Әгъзам Фәйзрахманов: Икетеллелек адым саен кирәк
Һәр халык өчен үзенең туган теле – иң кадерле, кабатланмас байлык.
“Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы законны һәм аны гамәлгә ашыру программасы кабул ителүгә инде шактый вакыт үтте. Шулай да зур уңышларга ирешелде дип раслап булмый. Республикада яшәүче халыкларның телләрен үстерү буенча күп сөйләнде, төрле чаралар да үткәрелде, югыйсә.
Һәр халык өчен үзенең туган теле – иң кадерле, кабатланмас байлык. Туган тел – ана сөте белән бирелгән газиз тел. Туган тел – атаң-анаң, туган җирең, авылың, шәһәрең, республикаң кебек изге төшенчә. Димәк, аны өйрәнү, яхшы белү, дөрес куллану, бозмыйча саклау – һәркем бурычы.
Күпме генә тырышсак та, татар теле республикада рус теле белән тигез дәрәҗәдәге дәүләт теленә әверелмәде. Үткән гасыр ахырында шактый гына уңышларга ирешеп алдык. Ә яңа гасырга кергәч, тагын артка чигенү башланды. Татар теле мәктәпләрдән бөтенләй диярлек чыгарып ташланды. Ата-аналар теләге белән ул атнага бер-ике сәгать кенә укытыла. Ата-аналар балаларын татарча укытырга атлыгып тормый. Чөнки бердәм дәүләт имтиханы бары тик русча гына тапшырыла. Аны яхшы тапшырмасаң, югары уку йортына керә алмыйсың.
Татарстан – күпмилләтле республика. Һәр районда төрле милләт вәкилләре тупланып яши. Янәшәдә яшәгән халыкларның телләрен белү, аларның туган телләрендә аралашу һич кенә дә очсыз гадәт түгел. Танылган язучы Шамил Рәкыйпов белән аның туган ягы Чүпрәледә шактый еш була идем. Барган саен биредә яшәүче татар, чуаш, русларның үзара өч телдә иркен сөйләшүләренә игътибар итә идем. Синең туган телеңдә сөйләшкән кешегә ихтирам да зур була.
Мин кечкенә чакта күршебездә яшәүче бер хатын турында бик нык гаҗәпләнеп, көлеп сөйлиләр иде. Арча район Сабан туенда булганнан соң авылга кайткач, анда күргәннәре турында дус хатыннарына нык соклануын белдереп болай дигән ул:
- Кеп-кечкенә малай, теттереп русча сөйләшә.
Мөгаен, ул рус малае булгандыр. Район үзәгендә яшәүче татар малае булуы да ихтимал. Гомере буе туган авылыннан чыкмый яшәүче хатын аны каян белсен ди?
Сер түгел, федераль үзәк милли телләр үсешенә ярдәм күрсәтми. Киресенчә, сәбәп табып, төрле каршылыклар тудыра. Әмма федераль үзәкне генә гаепләү дә дөрес түгел. Без үзебезнең кулдан килердәй гап-гади нәрсәләрне дә эшләмибез бит. Әйтик, республика күләмендәге чараларны ике дәүләт телендә үткәрүне Мәскәү тыймый, югыйсә. Анда катнашучылар татарча да, русча да, телиләр икән, чуаш, марича да рәхәтләнеп сөйләсен, халык йолаларын күрсәтсен. Соңгы вакытларда мин Дәүләт Советының бер генә сессиясенең дә татарча үткәрелүен хәтерләмим. Сессияне алып баручы татарча берничә җөмлә әйтү белән чикләнә. Әле дә хәтерлим, Әюпов республиканың финанс министры булганда, сессиядә докладларны һәрвакыт татарча ясый иде. Аны алыштырган яңа министр Мостаев беренче чыгышын русча ясады. Туфан һәм Роберт Миңнуллиннар, Индус Таһиров депутатлыктан туктагач, парламентта татарча чыгыш ясаучылар да калмады. Югыйсә, аларның чыгышларын да һәркем аңлый иде.
Тел галиме Васил Гарифуллинның “Татарстан” журналында басылып чыккан “Телләрең тигез хокуклымы, башкала?” дигән мәкаләсен кабат укып чыктым. “Географик һәм топографик атамаларны, юл күрсәткечләрен, урамнардагы аншлагларны, предприятие һәм учреждениеләрнең элмә такталарын ике телдә бирү бер дә авыр эш түгел кебек. Ләкин гаять мөһим булган бу чаралар җиңел генә тормышка ашырыла алмый. Шәһәрнең кайбер районнарында күп кенә элмә такталар һаман да бер телдә языла, - ди автор. – Яңа Савин районының иң үзәк транспорт магистральләреннән саналучы Хөсәен Ямашев проспектын гына алыйк. Әлеге проспект буенча хәрәкәт итсәң, татар теленә кимсетүле караш очракларын шактый очратасың. “Салон мебели”, “Сбербанк”, “Дары природы”, “Дом обоев”, “Спорткульттовары”, “Изготовление ключей”, “Ателье мод” кебек элмә такталар эре-эре хәрефләре белән ерактан ук күзгә ташлана. Аңлагансыздыр, аларның берсенең дә безнең ана телендәге вариантлары юк”.
Аларның барысының да татар телендәге вариантларын табарга була билгеле. Әмма аларны эзләп табып, язып урам-проспектларга элеп куючы гына юк.
В.Гарифуллинның бу мәкаләсе 1999 елның июнендә дөнья күргән иде. Димәк, егерме ел вакыт үткән. Бу чор эчендә нәрсә үзгәрде соң? Бер ни дә!
Шәһәрнең иң озын урамнарының берсе булган Восстание урамындагы йортларда да язулар күп күренә. “Пекарня”, “Гостиница”, “Троя”, “Аптека”, “Бар. На посошок”, “Пятерочка”, “Мистер “Пицца”, “Женская консультация”, “Алкомаркет”, “Магазин Русалка”, “Молочные продукты”, “Центр переводов”... Күп кенә язулар инглиз телендә. Анысы да кирәктер. Соңгы вакытта Казанда чит ил кунаклары да күп була бит. Укысыннар.
Шулай да, Казанның Татарстан башкаласы, алай гына да түгел, бөтен дөнья татарларының башкаласы булуын онытырга ярамый. Димәк, һәр язуның татар телендәге вариантын урнаштыру зарурлыгы да бәхәссез. Ә алар юк дәрәҗәдә. “Аптека” дигән сүз белән янәшәдә берничә урында “Даруханә” дигән сүзгә күз төште. “Дәүләт бюджет гомумбелем учреждениесе” күргәзмә тактасы ике телдә (татарча, русча) язылган. Генерал-майор Фатыйх Булатов яшәгән йорттагы язма да ике телдә. Бер йортка “Милли кафе “Хәләл” дигән язма эленгән. Шактый кибетләрнең эш сәгатьләре ике телдә, әмма бик кечкенә хәрефләр белән күрсәтелгән. Аларны күзлексез укый торган түгел.
Шәһәр урамнары буйлап йөргәндә, “Продукты. Арыш мае” дигән сүзләр шактый еш очрый. Аракыга нигәдер “Арыш мае” дигән исем тактылар. Арыш мае аракы символына әверелде. Нигә соң аракыны “Ржаное масло” дип язмыйлар? Татарны эчкече дип расларга телиләрме әллә? Урамнарда “Росбанк”, “Почта России” дигән язмалар да күп. “Татбанк”, “Татарстан почтасы” дигән язмалар юк. Хокук саклау органнары кебек, Татарстанның почта һәм банклары да юкка чыкмагандыр бит. Әллә инде “Татарстан” дип язуны федераль үзәк тыя башладымы? Элегрәк рус кышы, рус каены кебек төшенчәләрне генә куллана идек.
Восстание урамында берничә урында Чаллы юлына, Декабристлар, Тунаков, Восход һәм кайбер башка урамнарга чыгу урыннары күрсәтелгән. Билгеле, бу читтән килгән машина йөртүчеләргә уңайлыклар тудыра. Ләкин ул язмалардагы сүзләр бары рус һәм инглиз телләрендә генә. Коләхмәтов урамында йөргәндә кайбер йортлардагы урам исеменең бары русча һәм инглизчә генә язылуы да гаҗәпсенү уята. Урамнардагы автобус тукталышлары исемнәре дә һаман русча гына языла. Автобус маршрутлары язулары белән дә шундый ук хәл.
Галимҗан Ибраһимов һәйкәлендә саф татар телендә язучының исем-фамилиясе, туган һәм үлгән еллары күрсәтелгән. Сер түгел, шулай да бүгенге яшьләр күренекле язучыбызның тормыш һәм иҗат юлын белми диярлек. Шунлыктан бу хакта белдерү алымын тапканда начар булмас иде. Һичьюгы янәшәдә Г.Ибраһимовның кыскача биографиясен чагылдырган такта да куярга мөмкин. Моның өчен бакчада урын җитәрлек.
Казанда урам исемнәрен йортларның бер өлешенә өч (рус, татар, инглиз), ә икенчеләренә ике (татарча, русча) телдә язганнар. Тотынгансың икән, бер стильне сакларга кирәк. Бер үк урам исемен ике төрле язу белән дә килешәсе килми. Мин биредә бер урынга күрсәткеч такталарының “Восстание”, икенчеләрендә “Восстания” дип язылуны күздә тотам. Мәктәптә безне “крестьяннар восстаниесе”, “декабристлар восстаниесе” дип өйрәткәннәр иде. Кемдер сүзнең яңача язылышын да уйлап чыгарган. Хәер, төрле щит һәм элмә такталардагы татарча язуларда җибәрелгән хаталарны саный китсәң, баш әйләнер.
Элмә такта һәм күрсәтмә язуларның татарча һәм дөрес язылуын таләп итү – һич кенә дә кычытмаган җирне кашу түгел. Татар теленә хөрмәт һәм ихтирам, аның дәүләткүләм әһәмиятен арттыру юнәлешендә кайгырту да нәкъ менә шуннан башлана. Шуңа да Казан шәһәр җитәкчеләренең әлеге мәсьәләгә игътибарны кичекмәстән арттыруы мөһим. Һәрхәлдә нәкъ менә җирле хакимият икетеллелекне гамәлгә куюга каршылык күрсәткән җитәкчеләргә кибет, киоск кебек сәүдә нокталарының, элемтә бүлеге, көнкүреш хезмәте күрсәтү пунктлары кебек җәмәгать учреждениеләренең хуҗаларына карата тиешле административ чаралар кулланырга бурычлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев