Әгъзам Фәйзрахманов: Халык нидән зарлана?
Мөрәҗәгатьләрнең 35 процентын гражданнарның торакка хокукларын бозу турындагы шикаятьләр тәшкил итә икән.
Гражданнарның дәүләт органнарына мөрәҗәгать итү хокукы закон нигезендә яклана. Әлеге хокукның әһәмияте иҗтимагый мәсьәләләрне башкарганда дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына гражданнарның йогынты ясау мөмкинлегеннән гыйбарәт. Шул рәвешле гражданнарның икътисади, социаль һәм сәяси ихтыяҗлары оператив хәл ителә.
Татарстан Президенты һәм Министрлар Кабинеты аппаратлары мәгълүматы буенча, Казан шәһәренең Идел буе һәм Совет районнары хакимиятләрендә, Чистай, Әтнә, Чүпрәле һәм Кама Тамагы районнарында, республиканың Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, Элемтә министрлыкларында гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү тәртибе тупас бозыла.
Дәүләт Советының парламент контроле комитеты Баулы һәм Балык Бистәсе районнары хакимиятләре тарафыннан гражданнарның мөрәҗәгатьләрен караганда буталчыклык килеп чыгу фактларын ачыклады. Әлеге районнарның җирле үзидарә органнарында да гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләүдә тиешле тәртип урнаштырылмаган.
Урындагы кайбер затларның карарлары яисә гамәлләренә карата ризасызлык белдереп, үзләренең конституциядә каралган хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилгә бик күп гражданнар мөрәҗәгать итә. Гражданнарның шикаятьләрен карау вәкилнең төп бурычларыннан санала. Вәкаләтле вәкил һәр мөрәҗәгатьне җентекләп тикшерә. Шикаятьләр буенча карарлар тиз арада кабул ителә. Әгәр граждан хокуклары бозылган көннән соң бер елдан да соңга калмыйча шикаять белән мөрәҗәгать итсә, вәкаләтле вәкил аны кабул итәргә тиеш. Бер елдан соң шикаять белән эшләү шактый катлаулана, кирәкле мәгълүматларны табу кыенлаша. Шуңа да карамастан, вәкаләтле вәкил тарафыннан аеруча кирәк дип табылган очракларда, тиешле чорны чыккан шикаятьләр дә карала.
Гражданнардан психиатрия стационарларына законсыз урнаштыру турында шикаятьләр алынуга бәйле рәвештә республика территориясендәге психиатрия оешмаларын тикшерү үткәрелгән.
Вәкаләтле вәкил почтасын анализлау республиканың күп кенә төбәкләрендә гражданнарның хокукларын яклау проблемасының кискен торуын күрсәтә. Кешеләрнең хокуклары бозылу дәвам итә. Шикаятьләрнең күпчелеге Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама шәһәрләреннән, Минзәлә, Бөгелмә, Мамадыш районнарыннан алынган. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә Россия төбәкләреннән дә Татарстан территориясендә үз хокуклары бозылуга бәйле мөрәҗәгатьләр кергән.
Мөрәҗәгатьләрнең 35 процентын гражданнарның торакка хокукларын бозу турындагы шикаятьләр тәшкил итә икән. Дөрес, Татарстанда торак күп төзелә. Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышта һәлак булучыларның тол хатыннары, инвалидлар, концлагерь тоткыннары, Әфганстан вакыйгаларында, Чернобыль АЭСын төзекләндерүдә катнашучылар, запастагы күп кенә офицерлар торак шартларын яхшырта.
Яшь гаиләләргә һәм бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә торак өчен озак вакытлы кредит бирү буенча республика программасын, шулай ук шәхси торак төзелешенә ярдәм итү өчен “Үз йортың” программасын гамәлгә ашыру финанслауның яңа чыганакларын эзләүне таләп итә. Бу хакта Президентның Дәүләт Советына юлламасында да билгеләп үтелде.
Гражданнарның торакка хокукларын бозуга кагылышлы мөрәҗәгатьләрдә торак төзү, бүлү, бирү, торак бинасына хокукны тану проблемалары урын ала. Предприятиеләрнең үз хезмәткәрләре өчен торак төзелеше тукталу, гражданнарның торак сатып алырлык мөмкинлекләре булмау, дәүләтнең әлеге проблемаларны җитәрлек дәрәҗәдә хәл итмәве җәмгыятьтә социаль киеренкелекне кискенләштерүгә китерә.
Җитәрлек финанс чаралары һәм даими финанс чыганагы, беренче чиратта салым керемнәре исәбеннән финанслау булмый торып, республикада гражданнарның әлеге категориясенең якын киләчәктә торак хокукларын гамәлгә ашырулары шик тудыра. Күпчелек хатларның авторлары икътисадны җитди савыктырмыйча, барлык дәрәҗәдәге бюджетларны тулыландырмыйча, торак белән халыкны тәэмин итеп булмаячак дип саный. Шунлыктан хатларда торак төзү һәм сатып алу өчен ссудалар, субсидияләр бирү турында тәкъдимнәр күп. Вәкаләтле вәкил адресына гражданнардан алынган хатларны анализлау кешеләрнең торакка хокукын гамәлгә ашыруның иң кискен мәсьәлә икәнен күрсәтә.
Торак законнарын һәм социаль гаделлек принцибын бозу, гражданнарның торак мәсьәләләрен хәл итүгә кайбер чиновникларның формаль, бюрократик алымнары кешеләрнең торак хокуклары үтәлмәү шартларында аеруча тискәре яңгыраш таба.
Шикаятьләрнең бер өлеше торак-эксплуатация оешмалары эшчәнлеге канәгатьләнерлек булмауга бәйле. Торак-коммуналь хуҗалыкларының тиешле оешмалар каршындагы бурычы аркасында йортларны кайнар су һәм электр энергиясе белән тәэмин ителү туктатыла. Күп кенә йортлар акча җитмәү аркасында ремонтланмый, ә бу үз чиратында гражданнар сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч тудыра. Бу аеруча ведомстводагы торакны коммуналь милеккә тапшыруга бәйле. Еш кына йортларны коммуналь милеккә күчерү өчен техник документация һәм кабул итү актларын рәсмиләштерү вакыты сузыла. Нәтиҗәдә әлеге йортларга хезмәт күрсәтелми. Гражданнарның торак хокукларын бозу күп очракта гамәлдәге законнарның камил булмавына, ә күбесенчә аның кайбер нормалары арасындагы каршылыкларга бәйле.
Гражданнар мөрәҗәгатьләренең 10 проценттан артыграгын кешеләрне эш белән тәэмин итү өлкәсендәге конституциячел хокукларын яклау турындагы гаризалар тәшкил итә. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге гражданнарга хезмәт хакын вакытында түләмәүгә, хезмәт шартнамәләрен өзеп, штатлар кыскартуга, эштән законсыз азат итүгә, эшкә урнаша алмауга, страховка тиеш булганда түләмәү очракларына бәйле.
Хезмәтне саклау өлкәсендә хәл катлаулы булып кала бирә, соңгы еллар белән чагыштырганда хәл уңай якка борылды дип раслап булмый әле. Эш вакытында имгәнүчеләр, хәтта һәлак булучылар да шактый. Җитештерүдәге бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре эшне оештыруның канәгатьләнерлек булмавыннан, предприятие һәм оешма җитәкчеләренең хезмәт турындагы закон таләпләрен бозулары, төп фондларның искерүе, җитештерү һәм технология тәртибен бозудан гыйбарәт.
Тикшерү барышында шулай ук Россия Федерациясе хезмәт кодексының аерым пунктлары үтәлмәве беленде. Кодекс нигезендә гарип баласы булган ата-аналар айга дүрт түләүле ял алырга хокуклы. Әмма кайбер урыннарда аны бирмиләр. Хезмәт шартларын яхшырту буенча эш урыннарына аттестация үткәрергә кирәк. Бу чара да шактый урыннарда үтәлми. Күрәсең, кайбер җитәкчеләр аны мәҗбүри дип санамый.
Хезмәтне саклау буенча махсус берләшмәләр һәм белгечләр булмаган урыннарда хезмәтне саклау буенча законнарны бозу очраклары күп. Эшчеләрне индивидуаль саклану чаралары, махсус киемнәр белән тәэмин итү канәгатьләнерлек түгел.
Татарстанда дәүләт инспекциясе тарафыннан үткәрелгән 4900 предприятие һәм оешманы тикшергәндә 61 мең хокук бозу очрагы ачыкланган. Тикшерүләр барышында хокук бозуларны бетерү буенча 3900 күрсәтмә бирелгән, җитәкчеләргә һәм урындагы затларга 1,5 миллион сум күләмендә административ штраф салынган, 103 җитештерү бүлекчәсенең эше туктатылган. Хезмәт шартлары буенча эш урыннарын аттестацияләүне активлаштыру, министрлыклар, ведомстволар, шәһәр һәм район хакимиятләре, шулай ук хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешенә дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнар тарафыннан хезмәтне саклау эшен көчәйтү буенча чаралар күрү зарур.
Халыкны социаль яклау проблемасы элеккечә үк киеренке булып кала. Картлык, инвалидлык, авырулар, караучысыз калу һәм законда каралган башка очракларны кеше хокукларына бәйле рәвештә карарга кирәк. Бу затлар халыкның социаль яктан иң катлаулы һәм көндәлек ярдәмгә мохтаҗ катламына керә.
Татарстанда социаль ташламалар һәм гарантияләр системасы, республика һәм җирле бюджетлар исәбеннән социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары каралган. Бүген республикада социаль хезмәт оешмаларын берләштерүче тулы бер система эшли. Республикада өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортлар ачылды. Ялгыз калган өлкәннәр өчен махсус йортлар, ветераннар өчен реабилитация үзәге эшләп килә. Тору урыннары һәм шөгыльләре булмаган, шул исәптән иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан затларны социаль реабилитацияләү максатыннан алар өчен куну, туклану урыннары булдырылды.
Социаль мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләрне анализлау аларның барлык проблемаларны хәл итәрлек дәрәҗәдә булмавын күрсәтә, чөнки халыкның шактый өлеше яшәү минимумыннан кимрәк керем ала. Социаль хезмәтләр эшчәнлегендәге күп кенә проблемаларның хәл ителмәве социаль тармакның җитәрлек финансланмавына бәйле. Бу парламент контроле комитеты белешмәләре белән дә раслана. Социаль гарантияләрнең күпчелек өлеше федераль бюджеттан вакытында һәм тулы күләмдә финансланмый.
Халыкны социаль яклау өлкәсендә төрле дәрәҗәдәге бюджетларның капитал салымнары хәл ителмәгән мәсьәлә булып кала бирә. Шуңа күрә корылмалар төзү акрын бара, аларның биш елдан артык төзелә торганнары да бар.
Дарулар белән илле процентлы ташлама нигезендә тәэмин итүнең торышы халыкта зур канәгатьсезлек уята. Ташламалы хезмәт күрсәтелүче үзәк район хастаханәләрендә Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган иң кирәкле дарулар җитәрлек түгел. Лениногорскидагы “Таттехмедфарм” дәүләт унитар предприятиесенең даруханәсендә бронхиаль астма, ревматизм, психик авырулар, инфарктан соң йөрәк эшчәнлеген тәэмин итү өчен препаратлар сирәк була.
Инвалидларны махсус автотранспорт белән тәэмин итү мәсьәләсе дә борчый. Социаль тәэминат министрлыгына алынган мөрәҗәгатьләрнең күп булуы республикада яшәүче инвалидларның махсус транспорт, коляска сорау, транспорт чыгымнарына компенсацияләр, протез алу, пособие, компенсацияләр, матди ярдәм алу мәсьәләләренә бәйле проблемалар һаман да киеренке булып кала.
Шикаятьләрнең якынча ике проценты пенсия һәм пособие билгеләү, аларны яңадан карау тәртибенә багышланган. Ризасызлыкларның асылы, нигездә, аларның түбән дәрәҗәдә булуына, “Дәүләт пенсияләрен исәпләү һәм арттыру тәртибе турында” федераль законнан канәгатьсезлеккә кайтып кала. Пенсионерлар фикеренчә, бу закон аларның хезмәткә керткән өлешләрен исәпкә алмый. Хат авторлары пенсияләрнең һәм социаль түләүләрнең күләме азык-төлек продуктларына, иң кирәкле товарларга, даруларга, коммуналь хезмәт күрсәтүләргә бәяләр артуыннан күпкә калышудан зарлана. Кайбер гражданнар пенсияне дөрес исәпләмәү турында хәбәр итә. Татарстан Республикасы каршында “аерым казанышлары булган гражданнарның дәүләт пенсияләренә өстәмә турында” Татарстан законы нигезендә дәүләт пенсиясенә өстәмә түләү мәсьәләсе дә гражданнарны борчый.
Пенсияләр һәм пособиеләрнең күләме аз булуга, гамәлдәге законнарда каралган гарантияләрнең һәм ташламаларның бирелмәвенә бәйле мөрәҗәгатьләрне вәкаләтле вәкил еш ала. Болар Россия Федерациясендә икътисад һәм финанс өлкәсендәге гомуми хәл, федераль үзәк белән республика арасындагы бюджет мөнәсәбәтләре аркасында республикада социаль өлкәнең җитәрлек финансланмавына бәйле.
Социаль өлкәгә караган законнарны үтәмәүләре яисә гражданнар мөрәҗәгатьләренә формаль мөнәсәбәт күрсәтү аркасында гражданнарның социаль хокукларын бозу фактлары очрый. Вәкаләтле вәкил тиешле органнарга мөрәҗәгать иткәч кенә гражданнарның хокуклары яклана. Гражданнарның аерым категорияләренә “Ветераннар турында”, “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” федераль законнарда билгеләнгән ташламаларның бирелмәү фактлары очрый.
Балаларның һәм балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мәсьәләсе елдан-ел кискенләшә бара. Җәмгыяви төзелешнең трансформациясе икътисади кризис белән үрелеп яңа социаль-икътисади шартларга яраклашуда төрле сәбәпләр аркасында кыенлыклар кичерүче киң катлам халык вәкилләрен китереп чыгарды. Ә бу үз чиратында гаилә таркалуга, балаларның караучысыз калуына, ятимлеккә китерә. Төрле сәбәпләр аркасында ата-аналары исән булып та, аларның кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар, социаль ятимлек проблемасы аеруча борчый.
Россия һәм Татарстан Конституцияләрендә кеше хокуклары халыкара принциплар нигезендә таныла. Конституцияләр нигезендә аналар һәм балалар, гаилә дәүләт яклавында була, дәүләт балаларның нормаль тәрбиясе, үсеше, белем алуына шартлар тудыра. Халыкара хокукый актлар системасында бала хокуклары турында БМО конвенциясе әһәмиятле урын тота. Ул бала хокукларын яклау өлкәсендә һәрьяклап камил халыкара шартнамә булып санала. Дәүләтнең гаилә даирәсеннән мәхрүм ителгән баланы социаль яклау мәҗбүрилеге һәм балаларны карау буенча тиешле оешмаларга урнаштыру раслана. Балалар яшәеш өлкәсендә дәүләт органнарын, шулай ук киң җәмәгатьчелекне борчый торган җитди проблемалар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев