Әгъзам Фәйзрахманов: Чүп табышка әйләнсә
Без бала чакта авылыбызга район үзәге Арчадан чүпрәк-чапрак, сөяк, иске кәгазь-картоннар җыючы бер абзый килә иде.
Урам чатында атын туктатуга, малай-шалайлар, әзерләп куйган әйберләрен күтәреп, аның янына йөгерә, ә ул исә безне һәрвакыт елмаеп каршылады. “Товарларыбыз” өчен авыл малайларын сокландыра торган кармак, сыбызгы кебек әйберләр бүләк итте, кайчагында хәтта конфет, печенье кебек тәм-том да эләккәләде.
Мәктәпләрдә дә уку елы дәвамында берничә тапкыр кәгазь, тимер-томыр җыю көне үткәрелде. Үзенә күрә социалистик ярыш та оештырылды. Макулатураны иң күп тапшырган классны һәм укучыларны бөтен коллектив алдында мактадылар, аларга директорның рәхмәтен җиткерделәр. Мондый көннәр мәктәп өчен генә түгел, тулаем авыл өчен дә бәйрәм иде. Күңелләргә шатлык өстәп, музыка, җырлар яңгырап торды.
Мондый чараларның тәрбияви роле дә зур иде. Алар бала-чаганы һәрнәрсәне сак тотарга, кирәге калмаган әйберләрне тегендә-монда ташламаска, әйләнә-тирәне чиста тотарга өйрәтте. Кызганыч, вакыт үтү белән мондый гамәлләр онытылды. Хәзер теләсә кайда сүтелгән каралты-кура калдыклары, ватык машиналар, мебель калдыклары аунап ята. Дөрес, соңгы вакытларда кайбер авылларда йорт алларына чүп савытлары куя башладылар. Алардагы чүпне район чүплегенә ташыйлар. Әмма хәзергә халык мондый тәртипкә күнегеп кенә килә.
Шәһәрләрдә дә чүп зур проблемага әверелде. Сәнәгать калдыкларын утильгә чыгару мәсьәләсе елдан-ел кискенләшә. Чүплекләрнең әйләнә-тирә мохиткә зыян китерүе турында әйтеп тә торасы юк. Алга киткән илләрдә чүп-чарны эшкәртү күптән юлга салынган, чүп табыш чыганагына әйләнгән.
Хуҗалыклар чүбен компостлау буенча чит илләрдә тәҗрибә зур. Алар шәһәрнең төрле районнарында барлыкка килгән чүп өемнәрен бик тиз арада юкка чыгара. Чүпнең күләменә карап компостлау реакторлары куела. Аларны торак пунктларның берничә урынында көйлиләр.
Яманаты чыккан “демократия” елларында экология һәлакәт мохитенә әйләнде. Хәзер тапкыр эшкуарлар аны үз файдаларына җигә. Ә табигать үлемгә хөкем ителә.
Казанда да көнкүреш калдыкларын җыю, аны эшкәртү проблема булып тора. Шәһәрнең 22 гектар мәйдан биләгән Самосырово чүплеге тулды. Шәһәр җитәкчелеге аны тигезләп, өстенә туфрак түшәп, паркка әйләндерергә җыена. Биектау районында чүплек өчен яңа урын билгеләнде. Белгечләр миллионнан артык халык яшәгән шәһәр өчен ким дигәндә 80 гектар урын кирәк дип исәпли.
Шәһәрнең шактый гына йортлары каршына пластмасса савытлар өчен махсус әрҗәләр куйдылар. Элек азык-төлек калдыклары өчен дә махсус әрҗәләр бар иде. Әмма алар әкренләп юкка чыкты. Күрәсең, ул тупланмаларны вакытында терлекләргә озата алмаганнардыр.
Яз, көз урамнардагы, парк, бакчалардагы агачларны кисү, аларны тәртипкә китерү гадәткә керде. Әмма киселгән ботакларны вакытында җыеп алмыйлар. Аларның элекке кебек мичкә ягарга кирәге бетте. Барлык йортларда газ, ә агач кисүчеләрне берәү дә аларны җыеп алырга мәҗбүр итми, күрәсең. Кайбер урыннарда алар өмә уздырганны көтеп ел буе аунап ята.
Соңгы елларда шәхси машиналар күбәйде. Кайбер гаиләләрдә икешәр-өчәр машина. Йөри, хәрәкәт итә торганнары бер хәл, ишегалларында еллар буе чыкмый яткан ташландык автомобильләр дә җитәрлек. Парковка урыннарына кытлык булган заманда, йөрмәгән машиналарның урын алып торуы ачуны чыгара. Андый иске, авариядән соң йөри алмаслык хәлгә килгән машиналар коммуналь хезмәтләргә җыештырганда комачаулый, табигатьне пычрата. Андый машиналар турында җирле үзидарәгә хәбәр итәргә кирәк. Белгечләр, машина торган җиргә килеп, аның хуҗасын ачыкласын, машинаны башкаларга комачаулык тудыручы урыннан алу чарасын күрсен.
Иң аянычлысы шунда ки, экология мәсьәләсе тар даирәдә генә бикләнеп кала. Моны һәммәсе белә һәм аңлый, ләкин ни дә булса майтару белән шөгыльләнми. Шәһәрдә үз пычрагыбыз үзебезне үк күмеп бара. Производствода бер иш калдыкларны чимал сыйфатында кабат файдаланалар. Әгәр калдыклар составы буенча төрле булса, алар инде файдалары аз тия торган кушылмага әверелә. Предприятиеләр кара һәм төсле металл калдыкларын утильләштерү өчен сортларга бүлеп тапшыра.
Казан шәһәрендә көнкүреш калдыкларын сортларга аеру буенча “Тасма” җитештерү берләшмәсе янында берничә ел элек махсус пункт ачылды. Билгеле, Казан кебек зур шәһәр өчен бу гына бик аз. Андый пунктлар унлап кирәк. Республика шәһәрләрендә радиоактив калдыкларны кабат эшкәртү, куллану мәсьәләсе хәл ителмәгән. Хәзергә аны җиргә күмү белән чикләнәләр. Болай эшләү үзең утырган ботакка балта чабу кебек. Икенче төрле әйтсәк, үзең яшәгән җиргә кайчан да булса шартлаячак бомба тыгып калдыру дигән сүз.
Елгаларны пычрату да гадәти күренешкә әйләнде. Белгечләрнең белдерүенә караганда, бүгенге Иделгә Россиянең 40 процент чистартылмаган сулары агызыла. Куйбышев сусаклагычының ләм катламы ун метрга җиткән инде. Һәр елны язгы ташу чорында меңнәрчә йортлар су астында кала. Күп кенә өлкә һәм республикаларның файдаланудагы җирләре юылудан яраксызга әйләнә.
Казанны производство калдыкларыннан, көнкүреш чүп-чарыннан өлешчә булса да арындыру мәсьәләсе, бәлки, якын киләчәктә уңай якка үзгәрер. Казанда чүп яндыру заводы төзү турында федераль хөкүмәтнең карары бар. Аңа урын да сайлап куйдылар инде. Ул органик-синтез берләшмәсе янында төзелергә тиеш. Республика җитәкчелегенең раславына караганда, әлеге завод әйләнә-тирәгә зыян салмаячак, экологияне бозмаячак. Әлбәттә, моны инде киләчәк күрсәтер. Грунт суларын пычратудан, күсе-тычканнар аша чир таратудан котылачакбыз дип ышандыралар. Чүп-чарны ягудан бәлки инде биниһая күләмдә компостгумус алыныр, алар ярдәмендә авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген күтәрү мәсьәләсе хәл ителер. Шлакны юл төзелешендә файдаланып була. Ә янмый калган металлдан төзелеш өчен төрле детальләр, тротуар, баскыч, подъездларны бизәү плитәләре коярга, бульвар һәм бакча рәшәткәләре, бина һәм күперләр өчен төзү әйберләре җитештерергә мөмкин.
Яңа предприятие шактый халыкны эш урыннары белән тәэмин итәчәк. Төзелеш чыгымнары тулаем федераль бюджеттан булыр кебек. Әгәр завод яхшы гына эшләп китә алса, шуңа охшаган кечерәк предприятиеләрне республиканың башка шәһәрләрендә дә төзү турында да уйланырга була. Республиканың Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Бөгелмә һ.б. шәһәрләрендә дә шундый ук проблема бар бит. Бәлки, бик тиздән Татарстан Россиянең иң чиста төбәгенә әверелер, башкаларга үрнәк булып торыр. Шуңа өметләник.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев