Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: КУНАКЧЫЛ ХАЛКЫБЫЗ

Татар халкы элек-электән кунакчыллыгы белән аерылып тора. Кайсы гына татар өенә барып керсәң дә, шундук чәй куялар, өстәлгә җиләк-җимеше, катыгы-сөте, мае менеп кунаклый. Соңгы елларда Россия, Европа, хәтта дөнья күләмендәге күп кенә чараларның нәкъ менә Татарстанда үткәрелүенә дә, мөгаен, халкыбызның кунакчыллыгы сәбәпчедер. Бөтендөнья студентлары Универсиадасын үткәргәндә генә дә Казанда 100...

Татар халкы элек-электән кунакчыллыгы белән аерылып тора. Кайсы гына татар өенә барып керсәң дә, шундук чәй куялар, өстәлгә җиләк-җимеше, катыгы-сөте, мае менеп кунаклый. Соңгы елларда Россия, Европа, хәтта дөнья күләмендәге күп кенә чараларның нәкъ менә Татарстанда үткәрелүенә дә, мөгаен, халкыбызның кунакчыллыгы сәбәпчедер. Бөтендөнья студентлары Универсиадасын үткәргәндә генә дә Казанда 100 меңнән артык кунак булды. Әлбәттә, ул кадәр кешене урнаштыру, яшәү-көнкүреш шартларын оештыру, күңел ачу чараларын үткәрү, әйбәтләп озатып җибәрү бик җаваплы һәм мәшәкатьле эш. Әмма бу мәшәкать - чыгымнар үзләрен аклый. Дөньякүләм чаралар Казанның, тулаем Татарстанның абруен күтәрә.
Республикада туристлык тармагын да тәртипкә салырга керештеләр. Шул максаттан, Президент Указы белән, Туристлык буенча дәүләт комитеты оештырылды. Комитет тарафыннан 2020 елга кадәр туристлыкны үстерү программасы эшләнде. Программаны әзерләү өчен халыкара Kohlst Partner компаниясе экспертлары җәлеп ителде. Программа кысаларында республикада туристлыкны үстерүнең төп юнәлешләре билгеләнде. Ул инфраструктура сервис үсешен, туристлык мөмкинлекләрен хәрәкәткә китерүне үз эченә ала.
Башкалабызда туристлыкны үстерү перспективасы Казан шәһәр Думасы сессиясендә дә тикшерелде. Анда билгеләп үтелгәнчә, бүген Казанның абруен күтәрү, туристлар санын арттыру буенча күп эш башкарыла. Узган ел шәһәребездә ике миллионнан артык турист булып киткән. Быел исә мондый күрсәткечкә август аенда ук ирешелгән. 2020 елга бу санны икеләтә арттыру бурычы куела. Хәзер Казан укучыларның каникул вакытында һәм бәйрәм көннәрендә дә Россиянең иң популяр туристлык юнәлеше булып санала икән.
Казанга килгән кунакларның иң күбе - Кытайдан, Германиядән, Франциядән, Италиядән һәм Америка Кушма Штатларыннан. Барлык туристларның яртысы нәкъ менә шул илләр өлешенә туры килә. Экскурсияләр оештырганда һәр илнең, төбәкнең үзенчәлекләрен исәптә тотып эш итү зарур. Әйтик, Кытайдан килгән туристлар республиканың В.И.Ленин, революционерлар тормышы белән бәйле урыннарны күрергә тели. Төркия туристларын бигрәк тә мәчетләр, дини оешмалар эшчәнлеге кызыксындыра. Ә Кремль исә һәммәсенең дә игътибарын җәлеп итә. Казанга килгән кунак Сөембикә манарасын, Кол Шәриф мәчетен, Благовещение чиркәвен сокланып карый, аларның тарихлары белән кызыксына. Казан Кремле - башкалабызның йөзек кашы, ул тарихи һәйкәл булу белән бергә, милли хәзинәбез дә.
"Ривьера" аквапаркын карарга теләүчеләр дә бик күп. "Казан" гаилә үзәге мәйданчыгының популярлыгы шулай ук көннән-көн арта. Быел аны йөз меңгә якын кеше караган инде.
Татарда кунак килер алдыннан өй чистарту гадәте бар. Универсиада, Су спорты буенча дөнья чемпионаты кебек зур чараларны үткәрүгә әзерлек чорында Казанның үзәк өлеше тәртипкә китерелде, Иске Татар бистәсендәге күп кенә тарихи биналар торгызылды, ремонтланып элеккеге хәленә кайтарылды. Хәзер аларны оялмыйча һәркемгә күрсәтергә була. Казанда дөнья дәрәҗәсендәге спорт корылмалары, кунакханәләр челтәре булдырылды. Быел Иске Татар бистәсендә тагын ике кунакханә, шәһәрнең төрле урыннарында 32 хостел ачылды. Хәзер Казанда хос­телләрне дә кертеп 17 мең урынга исәпләнгән 196 кунакханә бар. Зур чаралар үткәргәндә аларның берсе дә буш калмый. Кыскасы, хәзер бездә туристларны күпләп кабул итү өчен шартлар җитәрлек. Туристлар өчен кызыклы Казан - Болгар - Зөя өчпочмагы барлык­ка килде. Аларның өчесендә дә халыкка күрсәтерлек урыннар күп.
Билгеле, туристлык базары бер урында гына тормый, ул даими үзгәрә. Шунлыктан туристлыкка багышланган программаларга да өстәмәләр кертү зарурлыгы туа. Еллык бюджетны формалаштыр­ганда да программаны гамәлгә ашыру өчен өстәмә акчалар бүлеп бирергә туры килә. Депутатлар туристларны изге урыннарга җәлеп итүне өстенлекле юнәлеш дип саный. Димәк, кайбер туристлык маршрутларын зиратлар аша да уздырырга була. Шәһәр Думасы сессиясендә туристлар уза торган юллар тирәсендәге шәһәр чите бистәләрен тәртипкә китерү зарурлыгы турында да белдерелде.
Чыннан да, туристлар арасында изге урыннарны күрергә теләүчеләр аз түгел. Мәсәлән, Франциянең 15 мең халкы булган Лурд шәһәре - ел саен 5 миллион, Португалиянең 10 мең халыклы Фатима шәһәре 6,5 миллион турист кабул итә. Лурд та, Фатима да, - Казан кебек үк, изге Мәрьям ана истәлекләре белән бәйле шәһәрләр. Казан шәһәр җитәкчелеге бу эшне өч этапта үткәрергә кирәк дигән карашта тора. Беренче этапта Богородица монастыре комплексын тәртипкә китерәсе, үзгәртеп корасы бар. Икенче этапта изге урыннарда һәркемне җәлеп итәрлек экспонатлар булдыру зарур. Өченчесендә изге урыннарның мөмкинлекләрен популярлаштыру максатыннан махсус брошюралар чыгарырга, туристлыкның бу төренә операторларны җәлеп итәргә кирәк булачак.
Татарстанда үткәрелә торган чараларны туристлык программаларын төзегәндә исәпкә алу отышлы. Әйтик, Казанда ачылган зур күргәзмәләрне караудан туристлар баш тартмаячак бит. Теге яки бу фестиваль чорында турист­лар өчен күренекле артистлар катнашында концертлар куярга, алар белән очрашулар үткәрергә, андый чараларны ачык һавада да оештырырга мөмкин. Бу уңайдан Универсиада чорында тәҗрибә тупланды бит.
Татарстанның төрле делегация­ләренә чит илләргә чыкканда рес­публика мәнфәгатьләрен кайгырту, шул исәптән туристлар җәлеп итү бурычы да йөкләнә. Мәсәлән, Финляндиядә Nozdil Travel Faiz күргәзмәсендә катнашучы Татарстан вәкилләре фин туристлары өчен "түгәрәк өстәл" оештырды, республиканың туристлык мөмкинлекләре белән таныштырды.
Билгеле, республиканың башка программаларын да яңа туристлык маршрутлары ачу өчен файдаланырга мөмкин. Әйтик, Киров районында Адмиралтея бистәсен элеккеге хәленә кайтару программасы гамәлгә ашырыла. Биредә верфьләр, музейлар булдыру күздә тотыла. Әле күптән түгел генә Рус география җәмгыятенең су асларын фәнни тикшерү отряды әгъзалары Каспий диңгезеннән кайтты. Ике атна дәвамында алар биредә Петр I нең 1722-1723 елларда Фарсыга походы вакытында баткан корабларының калдыкларын эзләде. Ул кораблар нәкъ менә Казан верфендә төзелгән булган. Табылдыкларны Адмиралтея бистәсендә ачылачак музейга куярга җыеналар. Казанның Елга аръягы районы (элек Киров районы шулай исемләнгән) тарихы белән танышу шәһәр кунаклары өчен дә кызыклы булачак. Дары заводы, Алафузов, Свешников предприятиеләре урнашкан, күп кенә революционер исемнәрен йөрткән урамнары булган районның тарихы болай да бик бай. Кызганыч, бу районның бай тарихын кунаклар түгел, Казанда даими яшәүче яшьләр дә рәтләп белми әле. Укучылар өчен район буйлап экскурсияләр үткәргәндә, төрле кичәләр оештырганда яхшы булыр иде.
Гадәттә, һәр тармак буенча сүз барганда, без Россиядә алдынгы дип мактанырга яратсак та, туп­ланган мирасыбызны тиешенчә пропагандалый һәм кунакларга күрсәтә алмыйбыз әле. Әйтик, Габдулла Тукай - татар халкының гына түгел, бөтен төрки дөньяның горурлыгы. Шагыйрьнең Казандагы музее һаман ярымҗимерек хәлдә. Болгар номерлары урынында Тукайның мемориаль музее төзеләчәк дигән сүзләр дә һаман чынбарлыкка әйләнми. Кырлай, Кушлавыч музейларына туристларны гадәттә шагыйрьнең туган көнен үткәргәндә генә алып киләләр. Югыйсә даими эшләүче туристлык маршруты оештырырга инде күптән вакыт. Моның өчен әлләни чыгымнар да кирәкми кебек. Чөнки спонсорлар ярдәме белән шагыйрьнең туган ягындагы музейлары тәртипкә китерелде бит.
Казан артының мәдәни мәркәзе булган Арчада Кырлай, Кушлавыч комплексларыннан башка да музейлар аз түгел. Әйтик, дөньяда бердәнбер "Әлифба" музее, респуб­ликада бердәнбер әдәбият-сәнгать музее, Казан арты тарихы музее, Мөхәммәт Мәһдиев музее, урман музее... Алардагы экспонатлар белән танышу турист­лар өчен дә файдалы булачак.
Казанда туристларны Европа таләпләренә җавап бирерлек ике катлы автобусларда йөртә башладылар. Шушы ук стильдә су трамвайлары эшләү планы да бар. Казансу буйлап, Идел акваториясендә яисә Кабан күлендә йөрергә, шәһәребезнең бөтен гүзәллегенә сокланырга берәү дә каршы килмәячәк. Дөрес, моңарчы да респуб­ликада елгалар буйлап сәяхәт оештырыла иде. Әмма аның белән очраклы рәвештә генә шөгыльләнделәр. Бу эшнең конкрет планы да, программасы да булмады.
Республиканың туристлык челтәрен һич кенә дә Казан белән генә чикләргә ярамый. Татарстанның Алабуга, Чистай, Бөгелмә, Тәтеш, Яшел Үзән кебек тарихи шәһәрләре бар. Нефть районнарында да, соңгы дистә елларда калкып, инде дөнья күләмендә танылып өлгергән Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә дә кунакларга күрсәтерлек урыннар аз түгел.
Татарстанның туристлык мөмкинлекләрен үстерү өчен Интернет ресурсларыннан һәм башка мәгълүмат чараларыннан киң файдалану сорала. Мөстәкыйль хәрәкәт итүче туристлар өчен андый мәгълүмат бигрәк тә мөһим. Туристлык порталын үзгәртеп кору да - көн тәртибендә.
Туристлыкны үстерү - Татарстанны бөтен дөньяга таныту белән бергә, бюджетны тулыландыруның мөһим чарасы да. Дөньяда тулаем туристлык керемнәре исәбенә генә яшәүче дәүләтләр булуын да истән чыгарырга ярамый. Безгә дә нефть долларларына гына карап утыру, беренче адымнарга канәгатьләнеп яшәү килешми. Кунаклар ташкынының елдан-ел көчәя баруына әзерләнү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев