин дәүләттән аерылган. Ләкин диннең бик матур тәгълиматы да бар бит. Дини әдәбияттан әхлак­лылык турында матур сүзләрне алып, уку-укыту әсбапларына кертү һәм аларга педагогик аңлатмалар бирү зарур. Бу – укытучы өчен яхшы ярдәмлек булачак. Дингә, сәнгатькә, әдәбиятка, шигърияткә, гореф-гадәтләребезгә таянып, балаларны иманлы итәргә кирәк. 

Фикерләү сәләтен, интеллектны үстерүгә бүген мәктәпләрдә генә түгел, урта һәм югары белем бирү системасында игътибарны арттырырга кирәк. Интеллектның түбәнлеге Россиядә үзен һәр өлкәдә сиздерә. Бөтен җәмгыятьтә мантыйксызлык тамыр җәя.  Дәүләт Думасы карарларын укыйсың да шаккатасың. Күбесендә бернинди мантыйк юк. Депутатлар акылга түгел, теләккә таянып эш итә: “Мин уйлыйм”, “шулай яхшы булыр иде”, “проект кертәм”...   Ә халык мәнфәгате, ихтыяҗы буенча, закон, тарих, Россия менталитеты буенча ничек кирәк? Фән ничек таләп итә? Бу хакта уйлап тормыйлар. Россиядә балаларның балигълык чорын элеккеге 18 урынына 14 яшьтән билгеләү бик күпләрдә чын мәгъ­нәсендә гаҗәпсенү тудырды. 

Балаларның фикерләү дәрәҗә­сен тиешенчә җайга сала алмасак, без артта калган милләт булып яшәячәкбез. Гаиләдә дә, уку йортларында да безгә фикерләүнең төрле төрләрен дә өйрәтү кирәк. Һөнәри, мантыйкый, иҗади фикерләүнең барысын да. Моңа ирешүнең беренче чарасы, билгеле инде – проблемалы укыту, ягъни мәсьәләне укучының үзеннән хәл иттерү. 

Хәзерге заманда акылга таянмыйча бер генә ил дә икътисади яктан алга китә алмый. АКШ, Германия, Япония, Кытай кебек алдынгы илләрдә милли продуктның яртысы яңа технологияләр нигезендә барлыкка килә. Ләкин заманча технологияләрне нефть акчасына гына сатып алып булмый. Яңа технологияләр галимнәр кулында. Кызганыч, фәннең кайбер тармаклары үсеше туктап калды. Игътибар җитмәгәч, иң сәләтле галимнәр океан артына яки Европа илләренә сызды, кайсылары бизнеска кереп китте.

Соңгы вакытларда хәрби сәнәгать, авиация, химия технология­ләре тармакларында җитештерү бераз җайга салына башлады, элеккеге квалификацияле кадр­ларга ихтыяҗ артты, ләкин аларны элеккеге урыннарына кире кайтару кыен. Ә һөнәри мәктәпләр нигездә бухгалтерлар, икътисадчылар һәм юристлар әзерли.

Ничек кенә булмасын, интеллектны, фикерләүне үстерү һаман да көнүзәк бурыч булып кала бирә. Бүген җитештерү акыл көче белән тыгыз бәйле булганга күрә, һәркем белемле булырга тиеш. Халыкара нормалар буенча халыкның уртача белем дәрәҗәсе 11 елдан югары булганда гына ул алга киткән ил санала. АКШта бу күрсәткеч 13,5, Япониядә 13, Россиядә 9,4 ел икән.

Мәгариф алдында балаларны хезмәткә өйрәтү, белемне практикада куллану күнекмәләре булдыру, укучыларның сәламәтлеген саклау кебек мөһим бурычлар да тора. Без укыган чорда авыл мәктәпләренең барысының да җиләк-җимеш, яшелчә үстерү кишәрлекләре бар иде. Укучылар ел дәвамында чиратлашып шунда эшләде, хезмәткә өйрәнде. Җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, укучыларга өстәмә азык буларак, мәктәп ашханәләренә бирелде. Хәзер исә күпчелек укучыларның дәрестән тыш вакыты компьютер артында үтә. Нәтиҗәдә, Россиядә мәктәп укучыларының 80 проценты сәламәт түгел.

Мәгариф тармагында проблемалар чиксез. Алар тиз арада хәл ителмәсәләр, яңа алмашның киләчәге дә шикле.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: