Мәдәни җомга

Әгъзам Фәйзрахманов: КАБЫГЫ БАР, ЭЧЕ БУШ

Соңгы елларда авылларның бер-бер артлы юкка чыгуы гадәти күренешкә әйләнде. Кайчандыр бу урында авыл булуын хәтерләтеп, бары ташландык зиратлар гына утырып кала. Алар да инде кайгыдан туктаусыз ыңгыраша кебек. Авылда яшәүчеләр калмагач, зиратларны, андагы мәрхүмнәрнең каберләрен даими рәвештә тәртипкә китереп торучы да юк. Әле кайчан гына Арча районының туган авылым...

Соңгы елларда авылларның бер-бер артлы юкка чыгуы гадәти күренешкә әйләнде. Кайчандыр бу урында авыл булуын хәтерләтеп, бары ташландык зиратлар гына утырып кала. Алар да инде кайгыдан туктаусыз ыңгыраша кебек. Авылда яшәүчеләр калмагач, зиратларны, андагы мәрхүмнәрнең каберләрен даими рәвештә тәртипкә китереп торучы да юк.
Әле кайчан гына Арча районының туган авылым Иске Йорт белән янәшәдә урман читенә, табигатьнең бик матур урынына урнашкан Яңа Тормыш авылы бар иде, без бала чакта аның тирәсендәге урманга җиләк, чикләвек, карлыган, шомырт, миләш җыярга йөри идек. Инде бу авылның урынын агачлар басып китте.
Иске Иябаш һәм Өтнә авыллары арасында Александровка дигән рус авылы бар иде. Сөйләүләренә караганда, бу төбәктәге татарларны чукындыру максатыннан бирегә урысларны күчереп утырт­каннар, мул итеп җир, болыннар биргәннәр. Халык телендә бу авылны Тыңламас дип йөртәләр иде. Янәсе, җирле халык урыслар белән уртак тел таба алмаган. Нәрсә әйтсәләр дә, урыслар алар сүзенә колак салмаган, тыңламаган. Кайчандыр бу урында авыл булуын хәтерләтеп, хәзер биредә берничә йорт урыны гына үзләрен сиздереп тора. Татар халык язу­чысы Гариф Ахунов туган Кече Өчиле авылы да бүген юк инде. Хәер, саный китсәң, бер Арча районында гына да юкка чыккан авыллар берничә дистә җыеладыр.
"Справедливая Россия" партиясе лидеры Сергей Миронов бер чыгышында шундый мәгълүмат китерде: "Либераль реформалар елларында (социализмнан капитализмга күчүгә керешкәч) ил картасыннан 8,5 мең авыл юкка чыкты, тагын 19 меңе бу картада ясалган, әмма аларның урыннарында бушлык, 13 миллион гектар җир максатчан файдаланылмый".
Авыллар язмышы турында уйланганда Мөдәррис Әгъләмовның шигъри юллары хәтергә төшә:
Тигезләү фәне берзаман
Авыр эшкә алынды.
Тигезләргә керештеләр
Шәһәр белән авылны.
Алар аны фәнни итеп
Шулкадәр нигезләде -
Дистәләгән авылларны
Җир белән тигезләде.
Төрле җыелышларда, киңәшмәләрдә юкка чыккан авыллар урынына ташлар урнаштырырга кирәк, аларны тарихта калдыру өчен китаплар язарга кирәк, дигән сүзләр яңгырый. Беткән авыллар урынына җыелып Сабан туйларын үткәрү, кайчандыр биредә яшәүчеләрне искә алу очраклары да күренгәли башлады. Боларның барысы да яхшы һәм кирәк тә, билгеле. Әмма иң мөһиме - авылларны таркалу хәленә китереп җиткермәү.
Бераз бушрак вакыт чыгуга мин Арча районының яшьлек елларым үткән Югары Әзәк авылына кайтып килергә, биредә яшәүче туганнарым белән очрашырга, аларның хәлен белергә тырышам. Хәтер яңартып, урамнар буйлап атлыйм. Элек авыл зур иде. Хәзер йортлар карчыклар теше кебек нык сирәгәйгән. Урамнар буш. Кешеләр бөтенләй очрамый. Бала-чага да күренми. Кичләрен гармун һәм җыр тавышлары да ишетелми. Инде нык кыйшая төшкән клуб берәр чара үткәрелгәндә генә ачыла икән. Халыкның медпункт, китапханә булмауга да исе китми башлаган. Авырый башласалар, район хастаханәсенә китәләр. Кичләрен халык телевизор карап вакыт уздыра. Элек Югары Әзәкне тегүчеләр авылы дип йөртәләр иде. Кием-салым тектерергә әйләнә-тирә авыллардан бирегә агылдылар. Ә кышларын, авылда эшләр җиңеләя төшкәч, осталар тегү машиналарын чаналарына салып, бераз акча эшләп алырга таралыша иде. Ә хәзер авыл халкы кием-салым алырга кибеткә йөри. Колхоз таратылгач, фермаларны һәм амбарларны да сүткәннәр. Аларның кирәге калмаган. Бүген Югары Әзәктә өч кенә кешегә эш урыны бар - башлангыч мәктәп укытучысына (дүрт бала укый), кибетчегә һәм хат ташучыга. Башкалар Арчага һәм Казанга йөреп эшли. Үз хуҗалыгында терлек асрап көн күрүчеләр дә бар. Берничә сыер асраучылар да шактый.
Әле кайчан гына Әзәк авыллары икәү иде. Югары һәм Түбән Әзәк. Югары Әзәккә терәлеп утырган Түбән Әзәкне бүген юк дияргә була. Анда бары ике генә гаилә көн күрә. Шунлыктандыр, рәсми документларда Югары һәм Түбән дигән сүзләрне бөтенләй кулланмый башлаганнар. Кулланышта Әзәк дигән исем генә калган.
Журналистлар белән очрашу вакытында Арча районы башлыгы Илшат Нуриев: "Бүгенге авылларны мин образлы итеп болай сурәтлим: тышкы кабыгы бар, эчендә кеше юк. Ягъни, хәзер халык туган авыл, туган нигез дип ашкынып яшәми. Мондый хәлдән чыгу өчен балалар белән эшнең ныклы системасын булдырырга кирәк. Чыннан да, балалар безнең киләчәгебез дип юкка гына әйтмиләр бит", - дигән иде. Мәктәпләрне тәртипле тоту буенча районда мөмкинлекләр табарга тырышалар. Узган ел биш мәктәпкә ремонт ясалган. Быел да шулкадәр үк мәктәпне ремонтлау планлаштырыла. Шулай да, белем бирүнең, балаларны тәрбияләүнең сыйфаты белән бик үк мактанып булмый. Хакимият башлыгы карашынча, балаларны туган нигезне ташлап китә алмаслык итеп тәрбияләргә кирәк. Шул чакта гына авылларның юкка чыгу куркынычы бетәчәк, дип саный ул.
Без укыган чорда авыл мәктәпләрендә дә төрле түгәрәкләр гөрләп эшләде. Укучылар киләчәктә нинди һөнәр сайларга җыенуларыннан чыгып, үзләренә якынрак түгәрәкләргә йөрде. Түгәрәкләрнең барысы да бушлай иде, берәү дә акча сорамады. Фәннәрне авыр­дан үзләштерүчеләр өчен укытучылар шулай ук бушлай өстәмә дәресләр үткәрде. Реформалар үткәрәбез дигән булып боларның барысын да юкка чыгардылар. Яхшы гына эшләүче совет мәгариф системасы җимерелде. Һәрнәрсә бердәм дәүләт имтиханына көйләнде. Аны уңышлы бирергә теләсәң, репетитор ялла, акча түлә. Укытучы хезмәте дә БДИ нәтиҗәсеннән чыгып бәяләнә. Шуңа укытучылар тугызынчы сыйныфтан соң фәннәрне авырданрак үзләштерүчеләрдән котылырга тырыша, син БДИны бирә алмаячаксың дип даими тукып тора. Нәтиҗәдә балалар миннән булмый икән дип, эленке-салынкы йөри башлый. Тугыз сыйныфтан соң берәр училищега яки техникумга китеп бара.
Элек-электән шулай булды: ветеринария академиясендә һәм аграр университетта укучы студентларның күпчелеге - авыл балалары. Колхоз-совхозлар таркалгач, авыл хуҗалыгы белгечләренә ихтыяҗ да кимеде. Бүген күпчелек фермерларның агрономнары да, зоотехниклары да, ветеринария табибләре дә, инженерлары да юк. Фермер үзенә ярдәмче итеп хатынын яки берәр баласын урнаштыра да, шуның белән вәссәлам. Нәтиҗәдә авыл хуҗалыгы уку йортларын тәмамлаучыларның күпчелеге авылга кайтмый, шәһәрдә буталып йөри. Статистика мәгълүматларына караганда, Казан аграр университетын тәмамлаучыларның - 38, ә ветеринария академиясен тәмамлаучыларның 4 проценты гына белгечлеге буенча эшли.
Авылларның таркалуын кешеләргә эш булмау белән дә аңлаталар. Чыннан да колхоз-совхозлар бетерелгәч, бик күп кеше эшсез калды. Шактый вакытлар буе камилләштерелгән системага лаеклы алмаш табылмады. Күпчелек район җитәкчеләре исә теләге булган кешегә бүген авылда эш җитәрлек ул дигән карашта тора, эшләрен ныклы рельсларга салган фермерларны мисал итеп китерә. Әйе, алар һәр районда бар. Мин үзебезнең районның Түбән Мәтәскә авылында фермер Айдар Сабиров хуҗалыгын карадым. Ул йөз баш сыер асрый. Нәселле сыерлар, һәр сыер тәүлеккә 20 килограмм сөт бирә. Фермерның кереме начар түгел. Түбән Аты авылында фермер 6 гектарда кыяр, 5 гектарда җиләк үстерә. Казан якын булгач, продукцияне сату да проблема тудырмый.
Бүген фермерлар җитештерелгән продукцияне тизрәк сатарга, акчага әйләндерергә тырыша. Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүчеләр әллә ни күренми. Һәр районда шушы төбәк халкын кирәкле күләмдә барлык продукция белән тәэмин итәргә була бит, югыйсә. Ул чагында шактый өстәмә эш урыннары булдырылыр иде. Бу турыда беренче чиратта район авыл хуҗалыгы идарәләре шөгыльләнергә тиеш. Сер түгел, аларның роле елдан-ел кими.
Авыллар бушап калды, әкренләп булса да алар таркала бара. Мондый хәлдән котылу өчен галимнәр, хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар, җирле үзидарәләр катнашында ныклап эшләнгән конкрет программа кирәк. Россия күләмендә андый программаның эшләнүен көтеп ятсаң, бөтенләй авылларсыз калуыбыз бар. Татарстанның Россия җитәкчелеге игътибарын җәлеп итәрлек программалар әзерләү буенча тәҗрибәсе дә бар бит инде. Бу өлкәдә дә уянырга вакыт.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: