Мәдәни җомга

Әгъзам Фәйзрахманов: Авылның проблемалары мул

Игенче гомере буе мул уңыш үстерү турында хыяллана.

Чөнки аның бөтен яшәеше шуңа бәйле: гаиләсен туендырасы бар, печән-салам белән генә терлек симертеп булмый, сөт муллыгына да ирешә алмыйсың. Тормыш алып бару өчен акчасы да кирәк бит әле аның.

Кызганыч ки, бүген респуб­ликаның агросәнәгать комплексында җитешсезлекләр аз түгел. Аларны шактый дәрәҗәдә киметә төшү өчен мөмкинлекләр дә бар кебек. Башкалар белән бер үк шартларда эшләп, югары нәтиҗәләргә ирешүчеләр тәҗрибәсен җентекләп өйрәнергә,  аны һәркемнең куллану мөмкинлеген табарга кирәк. Республикада андый мисаллар да бар. Ярты гасырга якын Әтнә районының данлыклы “Искра” колхозын җитәкләгән аксакалыбыз Фәйзи ага Галиевне күпләр хәтерлидер. Әлбәттә, Фәйзи Галиев эшкә керешкәндә данлыклы булмый ул. Шулай да, сугыштан авыр яраланып кайткан яшь егеткә якташлары ышаналар. Егетнең тырышлыгын күреп, күрше авыллар да шушы колхозга кушыла. “Искра” нык зурая, Фәйзи абыйның да дәрәҗәсе арта.

Ф.Галиевнең эш тәҗрибәсен бөтен республика өйрәнде. Төрле почмакларыннан килеп, аның эш алымнарын үзләштереп китәләр иде. Республика күләмендәге проблемалар тикшерелгәндә Фәйзи абыйга сүз бирү гадәти күренеш иде. Ә озак еллар дәвамында үзенә тапшырылган эшне тиешенчә оештыра алмаган җитәкчене алмаштыру зарур. Республика, район башлыкларының бурычы бит бу.

Әлбәттә, барлык технология чараларын вакытында башкармыйча, җирне тиешенчә туендырмыйча мул уңыш турында хыялланып булмый. Президент чәчүлек җирләренең бер гектарына кимендә 70 килограмм минераль ашлама кертергә кирәк дип саный. Билгеле инде, органик ашламалар турында да онытырга ярамый. Республикада гектарга 105-110 килограмм чамасы минераль ашлама куллану мөмкинчелеген табучылар да аз түгел. Ныклап санаганда моның белән дә әллә ни мактанып булмый. Бер квадрат метрга ул нибары 11 грамм чамасы туры килә. 

Кайбер түрәләр игенчелектә ашлама куллану зарарлы дип расларга тырыша. Ә бит авыл хуҗалыгы алга киткән илләрдә ашламаны бездәгегә караганда 2-2,5 тапкыр кулланып та туфрак зарарланмый, ә җитештергән ашлыклары  дөнья стандартларына туры килә. Үзебез дә күп еллар дәвамында алтын бәрабәренә сатып алынган шул икмәкне ашап үстек. 

Хикмәт ашламаны күп куллануда түгел, ә аны туфрак үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча, фәнни яктан нигезләмичә, ягъни теләсә ничек куллануда дип саный икътисадчы Фарсель Зыятдинов. Икътисади яктан, ягъни нәтиҗәлелеге ягыннан караганда, кыйммәтле ашлама куллану базар шартларында коллектив предприятиеләр, фермер хуҗалыклары өчен, чынлап та отышлы түгел. Әйтик, бер центнер ашлама безнең шартларда 3-4, ә кайбер туфракларда 5 центнерга якын өстәмә уңыш бирә. Әгәр дә икмәкне сатып алу бәяләренең кайбер елларда нигезсез түбән булуын исәпкә алсак, ашлама игенчегә бернинди файда китерми, ул ашлама кулланудан бары тик зыян гына күрә. Ашламаның һәр килограммының хакы уртача 3 сум дип кенә алсак та, моның өчен фермер үзе үстергән ашлыкның 5 килограммын сатарга тиеш. Ә бит бер килограмм ашлама, фәнни тәҗрибәләр күрсәткәнчә, 3-4 килограмм гына өстәмә уңыш бирә. Шулай итеп, һәр килограмм ашлама игенчегә ике килограмм ашлык хакы кадәр зыян китерә. Димәк, фермерның, хуҗалыкның алачак кереме кими, табышы югала дигән сүз. Чынлап та, җөмһүриятебездә ашлыкны җитәрлек үстергәндә, ашламаны күпләп куллану авыл хуҗалыгына кире йогынты ясый. 

“Ашлама куллануны кыскарту яисә бөтенләй кулланмау, беткә ачу итеп, тунны яндыру булыр иде, – дип яза Ф.Зыятдинов. – Ә ни өчен соң Россиянең һәм Татарстанның бу эшкә җаваплы армиясе сәнәгать өлкәсендә җитештерелгән продукциянең, шул исәптән ашлама һәм техника бәясенең авыл хуҗалыгы продуктларын сатып алу бәясенә эквивалентлы булуын тәэмин итәргә уйламый? Нигә моны икътисади яктан көйләү ысуллары эшкә җигелми? Ни өчен ашлама, техниканың үзкыйммәтен киметү, аларны җитештерүдә яңа технология куллануга игътибар юк? Чөнки бу өлкәдә һаман да җитештерүче диктаты саклана, ә кулланучының теләген, ихтыя­җын игътибарга да алучы юк. Чын мәгънәсендә базар икътисады булганда иң элек кулланучы ихтыяҗы канәгатьләндерелергә, аның диктаты өстенлекле булыр­га тиеш”.

Халыкны туендыручы авыл эшчәннәренә мөмкин булган кадәр ярдәм итәргә, аның теләгенә колак салырга кирәк. Әмма хәзергә һәркем авырлыклардан крестьян җилкәсенә басып котылырга тырыша. Россиядә гомергә шундый хәл булды. Советлар хакимлек иткән елларда да, кыяфәтләрен бик тиз үзгәртеп торучы демократлар идарә иткән бүгенге чорда да шул ук хәл.

Тарихка күз салыйк. Үткән гасырның егерменче еллар башында крестьянның йорт-каралтысын тентеп, соңгы икмәгенә кадәр талап алу законлы хәл дип саналды. Ил баткаклыктан аның җилкәсенә утырып чыкты. Индус­трияләштерү шулай ук крестьянның җелеген суыру, аны талау исәбенә башкарылды. Хәлдән тайган крестьян үзе үк эшчеләр сафына басарга мәҗбүр ителде. Коллективлаштыру чын игенчене, эшчән һәм җирнең кадерен белүче урта хәлле крес­тьянны, кулакны талау, аны туган җиреннән куу, кимсетү юлы белән тормышка ашырылды. Крестьянны туган җиреннән аерып, чит җирләрдә череттеләр.

Ә Ватан сугышы чорындагы авылдагы авырлыкны өлкән буын бүген дә яхшы хәтерли. Икмәк үстерүчене икмәксез калдырдылар. Тир түгеп үстергән икмәктән бары бер уч бөртек алган өчен дә ул ирегеннән мәхрүм ителде. Туган җирем Арча районының Иске йорт авылында һәр иртән ач атларны күтәреп торгызалар иде. Ашатырга булмагач, безнең сыер да үлде, гаилә сөтсез калды. Сугыш чорында әти сугышта һәлак булганнан соң туйганчы азык күрмәгән әниебез дә биш баласын калдырып фани дөньяга китеп барды. Аңа әле бары 47 яшь иде.

Сиксәненче еллар башында авыл халкына өмет чаткылары күренсә дә, базар икътисады тагын аның бөтен өметләрен юкка чыгарды. Ул тагын коллар хәлендә калды. Кырларда сугыштан соңгы елларга караганда 5-6 тапкыр күбрәк уңыш үстереп тә игенче тиешле хезмәт хакын ала алмый. Гектардан 30-40 центнер уңыш үстергән Алмания яисә Америка фермеры шулай яшиме? Ә бит күпчелек түрәләребез ул илләрдә булып, андагы фермерларның эшләре, тормышлары белән танышып кайта. Әмма йөрәкләре әрнеми. Ярлы хәлен бай белми, дип хак әйтелгән шул. Кесәләре калын түрәләр нигә соң алар турында кайгыртсын ди? Шушы көннәрдә генә “Правда” газетасында аграр мәсьәләләр буенча Россия Дәүләт Думасы комитеты рәисе, академик В.И.Кашин мәкаләсе басылды. Анда шундый фактлар китерелә. “Роснефть” идарәсе әгъзалары аена 30 миллион сум хезмәт хакы ала икән. Саклык банкы хезмәткәрләренә – 25 миллион, Газпром – 12, Россия тимер юллары – 8 миллионнан  артыграк, Аэрофлот – 4,5 миллион сум түли. Аларның барысы да дәүләт компанияләре. Кызганыч, мондый хезмәт хакы игенчеләребезнең төшенә дә керми.

Бездә крестьянга карата коллык чоры дәвам итә. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр түрәләр корсагын тутыру өчен эшләп тә пенсиягә чыккач,  дәүләт хезмәткәрләреннән берничә мәртәбә кимрәк пенсия алу гаделлекме? Ә соңгы елларда түрәләр армиясе күпкә артты. Авыллар бушый. Колхоз-совхозлар таркалгач, яшьләрнең күпчелеге шәһәргә ыргылды. Эшкә кабул итүчене табу авырайды. Хәтта югары белем алып чыккан, авыл хуҗалыгы белгечләре дә шәһәр базарларында сату итә.

Дөрес, урыннарда эшне тиешенчә оештырганда, һәр кеше турында кайгыртканда матур нәтиҗәләргә ирешергә була. Бу өлкәдә Әтнә районы башкаларга үрнәк. Район бер генә тармак буенча да кадрларга кытлык кичерми. Кирәкле кадрларны район хакимияте үзе әзерли. Яшьләр – кызлар югары һәм махсус урта уку йортларына укырга җибәрелә. Аларга стипендия түләнә. Укуларын тәмамлаучыларны эш урыннары, тиешле хезмәт хакы көтеп тора. Мохтаҗлар торак белән дә тәэмин ителә. Шундый ук система буенча эш итүче Балтач һәм Саба районнарында да кадрлар кытлыгы юк.

Хуҗалык итүдә кече предприятиеләрнең үсеше, беренче чиратта продукцияне сату һәм аны эшкәртү мәсьәләләрен хәл итү белән бәйле. Бу юнәлештә кулланучылар кооперативлары мөһим роль уйный. Республикада аларның саны – 261. Кооперация хәрәкәтен көчәйтү өчен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән муниципаль район башлыкларының килешеп эшләве таләп ителә.

Тулаем алганда респуб­ликада агросәнәгать комплексы алдынгы сафларда калсын өчен безгә бүгенге көндә товарларны сату өчен төяп–озатуга тотылган чыгымнарны киметү, яңа базарлар эзләү һәм чит илләргә чыгарыла торган товарлар күләмен, шул исәптән хәләл продукция  хисабына арттыру кебек замана таләпләренә җавап бирердәй үзгәрешләрне кертергә кирәк, дип саный Президент.

Әгәр базар икътисады таләпләренә туры китереп, аның кануннарын аңлап эш иткәндә продукциянең күләмен арттыру керемнең артуына да китерә. Нәрсә исәбенә? Әйтик, гомум хуҗалык чыгымнары, амортизация, аренда чыгымнары, шулай ук хуҗалыкның идарә итү системасында эшләүчеләрнең хезмәт хакы һ.б. исәбенә. Бу чыгымнар продукцияне никадәр генә күп җитештермә, үзгәрешсез кала, ягъни артмый. Димәк, продукция күбрәк җитештерелсә, аның һәр берәмлегенә туры килә торган чыгым кими. Ә моның өчен икътисад кануннарын бозмыйча, крестьян җитештергән продукциягә борын сузмыйча, ягъни аңа хуҗа булмыйча, продукциянең сатып алу бәясен дөрес эквивалентлы исәпләү зарур. Иң мөһиме – крестьян үзе җитештергән продукциягә үзе хуҗа булыр­га, аны үзе өчен отышлы базарда сата алырга, шуңа өйрәнергә тиеш.

Продукцияне булдыра алган кадәр үзебездә җитештерергә, яңадан-яңа эш урыннары булдырырга, продукция җитештерүне арттырырга, табышның да артуына ирешергә кирәк. Табыш алынса, производствоны камилләштерү,  яңа линияләр, механизмнар булдыру, аннан инде көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерергә дә мөмкин булачак. Эшсезлектән, акчасызлык­тан, ачлыктан интеккән халкыбызны аякка бастыру өчен башка юл юк. Ә аны юлга салу өчен үзебезнең предприятиеләргә ничек кенә булса да тернәкләнеп китәргә булышырга кирәк. Салымнарны киметеп тору, түбән процентлы кредит биреп тору юлы белән...

Күп нәрсә җитәкчелектән дә тора. Предприятиеләргә җитәкчелек итү өчен намуслы, коллектив мәнфәгатен кайгыртучы, чып-чынлап эшләргә, үзен хезмәттә күрсәтергә омтылучы белгечләрне җибәрергә кирәк. Бары тик урлашырга, үз җаен карарга яратучы, предприятие исәбенә, коллектив байлыгы исәбенә коттеджлар коручы бушбугазлардан арынырга күптән вакыт. Уллары-кызлары, хәтта онык­лары миллионерларга әйләнүче җитәкчеләрнең арта баруы да бүгенге системаны бизәми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: