Мәдәни җомга

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: КОНСТИТУЦИЯ – ХОКУКЫЙ ДӘҮЛӘТНЕҢ НИГЕЗЕ

Авыл халкының октябрь ахырында - ноябрь башында бераз ял итеп, үзенчә ләззәтләнеп алуы балачактан хәтергә уелып калган. Бу вакытта инде ул мәшәкатьләреннән бераз арына, бушана төшә. Кырларда тир түгеп үстерелгән икмәк, бәрәңге җыеп алынган, кышка җитәрлек утыны-печәне әзерләнгән була. Мичтә бәлеше, кабартмасы пешә. Урамнардан узганда каз маенда кыздырылган бәрәңге исе...

Авыл халкының октябрь ахырында - ноябрь башында бераз ял итеп, үзенчә ләззәтләнеп алуы балачактан хәтергә уелып калган. Бу вакытта инде ул мәшәкатьләреннән бераз арына, бушана төшә. Кырларда тир түгеп үстерелгән икмәк, бәрәңге җыеп алынган, кышка җитәрлек утыны-печәне әзерләнгән була. Мичтә бәлеше, кабартмасы пешә. Урамнардан узганда каз маенда кыздырылган бәрәңге исе борынны кытыклый. Сабан туе кебек үк, Октябрь бәйрәме дә халыкның иң яраткан бәйрәме иде. Укучылар кызыл әләмнәр, лозунглар күтәреп, җырлар җырлап урамнарны әйләнә. Җырлары да нинди иде бит әле:

СССРның Төп Законын
Үзе язган Сталин.
Син яшәсәң, безгә рәхәт -
Мәңге яшә Сталин!

Казанда Октябрь бәйрәменә багышланган тантаналы утырыш традиция буенча шәһәрнең иң зур залында үткәрелде, Ирек мәйданында бәйрәм демонстрациясе берничә сәгать дәвам итте.

СССР таркалгач, коммунистлар хакимияттән читләштерелгәч, Октябрь революциясенә дә караш үзгәрде, аны бөтенләй билгеләп үтми башладылар. 7 ноябрь календарьда кызыл төскә буялмаган инде. Шулай да ноябрь бүген дә бәйрәмнәргә бай әле: 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне.

Белүебезчә, 22 ел элек республика парламенты, татарстанлыларның - төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының яңа Конституциясен кабул итте, күпмилләтле халкыбыз сайлап алган принципиаль сәяси юлны билгеләде. Конституция проекты республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге махсус комиссия тарафыннан әзерләнде. Аның эшендә Югары Совет Президиумы әгъзалары, депутатлар, күренекле галимнәр катнашты. Проект халык депутатларының район һәм шәһәр Советлары сессияләрендә, хезмәт коллективларында, матбугатта тикшерелде.

Конституция проектын чит ил экспертлары да анализлады. Аурупа Советы һәм башка халыкара хокук институтлары Татарстанның Төп Законын, демократик дәүләт Конституциясе буларак, югары бәяләде. Элекке автономияле республикада яшәүче күпмилләтле халыкның ихтыярын һәм мәнфәгатьләрен чагылдыручы суверен, демократик Татарстан дәүләте, хакимият вәкаләтләре чикләрен билгеләү һәм вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамә нигезендә, Русия Федерациясе белән ассоциацияләшкән халыкара хокук субъекты дип игълан ителде.

Хәтерлим әле, Конституциянең һәр нигезләмәсе, маддәсе сессиядә җентекләп тикшерелде. Еш кына бәхәсләр дә туды, аларны хәл итү өчен килештерү комиссияләре төзергә туры килә иде.

Конституция кабул ителү белән дәүләт суверенлыгының төп принциплары, мөстәкыйль социаль-икътисади һәм сәяси реформалар сәясәтен эзлекле үткәрүнең иң мөһим юнәлешләре закон нигезендә ныгытылды. Конституция Татарстанның Русия белән үзара мөнәсәбәтләренең төп принципларын беркетте. Шунысын да искәртеп үтү урынлы булыр, бүген Татарстан - федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрен Шартнамә нигезендә көйләүче бердәнбер субъект. Әлеге Шартнамә Русия Дәүләт Думасы тарафыннан да расланды, димәк, ул закон көченә керде.

"Без үзгәрешләр заманында яшибез. Үз алдына анык максат куючылар һәм, бернигә дә карамыйча, шуңа таба баручылар уңышка ирешә. Нәкъ менә куелган максатларга ирешү республикабызга Русия Федерациясе субъектлары арасында алдынгылыкка чыгу мөмкинлеге бирде, - диелә Президент Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына Юлламасында. - Татарстанның үсешенә илебез Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан бирелгән югары бәя горурлык хисләре тудыру белән бергә, безнең алга бик күп бурычлар да куя. Без көндәшлеккә сәләтле булырга, шуның нәтиҗәсендә алга таба гражданнарыбызның тормыш сыйфатын күтәрүне тәэмин итәргә тиешбез".

Конституциядә шәхеснең Гомуми кеше хокуклары декларациясендә тәкъдим ителгән төп хокуклары закон нигезендә рәсмиләштерелде. Кеше хокуклары өстенлек иткән хәлдә гражданның һәм дәүләтнең үзара җаваплылыгы иң югары социаль кыйммәт буларак беркетелде. Гражданның хокукый статусы республикада яшәүче һәр кешегә социаль байлыклардан һәм ресурслардан киң файдалану мөмкинлеген ача. Тарихи күзлектән караганда кыска гына чор эчендә күп кенә өлкәләрдә Татарстан ирешкән уңышлар республиканың Төп Законында беркетелгән тотрыклы икътисади һәм социаль үсештә сайлап алган курсның дөреслеген раслады.

Дөрес, моннан 22 ел элек, 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясе зур үзгәрешләргә дучар булды, аңа күп кенә төзәтмәләр кертелде. Үткән гасыр ахырында Русия һәм Татарстан Конституцияләре арасында аермалыкларның, каршылыкларның күп булуы турында сүз куертылды. Хәер, аларның булуы гаҗәп тә түгел иде. Чөнки Татарстан Конституциясе Русиянекеннән алданрак кабул ителде. Русия Конституциясе кабул ителгәч, прокурор протестлары башланды. Русия Генераль прокуроры Татарстан Конституциясенең беренче бүлегендәге 27 маддәнең 16сы федераль законнарга каршы килә дип белдерде.

Татарстан Конституциясенең күпчелек нигезләмәләрен судларда якларга туры килде. Нәтиҗәдә төп маддәләр сакланып калынды. Мин монда дәүләтчелегебезгә, Президентка, Дәүләт Советына кагылышлы маддәләрне күздә тотам. Республика Конституциясе беренче чиратта халкыбыз мәнфәгатьләрен яклауга, халыкның тормыш хәлен яхшыртуга хезмәт итәргә тиеш. Җир шарындагы һәр милләт шикелле, татар халкы да үзенең дөнья цивилизациясендәге лаеклы урынын билгеләргә, бай тарихы, мәдәнияте, иҗтимагый акылы, камил теле белән горурланырга, аларны алга табан да үстерергә, киләчәккә илтергә хаклы.

Хәтерлим әле, 1992 елның 20 маенда референдум нәтиҗәләренә һәм алда торган бурычларга багышлап, Югары Советның махсус сессиясе үткәрелде. Спикер Фәрит Мөхәммәтшин докладында Татарстанның кыйбласыннан тайпылмаячагы ачык күрсәтелде. Республика суверенлыгын ныгыту буенча законнар, Конституция кабул итү, табигый байлыклардан файдалану, финанс, кредит, таможня, салымнар һәм җыемнар, хәрби җиһазлар сату тәртибе, халыкара мөнәсәбәтләр урнаштыру, суд, прокуратура, адвокатура, башка күп кенә мәсьәләләрне Татарстанның мөстәкыйль хәл итәчәге белдерелде. Әмма боларның кайберләрен гамәлгә ашырып булмады, федераль үзәк мөмкинлек бирмәде.

Кызганыч, Мәскәү һаман да үзәкләштерү сәясәтеннән баш тартмады әле. Субъектларда җыелган салымнарның күп өлеше федераль үзәккә китә. Аларны кайтарып алу бик җиңел эш түгел инде ул. Соңгы вакытта федераль үзәкнең вәкаләтләрен төбәкләргә бирүе традициягә әйләнде. Вәкаләтләр тапшырыла, әмма аларны гамәлгә ашыру өчен финанс тиешенчә бирелми. Акча булмагач, урыннарда эшне планлаштырылган дәрәҗәдә оештыра алмыйлар шул. Федераль законнарга кертелгән кайбер үзгәрешләр дә төбәкләрнең икътисади хәлен шактый авырайта.

Кешелек дөньясында булып үткән катлаулы вакыйгалар, сугышлар аркасында татар халкы бүгенге көндә географик яктан бик таралып, бер-берсеннән аерылып, төрле табигый шартларда көн күрә. Себер, Урал, Көнбатыш Азия, Көнчыгыш Аурупа киңлекләрендә ныклап төпләнгән татарлар бик күп милләт вәкилләре белән якыннан аралашып яши. Мәдәни һәм иҗтимагый оешмаларга берләшеп, туган халкыбызның милли үзенчәлекләрен саклап гомер итә. Әмма кайда һәм нинди шартларда яшәвенә карамастан, һәр татар кешесе үзенең гомум бер көчле милләт - татар халкы вәкиле икәнен онытмый, шуның белән горурланып яши.

Бөтендөнья татар конгрессы төзелү, аның төрле илләр һәм кыйтгаларның милләттәшләребез күмәкләшеп яшәгән төбәкләрендә оештырылган бүлекчәләренең нәтиҗәле эшчәнлеге аеруча әһәмиятле. Татарстан Президенты аппаратының, Дәүләт Советының, республика хөкүмәтенең бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче җаваплы органнары, Татарстанның чит илләрдәге, Русия субъектларындагы, Мәскәүдәге вәкаләтле вәкилләре туган халкыбыз турындагы объектив мәгълүматларны халыкара дәрәҗәдә пропагандалауга күп көч куя.

Татарстанда гомер итүче дистәләрчә милләтләр һәм төрле дини конфессияләр, оешмаларның үзара ярдәмләшеп, дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәвенә бөтен шартлар тудырылуы, беренче чиратта, татарларның чын мәгънәсендә толерант, киң күңелле халык булуы турында сөйли.

Конституция кабул итүнең 22 еллыгын билгеләп үткәндә, Төп Закон ныклыкка сынауны намус белән үтте, дип ышанып әйтә алабыз. Республиканың хокукый норматив базасы системасы шуңа нигезләнеп эшләнә. Конституцион идеяләр татарстанлыларның акылын били бара, аларның көндәлек тормыш нормасы булып әверелә. Иң мөһиме - Конституциягә нигезләнеп, дәүләтчелегебезне торгызу юлында кылынган һәр гамәл халык өчен эшләнә. Чыннан да, һәркемнең шатланып яшәве, шатланып эшләве өчен шартлар тудыру бик тә зарур.

Татарстан Республикасы Конституциясе көне Халыклар бердәмлеге көненнән соң ук бәйрәм ителә. Республика җитәкчелеге Русия Федерациясендә гомер итүче халыклар арасында күпгасырлык дуслыкны һәм хезмәттәшлекне тотрыкландыру сәясәтен алып бара. Әлбәттә инде, бердәмлек бервакытта да, беркемгә дә зыян салмады һәм салмас та. Дәүләт күләмендә бу бәйрәм XVII гасыр башындагы тарихи вакыйгалар истәлеге буларак барлыкка килгән. Тарихта тирән эз калдырган ул көннәрдә ата-бабаларыбыз - төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре бер булып, уртак Ватаннарын илбасарлардан азат иткән.

Бүген Халыклар бердәмлеге көне күпмилләтле һәм төрле диндәге Русия халыкларының күп гасырлар дәвамында илнең бай мәдәниятен һәм тарихи кыйммәтләрен саклаудагы, аның абруен һәм көчен арттырудагы традицияләрен чагылдыра. Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренә мәдәниятләрен үстерү, гореф-гадәтләрен саклау өчен кирәкле шартлар тудырылган.

1992 ел Конституциясе икътисади системага, принципиаль яңа карашларга нигез салды. Ул социаль-икътисади реформаларны тизләтү өчен зур әһәмияткә ия булды. Дөрес, республиканың социаль-икътисади үсеше өлкәсендә планлаштырылган чаралар тулы күләмдә гамәлгә ашмады әле. Әмма инде бу юнәлештәге реаль гамәлләрне конституцион казанышлар дип санарга мөмкин. Агросәнәгать комплексын үстерү, авыл торак пунктларын газлаштыру, тузган торакны бетерү программасын гамәлгә ашыру, юллар төзелеше, республика икътисадының төп тармакларында җитештерүне арттыра бару төрле өлкәләрдә планлы сәясәт үткәрүдән башка мөмкин булмас иде.

Республиканың икътисадны үстерү өлкәсендәге сәясәте социаль юнәлештә үткәрелә. Конституциядә беркетелгән социаль гаделлек принцибы республика җитәкчелегенең практик эшчәнлегендә эзлекле төстә гамәлгә ашырыла һәм ул киләчәктә дә шулай булыр дип өметләник.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: