Мәдәни җомга

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: СУГЫШ ИСЕМЛЕ АФӘТ

Безнең халыкның тормышы беркайчан да болытсыз булмады. Һәр буын өлешенә диярлек авыр сынау төште: фетнә, сугыш, инкыйлаб... Әмма егерменче гасырның беренче яртысында яшәгәннәргә аеруча күп кайгы-хәсрәт, авырлыклар кичерергә туры килде. Бу чорда кешеләрнең язмышларын дүрт сугыш һәм ике инкыйлаб билгеләде. Алар арасында иң җимергече, иң кан кыюлысы немец-фашист баскынчыларына каршы...

Безнең халыкның тормышы беркайчан да болытсыз булмады. Һәр буын өлешенә диярлек авыр сынау төште: фетнә, сугыш, инкыйлаб... Әмма егерменче гасырның беренче яртысында яшәгәннәргә аеруча күп кайгы-хәсрәт, авырлыклар кичерергә туры килде. Бу чорда кешеләрнең язмышларын дүрт сугыш һәм ике инкыйлаб билгеләде. Алар арасында иң җимергече, иң кан кыюлысы немец-фашист баскынчыларына каршы дүрт елга тартылган сугыш булды. Без җиңелү ачысын да, җиңү шатлыгын да татыдык. Совет халкына җиңү бик кыйммәткә төште. Аның өчен миллионнарча гомер белән түләнде. Шуңа күрә 1941 елның 22 июне халык хәтеренә бөтендөнья фаҗигасе булып мәңгегә кереп калыр.

Сугышның беренче сәгатьләреннән үк республиканың хәрби комиссариатларында башта йөзәрләп, аннары меңәрләп иреклеләр чиратка басты. Беренче көнне үк фронтка җибәрүне сорап 14 мең кеше гариза китерде. Алар арасында төрле яшьтәге һәм һөнәрдәге кешеләр дә бар иде.

Татарстан сугыш елларында армиягә 560 мең сугышчы бирде. Ә сугышка кадәр солдатка алынганнарны да исәпләсәк, фронтларда безнең республикадан 700 меңгә якын кеше сугышты. Республика территориясендә 7 укчы дивизия, уннарча полк һәм батальон формалашты.

Якташларыбыз коточкыч сугыш чорында дошман белән йөзгә-йөз очрашучыларның иң алгы рәтендә булган. Брест крепосте оборонасын оештыручы Питрәч егете Петр Гавриловны кем генә белми икән? Алар дошманның тулы бер дивизиясен ай буе тоткарлады. Фашист командованиесе крепостьның алынуы хакында Гитлерга ике тапкыр доклад ясый. Әмма крепость яши һәм сугышуын дәвам итә. Брест тирәсендә дошманны чик сакчылары Хәким Маннапов, Шәмси Фәрдиев кебек кыю егетләр каршылый.

Тарих битләрен актарганда якташларыбыз күрсәткән батырлык сокландыра. 437 нче укчы полк комбаты, капитан Федор Алексеевич Баталов 1941 елның 9 августында ук батырлыгы өчен татарстанлылардан беренче булып Советлар Союзы Герое дигән югары исем алган. 1941 елда Казан егете Фәрит Фәткуллин эскадрильясе тулы составы белән Герой исеменә лаек булган. Сугыш һәм авиация тарихында эскадрильянең барлык очучыларының Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителү очрагы, мөгаен, бердәнбер булгандыр. Мәскәү һәм Сталинград янында, Курск дугасында, Днепрда - һәркайда Татарстан вәкилләре батырлык һәм фидакарьлек үрнәкләре күрсәтте, Бөек Ватан сугышы полководецлары И.Конев, К.Рокоссовский, Л.Говоров, А.Еременко татарларның чиксез батыр, кыю һәм булдыклы сугышчылар булганын билгеләп үтте.

Ирләр белән беррәттән, Татарстан хатын-кызлары да батырлык, кыюлык үрнәкләре күрсәтте. 10 меңнән артык кызларыбыз сугышка китте. Хатын-кызлар медсанбатларда һәм һава оборонасында аеруча күп иде.

Якташларыбыз батырлыгы партизан хәрәкәтендә тирән эз калдырган. Тулы булмаган мәгълүматларга караганда, Смоленск тирәсендәге партизан отрядларында гына да 200 дән артык татарстанлы сугышкан. Якташларыбыз белорус партизаннары арасында аеруча күп булган. Минскидагы Бөек Ватан сугышы музеенда Татарстанга һәм батыр якташларыбызга тулы бер бүлек багышланган. Орша янында хәрәкәт итүче "Победа" партизан отряды составында шартлатучы, ә аннары разведка начальнигы сыйфатында баһадир һәм шат күңелле татар шагыйре Зәки Нури сугышкан. Мәгълүм ки, француз, бельгияле, итальян, поляк партизан отрядларында татарларга тиңләшергә омтылганнар, аларны югары бәяләгәннәр, батырлыкларына сокланганнар.

Билгеле булганча, Җиңү яу кырында һәм тылда яуланды. Республика заманга яраклы хәрби техника җитештерүнең иң мөһим бер плацдармына әйләнде. Бу җәһәттән аны, мөгаен, Урал төбәге белән генә чагыштырып буладыр. Кичәге тыныч продукция җитештерүче заводлар корал эшләүгә көйләнде. Хәрби заводлар продукция чыгаруны ике-өч тапкыр арттырды.

Сугыш елъязмасында предприятиеләрне эвакуацияләү аерым бер сәхифә тәшкил итә. Россиянең фронт алды өлкәләреннән, Украина, Белоруссия, Балтыйк буе республикаларыннан, Мәскәү һәм Ленинградтан 70 тән артык зур һәм уртача предприятие күчерелде. Аларны кабат эшләтеп җибәрүгә бик аз вакыт бирелде. 1941 елның сентябрендә авиация частьларына яңадан җиһазланган По-2 җиңел моторлы төнге бомбардировщиклар килә башлады. Ул сугыш елларында легендага әйләнде. Санаулы атналарда татарстанлылар самолетлар һәм бронекатерлар, катлаулы оптик приборлар, "Катюша"ның реактив снарядлары өчен зарядлар җитештерде.

Җиңел һәм җирле сәнәгать предприятиеләре хәрби кием-салым тегүгә күчте. Сугышның беренче дүрт аенда гына да республика җирле сәнәгате предприятиеләре фронтка ике миллионга якын хәрби кием-салым, 265 мең плащ-палатка, 1500 пар аяк киеме бирде. Ә сугыш елларында җитештерелгән барлык өс һәм аяк киемнәре өч миллионлы армияне киендерергә җитәр иде.

Ярым ач, искиткеч авыр хезмәт, ир-атларның фронтка китүенә һәм һәлак булуына бәйле гаять зур әхлакый тетрәнүләр шартларында Татарстан авылы фронтка икмәк, сөт, ит, бәрәңге һәм башка продуктлар җибәреп торды. Сугыш вакытында республика фронтка 131 миллион пот ашлык бирде.

Казан фәнни мәктәбенең казанышларын, традицияләрен исәпкә алып, республикабызга СССР Фәннәр академиясе фәнни-тикшеренү институтлары галимнәре - 100 дән артык академик һәм әгъза-корреспондент килде. Аларның эшчәнлеге илнең оборона мәнфәгатьләренә буйсындырылды. Галимнәр арасында исемнәре бөтен дөньяга танылган Отто Шмидт, Сергей Вавилов, Александр Несмеянов, Евгений Тарле, Игорь Курчатов, Петр Капица бар иде. Алар белән бергә Татарстан галимнәре Александр Арбузов, Гыйлем Камай һәм башкалар эшләде.

Татарстан сугыш чорнап алган төбәкләрдән килгән йөздән артык балалар йортларын кабул иткән. Казан, Яшел Үзән, Арча, Кукмара, Бөгелмә, Әгерҗе һәм башка шәһәрләрдә, бистәләрдәге госпитальләрдә берьюлы 30 меңнән артык кеше дәвалана алган. Сугыш чорында безнең табибләр һәм шәфкать туташлары кулыннан 340 меңнән артык солдат һәм офицер үткән. Җиңүгә иҗат интеллигенциясе дә бәяләп бетергесез өлеш керткән. Аларның байтагы фронт матбугатында эшләгән, икенчеләре кулларына корал тотып, алгы сызыкта, партизан отрядларында сугышкан.

Яу кырыннан 350 мең кеше, фронтка киткән һәр ике кешенең берсе туган Татарстанына кире әйләнеп кайтмады, сугыш кырында ятып калды. Бу - сугышка кадәрге Татарстан халкының 11,5 проценты дигән сүз. Ә моңа кайткач яраларыннан үлүчеләрне дә өстәсәң...

Иртәгә бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы. Ул шәһәр-авылларда зурлап билгеләп үтеләчәк. Халкыбыз хаклы рәвештә ветераннарга хөрмәт күрсәтә. Кызганыч, аларның саны гына һаман кими бара. Ә сугыш ятим иткән балалар әтиләре, оныклары бабалары кайтуына һаман өметләнеп яши.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: