Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әгъзам Фәйзрахманов: Чыгымнарның барысы да отышлымы?

Бүген дә Мәскәүнең һәр урамы төбәк вәкиллекләре һәм оешмаларының биналары белән шыплап тутырылган, бюджет акчасын имеп яталар.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Россиянең 85 төбәгенең бары 12 се генә федераль бюджеттан ярдәм (дотация) алмыйча яши. Ярдәм күрсәтелмәсә, халыкның тормыш-көнкүрешен алып барып булмый, дип санала. Мондый хәлдән чыгу юлларын эзләү - төбәк җитәкчеләренең бурычы. Әмма урыннардагы хәлләргә өстән-өстән генә анализ ясаганда да, җитәкчеләрнең чыгымнарны киметү турында тиешенчә шөгыльләнмәүләрен күрәсең.

Мәскәүдә һәм илнең башка зуррак шәһәрләрен дә күпчелек төбәкләрнең вәкиллекләрен ачуы гаҗәпсенү тудыра. Вәкиллекләрен урнаштыру өчен төбәкләр күпкатлы биналар төзиләр. Күршеләренә караганда ул зуррак та, затлырак та булсын, урамнан узып баручыларны сокландырып торсын. Ул вәкиллекләр бик кыска гына вакыт эчендә тармакланып китә, үз карамакларында төрледән-төрле оешмалар ача. Моның өчен кешеләр дә,  аларны урнаштыру өчен биналар да кирәк. Барысы өчен дә акча таләп ителә.

Моннан берничә ел элек мин “Комсомольская правда” газетасында “Зачем Москве послы рязанские да казанские” дигән мәкалә укыган идем. Әмма бу мәкаләгә әлләни игътибар итүче булмады кебек. Чөнки бүген дә Мәскәүнең һәр урамы төбәк вәкиллекләре һәм оешмаларының биналары белән шыплап тутырылган, бюджет акчасын имеп яталар.

Дөрес, кайбер төбәкләр биредәге милекләреннән  котылу омтылышы ясаган. Мәсәлән, Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский Мәскәүдә үз балансларындагы Италиядә төзелгән вертолетны сатып җибәргән. Ә менә Дмитров тыкрыгындагы өч катлы бинаны алучы табылмаган. Бина өчен 202 миллион сум акчаны берәү дә түләмәгән. Нәтиҗәдә бу бина ел саен  Чиләбе өлкәсе бюджетының 40 миллион сум акчасын “йота”. 

Мәскәү урамнары буйлап йөргәндә, бик күп төбәкләрнең флаг­ларына күз төшә. Кече Толмачев тыкрыгындагы борынгы йортта Рязань өлкәсенең ак-сары-кызыл флагы җилферди. Бинага кенәз киемнәрендәге ир кеше рәсеме эленгән. “Рязань өлкәсе вәкиллеге” дигән язу да бар. Рязань Мәскәү янында гына бит югыйсә. Рязаньлылар ике сәгать эчендә җиңел машинада җилдереп башкалага килеп җитә ала. Кил дә, кирәкле барлык эшләреңне башкарып кайтып та кит, кирәкмәгәнгә нигә соң әле зур чыгымнар тотып Мәскәүдә яшәп ятарга? 

Янәшәдә үк Зур Толмачев урамындагы затлы йортта Алтай крае вәкиллеге. Ордынкада – Чуашия йорты. Иске Толмачев урамындагы Адыгея вәкиллеге бинасы һәр чит ил дипломатын сокландырыр­лык. Ә “Новокузнецкая” метросы белән янәшәдә “Кемерово өлкәсе хакимияте вәкиллеге” дигән сүзләрне укыйсың. Янәшәдә зәңгәр-кызыл флаг җилферди.

Узган ел Рязань вәкиллеге чыгымнары - 30,7 миллион сумга, Тамбовныкы – 20 миллион сумга төшкән. Ә алар чагыштырмача кечкенә төбәк. Күпчелек төбәкләр исә елына 50 миллион сумнан артык бюджет акчасын туздыра. Моңа әле бюджеттан тыш фонд­лар акчасы керми. Аларны да өстәсәң, чыгымнар икеләтә арта.

Вәкиллекләрдә эшләүче җитәкчеләрнең (дөресрәге, анда исәп­ләнүче җитәкчеләрнең) хезмәт хакы да гаҗәпсенү тудыра. Алар хәтта үз төбәкләре башлыкларыннан да мулрак ала. Мәсәлән, узган ел Удмуртия премьер-министры Ярослав Семеновның хезмәт хакы 2,2 миллион сум, ә аның Мәскәү вәкиллегендәге урынбасары Михаил Хомичныкы 4,5 миллион сум булган.

Мәскәүдә шундый югары хезмәт хакы алып утыручы төбәк вәкилләре нәрсә белән шөгыльләнә соң? Аларның вазифалары барысы да бер үк төрле.  Башкала белән мәдәни, икътисади элемтәләрне үстерү, губернаторны ил хөкүмәтендә нәрсәләр эшләнүе белән таныштырып тору төрле күргәзмәләрдә, “түгәрәк өстәл”ләрдә катнашу, губернатор Мәскәүгә килгәндә аны озатып йөрү.  Бу чаралар көн дә булып тормый бит.  Алар үткән көнне Мәскәүгә килеп китсәң дә җитәдер, бәлки. 

Вәкилләрнең Мәскәүдә теге яки бу чараларда катнашып йөрүеннән төбәкләргә акча кайтмый.  Димәк, аларның эшлекле кыяфәт чыгарып йөрүеннән бернинди файда юк. Җирле совет депутатлары да урыннарда бу мәсьәләне күтәргәләп карады. Әмма аларны да тиешенчә тыңлаучы булмады. Гадәттә аларның сүзләрен ишетмәгәнгә сабышалар.

Төбәкләрнең башкаладагы вәкиллекләре үткән гасырның туксанынчы елларында киң җәелде. Мөгаен, моңа Б.Ельцинның урындагы җитәкчеләргә суверенлыкны булдыра алганча алыгыз, дигән сүзләре дә йогынты ясагандыр.  Бу сүзләр “телисез икән, башкача яшәгез, әмма миннән акча сорамагыз, ул юк”,  дигәнне аңлата иде булса кирәк. Шулай да Мәскәүдән нәрсә дә булса алу өчен төбәк җитәкчеләре төрле юллар белән федераль чиновникларга якынаерга тырышты. Аларны кунакка чакырдылар, мәҗлесләр оештырдылар. Билгеле, Мәскәү түрәләре дә сыйлану өчен даими рәвештә йөзләрчә чакрым ара үтеп килеп йөрергә теләмәде.  Әлеге бурычны губернаторлар Мәскәүнең үзендә оештырылган вәкиллекләренә йөкләде. Даими рәвештә Мәскәүдә утыргач, федераль түрәләр белән элемтә урнаштыру җиңелрәк булыр, дип исәпләнде.

Шулай гадәткә кергән инде, Россиядә үзе идарә иткән төбәктә ниндидер чара оештырган губернаторны  түгел, ә Мәскәүдә яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыручыны уңышлы эшләүче, дип исәплиләр. Андыйларга Мәскәү түрәләре союз программаларыннан бераз өлеш чыгара. Мәскәү белән дуслаша алмасаң, губернатор булып та озак утырмыйсың. Сине очыралар. Шуңа күрә Дәүләт Думасына бу төбәктән сайланган депутатлар да губернаторларының абруен күтәрү өчен тырыша. Моның өчен Президентның, хөкүмәтнең, ил министрлыкларының бусагаларын таптыйлар. Югыйсә, федераль дәрәҗәдәге һәр җитәкче төбәкләрнең ихтыяҗларын яхшы аңлап эш итәргә, һәрберсенә гадел карарга тиеш бит. 

Әгәр һәр оешма үз бурычын үти икән, төрле вәкиллекләр ачуның һич кенә дә хаҗәте калмый.  Халык саны буенча татарлар илдә руслардан кала икенче урынны тота. Гомумән, татар дөнья буйлап сибелгән. Кайбер төбәкләрдә алар тупланып яши, мөгаен, андый урыннарда даими вәкиллекләр оештырганда да начар булмас. Алар биредә яшәүче халыкның тормышын төрле яклап җайга салуга ярдәм итәр иде. Ләкин эшкә тотынганчы чыгымнар турында да уйламыйча булмый шул.

Әле күптән түгел генә газетабызда Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин белән әңгәмә басылды. Язмадан күренгәнчә, биредә 300 квадрат метрлы татар үзәге эшкә керешкән. Р.Вәлиуллинның  әйтүенә караганда, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бинаны ремонтларга ярдәм иткән,  матди яктан булышкан. Үзәкне эшләтеп җибәрү өчен 3-4 кеше эшкә алынган.

Ислам үзәге өчен Васильевский утравында ике мең квадрат метрлы бина бирелгән. Мондый биналарны тәртипкә китерү, карап тоту, файдалану, кадрлар белән тәэмин итү, җиһазлар алу өчен күпме чыгымнар кирәклеген күз алдына китерү авыр түгел. 

Милли оешмалар кирәк булса да, аларның күбесен ачарга финанс мөмкинлеге юк. Шунлыктан кайбер чараларны җәмәгатьчелек тәртибендә генә оештырырга кирәк. Үзенең бик алга киткән республика икәнен раслау өчен Татарстанга да теләгән һәр урында вәкиллекләр оештыруы акчаны күп суыра. Моның өчен беренче чиратта нефть, газ һәм башка  табигый байлыклар сатудан кергән акча файдаланыла. Әмма табигый байлыклар да мәңгелек түгел. Бу хакта да онытмау хәерле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев