Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әгъзам Фәйзрахманов: Бәяләр сәясәте

Өлкән буын кешеләре, бәлки, хәтерлидер әле, Бөек Ватан сугышыннан соң, Яңа ел алдыннан азык-төлеккә, киң куллану товарларына бәяләр төшерелә иде. Күрәсең, шунлыктандыр, халык Яңа елны һәрчак көтеп алды, үзенә кирәкле әйберләрне җыярга тырышты.

Дөрес, бәяләр аермасы әллә ни зур булмады, берничә сум яки тиеннәр белән генә исәпләнде. Шулай да, халык моңа да шатланды, сугыш авыр­лыгын үз җилкәсендә күтәреп ул нык арыган, хәлсезләнгән иде. Гадәттә, берничә айдан бәяләр элеккеге югарылыгына кайтты. Әмма халык шуңа да куанды. Мондый тәртип илленче еллар урталарына кадәр дәвам итте, аннары бетерелде.

Бу матур традицияне бүген дә дәвам иткәндә һич  начар булмас иде. Әмма мин соңгы берничә ел дәвамында хөкүмәтнең нинди дә булса товарга бәя төшерүен хәтерләмим. Киресенчә, бәяләр көннән-көн арта тора. Кибеткә бер-ике көнлек азык-төлек алырга чыксаң да, мең сумны калдырып кайтырга туры килә. Товарның үзкыйммәте   дүрт-биш тапкыр кимрәк бит дип ризасызлык белдерсәң, сатучылар сине ишетмәгәнгә сабыша, яисә газга, суга бәяләр артты дип әңгәмәгә йомгак ясап куя.

Сатучыларны да аңларга була: чыннан да электр энергиясенә, газга, суга бәяләр үсеп тора. Моны без ай саен торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә үзебез дә нык сизәбез, гаҗәпләнәбез, нәфрәтләнәбез дә. Инде озак еллар дәвамында илне нефть, газ белән тәэмин иткән, куәтле гидроэлектростанцияләре, су байлыклары булган республика куллану бәяләрен киметү ысулын да табарга тиештер, югыйсә.

Гомумән, соңгы елларда кеше, аның мәнфәгатьләре турында кайгырту ахыргы планда калды кебек. Җитәкчеләр моның сәбәпләрен бюджетта акча җитмәү белән аңлата. Бюджетны тулыландыру өчен нинди генә салымнар уйлап чыгармыйлар? Гомумхалык байлыгы булган җир өчен генә дә берничә төрле салым түлисең. Җирдә нәрсә дә булса төзергә теләсәң дә, анда машина белән йөрергә җыенсаң да, салым түлә. Хәзер  түрәләр, велосипед салымы кертеп, бөтен халыкны гаҗәпләндерергә җыена. Мондый хәл Россиядә бөтенләй булмаган. Ә үзебез Россия бөтен яктан алга киткән ил дип мактанырга яратабыз.

Әйе, акча бервакытта да җитми инде ул, бигрәк тә бюджет акчасы. Шуңа күрә бюджетны тулыландыру турында гына түгел, чыгымнарны  киметү турында да уйланырга вакыт. Минемчә, эшне түрәләрне кыскартудан, күп дигәндә өчтән  берен генә калдырудан башлаганда начар булмас иде. Президент аппараты да, хөкүмәт составы да соңгы елларда нык киңәйде. Һәр федераль министрлыкта йөзләрчә кеше утыра. Парламентка да бу кадәр депутатның нигә кирәге бар? Аларның һәркайсына министрның хезмәт хакы күләмендә акча түләнә бит. Эшкуарлар эшчәнлегенә иллегә якын оешманың контроль ясавына зарланулар матбугат битләрендә күп булды. Кыскасы, эреле-ваклы идарә оешмалары илдә йөзләрчә. Ләкин аларның эшне яхшыртуга йогынтылары юк.

Урыннарда да, федераль үзәктән күреп, идарә аппараты һаман киңәйтелә. Татарстанда да бөтенләй кирәге булмаган оешмаларны шактый санарга мөмкин. Хөкүмәт һәм парламент аппаратларын яртылаш кыскартканда да эш нәтиҗәсенә әллә ни зыян килмәячәк. Республикадагы кебек үк шәһәрләрдә һәм районнарда да идарә аппараты бик зур. Кечкенә генә түрәнең дә урынбасарлары һәм ярдәмчеләре берничә.  Оешмаларда булганда, аларда эшләүчеләрнең вакытларын компьютерда төрле уеннар уйнап, телевизор карап, газета укып яки чәй эчеп үткәрүен күрәсең. Төбәкләр белән идарә итү өчен федераль округлар төзелү дә бик күпләрдә гаҗәпсенү тудырды.  Башта бик күпләр бу адымны илне губерналаштыруның беренче этабы дип бәяләде. Хәзер исә аларның нинди максат үтәвен беркем дә аңлатмый, күрәсең, аңламыйдыр да. Федераль округ түрәләре рес­публикада төрле чаралар үткәргәндә килә-килүен, президиумда утырып, гомуми сүзләр белән чыгыш ясап, бәлеш-гөбәдия ашап, кунак булып китә. Ә халык моның өчен дә салым түли.

Билгеле, бюджет чыгымнарын кыскартуның башка юллары да бихисап. Әйтик, Россия соңгы елларда һич кенә дә сугышсыз тормый. Йә террорчылар белән көрәшә, йә теге яки бу илгә “ярдәмгә” ашыга. Моның өчен бик күп күләмдә корал тотыла, япь-яшь егет-кызларыбыз һәлак була, яисә гомерлек гарип булып кала. Сугыш тынган арада, ул илләр халкына матди ярдәм күрсәтелә, кием-салым, азык-төлек таратыла. Бәлки, авыр хәлдә калган халыкка ярдәм дә кирәктер. Ә үзебездә дә күпме кеше хәерчелектән интегә, бала-чаганы чит илгә дәваларга җибәрү өчен ярдәм сорап телевизордан көн саен игъланнар бирелә. Аларга өлешчә генә булса да дәүләт ярдәме тисә, начар булмас иде. Кайбер түрәләрнең дә моның өчен мөмкинлекләре җитәрлек. Мәсәлән, Россия Дәүләт Думасы депутатларының айлык хезмәт хакы 399 мең сум. Салымнар тотып калгач, кулларына 347 мең 400 сум акча керә. Сүз уңаеннан шунысын да искәртим, Дәүләт Думасында ким дигәндә биш ел эшләгән депутатның пенсиясе бүген аена 46 мең 626 сум.  Ә инде парламентта стажы ун елдан артып китсә, андый депутатка аена 63 мең 583 сум пенсия түләнә.

Россиядә хәзер иң актив эшләүчеләр, мөгаен, рекламачылардыр дип уйлыйм. Почта әрҗәләренә алар көн саен диярлек реклама кәгазьләре салып китә. Кайсы көнне андый кәгазьләр хәтта берничә була. Алар тәкъдим итә торган бәяләр дә кызыклы. Озак еллар дәвамында товар бәясенең соңгы саны итеп 99 тиен куелды. 1 сум да түгел, 95 тиен дә түгел. Бервакыт журналист Рафис Гыйззәтуллин үзе белән кибеттә булган бер хәл турында көлә-көлә сөйләгән иде. Кибеткә кереп ул килограммы 299 сум 99 тиен торган казылык алган. Сатучыга 300 сум акча биргән. Билгеле инде, сатучы аңа бер тиенне кайтарып тормаган. Ә Рафис исә, товарны кулына алгач та, касса яныннан китми икән. Алар шулай берничә минут кассир белән күзгә-күз карашып торганнар. Чираттагылар аның тизрәк китүен сорап тавыш куптарган. “Сдача көтәм”, - дигән Рафис тыныч кына. Аннан соң да сатучы бер сүз әйтмәгәч, алдан махсус әзерләп куйган 99 тиенне кассир өстәленә салган. Кассирга бер сумны кире кайтарудан башка гамәл калмаган.

Безнең йортка иң күп реклама “ОВI” дигән оешмадан керә. Кәгазьнең башына эре хәрефләр белән шундый сүзләр язылган: “Игътибар! 1500 сумнан артыг­рак товар алучының һәркайсына бүләк”.  Андый кешеләргә товар төп бәясеннән арзангарак сатыла икән. Соңгы көннәрдәге берничә  рекламага күз салыйк. Бакчачылар өчен “Санторини” дип аталган тибрәнү җайланмасы (качели). Берьюлы өч кеше утыра ала. Төп бәясе 10990 сум. Аны сызганнар да, 9990 сум дип язып куйганнар. Экономия 1000 сум дип өстәргә дә онытмаганнар.

Шул ук биттә “Бакча павильоны”. Полиэтиленнан эшләнгән, каркасы корыч диелгән. Беренчел бәясе 2499 сум. Аны сызганнар да 1999 сум дип язганнар. Ал гына.

5299 сумлык эретеп ябыштыру аппаратын 4499 сумга тәкъдим итәләр. Бер куш бит кәгазьдә генә дә 26 товар рекламасы урнаштырылган. 

Билгеле, кайда нинди товар сатылуын халыкка хәбәр итү  начар нәрсә түгел. Әмма шулай да рекламаны халыкка тәкъдим иткәндә чик-чаманы да онытырга ярамый. Рекламачылар үзләрен башкалардан акыллырак дип санамасын иде. Беренчедән, тәкъдим ителә торган товарларның бәяләре арасында 1500 сумлыклары һәм  моннан түбәннәре бөтенләй юк. Димәк, бу кибеттән нәрсә дә булса сатып алсаң, акчаны шактый мулдан чыгарып салырга туры киләчәк. Икенчедән, теге яки бу товарның бәясен кем уйлап чыгарган? Яңа бәяне кем билгеләгән? Нәрсәдән чыгып? Бер үк товарга ике бәя билгеләүнең һич тә хаҗәте юк. Тәкъдим ителә торган бәя товарның үзкыйммәтеннән фәлән процентка гына артык дип рекламаласаң, бер  хәл әле. Алай мантыйкка сыя. Ә башыңа нәрсә килә, аны язып кую - монысы инде, гади генә итеп әйткәндә, ахмакларга санау.

Фатирларга даими рәвештә китерелә торган рекламаның тагын берсе газ, су исәпләгечләр (счетчиклар) куярга өнди. Югыйсә, безнең подъездда яшәүчеләр аларны күптән, ким дигәндә бер ел элек куйдырды бит инде. Ә реклама килә тора. Күрәсең, бу системада эшләүчеләрнең эше калмаган. Туктаусыз реклама тарату белән шөгыльләнгәнче, йорт идарәсенә барып, кайсы фатирларда счетчиклар булмавын ачыклау күпкә җиңелрәк булыр иде. Андый фатирлар белән генә эш итү күпкә нәтиҗәлерәк. Аннары бәяләр элек шулай иде, ә хәзер шулай гына, дип алдашуның да хаҗәте юк. Бер ел элек газ, су счетчиклары куйдырган кешеләрнең квитанцияләре саклана бит.  

Бәяләр турында сүз барганда, тагын шунысын әйтер идем, хәзер төрле кибеттә бер үк төрле товар бәяләре  төрлечә. Хәтта икмәк тә бер үк район кибетләрендә төрле бәягә сатыла. Мөгаен, моны шәһәр күләмендә көйләргә кирәктер. Алар бер үк оннан пешерелә, сыйфатлары да бер чама. Шунлыктан бәяне төрләндерүнең дә хаҗәте юк. 

Бәяләр сәясәте һәркемне кызыксындыра торган мәсьәлә. Чөнки ул һәр гаиләнең тормыш-көнкүрешенә бәйле. Шуңа күрә алар халыкта  ризасызлык тудырмасын. Бәяләрнең һәркем өчен кулай булуын тәэмин итү - хакимият органнарының төп бурычларыннан берсе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев