Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әгъзам Фәйзрахманов: Кеше капиталы һәм хезмәт базары

Республика хезмәт базарындагы вәзгыять чагыштырмача тотрыклы. Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм программасы чараларын гамәлгә ашыру эшсезлекне киметүгә зур ярдәм итә.

Белгечләр раславынча, кеше капиталы – икътисади үсешнең иң мөһим ресурсы. Хәзерге үсеш баскычларының үзенчәлекләре әлеге ресурсның әһәмиятен арттыра, аны беренче дәрәҗәгә күтәрә. Кеше капиталы дигәндә кешеләрдәге сәләт, белем, осталык кабул ителә, алар ярдәмендә социаль һәм икътисади уңайлык­лар булдырыла.

Кеше капиталын барлыкка китерә торган төп факторларны белем һәм һөнәрен әзерлек тәшкил итә. Шулай ук аларга куллану дәрәҗәсен, яшәү сыйфатын, медицина хезмәте күрсәтүне һ.б. факторларны кертеп карыйлар.

Татарстанда икътисади яктан актив халык саны 2  миллион 56,7 мең кеше, ягъни  республика халкының 53,8 процентын тәшкил итә. Аларның 1 миллион 975,9 меңе икътисад өлкәсендә шөгыльләнә, 80,8 мең кеше хәзергә эшләми, әмма актив рәвештә эш эзли. 

Республика хезмәт базарындагы вәзгыять чагыштырмача тотрыклы. Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм программасы чараларын гамәлгә ашыру эшсезлекне киметүгә зур ярдәм итә. Иң зур эшсезлек Кама Аланы бистәсендә. Халыкның 3,58 проценты эшсез. Яшел Үзәндә халыкның – 2,32, Алабуга – 1,28, Менделеевта 1,04 проценты эшләми. Ел дәвамында республиканың эш белән тәэмин итү хезмәтенә 182,3 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 47,5 меңе эшкә урнаштырылган.

Республикада инвалидларны эшкә урнаштыру өчен 472 җиһазландырылган эш урыны булдырылган. Аларның 47 процентына ел дәвамында эш табылган. Алдагы елларга Татарстанда икътисадны үстерүнең өстенлекле юнәлешләренә ихтыяҗ булган белгечлекләрнең исемлеге расланды. Анда 442 һөнәр һәм белгечлек кертелгән.

Коронавирусның озакка сузы­луы да хәлне нык авырайтты. Шуны исәпкә алып, киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән өстәмә чаралар программасы эшләнде. Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында һөнәр берлекләре федерациясе, эш бирүчеләр берләшмәләренең координацияләү советы һәм Министрлар Кабинеты арасында төзелгән килешүләр яшәү дәрәҗәсен  күтәрү буенча мөһим адым булды. Аның нигезендә республика бюджеттан тыш секторы оешмалары өчен минималь хезмәт хакы аена кимендә 6420  сум күләмендә билгеләнде. 

Социаль көндәшлек кысаларында башкарыла торган эш, социаль хезмәт өлкәсендәге четерекле мәсьәләләр турында фикер  алышулар, алар буенча карарларны үз вакытында кабул итү социаль тотрыклылык саклануның төп сәбәбе булып тора. Татарстан һөнәр берлекләре федерациясе, эш бирүчеләр берләшмәләренең координацияләү советы һәм Министрлар Кабинеты арасында социаль партнерлыкны үстерү турында чираттагы килешү имзаланды.  

Соңгы еллар хезмәтне саклау һәм аны  оештыру өчен шартлар тудыру өлкәсендәге җитди үзгәрешләр белән истә кала. Хезмәт шартлары махсус бәяләү гамәлләре системасы кертелде. Производствода имгәнү күрсәткечләре буенча тискәре якка бара торган динамика туктатылды. Эш вакытында һәлак булучылар саны беркадәр кимеде. Респуб­ликада эш урыннарында хезмәт шартларын махсус бәяләү системасы кертелде. Мондый гамәл 58 меңнән артык эш урынында  уздырылды. Ел дәвамында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча 40 мең кеше укып чыкты.

Хезмәт һәм белем бирү тармакларын җайга салу максатларында респуб­ликаның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан икътисад тармакларының  кадр­лар әзерләүдәге ихтыяҗына җыелма фараз төзелде. Елына 37 меңнән артык белгеч кирәк дигән фикергә киленде. Алардан 32 процентка якыны - эшчеләр. Урта һөнәри белем белән кешеләрнең 34 процентка якыны, калганнары югары белемле.

Шәһәр хуҗалыгы һәм транспорт, хезмәт күрсәтү өлкәсе, төзелеш, агросәнәгать комплексы тармакларында шул исәптән төзү һәм агач-балта эшләре мастеры, түбә ябучы, универсал тимерче, слесарь, эретеп ябыштыручы, шәһәр электр транспортын йөртүче, җиһазларны ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, сатучы, контролер-кассир, торак-коммуналь хуҗалыгы мастеры,  авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче трактор-машинистлар, пешекчеләр, кондитерлар һ.б. һөнәрләр буенча кытлык бар.

Урта һөнәри белемле белгечләр арасыннан шәфкать туташлары, биналар һәм корылмалар төзүчеләр,  алардан файдаланучылар, эчке сантехниканы көйләүчеләр, автомобиль юллары, аэродромнар, шәһәр төзелеше архив эшчәнлеге, мәктәпкәчә белем бирү, урман-парк хуҗалыгы кадрларына ихтыяҗ зур.

Югары белемле кадрлардан транспорт технологиясе өчен җаваплы затлар, архитектура, шәһәр төзелеше, информатика һәм хисаплау техникасы,  машина төзелеше, металлургия, җылылык энергетикасы, финанслар һәм кредит, педагогик белем бирү, сатучылык, дәвалау юнәлешләре буенча белгечләр кирәк.

Татарстан Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы икътисадының кадрлар әзерләүдә ихтыяҗын фаразлау, югары, урта һөнәри белемле кадр­лар әзерләүгә дәүләт заказын булдыру регламентын раслау турында” карары кабул ителде. Аның нигезендә республикада икътисад кадрларын әзерләү ихтыяҗын фаразлау, дәүләт заказын булдыру системасы үзгәрә.

Элекке системадан аермалы буларак, хәзер инвестиция җәлеп итүчәнлекнең стандартлары таләпләренә бәйле рәвештә, фаразлау чоры 3 елдан 7 гә кадәр артты, шулай ук кадрлар фаразы эшенә эре предприятиеләр генә түгел, ә җирле үзидарә органнары җаваплылыгындагы кече һәм урта бизнес предприятиеләре дә җәлеп ителә. Әлеге эшнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен автоматлаштырылган махсус система эшләнде.

Фаразны булдырганда предприятиеләрне үстерү перспективалары, яңа эш урыннары булдыру, табигый кимү һәм штатлар кыскартуга бәйле рәвештә хезмәткәрләрнең китүе, чит ил эшче көчләрен алыштыру исәпкә алынды.

Кадрлар әзерләүгә дәүләт заказын булдыру механизмын камилләштерү максатларында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан рес­публика икътисадының өстенлекле юнәлешләренә туры килә торган ихтыяҗ булган һөнәрләр һәм белгечлекләр исемлеге ел саен яңартыла.

“Россия Федерациясендә мәгариф турында” федераль закон нигезендә бюджет акчалары исәбеннән укытуга кабул итүнең контроль саннары мәгариф оешмалары конкурсы нәтиҗәләре буенча бүленергә тиеш. 

Дәүләт акчалары булган мәгариф оешмалары арасында Татарстан бюджеты акчалары исәбеннән урта һөнәри һәм югары белем уку-укыту программалары буенча укыту өчен гражданнарны һөнәрләр, белгечлекләр, әзерлек юнәлешләре буенча кабул итүнең контроль саннары мәгариф оешмаларының конкурс нәтиҗәләре буенча бүленергә тиеш. 

Дәүләт теркәве булган мәгариф оешмалары арасында республика бюджеты акчалары исәбеннән укыту өчен гражданнарны һөнәрләр, белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре буенча кабул итүнең контроль саннарын бүлүгә конкурс уздыру тәртибе респуб­лика хөкүмәте тарафыннан раслана. Максат – урта һөнәри һәм югары белем уку-укыту программалары буенча кадрлар әзерләүгә республика дәүләт заказын гамәлгә ашыру өчен мәгариф оешмаларын сайлап алу һәм укытуга гражданнар кабул итүнең контроль саннарын үзара бүлешүдән гыйбарәт. Конкурсны республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештыра. 

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә Татарстанның өч һөнәри белем бирү оешмасына – Бөгелмә машина төзелеше техникумына, Алабуга политехника һәм Түбән Кама нефть химиясе көллиятләренә федераль инновацион мәйдан статусы бирелде.

Андый статус бирелгән мәгариф оешмаларына төбәк бизнесы  белән бергә эшләнгән инновацион уку-укыту программаларын булдырырга, белем бирүне хезмәт базарының заманча таләпләренә ныграк яраклаштырырга мөмкинлек тудырачак. 

Булган барлык тәҗрибәне гомумиләштереп, республика предприятиеләрендә остазлыкны  өйрәнү тәҗрибәсенә багышланган нигезләмә эшләнде. Республикада югары уку йортларыннан соң алынган белемне үстерү, әлеге өлкә хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү прог­раммасы тормышка ашырыла. Әлеге программа кысаларында икътисадның әйдәүче тармаклары өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләүче ресурс үзәкләре төзелде. Шул исәптән П.Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллияте – Россия Федерациясенең оборона-сәнәгать комплексының авиа һәм машина төзү өчен ресурслар үзәге, Чаллыдагы Кама дәүләт автомеханика техникумы автомобиль төзелеше тармагы өчен кадрлар әзерләүнең ресурслар үзәгенә әйләнде. Түбән Камадагы нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы респуб­ликаның нефть химиясе комплексы ресурслар үзәге, Сарман  аграр көллияте Татарстан авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү үзәге вазифасын үти.

Матди-техник базаны һәм бюджеттан тыш эшчәнлекне үстерү максатларында һөнәри белем бирү оешмаларының бизнес проектлары конкурсы да уздырылды. Мәгариф оешмаларына конкурс нәтиҗәләре буенча икешәр миллион сумлык 5 грант бирелде. 

Ресурслар үзәкләрен ачу буенча проектлар исемлеге дә расланды. Финанслау күләме кимендә 3 миллиард сум булган 25 заманча үзәк ачу планлаштырылды.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы,  мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә,   һөнәри белем бирү системасын мәгълүматлаштыру чаралары комплексын гамәлгә ашыра. Төрле тармаклар буенча Татарстанның 15 пилот оешмасы билгеләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев