Мәдәни җомга

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: РУХИ БАЙЛЫК МӘҢГЕЛЕК

"Яңа елда алдыбызда зур һәм әһәмиятле эшләр тора. Бу, беренче чиратта, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее. Киләчәк буыннарга дәһшәтле сугыш еллары турында дөреслекне җиткерү - безнең мөһим бурычыбыз. Тотрыклылык һәм югары тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү өчен барысын да эшләячәкбез. Тырыш хезмәт һәм бердәм булуыбыз моңа ныклы ышаныч бирә". Президент Рөстәм...

"Яңа елда алдыбызда зур һәм әһәмиятле эшләр тора. Бу, беренче чиратта, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее. Киләчәк буыннарга дәһшәтле сугыш еллары турында дөреслекне җиткерү - безнең мөһим бурычыбыз. Тотрыклылык һәм югары тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү өчен барысын да эшләячәкбез. Тырыш хезмәт һәм бердәм булуыбыз моңа ныклы ышаныч бирә". Президент Рөстәм Миңнехановның Яңа ел котлавында шундый сүзләр бар.

Һәр яңа елны без зур өметләр белән каршы алабыз. Аның үткәненә караганда уңайлырак булуын, бәхет-шатлык китерүен телибез. 2015 ел - Шәрекъ календаре буенча Кәҗә елы. Календарь билгеләмәсенә ышансак, бу ел тынычлык һәм мул уңыш алып килергә тиеш. Кәҗәнең бик аз чыгымлы хайван икәнлеген дә крестьян яхшы белә. Кәҗә 547 төрдәге үләнне азык итә диләр. Кәҗә ирек ярата. Аңа көненә ике-өч сәгать аякларын яздырып йөреп кайтырга кирәк. Сөте әллә никадәр чирдән дәва. Аның майлылыгы югары, аксым, кальций, фосфор, тозлар күп. Ите холестеринсыз. Ә мамыгыннан бәйләнгән оекбаш-бияләйләр, шарфлар, шәлләр көчле салкыннардан да саклый.

Һәр яңа елга аяк басканда аларның уңышлырак булуына өметләнсәк тә, гадәттә, еллар бер-берсенә охшамый. Аларның яхшырагы да, авыррагы да була. Без инде күпне күргән, чыныккан халык. 2015 елга республика бюджеты кабул ителгәндә агымдагы елда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча эзлекле эш алып бару максат итеп куелды. Татарстанда егермедән артык программаны гамәлгә ашыру дәвам иттерелә. Ул программалар нигезендә юллар, балалар бакчалары, торак йортлар, мәктәпләр, мәдәният учаклары төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк. Биналарга су кертү, спорт, ял мәйданчыклары төзү буенча зур күләмле эшләр башкарылачак. Бу чараларны эре шәһәрләрдә генә түгел, кечкенә авылларда да башкару күздә тотыла.

Әлеге программаларны гамәлгә ашыруда актив катнашу хакимият органнарының гына түгел, муниципалитетларның да беренче чираттагы бурычы. 2015 ел республиканың муниципаль берәмлекләре алдына зур сынаулар куя. Сентябрь аенда җирле үзидарәләргә сайлаулар көтелә. Муниципаль берәмлекләрнең халык белән турыдан-туры эшләүгә корылган хезмәтен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Җирле үзидарәләр - дәүләт яшәешен тәэмин итүчеләр", - дип бәяләде.

Агымдагы ел төрле зур вакыйгаларга, юбилейларга бай булачак. Республика халкы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын түземсезлек белән көтә. Ул Универсиаданың уңышлы эстафетасын дәвам итәр дигән өмет бар. Дәүләт суверенлыгы Декларациясе кабул ителүгә 25 ел тула. Март аенда Дәүләт Советы оештырылуга 20 ел. Бу уңайдан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җитәкчелегендә оештыру комитеты төзелде. Юбилей тантаналарына Дәүләт Советының элеккеге чакырылыш депутатларын, Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән дә кунаклар чакырырга планлаштыралар.

Елның иң зур вакыйгаларыннан берсе - Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее. Билгеле инде, киләчәк буыннарга дәһшәтле сугыш еллары турында дөреслекне җиткерү, Совет солдатының, әти-бабаларыбызның батырлыгына лаеклы гадел бәя бирү бик мөһим. Әлбәттә инде, сугыш кырында һәлак булучыларга гына түгел, Бөек Җиңү өчен өлеш керткән һәркемгә бәя бирелергә тиеш. Беркемне дә онытырга ярамый. Сугыш чоры балаларына ярдәм күрсәтү зарурлыгы турында да күптән инде сүзләр йөри. Бу уңайдан Русия парламентына закон проекты да кертелгән. Ниһаять, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы көннәрендә аларга да ярдәм кулы сузылыр дип өметләнергә кирәк.

2014 ел Мәдәният елы дип игълан ителгән иде. Билгеле инде, мәдәният хезмәткәрләре Русия һәм Татарстан Президентларының бу адымын хуплап каршыладылар, үзләренә хакимият органнары игътибарының нык көчәюенә өметләнделәр. Чыннан да, ел дәвамында мәдәнияткә кагылышлы күп кенә чаралар үткәрелде. Мәдәният йортлары, клублар салынды, искеләре ремонтланды, төрле очрашулар, конференцияләр, күргәзмәләр оештырылды. Боларның барысы да яхшы, билгеле. Ниһаять, хакимият мәдәнияткә йөз белән борылды кебек.

Шулай да мәдәният хезмәткәрләренең бу елга өметләре зуррак иде. Кызганыч, алар тулысынча ук акланып җитмәде шул. Мәдәният тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы артмады. Хәзергә ул республиканың уртача хезмәт хакыннан шактый түбән. Шунлыктан бу тармакка сәләтле яшьләрне җәлеп итеп булмый. Чаллыга һәм Түбән Камага яңа театр биналары кирәк. Милли китапханә өчен дә махсус бина салынмады. "Болгар номерлары"нда Тукай үзәге ачылыр дип өметләнгән идек. Бусы да эшләнмәде. Габдулла Тукай музеен ремонтлау өчен дә акча табылмады. Дистә еллардан бирле татарның сөекле сандугачы Сара Садыйкова хөрмәтенә әзер булган һәйкәлне дә урнаштыра алмыйбыз. Дөрес, кайбер районнарда җирле бюджет хисабына күп кенә игелекле эшләр башкарылды. Президент фәрманы белән авылларда иллеләп мәдәният йорты салынды.

Татарстан Мәдәният министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2015 елда максатчан федераль программа нигезендә, Буа һәм Азнакайда күп вазифалы мәдәният үзәкләре сафка басачак. Мәдәният хезмәткәрләре исә беравыздан: "Безнең өчен һәр ел - Мәдәният елы. Без һәр елны мәдәни чаралар чолганышында кайныйбыз. 2014 ел зур гамәлләргә старт кына бирде", - дип раслыйлар. Мөгаен, алар хаклыдыр да.

Татарстан тарихи-мәдәни корылмаларга бай булуы белән дә дан тота. Республикада 1516 тарихи корылма дәүләт тарафыннан саклана. Болардан кала, яңа ачыкланган 565 мәдәни мирас корылмасы һәм 98 мәдәни мирас билгесе булган һәйкәлләр дә кайгыртуга мохтаҗ. Шунысы мөһим: мәдәни мирасны саклау проекты күп кенә районнарны колачлый.

2015 ел Әдәбият елы дип игълан ителде. Парламентка тәгаенләнгән еллык Юлламасында Президент Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне читләтеп узмады, иҗат әһелләренә шартлар тудыру, яшьләргә игътибарны арттыру кирәклеген әйтте. Иң элек әдәбият әһелләренең матди хәлен яхшыртырга кирәк. Акча булмаган җиргә яшьләр дә килмәячәк. Бездә әдәбият-сәнгать төшемле урын түгел. Иҗат өчен түләү - җан асрарлык кына. Гонорар мәсьәләсен хәл итәсе бар.

"Совет чорында гонорар иҗат кешесенә хезмәт хакы дип кабул ителә иде. Хәзер аны бүләк, өстәмә түләү дип аңлыйлар, - ди Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. - Совет чорында язучыларның махсус иҗат йортлары бар иде. Фатирны 20 квадрат метр арттырып бирделәр, иҗат бүлмәсе өчен. Бүген берсе дә юк".

2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы да. Аларның да мәдәниятнең бер өлеше икәнлеген хәтердә тоту зарур. Агымдагы елда барлык паркларны, скверларны тәртипкә китерергә, яңаларын булдырырга туры киләчәк.

Билгеле, мәдәният тармагында проблемалар бик күп җыелды. Әлбәттә, аларны теге яки бу елны Мәдәният яки Әдәбият елы дип игълан итү юлы белән генә тормышка ашырып булмый. Халыкның рухи дөньясын баету, гомуми культурасын күтәрү буенча да күп эшлисе бар әле. Хәер, башка илләрдә килеп туган проблемаларны мондый юл белән хәл итәргә омтылмыйлар. Чөнки алга киткән илләрдә барлык мәсьәләләр даими рәвештә тиешле дәрәҗәдә хәл итеп барыла. Җәмгыять тә кеше кебек инде ул. Чөнки сау-сәламәт кеше: "Бүген аякны дәвалыйм да, иртәгә үпкәгә тотынам", - дип әйтми бит. Димәк, безнең җәмгыятебез бик үк сәламәт түгел шул әле. Югыйсә, сәламәт ил булсак, һәр адымны уйлап атлар, яшәешебезнең һәр өлкәсенә тигез дәрәҗәдә игътибар итеп чарасын күрә барыр идек. Ә хәзер исә "Хәерченең эше шул - ямана да юана" дигәндәй, кайда ертык - шуны ямап яшибез.

Югыйсә, Русияне хәлсез, хәерче дияргә тел әйләнми. Аның табигый байлыклары бик күпләрне сокландырырлык. Нефть, газ белән төрле илләрне тәэмин итеп яшибез. Тайга урманнарында, елга-күлләрдә, ил чигендәге диңгезләрдә күпме байлык яшеренгән. Әмма алар бер төркем олигархлар кулында шул. Аларны сак кына файдаланганда проблемалар бик күпкә кимрәк булыр иде.
Соңгы вакытта кайбер тармакларны таркатып бетерү, аннары күп көч, матди чыгымнар тотып аларны торгызырга тырышу традициягә әйләнеп бара. Әйтик, дистә еллар элек, балалар бакчаларын арзан бәягә коммерция оешмаларына таратып бетерделәр. Нәтиҗәдә шәһәр-авылларда гаҗәеп озын чиратлар барлыкка килде. Ата-аналар балаларын ясле-бакчаларга урнаштыра алмый башлады. Президент фәрманы нигезендә махсус программа кабул ителгәч кенә, эш уңай якка үзгәрде. Колхозлар таратылгач, авылның социаль корылмаларына җаваплы кеше калмады. Шунлыктан хәзер мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, сәүдә оешмаларын тәртипкә китерү зарурлыгы туды. Илне дә, беренче чиратта, әдәбият-сәнгать, халыкның рухи, байлыгы аша гына дөньяга танытып була. Юкка гына "Матди байлык - бер айлык, рухи байлык - мәңгелек", - димиләр бит.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: