Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әгъзам Фәйзрахманов: Ел тәмамланды, ә бурычлар калды

Кызганыч, эш без теләгәнчә бармый, каршылыклар һәрдаим чыга тора. Федераль үзәк респуб­ликада тупланган салымнарның күпчелек өлешен үзенә каерырга тырыша

2021 ел тәмамланды, тарихта үз урынын алды. Гадәттә, Яңа ел бусагасын атлап кергәндә һәркем барлык кайгы-хәсрәтләрен,  борчуларын кагып калдырырга, алардан тулысынча арынырга тырыша. Барыбызның да Яңа елда элеккесеннән яхшырак яшәргә өметләнүе һич тә гаҗәп түгел.

Ел тәмамланганда артка борылып карарга да онытмыйбыз. Тулаем республика өчен елны уңышлы тәмамланды, дип бәяләргә мөмкин. Татарстан күпчелек  тармаклар буенча әйдәп баручы, башкаларга үрнәк күрсәтүче төбәк булып исәпләнә. Шуның өчен Бөтенроссия, хәтта Европа күләмендәге күп кенә чаралар безнең республикада үткәрелә. 

“Узып баручы елда Татарстан социаль-икътисади үсешен дәвам итте. Республика  инвестицияләр җәлеп итә торган төбәк булып кала. Бездә төрле өлкәләрдә масштаблы амбициоз проектлар тормышка ашырыла, зур форумнар һәм спорт ярышлары үтә. Бүген Татарстан – яшәү һәм эшләү өчен иң яхшы төбәкләрнең берсе. Милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм гражданлык татулыгы – безнең горурлыгыбыз. Россия Федерациясенең туктаусыз үсештәге, алгарышлы төбәкләренең берсе буларак, Татарстан күпмилләтле ватаныбызның куәтен ныгытуга зур өлеш кертә”. – Президент Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасы да менә шундый фикерләр белән башланды.

2022 елда Татарстанның гамәлдәге Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тула. Конституция, реформалар башланган чорда ук, республика социаль-икътисади үсешенең хуҗалык эшчәнлеге, иреге, милек формаларының күптөрлелеге һәм тигезлеге кебек  нигезләмәләрне беркетте, Татарстан республикабызда яшәүче барлык милләт вәкилләренең хокукларын ихтирам итә, һәммәсенең үсеше өчен кирәкле шартлар тудыра.

Татарстанның Төп законы ха­­лык­­ара хокук нормаларына нигезләнеп әзерләнсә дә, аның күп кенә нигезләмәләре Мәскәү түрәләрендә ризасызлык тудырды. Прокуратура җиң сызганып эшкә кереште. Конституциянең иң мөһим мәддәләрен суд аша якларга туры килде. Гомумән, төбәкләрдә барлыкка килгән инициативалар еш кына федераль үзәк тарафыннан хупланмый. Югыйсә, күпчелек очракларда аларның уңай нәтиҗә бирәчәген гади күз белән дә чамаларга була. Татарстан шактый  еллар дәвамында федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрен ике арада төзелгән шартнамә нигезендә җайга салды. Әмма Россия җитәкчелеге шартнамәнең гамәлдә булу вакыты төгәлләнгәч, аны озайтмады. Шул рәвешле мөһим мәсьәләләрне рәсми нигездә хәл итү мөмкинлеге юкка чыкты. 

Кызганыч, эш без теләгәнчә бармый, каршылыклар һәрдаим чыга тора. Федераль үзәк респуб­ликада тупланган салымнарның күпчелек өлешен үзенә каерырга тырыша. Вазифаларын бер-бер артлы төбәкләргә йөкләсә дә, аларны финанс белән тиешенчә  ныгытмый, еш кына федераль максатчан программаларны да субъектлар исәбенә гамәлгә ашырырга омтыла. 

Республика җитәкчелеге авыр хәлләрдән чыгу юлларын эзли. Әлеге мәсьәләләр ил хакимияте вәкилләренең Татарстанга визитлары вакытында да, төрле дәрәҗәдәге рәсми очрашуларда да күтәрелә. Татарстаннан Россия Дәүләт Думасына сайланган депутатларны кабул иткәндә Рөстәм Миңнеханов республика мәнфәгатьләрен кайгырту максатыннан һәр депутатны аерым федераль министрлыкка беркетергә тәкъдим итте. Бу адымның да файдасы тими калмас, дип уйларга кирәк.

Халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, яшәү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру, гражданнарның реаль керемнәрен арттыру, торак белән тәэмин итү, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсе мөмкинлекләреннән һәркемнең файдалана алуы, экологиядә уңай вәзгыять булдыру элеккечә үк төп максат булып кала. Тормыш сыйфатын яхшырту – буш сүз генә түгел. Бу – Татарстан үсешенең чын стратегиясе.

Республика җитәкчелегенең барлык гамәлләре халык мәнфәгатьләрен күздә тотып башкарыла. Хакимиятнең һәр тармагы әлеге төп бурычны үтәү өчен тырышлык куярга тиеш. Бу юнәлештә ил күләмендә күп кенә программалар, республика проектлары әзерләнде. Аларны тулы күләмдә башкарып чыгарга кирәк. Дөрес, нәтиҗәләр начар түгел. Узган 2021 елда гына да республикада социаль әһәмияткә ия 1200 яңа корылма төзелде, 3500 е төзекләндерелде. Бу эшләрне башкару өчен 61миллиард сумнан артык акча сарыф ителде. Республика җитәкчелеге быел төзелеш эшләрен тагын да киңрәк җәелдерергә планлаштыра.

Әле кайчан гына Татарстан, тузган торакны бетерү программасын  гамәлгә ашырып, бөтен Россиягә үрнәк күрсәткән иде. Хәзер менә “Бәләкәч” программасы кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга зур игътибар юнәлтелде. Өч яше тулмаган 38 меңнән артык сабый балалар ризыгы белән тәэмин ителде. Аның сыйфаты да яхшырды. 

Бер ел эчендә генә дә респуб­лика балалар оешмаларында 11 меңнән артык яңа урын булдырылды. Әлеге максатка 3 миллиард сумнан артык акча тотылды. Өч яшькә кадәрле барлык нәниләр балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителде.

Совет чорында балалар бакчалары кытлыгы үзен сиздермәде. Социализмнан капитализмга күчү чорында балалар бакчалары биналарының бер өлеше сатылды, икенчеләренә дәүләтнең һәм муниципалитетларның төрле оешмалары кереп урнашты. Хәзер исә җитәкчелек шул чорда тудырылган проблемаларны хәл итәргә тырыша. Ни гаҗәп: вакытында мондый хәлгә министрлык та, район-шәһәр хуҗалары да каршылык күрсәтмәде. Система таралып беткәч, барысы да аңнарына килде, ләкин соң иде инде.

Гомумән, теге яки бу системаны  таркату чире безнең җәмгыятьтә киң таралган. Әйтик, авыл мәктәп­ләрен оптимальләштерү, ябу турында еллар дәвамында бәхәсләр барды. Хәтта Президент та респуб­ликаның һәрбер торак пунктында башлангыч мәктәп булырга тиеш дигән күрсәтмә биргән иде. Ләкин мәктәпсез авыллар аз түгел, аларның саны һаман арта бара.

Моның сәбәпләрен ачыкларга керешсәң, колхоз-совхозларны таркатуга килеп төртеләсең. Алар беткәч, авыл халкы эшсез калды. Авыл җирләрендәге социаль-мәдәни оешмалар да ябылды. Чөнки җирнең яңа хуҗалары булган инвесторларны беренче чиратта табыш кызыксындыра.  Авыл тормышының башка якларына инвесторларның әлләни исе китми. Эшсез калган авыл халкы шәһәрләргә агылды. Авыллар бөтенләй бушап калды. Укырга йөрүче балалар бик аз калгач, мәктәпләрне дә ябарга керештеләр. Әгәр якын арада конкрет чаралар күрелмәсә, республикада игенче, терлекче һөнәрләренең дә бөтенләй юкка чыгуы бар. 

Тарих һәм архитектура һәйкәлләре дә бер-бер артлы таркалып, юкка чыга. Бөек Тукаебыз тормышы белән турыдан-туры бәйле “Болгар” кунакханәсен сүтеп ташладылар. Югыйсә, тарихи биналарның төзек­леген тәэмин иткән өчен шактый мул хезмәт хакы алучылар да бар бит. Соңгы елларда Президент республика шәһәрләренең, район үзәкләренең тарихи биналарын бик еш карап йөри, аларны тәртипкә китерү буенча күрсәтмәләрен бирә.  Әмма ни өчен соң әле һәр тармакта Президент кушканны көтеп утырыр­га кирәк ди?! Башка җитәкчеләр таралып бара торган әйберләрне күрмимени? Бәлки, шуларны да күрергә сәләтсез җитәкчеләрнең гомумән кирәге юктыр. 

Президентның зур ярдәме белән республикада шәһәр мохитен үстерү өлкәсендә шактый гамәлләр кылынды. Төзекләндерелгән, уңайлы парклар, елга ярлары һәм шәһәр бакчалары яше-карты теләп, яратып йөри торган ял урыннарына әверелә бара.

Халык тарафыннан иң кирәклеләрдән дип танылган “Безнең ишегалды” программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Казан шәһәрендә генә дә ике меңнән артык ишегалды төзекләндерелгән. Республика җитәкчелеге якындагы биш ел эчендә Татарстандагы барлык күпфатирлы йортлар ишегалларын тәртипкә китерүне планлаштыра. 

Республикада яңа гына төгәлләнгән елда төрле тармакларда шактый мөһим мәсьәләләр хәл ителде, әмма хәл ителәсе бурычлар да байтак әле. Торак-коммуналь хуҗалык тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфат дәрәҗәсе,  су белән тәэмин итү, җәмәгать транспортының эше, юлларның сыйфаты, зур шәһәрләрдә юлларны,  җәяүлеләр өчен сукмакларны кардан чистарту, яңгыр, кар суларын агызу җайланмаларының тиешенчә эшләмәве, үсештәге шәһәр һәм шәһәр яны бистәләренең инфраструктура белән тәэмин ителеше, чүп чыгаруның вакытында һәм тиешенчә башкарылмавы, халык­ка медицина хезмәте күрсәтү эшенә шикаятьләр һәм башка шундый мәсьәләләр халыкны аеруча борчый. Эштәге кимчелекләрне, мөмкин булган барлык чараларны күреп, тиз арада хәл итү – хакимият органнарының бурычы. 

Гражданнарга үз фикерен белдерергә, киң даирәгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә катнашырга мөмкинлек бирә, кара-каршы элемтә механизмнарын гамәлгә ашыра торган, шул исәптән “Халык контроле”, “Инцидент-менеджмент” кебек хезмәтләрне киләчәктә дә үстерү таләп ителә. Мондый платформалар дәүләт органнары эшчәнлегенең ачыклыгын арттыруга,  ришвәт алу омтылышларын киметүдә нәтиҗәле чара булып тора. 

Кызганыч, җәмгыятьнең чиренә әйләнгән ришвәтчелек,  наркомания, җавапсызлык, кризис, бәяләр арту кебек кайбер сыйфатлар еллар кул кысышканда да безнең белән янәшә атлый. Алардан ел башында ук мөмкин кадәр тизрәк арынасы иде. 

Шулай да Яңа ел бусагасын атлап кергәндә инде тулы хуҗага әйләнәчәк 2022 елның элгәргесеннән күркәмрәк, мәрхәмәтлерәк булсын, ул һәркайсыбызга сәламәтлек, уңышлар, бәхет, шатлык китерсен иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев