Мәдәни җомга

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: ЯМАН ЧИР

Коррупция бүгенге тормышыбызга нык үтеп керде. Җитәкчеләрнең һәр чыгышларында диярлек коррупция телгә алына, җәмгыять үсешенә ул китергән зыянга басым ясала. Әмма коррупциянең моңа әллә ни исе китми, ул тамырларын һаман да тирәнгәрәк җибәрә бара. Агымдагы елның тугыз аенда Татарстанда коррупция юнәлешендәге 993 җинаять эше ачыкланган. Алар күбрәк вазифаи затлар белән...

Коррупция бүгенге тормышыбызга нык үтеп керде. Җитәкчеләрнең һәр чыгышларында диярлек коррупция телгә алына, җәмгыять үсешенә ул китергән зыянга басым ясала. Әмма коррупциянең моңа әллә ни исе китми, ул тамырларын һаман да тирәнгәрәк җибәрә бара. Агымдагы елның тугыз аенда Татарстанда коррупция юнәлешендәге 993 җинаять эше ачыкланган. Алар күбрәк вазифаи затлар белән бәйле. Китерелгән зыян 323 миллион сумны тәшкил итә. Күчемсез милек белән эш итү, сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәгариф өлкәләре коррупция аеруча киң үтеп кергән тармаклар булып санала.
Бу тармаклар һәр гаиләгә кагыла. Һәркемнең азмы-күпме күчемсез милке бар, белем дә алабыз, табибләргә дә мөрәҗәгать итми булмый. Туксанынчы елларда медицина һәм мәгариф тармаклары финанс кытлыгы кичерде. Авыру хастаханәгә үз даруы белән барды, мәктәпләргә уку кирәк-яракларын ташыдык. Бу тармаклар бүген инде дәүләт тарафыннан яхшы финанслана. Шуңа да карамастан халык бу оешмаларга һаман да "күчтәнәч" кыстырып бара. Медицина һәм мәгариф хезмәткәрләре дә иске гадәтләрен онытмый, хезмәтләре өчен ришвәт бирмәсәләр, сорап алырга да батырчылык итәләр.
Ата-аналардан 3500 әр сум акча җыйганнары өчен Казанның 73 нче, шулай ук финанс кагый­дәләрен бозганы өчен, 96 нчы гимназия директорларына карата административ чаралар күрелгән. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсенә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова сүзләренә караганда, "Мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе гамәлдә. Әмма ата-аналар һәм иганәчеләр акчаны фәкать банк аша гына күчертә ала. Ә мәгариф учреждениесе җитәкчесе хәйрия акчаларының нинди максатларда кулланышына хисап тотарга тиеш.
- Медицина тармагында быел ришвәтчелекнең ике процентка артып китүе безне борчуга сала, - диде ришвәтчелеккә каршы тору буенча эшне координация­ләү комиссиясе утырышында сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов. - Министрлыкның интернет сайтындагы мәгълүматлар белән һәркем даими кызыксынып тора ала. Анда бушлай күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге дә бар. Шуңа карамастан Актаныш районы үзәк хастаханәсендә кешеләрне түләүле бүлекләргә җибәргәннәр.
Социаль яклау тармагында да коррупция көчле. Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанда 1 миллион 700 мең кеше социаль ташламалардан файдалана. Социаль "тәэмин" итү - акча белән эш алып барыла торган урын. Ә акчалы урын коррупциягә этәрә. Моннан котылу өчен электрон технологияләрне кулланышка кертә башладылар. Белгечләр фикеренчә, бу чара ришвәтчелектән тулысынча азат итәчәк. Чөнки акча кулдан-кулга йөрми. Хәзер социаль категориядәге кешеләрнең 60 проценты мәсьәләләрне электрон хезмәтләр аша хәл итә икән инде.
Коррупциянең тамырлары ти­рәндә. Россия тарихында ришвәт, бүләк бирү төшенчәләре XIII гасырга кагылышлы материалларда очрый. Коррупциягә каршы беренче законнар Иван III (1462-1505) тарафыннан чыгарыла.Аның оныгы Иван Грозный зур күләмдәге ришвәт өчен Россиядә беренче тапкыр буларак үлем җәзасы кертә. XVII гасырда акча кытлыгын сәбәп итеп, хөкүмәт чиновникларның хезмәт хакын нык киметкән. Җитмәсә, ул вакытында да түләнмәгән. Билгеле инде, мондый "тәртип" ришвәтчелекнең киң таралуына китергән.
Петр I җитәкчелек иткән чорда дәүләт хезмәте системасында коррупцияне кисәтү буенча шактый уңышка ирешелә. 1699 елда ул "Бурмистрлар палатасы оештыру турында", "Шәһәрләрдә җир йортлары булдыру турында" указлар чыгара. Бу указлар нигезендә шәһәрләр гаскәр башлыгы (воевода) карамагына күчерелә һәм үзләренең учреждениеләрен сайларга тиеш була. Чыгымнарны каплату өчен салымнар бермә-бер арттырыла. Гражданлык хезмәткәрләренең яңа уставлары, норматив хокукый документлар кабул ителә. Аларның барысы да дәүләт хезмәткәрләрендә югары әхлак нормалары тәрбияләүне максат итеп куя. 1714 елда Петр I "Ришвәтне тыю турында" указ чыгара. Указда ришвәт бирү һәм алу җинаять буларак бәяләнә, моның өчен ныклы җәза карала. Мондый чараларның җитәрлек булмавын чамалап, патша дәүләт чиновниклары эшчәнлегенә үз исеменнән контроль дә урнаштыра. Контролерлар чиновниклар эшчәнлеге хакындагы мәгълүматларны Петр I гә җиткереп торган. Аларга хезмәт хакының дүрттән бере штраф акчалары исәбенә түләнгән. Контролерлар гына түгел, чиновниклар эшчәнлегендәге кимчелекләр хакында теләсә кем патшага җиткерергә хокуклы булган. Моның өчен бүләк каралган, хәтта кайсы вакытта бу әләкче гаепле чиновник урынына да билгеләнгән.
Екатерина II патшалык иткәндә, барлык дәүләт хезмәткәрләренә һәм чиновникларга хезмәт хакы түләнгән. Башка барлык керемнәр ришвәт булып исәпләнгән. Шулай да коррупция бетмәгән. Чөнки коррупция белән көрәшергә тиешле чиновниклар үзләре дә еш кына ришвәт алган.
Александр I "Губерна башлык­ларына һәм башка чиновникларга бүләк бирүне тыю турында" указ чыгара. Әмма ришвәтчелек дәүләт хезмәткәрләренең юлдашы булудан туктамый, XIX гасырның беренче яртысында ул киң тарала.
Россиядә капитализм чорында коррупция тагын да ныграк чәчәк ата. Эшкуарлар акционерлык җәмгыятьләрен оештыра, шәхси фирмалар белән идарә итүче байлар да күп була. Сәнәгать һәм финанс олигархлары хөкүмәт бюрократиясе белән нык аралаша, тыгыз бәйләнешкә керә. Хөкүмәт структураларының шәхси капиталга бәйлелеге көчәя. Олигархларның шактые үзләрен дәүләтнең җаваплы органнарына сайлатуга ирешә. Нәтиҗәдә эшкуарлар үзләренә бик отышлы сәнәгать, оборона, тимер юл һәм башка мөһим тармакларда дәүләт заказлары ала, товарлар ташуда, сатуда, салым түләүдә ташламалы шартларга ия була. Чорлар, шартлар үзгәрсә дә, дәүләт хезмәте системасында коррупция дәрәҗәсе кимеми.
Хакимияткә большевиклар килгәч, ил белән идарә системасында җитди үзгәрешләр булды. Әмма ул коррупцияне ничектер читләтеп үтә. Бизнес закон нигезендә тыелды. Шулай да чиновниклар бик уңайлы юл уйлап тапты: теге яки бу мәсьәләне хәл итү вакытын нык суза башлады. Аны тизләтү өчен ришвәт бирер­гә туры килде. Идарә аппараты да үсте. 1917 елда ул бер миллион кешедән торса, 1928 елда идарәчеләр саны дүрт миллион кешедән артып китте.
Сталин чорында җитәкчеләрнең сүзе эштән нык аерылды. Бөтен халык мәнфәгатьләрен кайгыртабыз дип туктаусыз сөйләнсәләр дә, большевиклар илнең икътисади һәм сәяси тормышын тулысынча үзләренә буйсындыр­ды. Брежнев чорында хакимият чиновниклары эшчәнлегенә контроль бөтенләй бетте дияргә мөмкин. Коррупция төшенчәсе дә кулланылмый башлады. Ул бары тик үткән гасырның сиксәненче елларында гына кулланышка кайтты. Контроль булмагач, дефицит продукция җибәрү, җиһазлар һәм материаллар бирү, план күләмен киметү, җаваплы урыннарга утырту, махинацияләрне яшереп калган өчен эреле-вак­лы җитәкчеләр зур күләмнәрдә ришвәт алды. Гадәттә прокуратура һәм суд органнары зур җитәкчеләр эшчәнлегенә якын килмәде. Бу чорда бары тик Краснодар край җитәкчесе Медунов һәм Брежневнең кияве Чурбановның җаваплылыкка тартылуы хәтердә калды. Совет номенклатурасы криминаль структуралар инкубаторына әйләнде дисәк тә, әллә ни ялгышлык булмастыр.
Дөнья тәҗрибәсеннән чыгып, ил җитәкчеләре коррупцияне тулысынча бетереп булмый, аны бары тик мөмкин кадәр киметә төшәргә кирәк дигән карашта тора. Әлбәттә, көрәшне законнарга таянып алып бару мөһим. Бүгенге көндә законнар аз түгел. 2006 елның 4 маенда "Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында" махсус закон кабул ителде. Бераз алданрак, 2005 елның 5 апрелендә Президентның "Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәт стратегиясе турында" Указы да дөнья күргән иде. "Коррупциягә каршы чаралар турында" федераль закон да бар.
Берләшкән Милләтләр оешмасы Генераль ассамблеясе тарафыннан кабул ителгән конвенциядә коррупциягә каршы торырлык нормаларны милли закон нормаларына әверелдерү турында нигезләмә бирелгән. Әмма әле Россиядә мондый механизм булдырылмаган. Дөрес, Татарстан Дәүләт Советының махсус карары нигезендә закон проектларын тикшерүгә керешкәнче парламент комитетлары Президент аппараты, Дәүләт Советы, Юстиция министрлыгы, прокуратура, хисап палатасы юристлары бәяләмәләрен соратып ала. Аларда проектның коррупциягә ни дәрәҗәдә каршы тора алуы да күрсәтелә. Кайбер проектларга коррупция элементлары булмавын раслаучы махсус бәяләмәләр дә әзерләнә.
Шулай да бүген гамәлдәге законнарның камил булмавы үзләрен нык сиздерә. Бу хакта чыгышларында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да даими искәртеп килә. Якын киләчәктә үк конкрет тәкъдимнәр җәмгыятьне социаль-хокукый үзгәртеп коруга ярдәм итәргә тиеш. Әйтик, Җинаять кодексында бер үк җинаять өчен төрле күләмдәге җәза каралган. Судлар берәүне биш елга, ә икенче кешене ун елга төрмәгә җибәрә ала. Нәтиҗәдә законны бозмыйча ришвәт алуга һәм бирүгә урын кала. Шундый ук җитешсезлек Гражданлык һәм Административ хокук бозулар турындагы кодексларда да бар. Хокук саклау, бюджет, банк эшчәнлеге, милекне хосусыйлаштыру теге яки бу эшчәнлек өчен лицензия бирүгә багышланган хокук актларында да кимчелекләр җитәрлек.
Коррупцияне берәүләр заман чире, икенчеләре исә җәмгыять чире дип йөртә. Кызганыч, коррупция һәр җәмгыятьтә булган, әле дә бар. Аннан тулысынча котылу юлларын һич кенә дә зур чиновникларга йөкләргә ярамый. Чөнки аларның күпчелеге чыгышларында төне-көне халык мәнфәгатьләре өчен тырышуына ышандырырга тырыша. Ә чынлабрак кызыксына башласаң, бала-чагаларының иң табышлы урыннарда утыруын, миллионерлар, хәтта миллиардерлар булуын күрәсең. Алар тапшырган еллык декларацияләргә караганда, хатыннарының кереме дә бу зур түрәнекеннән артык булып чыга. Моның һичнинди мантыйкка сыймавы һәркемгә аңлашыла бит. Гомере буе заводта эшләгән яки икмәк үстергән кеше ни өчен соң мондый байлыкны туп­лый алмый? Коррупциянең нигезен шул тирәдән эзләргә кирәк.
Хәзерге заманда акылга таянмыйча бер генә ил дә икътисади яктан алга китә алмый. АКШ, Германия, Япония, Кытай кебек илләрдә милли продуктның яртысы акыл хезмәте, яңа технологияләр нигезендә барлыкка килә. Ләкин бит заманча технологияләрне нефть акчасына гына сатып алып булмый. Моның өчен һәр тармак үз өлешен кертергә тиеш. Коррупция йоткан акчаларны да шушы максатларда файдаланырга була. Бик якын киләчәктә яңа технологияләр бу чыгымнарны каплаячак, халык мәнфәгатьләрен тулы күләмдә кайгырту өчен мөмкинлекләр туачак.
Адлер Тимергалинның ришвәтчелек төшенчәсенә биргән аңлатмасы бар: "Ришвәтчелек - ришвәт алучылык. Борын-борыннан килә торган бу яман чир патша Россиясендә, аннары СССРда һәм бүгенге Россия Федерациясендә гадәттән тыш көчле тамырлар җибәреп, асылда, бик күп җинаятьләрне каплауга һәм йомып калдыруга хезмәт итә торган бер криминаль факторга әйләнде.
XIX гасыр урталарында Казан университетында укыткан профессор Д.И.Мейер ришвәтчелекне рус тормышына хурлык тамгасы сала торган яман шеш дип саный. Аның бу сүзләре бүген тагын да актуальрак яңгырый. Хәер, яңгырамый шул... Чөнки ришвәтчелеккә каршы көрәшергә тиешле органнарда һәм оешмаларда эшләүче чын мәгънәсендә мошенниклар үзләре үк ришвәт хисабына типтереп яши һәм авыру җәмәгатьчелек каршында эш майтарган намус ияләре булып кылана гына.
Шунысы көн кебек ачык: монда ришвәтчелеккә каршы көрәштә - "гайкаларны" әкрен-әкрен борып тыгызлау, ягъни эволюцион юл тиешле нәтиҗәне бирмәячәк, революцион чаралар кирәк".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: