Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әгъзам Фәйзрахманов: Хезмәт базары

Кеше капиталын барлыкка китерә торган төп факторларны белем һәм һөнәри әзерлек тәшкил итә. Шулай ук аларга куллану дәрәҗәсен, яшәү сыйфатын, медицина хезмәте күрсәтүне һәм башка кайбер факторларны кертәләр.

Бүгенге хакимият халыкның тормышын яхшырту, хәерчелекне бетерү турында бертуктаусыз сүз куерта. Президент В.Путинның һәр чыгышында диярлек бу хакта әйтелә. Әмма чынбарлыкта хәл башкачарак шул. Белгечләрнең раславына караганда, бүген Россиядә 20 миллион хәерче барлыгы билгеле. Димәк, һәр җиденче кеше ачлы-туклы яши дигән сүз. Моны журналистлар да яхшы тоя.

Һәркем тормышын яхшырту юлларын эзли. Чөнки берәү дә тик торганда бернәрсә дә китереп бирми. Кеше капиталы икътисади үсешнең иң мөһим ресурсы булуы бик күпләргә мәгълүм. Хәзерге үсеш бас­кычларының үзенчәлекләре әлеге ресурсның әһәмиятен арттыра, аны беренче дәрәҗәгә кадәр күтәрә. Кеше капиталы дигәндә кешеләрдәге сәләтне, белемнәрне, осталык­ларны аңлау кабул ителгән. Нәкъ менә шулар ярдәмендә социаль һәм икътисади уңайлыклар булдырыла.

Кеше капиталын барлыкка китерә торган төп факторларны белем һәм һөнәри әзерлек тәшкил итә. Шулай ук аларга куллану дәрәҗәсен, яшәү сыйфатын, медицина хезмәте күрсәтүне һәм башка кайбер факторларны кертәләр.

Уртача алганда, республикада икътисади яктан актив кешеләр 2056,7 мең, ягъни барлык халкының 53,8 проценты күләмендә тәшкил итә икән. Аның 96,1 проценты (1 миллион 975,9 меңе) икътисади яктан актив халык, ягъни икътисад белән шөгыльләнә, эшли. Ә 80,8 меңе (3,9%) бернәрсә белән дә шөгыльләнми.

Коронавирус тормышыбызга шактый үзгәрешләр кертте. Икътисад, социаль өлкә, шулай ук кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныклыгы сынау аша узды. Икътисадта һәм социаль өлкәдә тискәре нәтиҗәләрне киметү максатыннан республика Министрлар Кабинеты тарафыннан ярдәм чаралары комплексы кабул ителде. Әйдәүче предприятиеләр эше туктамасын өчен шартлар тудырылды. Нәтиҗәдә авыл хуҗалыгы, төзелеш тармаклары, социаль өлкә бер генә көнгә дә эшен туктатмады. Күрелгән чаралар предприятие коллективларының күпчелеген саклап калырга ярдәм итте.

Статистика мәгълүматларына караганда, эшсезлекнең иң югары дәрәҗәсе Кама Аланында. Биредә эшкә сәләтле халыкның 3,58 проценты эшләми, Яшел Үзән шәһәрендә эшсезләр – 2,32, Алабугада – 1,28 процент. Тулаем Россия Федерациясе һәм Идел буе федераль округы буенча гомуми эшсезлек күрсәткечләре республиканыкына караганда югарырак. Ел дәвамында эш белән тәэмин итү хезмәтенә төрле мәсьәләләр буенча 182,3 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шулардан 47,5 меңе эшкә урнаштырылган.

Һөнәр сайлау хезмәте 130,6 мең кешегә ярдәм күрсәткән, шуларның 67,2 меңе 14-17 яшьлек үсмерләр, кызлар икән. Халыкка эш бирүчеләрнең һәм муниципалитетларның һөнәр сайлауга юнәлтелгән уртак гамәлләрендә гомуми белем бирү мәктәпләре дә катнаша. Казан, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрендә белем алучы йөздән артык укучы “һөнәргә кереш” дип исемләнгән комплекслы яңа хезмәт күрсәтүдә катнашкан.

Татарстан Республикасы икътисадын үстерүнең өстенлекле юнәлешләренә туры килә торган, ихтыяҗ булган һөнәрләрнең һәм белгечлекләрнең исемлеге расланды. Анда 442 белгечлек кертелгән.

Дәүләт заказы киметелү сәбәп­ле, кайбер предприятиеләрдә эшчеләр һәм администрация белән килешенеп кыскартылган эш көненә һәм кыскартылган эш атнасына күчтеләр. Халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасында хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән өстәмә чаралар дәүләт программасы эшләнде. Ул эш эзләүчеләрне вакытлыча эшкә урнаштыруны, эштән җибәрелү ихтималы булган гражданнарга һөнәри укулар оештыруны, яшьләрне эш белән тәэмин итүне стимуллаштыруны күздә тота. Сүз уңаеннан тагын шунысын да әйтеп узыйм, элек уку йортын тәмамлаучылар 2-3 елга мәҗбүри рәвештә эшкә җибәреләләр иде. Ә хәзер бик күп яшь белгечләр базарда сату итә, урам чистарта яки беркайда да эшләми. Элеккеге тәртипне кабат кайтарырга кирәк. Укыган икән, эшләсен дә! Эшләтмәгәч, нигә аны укытырга ди?!

Татарстан һөнәр берлекләре федерациясе, эш бирүчеләр берләшмәләренең координацияләү советы, республика Министрлар Кабинеты арасында социаль парт­нерлыкны үстерү буенча килешү имзаланды. Президент Р.Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасында шундый юллар бар: “Республиканың 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе нигезендә безнең төп бурычларыбыз үзгәрешсез кала. Бу – кеше капиталын үстерү һәм тормышны яхшырту. Хакимиятнең барлык тармаклары эшчәнлеге нәкъ менә шуларны хәл итүгә юнәлтергә тиеш”.

Узган ел хезмәтне саклау һәм аның өчен шартлар тудыру өлкәсендәге җитди үзгәрешләр белән истә калды. Хезмәтне сак­лау мәсьәләләрен җайга салуның вертикаль системасы төзелде, ведомствоара хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук хезмәт шартларын бәяләү гамәлләре кертелде. Производствода имгәнү очрак­ларының елдан-ел арта баруы туктатылды. Һәлак булучылар саны да кимеде.

Республика эш урыннарында хезмәт шартларын махсус бәяләү эше оештырылды. Бер ел дәвамында ул 58 меңнән артык эш урынында уздырылды. Республикада хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча эш бирүчеләрне һәм хезмәткәрләрне укыта торган 47 оешма эшли.

Хезмәтне оештыру һәм белем бирү тармагын җайга салу максатларында Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы икътисад тармакларының кадрларга ихтыяҗ фаразын төзеде. Аларның 31,2 процентын – эшчеләр, 33,3 процентын урта һөнәри белемле затлар, 35,5 процентын югары һөнәри белемле белгечләр тәшкил итәчәк. Төзү һәм агач-балта эшләре осталарына, түбә ябучыларга, универсал тимерчеләргә, слесарьларга, эретеп ябыштыручыларга, электр җиһазлары ремонтлаучыларга, сатучыларга, контролер-кассирларга, торак-коммуналь хуҗалыгы мастерларына, авыл хуҗалыгы тракторчы-машинистларына, пешекчеләргә, кондитерларга, металл һәм шин эшкәртү операторларына кытлык бар.

Республика икътисадының кадр­лар әзерләүдә ихтыяҗын фаразлау һәм әзерләүгә дәүләт заказын булдыру системасы үзгәртелде. Элекке фаразлау системасыннан аермалы буларак, хәзер инвестицияләр җәлеп итүчәнлекнең стандартлары таләпләренә бәйле рәвештә фаразлау чоры 3 елдан 7 гә кадәр артты. Кадрлар фаразы эшенә эре предприятие­ләр генә түгел, ә җирле үзидарә органнары җаваплылыгындагы кече һәм урта бизнес предприя­тиеләре дә җәлеп ителә. Әлеге эшнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен автоматлаштырылган махсус система булдырылды.

Кадрлар әзерләүгә дәүләт заказын булдыру механизмын камилләштерү максатында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан республика икътисадының өстенлекле юнәлешләренә туры килә торган ихтыяҗ булган һөнәрләр исемлеге ел саен яңартылып тора.

Дәүләт аккредитациясе булган мәгариф оешмалары арасында Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән урта һөнәри һәм югары белем уку-укыту программалары буенча укыту өчен гражданнарны һөнәрләр, белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре буенча кабул итүнең контроль саннарын бүлүгә конкурс уздыру тәртибе Татарстан хөкүмәте тарафыннан раслана.

Татарстан мәгарифен һәм фәнен үстерүнең дәүләт программасы кысаларында һөнәри белем системасын камилләштерүгә юнәлтелгән чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Республикада 103 урта һөнәри белем оешмасы һәм 3 башлангыч һөнәри белем оешмасы үз эшчәнлекләрен башкара. Урта һөнәри белем оешмаларында 67 меңгә якын студент укый.

Республикада һөнәри һәм югары уку йортларыннан соңгы белемне үстерү һәм әлеге өлкә хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү ярдәмче программасы да тормышка ашырыла. Әлеге программа кысаларында икътисадның әйдәүче тармаклары өчен югары квалификацияле эшче кадрлар һәм белгечләр әзерләү өчен ресурс үзәкләре челтәре төзелде. Ресурслар үзәкләре челтәрен төзүне финанслатуга федераль субсидияләр акчалары да бирелә. Татарстан Россия Федерациясе субъектларының һөнәри белем бирү системаларын камилләштерү программаларын төзү һәм гамәлгә кертү буенча 28,3 миллион сум күләмендә федераль субсидияләр бирүгә конкурсның җиңүчесе булды. Матди-техник базаны һәм бюджеттан тыш эшчәнлекне үстерү максатларында һөнәри белем бирү оешмаларының бизнес-проектлары конкурсы уздырылды. Мәгариф оешмаларына конкурс нәтиҗәләре буенча икешәр миллион сумлык биш грант бирелде.

Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә һөнәри белем бирү системасын мәгълүматлаштыру чаралары комплексын гамәлгә ашыра. Кадрлар составының квалификациясен күтәрү – белем бирү барышын камилләштерүнең мөһим юнәлеше булып тора. Бер ел дәвамында гына да 225 директор, укыту-тәрбия буенча директор урынбасарлары белемнәрен күтәргән. Моннан тыш 780 укытучы Россия предприятиеләрендә 151 производство мастеры чит илләрдә стажировка үткән.

Башкарылган эш бихисап кебек, ләкин хезмәт базарындагы күп мәсьәләләр һаман да катлаулы булып кала. Күп кенә тармакларда эшче куллар җитешми, чөнки хезмәт хакы түбән. Кеше капиталын кайгырту дигәндә иң элек лаеклы эш хакы белән тәэмин итү күз алдында тотылырга тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев