Мәдәни җомга

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: Бер елгага ике кабат кердек

Билгеле булганча, 1990 елда республика парламенты бик мөһим документ – Татарстанның суверенлыгы турында декларация кабул итте.

Алда: “Татарстан ССР үз территориясендә яшәүче барлык гражданнарга, нинди милләттән, социаль чыгышлары, диннәре, сәяси карашлары һәм башка аерымлыкларга карамастан, кешенең тигез хокукларын һәм ирекләрен гарантияли. Татарстан ССРда татар һәм рус телләренең дәүләт телләре сыйфатында тигез хокуклы кулланылуы,  башка милләтләрнең телләрен саклау һәм үстерү гарантияләнә...” - дигән пункт та бар.

Бу пункт бераз соңрак, азрак үзгәртелеп республика Конституциясенә, аннары Россия-Татарстан Шартнамәсендә урын алды. Ә мәгънә шул ук иде. Декларация һәм Конституциягә нигезләнеп, парламент “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” закон кабул итте. Ниһаять,  татар теле дәүләт теленә әйләнде дип, депутатлар, сәясәтчеләр, әдәбият-сәнгать әһелләре, галимнәр дә шатланды. Ул елларда күп кенә радио-телевидение тапшырулары, мәгълүмат язмалары да шушы темага багышланды. Югыйсә,  җитмеш елга якын ук инде татар теле республиканың дәүләт теле дип игълан ителгән иде.  Шулай да туксанынчы елларда бу турыда телгә алучы булмады. Хәер, хәзер дә күренми. 

Тарихка күз салсак, 1921 елның 25 июнендә, Татарстан Үзәк башкарма комитеты рәисе Мансуров, аның сәркатибе Гайнуллин, рес­публика халык комиссарлары Советы рәисе Сәетгалиев имзалары куелган карар нигезендә,  татар теле дәүләт теле булып игълан ителә. Ләкин Идел буенда,  шул исәптән Татарстанда да, башланып киткән ачлык әлеге карарны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирми. Бары бераз тернәкләнгәч, рухи азыкка да игътибар итәрлек дәрәҗәгә килгәч кенә, милли телгә кагылышлы декрет һәм карарлар чыга башлый. Бу документлар, нигездә, татар телен дәүләт оешмаларында гына түгел, авыл советларында, кантон һәм волостьларда, кооперативларда, профсоюзларда, сәүдә оешмаларында да дәүләт теле буларак гамәлгә куюга багышлана. Татарстан Үзәк башкарма комитеты каршында татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кую комиссиясе төзелә. Тарихи документлардан күренгәнчә, татар мәктәпләре, эшне татар телендә алып баручы судлар ачыла, хат конвертларына татарча адрес язу мөмкинлеге барлыкка килә. Оешмалар эшкә татарларны күбрәк кабул итә башлый. Татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кую мәсьәләләре дәүләткүләм съезд һәм киңәшмәләрдә тикшерелә. 

Әмма бик тиздән ике телдә дә эш алып барырга сәләтле кадрларның бөтенләй диярлек булмавы ачыклана. Аларны әзерләү зарурлыгы көн кадагына килеп баса. Югары уку йортларына, эшче факультетларына, техникумнарга татарларны алуны арттыру кирәклеге ассызыклана. Әмма аларны укытып чыгару өчен берничә ел вакыт кирәк. Ә тормыш бүген үк инде сәләтле кадрлар таләп итә. Шунлыктан Татар телен гамәлгә кую үзәк комитеты каршында кадрлар әзерләү курслары ачыла. Ул ике юнәлештә эш итә. Беренчедән, татар телен белүчеләрдән кирәкле белгечләр әзерләү, икенчедән, татар телен белмәгән квалификацияле белгечләргә татар телен өйрәтү.

Курслар башта кыска сроклы – ай ярым, ике айлык буларак ачыла. Тора-бара алар 3-4, 5-9 айлык курсларга әйләнә. 1926 елдан курслар икееллыкка үзгәртелә. Курслар белән президиум идарә итә. Аның составына курслар мөдире, уку-укыту, административ-хуҗалык бүлекләре мөдирләре, укытучы һәм укучылардан вәкилләр керә. Укыту эшләре исә предмет комиссияләре һәм укыту бюросы аша алып барыла.

Тотрыклы нигезгә корылган курслар бик күп белгечлекләр буенча татарча эш итә алырлык хезмәткәрләр әзерли. Чагыштыр­мача кыска вакыт эчендә  кооператорлар, хисапчылар, салым, финанс, статистика агентлары, волость хезмәткәрләре, авыл Советлары сәркатипләре, машинкада басучылар, почта-телеграф, канцелярия, профсоюз эшчеләре, суд һ.б. тармаклар өчен кирәкле белгечләр әзерләнә.

Әлбәттә, башта ныклы әзерлек эшләре алып барырга туры килә. Кантоннардан, халык комиссариатларыннан, барлык үзәк оешмалардан ике телдә эшли ала торган  белгечләрнең нинди тармакка күпме кирәклеге турында мәгълүматлар туплана. Шулар нигезендә укыту планы төзелә. Теге яки бу циклны укыту чыгымнарының да бер өлешен татар белгечләренә мохтаҗ оешма яки комиссариатлар күтәрә. 

Сука һәм станоктан гына килгән кешенең белеме ни дәрәҗәдә булуы билгеле инде.  Шунлыктан курсантлар белән укытучыларга көненә унар сәгать шөгыльләнергә туры килә. Курсларда уку бушлай була. Укучылар тулай торак, урын-җир әйберләре, дәрес­лекләр, уку ярдәмлекләре һәм стипендия белән тәэмин ителә. 

Әлегә кадәр татар телен гамәлгә кертү эше бөтенләй куелмаган кооперативлар турында 1924 елның апрелендә махсус карар чыгарыла. Җиде ай ярым уку дәверендә алар әзерлекле белгеч булып чыга, Татсоюз һәм Селькредпромсоюз оешмаларына эшкә алына.

Татарстан Үзәк башкарма комитеты каршындагы татар телен гамәлгә кую үзәк комиссиясенең 1926 елның 21 август карары нигезендә, курсларда эш башкару татар теленә күчерелә. Карарның дәвамы буларак, татар сөйләм телен һәм язуын белмәгән хезмәткәрләр эшләреннән азат ителә. 

Курсантлар өчен иҗтимагый-сәяси, табигать белеме, дингә каршы түгәрәкләр оештырылуы да мәгълүм. Рус телен начар белгән татарлар өчен рус теле, ә керәшеннәр һәм руслар өчен татар теле түгәрәкләре дә эшли. Түгәрәкләрдә дәресләр атнага бер тапкыр икешәр сәгать күләмендә үтә. 

Бик изге максат белән башланып киткән эш ун ел дәвамында көчәйгәләп тә, сүлпәнәеп тә ала. Һәм ахырда бөтенләй томаланып юкка чыга. Әмма язмышы кыска гомерле булса да, татар телен республиканың икенче дәүләт теленә әверелдерү максатыннан оештырылган курслар төрле белгечлекләр буенча татар һәм рус телләрендә эшли алырлык хезмәткәрләрне укытып һәм тәрбияләп чыгару юнәлешендә уңай нәтиҗәләргә ирешә. Курслар эшчәнлеге нәтиҗәсендә оешмаларда татарча эшләргә сәләтле белгечләр саны икеләтә арта. 1932 елда республика органнары җитәкчеләре арасында татарлар 36 процент тәшкил итә. 

20-30нчы еллардагы татар телен дәүләт теленә әверелдерү максатыннан оештырылган курсларның аерым элементларын  булса да файдалану бүгенге көндә дә һич тә начар булмас иде. 

Кызганыч, җиң сызганып тотынган булсалар да, татар телен рус теле белән тигез дәрәҗәдәге дәүләт теленә әверелдерү планы үтәлмәгән. Бу хакта хакимият җитәкчеләре бөтенләй искә төшермәскә  тырыша. Әмма тарихтан качып булмый. Безгә бер үк елгага икенче тапкыр керергә туры килде. Шулай да рәхәтләнеп йөзеп китә алмадык.

Барлык мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханын бары тик рус телендә генә тапшыру законлаштырылгач, татар телен укытуга игътибар тамырдан үзгәрде.  Ата-аналар да, балалар да татар мәктәпләрен читләтеп үтә башлады. Чөнки татар мәктәбендә укып, имтиханны русча тапшыруның авыр булуын һәркем  яхшы аңлый. Ә имтиханда билгеләр бик югары булырга тиеш, шунсыз сине югары уку йортына кабул итмиләр. Ә ата-аналарның күбесе баласына  югары белем бирергә тели, чөнки киләчәктә  дипломсыз тормыш алып бару бик авыр.

Россия  җитәкчеләренең милли телләргә карашы, бу юнәлештә алып барыла торган сәясәт хәлне тагын да авырайтты. Татар теле мәктәп программаларыннан бөтенләй төрткәләп чыгарылды. Нәтиҗәдә татар теле һәм әдәбиятын укытучылар эшсез калды. Аларның бер өлеше кыска сроклы курслар узып рус теле, тарих, география кебек фәннәрне укытырга кереште, башкалары базарларда сату итә башлады. Статистика өчен кайбер  мәктәпләр һәм балалар бакчалары милли телдә белем,  тәрбия бирүче булып исәпләнсә дә,  чынбарлыкта аларның татарча нигезле белем дә, тәрбия дә бирүгә  сәләтсез булуы бүген берәүгә дә сер түгел. Эшләр киләчәктә дә шулай барса, татар телен рус теле белән тигез дәрәҗәдәге дәүләт теленә әверелдерү мөмкин булмаячак. Барлык милли республикалар берләшеп, уртак фикергә килеп, үзләренең таләпләрен федераль җитәкчелек, беренче чиратта Президент алдына куярга тиеш. Боргаланмый-сыргаланмый гына мәсьәләне хәл итү - аның бурычы. Милли республикаларда җирле халык телен шушы төбәкнең дәүләт теленә әверелдерү өчен әллә ни зур чыгымнар да кирәкми бит югыйсә. Кайбер федераль законнарга, программаларга төзәтмәләр кертү дә булдыра алмаслык авыр эш түгел.

Республика шәһәрләрендәге мәдәният учакларында һәм  китапханәләрендә дә икетеллелекне гамәлгә кертү буенча эзлекле эш алып барылмый. Бигрәк тә яшьләрне тәрбияләүгә багышланганнары юк дәрәҗәдә. Яшьләр кичәләренең барысы да рус телендә оештырыла. Халкыбызның милли традицияләренә, тормыш-көнкүреш үзенчәлекләренә багышланган чаралар үткәрелми диярлек.  Казан китапханәләрендә татарча китаплар, шулай ук шәһәрдә яшәүче азчылык милләт вәкилләре телендәге китаплар белән тәэмин ителеш нибары ун процент чамасы.

Татарстанның башкаласы булып исәпләнсә дә, Казан шәһәрендәге күп кенә сәүдә, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләрендә татарча белмәүче хезмәткәрләрне еш очратасың.  Татарча сорау бирсәң, алар еш кына: “Говори по-русски”,  дип җибәрә. Югыйсә, татар теленең дә рус теле кебек үк дәүләт теле булып саналуын берәүнең дә гамәлдән чыгарганы юк бит. Һичь­ю­­гы транспортчылардан үрнәк алырга була. Хәзер шәһәр транспортында игъланнар даими рәвештә рус, татар, инглиз телләрендә бирелә.  

Географик һәм топографик атамаларны, юл күрсәткечләрен, урамнардагы аншлагларны, предприятие һәм учреждениеләрнең элмә такталарын, реклама щитларын ике телдә бирү бер дә авыр эш түгел кебек. Әмма алар һаман да бер телдә генә языла. Элмә такта һәм күрсәтмә язуларның татарча һәм дөрес язылуын таләп итү – һич кенә дә кычытмаган җирне кашу түгел ул. Татар теленә хөрмәт һәм ихтирам, аның дәүләткүләм әһәмиятен арттыру юнәлешендә кайгырту да әнә шуннан башлана.

“Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” туксанынчы еллар башында кабул ителгән закон яхшы эшләнгән, ул татар телен дәүләт теленә әверелдерү юлларын да билгели. Татарстан җитәкчелегенә Россия Президенты һәм федераль органнарга тагын бер кат мәсьәләнең мөһимлеген аңлатып, уртак фикергә килеп, үзара ярдәмләшеп, аны гамәлгә ашырырга кирәк. Бу изге эш Татарстан өчен генә түгел, бөтен ил халыклары өчен файдалы булачак. Татар телен дәүләт теленә әверелдерү турында яңа закон эшләүнең хаҗәте юк. Болай да бер үк елгага ике тапкыр кердек бит инде.

Бераз көч куйсак, респуб­ликада ике дәүләт теленең дә тулысынча тигез хокук­лы булып яшәвен күрербез әле. Андый көннәр бик еракта булмасын иде. Шуңа өметләник!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: