Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әгъзам Фәйзрахманов: Бюджет акчасы

Бюджетны әзерләгәндә аның керемнәр өлешен ким дигәндә агымдагы ел дәрәҗәсендә саклау бурычы куела

Республика бюджетын формалаштыру – бик күп вакыт, көч таләп итә торган гаҗәп катлаулы процесс. Бу эштә республиканың барлык җитәкчеләре, дистәләрчә оешмалар катнаша.

Бюджетны әзерләгәндә аның керемнәр өлешен ким дигәндә агымдагы ел дәрәҗәсендә саклау бурычы куела.  Икенчедән, бюджет халыкның үз-үзен туйдыра алмый торган өлешен якларга да тиеш. 2000 еллар үрендә Татарстан халкының 17,5 проценты хәерче хәлендә яшәгән, хәзер бу сан күпкә артык. Бюджет аша хәлне тагын да түбәнәйтүгә юл куярга ярамый. Халыкны социаль яклау нигездә сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау, пенсия органнары аша хәл ителә. Парламент хәерчеләрнең барысының да бюджетта урын алуына ирешергә тырыша.

Хәзер республиканың 2021 ел бюджет проекты эшләнә. Лозунглар заманы узды, бүген конкрет эш таләп ителә. Россия җитәкчеләре халыкара валюта фондыннан финансланулары хакында бик тәфсилләп аңлатыр­га тырыша. Фәләнчә миллион доллар алдык та инде, диләр. Ә ул акчалар кая китә соң? Алардан кем ничек файдалана? Халыкара валюта фонды биргән акчаның күпме өлеше Татарстанга килеп җитә? Бу хакта нигәдер мәгълүматлар бирелми.

Бюджетны формалаштыручыларга һәм аның үтәлешенә контроль ясаучыларга базар шартларына күчкәндә барлыкка килгән кайбер көчләр белән дә көрәшергә туры килә. Алар хакимияткә генә омтылып калмый, шактый акчаны үз кулларына туплый, хөкүмәткә басым ясый. Әлбәттә, моңа юл куярга ярамый. 

Россия белән бюджет мәсь­әләләре килешүләр буенча җайга салына. Бу килешүләрдән ике якның да отуы бәхәссез. Килешүләрне озайту, мөнәсәбәтләрне тагын да тирәнәйтү зарур. Элеккеге килешүләрнең кайбер пунктлары бүген Татарстанны канәгатьләндерә алмый. Менә таможня мәсьәләсе. Сөйләшүләр барышында ул еш күтәрелә. Безнең кешеләр теге яки бу илгә барып товар алып кайтканда, алардан таможня салымы түләтелә. Татарстан транспортыннан файдаланыла, таможняда безнең кешеләр эшли: ә таможня керемнәре тулысынча Россия бюджетына китеп бара. Татарстан керемнәрнең һичьюгы яртысы калсын дигән таләпне куя. Мәскәү түрәләре гадәттә таможня федераль бюджет керемнәренең төп чыганагы, аңа тимик, дип җавап кайтара. Ул чагында республика ниндидер компенсация алырга тиештер бит.

Татарстан таможня идарәсе башлыгы урынбасары Шамил Җамалетдинов бер әңгәмә вакытында болай дигән иде: “Без – Россия структурасы. Безгә Россия гражданнарын яклау вазыйфасы йөкләнгән. Әмма без республикабыз гражданнары мәнфәгатьләрен кайгырту өчен дә көчебезне кызганмыйбыз. Юридик затлар да, физик затлар да таможня кагыйдәләрен еш боза. Таможня кодексы нык искерде дә инде. Аңа төзәтмәләр, өстәмәләр кертергә кирәк. Кодекс таләпләренә генә ябышып ятсаң, товар бәясе күләмендә диярлек пошлина түләргә туры килә. “Сувар”, “Татнефть”,  КАМАЗ кебек эре коллективлар бик зур суммаларда операцияләр үткәрә. Барлык чыгымнарны тулы күләмдә таләп итсәң, аларны ыштансыз калдыруың бар. Шунлыктан без кодекста каралган чараларның мөмкин кадәр бәләкәйрәген кулланырга тырышабыз. Әйтик,  100 процент урынына 10 процент алабыз. Шулай итеп, акчаның шактый өлеше үзебезнең Татарстанда кала. Элек пошлинадан тулысынча азат итү мөмкинлеге дә бар иде, хәзер аны тыйдылар. Товарны вакытында алып китә алмасалар, саклау урынына куябыз.  Безгә кайтарылган чәчүлек орлыкны да саклап тордык. Чәчә башлагач алып киттеләр. Респуб­ликага мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз инде”.

Чит илгә чыгарыла торган нефтькә Россия дә, Татарстан да акциз ала. Бу мәсьәләне дә хәл итәсе бар. Нефтьчеләргә ярдәм итү – Татарстан җитәкчелегенең  бурычы. Оборона һәм башка тармаклар буенча да тәкъдимнәр федерация хөкүмәтенә җиткерелде. Ул мәсьәләләрне дә кайчандыр хәл итәргә туры киләчәк.

Вакытында Татарстан хөкүмәте бюджетка барлык акчаны туп­лау турында да маддә  керткән иде. Исәп-хисап ясап, тиешлесен генә Мәскәүгә җибәрергә. Үзәк республиканың кайбер чараларын финансламый. Сорый башласаң, үзегез финанслаган бит инде, диләр.

Колонияләргә, төрмәләргә салым түләүдә Дәүләт Советының кайбер ташламалар ясавына каршы килүчеләр дә булды. Әмма республикада яшәүче барлык халык турында кайгыртылырга тиеш. Алары да безнең җәмгыять кешеләре бит. Төрле сәбәпләр белән төрмәгә эләгүчеләрнең дә эшләргә эшләре, ашарга ашлары булсын! Төрмәләрдә шул уңайдан чуалышлар килеп чыгуы бар. 

Әлбәттә, беренче чиратта икътисад мөстәкыйльлеген тәэмин итәргә кирәк. Шуның аркылы реформалар үткәрергә, кемгәдер финанс ягыннан ярдәм итәргә була. Икътисади һәм рухи тормыш бергә береккән бит ул. Аларны аерып карап булмый. Президентның тузган торак программасын гына искә төшерик. Аның белән танышу, безнең тәҗрибәне өйрәнү өчен Россиянең төрле төбәкләреннән килделәр. Безнеңчә эшләргә телиләр. Чөнки без башка төбәкләргә караганда күбрәк төзибез. Бюджетыбыз фәкыйрь булса да, рухи байлык яңадан торгызыла, халыкка кайтарыла.

Икътисади хәлебез авыр бу­луга карамастан, соңгы чирек гасыр эчендә Кама аша күпер, Казан аэропортында халыкара рейслар кабул итүгә көйләнгән авиатрасса салынды. Мондый корылмаларның икътисадны үстерү, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен әһәмияте зур.

Бюджетларны формалаштырганда салым системасын Россия билгели. Шулай да Татарстан парламенты үзебезнең товар җитештерүчеләрне якларга тырыша. Әлбәттә, салым ташламалары бирү безнең бюджетның керемнәр өлешен киметә. Әмма бу чыгымнарны товар җитештерүчеләр тиздән үзләре үк берничә кат арттырып каплатачаклар бит.

Республикада Алабуга ирекле икътисади зонасы булдырылган иде. Анда катнашучылар рес­публика бюджетына күп кенә түләүләрдән азат ителде. Бу – товар җитештерүчеләргә зур ярдәм. Кама Аланы турында да шундый ук закон кабул ителде. КАМАЗга күрсәтелгән ярдәм өчен бюджет-финанс даими комиссия утырышына килеп предприятиенең генераль директоры Иван Михайлович Костин чын күңелдән рәхмәт әйтте. Машина төзүчеләргә мөмкин кадәр ярдәм итәргә кирәк. Республикада металл эшкәртү күләменең яртысын Алабуга һәм Чаллы предприя­тиеләре бирүен дә онытырга ярамый. Кайбер ташламалар ясалгач, ярдәм иткәч, КАМАЗ автомобиль төзүчеләре бүген күтәренке күңел белән эшли. Җитештерү арткач, бюджетка да акча керә. Бу да товар җитештерүчеләргә ярдәмнең нәтиҗәсе.

Һәр елны диярлек идарә аппаратын кыскарту турында сүз бара. Андый пункт еш кына бюджет законына да кертелә. Шулай да чиновниклар саны арта тора. Әйтик, әле кайчан гына Министрлар Кабинетының транспорт бүлегендә өч кеше эшли иде. Хәзер департамент төзелде. Анда 18 кеше. Әмма моңа карап кына транспорт эше яхшырды дип әйтеп булмый. Бюджет акчасы исәбенә яшәүче һәр оешманың эшен анализлыйсы бар. Хәзергә бу эш тиешенчә башкарылмый. 

Татарстанның төрле илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге вәкиллекләренең чыгымнары һаман арта бара. Ләкин эш нәтиҗәләре әллә ни күренми. Гадәттә вәкиллекләргә кешеләр Казаннан җибәрелми. Аларны урыннарда туплыйлар. Бәлки, кадрлар туплаганда кода-кодагыйлыкка да юл куялардыр. Аларның составын, чыгымнарын парламент ныклы контрольгә алырга тиеш дип уйлыйм.

Соңгы елларда Дәүләт Сове­ты районнарны дотациядә тотарга кирәк түгеллегенә һәрвакыт ба­­сым ясап килде. Алар үз төбәк­ләрендә салымнарны җыйсыннар, аннан үзләре дә файдалансыннар. Кайбер елларда планнан тыш җыелган салымнарның район һәм шәһәр бюджетларында калачагы турында бюджетта махсус маддә дә булдырыла. Төбәкләрнең үз-үзләрен тәэмин итү эше җайга салына бара. Үзләрен тәэмин итә һәм респуб­лика бюджетына өлеш кертә торган “донор” районнар саны арта. Район һәм шәһәр бюджетларын формалаштыру өчен шартлар тудырыла.

Әлбәттә, акча бервакытта да җитми ул. Районнарда да, рес­публикада да җитми. Әмма мөстәкыйльлек бирү, уйларга, уйланырга ирек кую бик мөһим. Бүген халыкка рухи азык бик кирәк. Мәчете дә, чиркәве дә, мәдәният йорты да. Яшьләр капка төбендә көнбагыш ярып кына утыра алмый бит инде.

Татарстанда оборона предприя­тиеләре бик күп. Алар Россия карамагында. Оборона комплексын республика Россия белән бергәләп идарә итсә гаделрәк булыр иде. Татарстан һәрвакыт Россия хөкүмәтенең хәрби предприятиеләргә дәүләт заказы бирүен таләп итә. Заказ җитәрлек бирелми. Заказ бирелгән очракта да ул финансланмый. Алдагы килешүләрдә бу мәсьәләне көйлисе бар.

Татарстан җитәкчелеге хәрби заводларны гражданлык продукциясе җитештерүгә күчерү ягында. Әмма ул продукция складта ятмаска, базарга китәргә, сатылырга, табыш китерергә тиеш. Көндәлеккә сәләтле продукция җитештерүчене төрле яклап якларга кирәк.

Халыкны социаль яклау һәрвакыт чын мәгънәсендә адреслы, конкрет булырга тиеш. Чын-чыннан мохтаҗларга ярдәм итәргә кирәк. Кайбер очракларда зур гына хезмәт хакы алып эшләүчеләргә дә ярдәм ителә. Мондый хәл белән килешәсе килми. Әйтик, ни өчен депутатлар шәһәр транспортында бушлай йөрергә тиешләр ди? Анлык кына акча табарлар иде алар. Хокук саклау органнары, суд, прокуратура хезмәткәрләренә дә андый ташламалар бирү шулай ук гадел түгел. Транспортта дотация түләп, акча туздыруның да хаҗәте юк. Аны чын мәгънәсендә мохтаҗларга бирергә кирәк. Алар да шул акча исәбенә билет алырлар. Ә менә сугыш чоры балаларына ярдәм күрсәтү, кайбер ташламалар ясау турында дистә еллар буе сөйлиләр. Шулай да эш сөйләшүдән ары узмый. Әти-әнисез үскән, гомере буе чиләнеп көн күргән балаларга ярдәм кирәклеге бәхәс тудырмый бит югыйсә. Сугыш ветераннарына, аларга күрсәтелгән ярдәмне ни өчен соң сугышта әти-­әниләрен югалтучыларга күрсәтмәскә ди?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев