Мәдәни җомга

Әгъзам Фәйзрахманов: Дәүләтчелек җиңел бирелми

Татар халкының милли дәүләтчелеге өчен көрәш тарихы бик бай һәм гыйбрәтле.

Татарстан Республикасы 1920 елның 25 июнендә тантаналы рәвештә игълан ителә. Дөрес, татар кебек тырыш, эшчән халык өчен автономия бик үк мактанырлык дәүләт формасы түгел иде. Автономияләргә хокуклар союздаш республикалар белән чагыштырганда бермә-бер кимрәк бирелде. Шунлыктан Татарстан хокукларын союздаш республикалар белән тигезләргә тырышты, моның юлларын эзләде.

Татар халкының милли дәүләтчелеге өчен көрәш тарихы бик бай һәм гыйбрәтле. Тарихта татардан да авыррак хәлдә калган милләт, мөгаен, юктыр да әле. Озак еллар дәвамында патша хөкүмәте Идел-Урал төбәгендә яшәүче халыкларның барысын да: татарларны, башкортларны, чуашларны, мари һәм мордваларны христиан диненә күчереп, тулысынча йотып бетерү сәясәтен уздырып килде. Шушы сәясәтне тормышка ашыру өчен Казанда миссионерлар җәмгыяте һәм Диния нәзарәте төзелә. Мәгариф министры Д.А.Толстойның әйтүенә караганда, барлык инородецларны укытуның максаты аларны руслаштырудан һәм рус халкы белән кушудан гыйбарәт булырга тиеш. Мондый сәясәткә тик татар зыялылары гына каршы тора ала иде. Чыннан да, әлеге чорда һәм соңрак та татар зыялылары халыкны агарту өлкәсендә күп эшли. Яңача укыту өчен күп кенә урыннарда мәдрәсәләр ачалар, газета-журнал чыгаралар, китап нәшриятлары зур активлык күрсәтә. Әмма патша хөкүмәте боларның барысының да самодержавие өчен куркыныч икәнлеген даими күзәтеп тора.

“Февраль революциясеннән соң демократия өчен көрәш киң җәелде. Милли хәрәкәтне җитәкли алырлык зыялылар да, оешмалар да бар иде. Әмма бернәрсә генә комачаулады. Ул да булса – татар-башкорт зыялыларының бердәм булмавы. Татар зыялылары тарафыннан мөстәкыйль рәвештә төзелгән милли программа милли дәүләтчелекне ничек яулап алу һәм яшәтү юлларын да ачык итеп күрсәтте. Территориаль автономия һәм федерация идея­ләрен беренчеләрдән булып алар күтәреп чыкты”, – дип яза тарих фәннәре докторы Рәмзи Вәлиев.

1917 елның 1-11 маенда Мәскәүдә мөселманнарның беренче корылтае уздырыла. Ә июль аенда Казанда бер-бер артлы өч корылтай уза. Беренчесе – бөтенроссия мөселман гаскәрләре, икенчесе – укытучылар, өченчесе – мөселман руханилары корылтае. Өч корылтайның берләштерелгән мәҗлесе дә була. Анда милли-мәдәни мохтарият игълан ителә.

1917 елның 20 ноябрендә Уфа шәһәрендә милләт мәҗлесе җыела. Ул милли дәүләтчелек мәсьәләсен яңа баскычка күтәрә. Мәҗлес Идел-Урал штаты проектын кабул итә. Аны тормышка ашыру өчен Галимҗан Шәрәф рәислегендә совет төзелә. Совет составына Галимҗан Ибраһимов, Сәлах Атнагулов, Сәит Енгаличев, Шәһит Әхмәдиев, Фатих Мөхәммәдъяров, Абдулла Сатиков, Фатих Сәйфи, Нәҗип Хәлфин кертелә.

Тиздән “Идел-Урал” советы штатны игълан итү теләге белән махсус вагонда Казанга килә. Советның беренче утырышында аның президиум рәисе итеп Ильяс Алкин, урынбасары итеп Галимҗан Шәрәф сайлана. Г.Шәрәфкә “Идел-Урал” штатында хакимият төзелеше турында доклад ясарга туры килә.

“Идел-Урал” штаты советы планнарын тормышка ашыруда мөселман гаскәрләренең Икенче бөтенроссия корылтае мөһим урын алып тора. Ул 1918 елның 8 гыйнварыннан 3 мартына кадәр Казанда үтә. Корылтайда ике фракция барлыкка килә: социалист-федералистлар һәм сул социалистлар фракцияләре. Һәр фракцияне сайлап куелган бюро җитәкли. Сул социалистлар фракциясе, Казан большевиклары белән берлектә, милли хәрәкәтне  туздырып ташлау өчен барысын да эшли, татар милләтенә каршы хезмәт итә. Казан Советы, большевиклар партиясе милли хәрәкәтне җимерү сәясәтен уңышлы башкара.  Совет хакимияте һәм аңа ияргән икенче корылтай делегатларының сул канаты, мөселман социалистлары комитеты, совет каршындагы мөселман  комиссариаты әгъзалары үзләренең сәяси оппонентларын җиңел генә кулга алу юлы белән җиңәргә була. Ильяс  Алкин, Госман Токымбетов, Йосыф Мозаффаров һәм тагын берничә кеше кулга алына.

Кулга алынганнар төрмәгә озатыла. Шул ук көнне “Болгарстан” дәүләтен төзү өчен көрәшүче Гайнан Вәисов үтерелә. Мондый хәлләр мөселман халкы арасында зур ризасызлык тудыра. Халык кулга алынган корылтай депутатларын иреккә чыгаруны таләп итә. Халык таләбенә Казан Советы каршы тора алмый, әмма алар алдына шартлар куя.  Беренчедән, бөтен мөселман оешмалары советларның учредительный корылтаена кадәр “Идел-Урал” штатын оештыру өлкәсендә бернинди чаралар кылмаска тиешләр. Икенчедән, Казанда бөтен хакимият бары тик эшче, крестьян һәм солдатларның Казан Советы мөселман комиссариаты кулында гына була. Башка барлык мөселман оешмалары бетерелә. Өченчедән, хәрби көчләр мөселман эшләре комиссариаты карамагына күчә. Дүртенчедән, кулга алынганнар мөселман социалистлары җаваплылыгында иреккә чыгарыла. Бишенчедән, бетерелгән мөселман оешмалары әгъзалары, Вәисовны үтерүчеләрне фаш итүдә актив катнашып, гаеплеләрне табуда булышырга, шулай ук Совет хакимиятенә каршы көрәштә катнашкан студент һәм офицерларны табып бирергә вәгъдә итәләр. 

Монда килгән вәкилләр большевикларның тупас, кырыс гадәтләрен белә. Шуңа күрә әлеге шартлар белән килешәләр. Мөселманнарның вакытлы революцион штабы рәисе Газиз Монасыйпов әлеге шартларга риза булып кул куя. Иң уңайсызы – 1 мартта “Идел-Урал” штаты төзелүне игълан итүне өзү була.

Килеп туган авыр хәлне ачыграк аңлау өчен шушы вакыйгаларның эчендә кайнаган, үзе дә аларны куертуга өлеш керткән Мирсәет Солтангалиев язмаларына игътибар итик. 1923 елның маенда ул Үзәк контроль комиссиясенә, Сталинга, Троцкийга хат җибәрә. 1918 елның февраль ахыры һәм март башларындагы мөселман гаскәрләренең Икенче бөтенроссия корылтае җитәкчеләрен кулга алуны хуплап, М.Солтангалиев Совет хакимиятенең гамәлен болай аңлата: “Корылтай җитәкчеләре “Идел-Урал” штаты төзелү турында белдерергә карар итте. Большевикларның Казан губерна комитетының ашыгыч киңәшмәсе җыелды. Анда мин һәм иптәш Сәетгалиев тә катнашты. “Нәрсә эшләргә?” – дигән сорау куелды. Киңәшмәдә иптәш Шейкман рәислек итте. Иптәш Сәетгалиев аларга республика төзелүне игълан итәргә мөмкинлек бирү ягында торды. Чөнки, аның фикеренчә,  бу кешеләр барыбер хакимият, җитәкчелек эшләрен башкара алмаячак. Мин киресенчә уйладым, төгәл итеп әйткәндә: әгәр без штат төзүне игълан итәргә мөмкинлек бирсәк,  аннары инде аны “төзәтергә” соң булачак, дидем. Мин түбәндәге фикерләрдән чыгып эш иттем: а) Татар дәүләтен игълан итү татар халкында милләтчеләр файдасына кискен борылыш ясавы мөмкин;  б) без ул вакытта кораллы низаг юлына баса алмый идек. Беренчедән, безнең Казанда кораллы көчләребез юк иде диярлек, ә “Хәрби шура” татар  солдатларының санын Казанда гына да 60-80 меңгә кадәр җиткерә ала иде. Менә шуңа күрә дә инде мин милләтчеләр тарафыннан штатны игълан иттермәскә һәм алдан кисәтү чарасы итеп хәрәкәтнең җитәкчеләрен кулга алуны тәкъдим иттем” (М.Султангалиев. Статьи, выступления, документы. Казань, 1992).

Казан Советы милли хәрәкәтне җимерү эшен дәвам итә. Бу эшне ул 1918 елның гыйнварында ук барлыкка килгән гадәттән тыш комиссия белән берлектә алып бара. Казан Советы шул ук вакытта ашыгыч рәвештә хәрби комиссариат төзү буенча да эш итә. Бу, әлбәттә, совет каршындагы хәрби коллегияне алмаштырып, бер яктан, иске армияне демобилизацияли, ә икенче яктан Кызыл Армияне төзү теләге белән эшләнә.

Шушы ук чорда Болак арты республикасы да барлыкка килә. Аның төзелү сәбәпләрен ачык­лауда озак еллар дәвамында берь­яклылык хөкем сөрә. Бар гаеп “Идел-Урал” штаты советына һәм аның милләтче җитәкчелегенә кайтарып калдырыла. Чынлык­та исә хәл бүтәнчәрәк була. Мәгълүм ки, ул вакытта хәрби шураны Ильяс Алкин җитәкли. Шактый озак бәхәсләрдән соң “Идел-­Урал” штаты советы Казан советы, хәрби коллегия белән “Идел-­Урал” штаты буенча сөйләшүләр алып бара. Галимҗан Шәрәф Советлар белән Болак арты рес­публикасы арасында канлы бәрелешкә юл куймау өчен тырыша.

Шунысы кызык: Казан Советы башкарма комитеты “Идел-Урал” штаты советы белән сөйләшүләр алып барганда, Болак арты рес­публикасына каршы куеп, Казан республикасын төзү мәсьәләсен күтәрә. Моны Советларның милләт мәнфәгатьләре өчен көрәшүчеләрнең һәр гамәленә каршы гамәл куярга омтылу дип кенә аңларга була.

Болак арты республикасы шактый эш башкарырга өлгерә. Бөтен җирдә диярлек җыелышлар, митинглар уздырыла, бик күп листовкалар таратыла. Нәтиҗәдә шәһәрнең татарлар яшәгән өлеше аны үз республикасы дип кабул итә. “Болак арты республикасы үзенең төп максаты итеп “Идел-­Урал” штатын гамәлгә ашыруны куйды”, – дип язган иде тарихчы галим Риф Хәйретдинов (Хайрутдинов Р.Г. Трудное возрождение. Казань. 1992). Чыннан да, бу проект ныклап уйланып, фән күзлегеннән уздырып эшләнгән программа була.

Мөселман демократиясе “Идел-Урал” штатын тормышка ашыру юлларын эзли, ышанычын югалтмый. Советларга төрлесе төрле карашта булсалар да, күпчелек “Идел-Урал” штатын Советлар белән бергәләп төзү мөмкинлегенә ышана. Шулай да 1918 елның февраль һәм март айларында сәяси киеренкелекне булдыр­мау мөмкин идеме соң? Тарихчылар карашынча, андый мөмкинлек булган. Эш шунда ки, милләтчеләр белән большевиклар арасында ике төрле идарә шәкеле буенча кискен көрәш барган. Беренчеләре демократия шәкелен дәгъваласа, икенчеләре диктатура урнаштыруны хуплаган. Ә мәсьәләнең гадел хәл ителүе, ул чорның сәяси вәзгыятен истә тотып, демократия белән диктатура элементларының бергә үрелеп кулланылуы нигезендә генә мөмкин иде, дип саный тарихчылар.

Тиздән Татар-башкорт совет республикасын тормышка ашыру юлында да киртәләр куела. Наркомнац милли оешмаларга бирелергә тиешле акчаларны тоткарлый. 1919 елның 20 мартында РСФСР хөкүмәте Башкорт республикасын таный. Шунлыктан 15 сентябрьдә чакырылырга тиеш булган Татар-башкорт учредительный корылтаеның кирәге калмый. Урыннарда милли оешмаларны җимерү эшләре көчәя. Шуннан соң үзәк Татар республикасын төзүне тәкъдим итә. Тиз арада декрет әзерләнеп, 1920 елның 27 маенда аңа кул да куела. 1920 елның 25 июнендә тантаналы рәвештә ТАССР игълан ителә. Нәтиҗәдә, бер административ берлек Идел-Урал республикасы урынына өч берлек төзелә: ТАССР, БАССР һәм Уфа губернасы. 

Ләкин федераль үзәк монда да алдау юлына баса. Уфа Татарстанга кертелер, әмма башта Уфа губернасында референдум уздырылачак, дип игълан итә. Янәсе, халык теләген искә алырга кирәк. Әмма 1922 елны үзәкнең указы белән Уфа губернасы БАССРга кушыла. Шунлыктан Татарстан Республикасы территориясе шактый тар булып кала.

Милли республикаларның, шул исәптән Татарстанның да, хокуклары көннән-көн кысыла бара. Республика җитәкчелеге үзенең хокук­ларын законлаштыру ниятеннән федераль Үзәк белән шартнамә төзегән иде. Үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу максатын куйган шартнамәнең гамәлдә булу вакытын федераль үзәк озайтмады. Димәк, ике як өчен дә отышлы булган бу мөһим документ бүген гамәлдә түгел инде. 

Татарстан федераль үзәкне ныгыту буенча күп кенә тәкъдимнәр кертә. Әмма төрле сәбәпләр табып, алар гамәлгә ашырылмый. Дөрес, Россия җитәкчелеге тарафыннан Татарстанга карата еш кына мактау сүзләре әйтелә. Ләкин моннан республика өчен бернинди файда юк шул. Респуб­лика керемнәренең күпчелек өлеше Мәскәүгә китеп бара. Һәрнәрсә өчен салым түлибез. Картлар әйтмешли, тиздән йөткергән һәм төчкергән өчен дә салым кертмәгәйләре. Әйтерсең лә депутатлар нинди салым яки штраф кертүне законлаштырудан башка нәрсә турында уйларга бөтенләй сәләтсез. Аларда чик-чама хисе дә калмады. 

Менә әле күптән түгел генә ашыгыч ярдәм машиналарына юл бирмәгән өчен җаваплылыкны кырыслату турында закон гамәлгә керде. Аның нигезендә, әгәр мигалкасын һәм тавыш сигналын кушып чакыру буенча баручы ашыгыч ярдәм машинасын үткәреп җибәрмәсәң, 5 мең сум шраф түләргә яки машина йөртү таныклыгыннан өч айдан бер елга кадәр колак кагарга туры киләчәк. Билгеле булганча, моңа кадәр штраф 500 сум, “права”ны алдыру вакыты да өч айга кадәр генә иде. Штрафны берьюлы ун тапкыр арттыру бик үк гадел түгел бит! Моннан тыш, син юл бирмәгәнлектән ашыгыч ярдәм вакытында барып җитмәсә, һәм шуның аркасында кешенең сәламәтлегенә нык зыян килсә, гаепле затка 80 мең сум штраф түләтергә яки аны ике елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. 

Әлбәттә, Татарстан оештырылуның 100 еллыгы зур бәйрәм. Әлеге түгәрәк датага әзерлек чорында шунысы да бәхәссез: икътисадны җайга салу, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, авыр мәсьәләләрне федераль үзәк ярдәмендә хәл итү буенча проблемалар аз түгел. Аларны башкару өчен зур көч сарыф итәргә туры киләчәк. 

Татарстан – Россия территориясендә гасырлар дәвамында тугандаш халыкларның үзара ышанычына һәм хөрмәтенә нигезләнгән, милли бердәмлек үрнәге булган төбәк. Татарстанлылар балаларына, оныкларына туган җирне ярату, гражданлык теләктәшлеге һәм башка диннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булу кебек мәңгелек кыйммәтләрне тапшыра. Республиканың хәзергесе һәм киләчәге өчен һәрберебез җаваплы. Икътисад, фән, мәдәният һәм спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешеп, республика халкы үзенең хезмәт сөючәнлеге,  һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Россия үсешенә дә лаеклы өлеш кертер. Без моңа ышанабыз. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: