Мәдәни җомга

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: ҖИР КАДЕРЕ

Кешенең тормышы турыдан-туры җир белән бәйле. Без җирдә яшибез. Җир кешенең төп яшәү чыганагы, бер үк вакытта җитештерү чарасы, хезмәт кую урыны да. Аны башка урынга күчереп тә, бүтән нәрсә белән алыштырып та булмый. Белеп эш иткәндә, ул тузмый, уңдырышлыгын арттыра, байлык тудыра. Кайсы хуҗалыкта, төбәктә җирдән нәтиҗәле файдаланалар, анда...

Кешенең тормышы турыдан-туры җир белән бәйле. Без җирдә яшибез. Җир кешенең төп яшәү чыганагы, бер үк вакытта җитештерү чарасы, хезмәт кую урыны да. Аны башка урынга күчереп тә, бүтән нәрсә белән алыштырып та булмый. Белеп эш иткәндә, ул тузмый, уңдырышлыгын арттыра, байлык тудыра.
Кайсы хуҗалыкта, төбәктә җирдән нәтиҗәле файдаланалар, анда азык-төлек мул, ә хуҗасызлык хөкем сөргән урында кытлык башлана. Җиргә саксыз караган, аны күпләп авыл хуҗалыгы кулланышыннан чыгарган ил төп байлыгын югалта, телиме-теләмиме, ярлылана, бөлә бара. Моны Россия мисалында ачык күрергә мөмкин. Базар икътисадына күчеш чорында колхоз-совхозлар таратылды, җирне шәхси затларга бирделәр. Әмма алар төрле сәбәпләр аркасында җирнең шактый өлешен эшкәртми башлады. Нәтиҗәдә 16 мең гектардан артык җир чәчү әйләнешеннән чыгарылды, сөрү җирләрен чүп басты.
Соңгы ике йөз еллык статистика Россиядә җиргә кадер булмавын раслый. Бу исә төп халыкның гореф-гадәтләре белән бәйле булса кирәк. Яңадан-яңа җирләр үзләштереп, чит мәмләкәт мәйданнарын яулап, байлыгын талап гомер кичерергә күнеккән халык, күрәсең, булганын яңарту, яхшырту турында кайгыртмаган, моны артык чыгым, мәшәкатьле шөгыль дип санаган. Җиргә карата гасырлар буе формалашып килгән тискәре караш дәвам итә. Җиргә һаман да кадер юк.
Россиядә унбиш миллион гектарга якын җирне 300 мең чамасы фермер (крестьян) хуҗалыкларына бүлеп бирү дә әлләни ярдәм итмәде. Икътисад фәннәре докторы Фарсель Зыятдинов карашынча, матди-техник базаның бик начар хәлдә булуы, авыл хуҗалыгы техникасының искереп гамәлдән чыгуы, квалификацияле кадрларның җитешмәве нәтиҗәсендә агротехник таләпләр тиешенчә үтәлми, эрозиягә каршы көрәш сизелерлек түгел, кырларга органик һәм минераль ашламалар кертү дә юк дәрәҗәсендә. Әгәр Бельгиядә сөрү җирләренең һәр гектарына елына - 405, Япониядә - 453, Нидерландта - 500 килограмм ашлама кертелсә, Россиядә ул нибары 12 килограмм. Димәк, бер квадрат метрга 1,2 грамм туры килә.
Татарстанда авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләр 6 миллион гектар чамасы. Шуның 3,8 миллион гектары сөрү җирләре. Бу респуб­ликаның халык саныннан чыгып исәпләгәндә һич тә мактанырлык саннар түгел. Җан башына күчереп исәпләгәндә бер гектардан да кимрәк. Аны арттыру мөмкинлеге дә юк. Киресенчә, әлеге күрсәткеч кими генә бара. Совет хакимияте елларында бер генә төбәк тә, бер генә республика да авыл хуҗалыгы җирләрен безнең кебек күп югалтмады. Электр станцияләрен, газ һәм нефть үткәргечләрен шәһәрләрне тиешенчә уйлап бетермичә төзү һәм кайбер башка сәбәпләр нәтиҗәсендә 700 мең гектар чамасы болын һәм көтүлекләр, Идел, Кама, Нократ, Ык һәм башка елга үзәннәре, уңдырышлы сөрүлек җирләр гамәлдән чыкты. 450 мең гектары Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары астында калды. Кайбер икътисадчыларның исәпләвенә караганда, бу җирләрдә ел саен меңнәрчә тонна ашлык яки 420 мең центнер ит, 2 миллион 800 мең центнер сөт җитештереп булыр иде.
Түбән Кама сусаклагычын төзүгә керешкәч, аның проектын әзерләгәндә күп кенә хаталар җибәрелүе ачыкланды. Төзелеш эшләре шактый еллар тукталып торды. Су астында калырга тиешле Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Актаныш, Башкортстанның Илеш һәм башка районнарындагы кара туфраклы җирләрнең бәясен билгеләгәндә һәр гектардан алына торган уңыш киметеп күрсәтелгән иде. Дөрес итеп исәпләсәң, җитештерелгән энергия чыгымнарны каплый алмый, зыянга эшли дигән сүз. Инде төзелеп бетә язган корылманы, билгеле, сүтеп ташлап булмады. Шуңа күрә сусаклагыч биеклеген билгеләнгәннән түбәнрәк туктатырга, проектта каралган барлык җирләрне дә су астында калдырмаска карар кылынды.
Соңгы вакытта бу мәсьәлә тагын калкып чыкты. Кайбер акыллы башлар Түбән Кама сусаклагычы төзелеп бетмәгән, аны проект дәрәҗәсенә җиткерергә кирәк, дигән таләпне куя башлады. Янәсе бүгенге чорда электр энергиясе бик кирәк. Аларның таләбе гамәлгә ашса, тагын 10-15 мең гектар җирләребез су астында кала дигән сүз.
Тагын шунысын да искәртик: базар икътисады башланганчы, Татарстан сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы энергия кытлыгы кичермәде. Барлык электр һәм җылылык станцияләрендә (Казан, Түбән Кама, Чаллы, Зәй, Уруссу) ел саен уртача 33-34 миллиард киловатт-сәгать электр энергиясе җитештерелеп, шуның күп дигәндә 28-29 миллиард киловатт-сәгате үзебездә кулланылды, калганы күрше төбәкләргә чыгарылды. Димәк, үзебездә булган барлык электр станцияләрен ремонтлап, тиешле режимда эшләтүгә ирешкәндә, җитештерелгән энергияне сак файдаланганда, югалту, урлашу каналларын япканда, Татарстан җирләрен суга батырмыйча да үз-үзен энергия белән тулысынча тәэмин итә ала.
Татарстан суверенлыгы турындагы Декларациядә "җир астындагы һәм өстендәге бөтен байлык - халыкныкы" дип күрсәтелгән. Димәк, республика халкы рөхсәтеннән башка берәүнең дә аңа кул сузарга хакы юк. Хәзер җир товар булып исәпләнә, аның бәясе бар. Әйтик, нефть, газ, электр энергиясе товар буларак сатыла. Газ, электр энергиясе өчен Россия "Газпром"ына без акча түлибез. Ә менә җирләребезне су астында калдырып, электр энергиясе җитештерүчеләр дә җир хакын аренда рәвешендә түләп барырга тиеш бит! Базар икътисады шуны таләп итә. Татарстандагы Кама Аланы бистәсендә атом электр станциясен төзүне дәвам итү турында да сүзләр йөри. Бу станция төзелешендә беренче казык 1980 елның гыйнварында кагылган иде. Атомчылар шәһәрен һәм АЭСны төзүгә 4500 гектар җир бирелә. 1986 ел урталарында биредә төзүчеләр саны 3800 гә җитә. Төзелешнең барышы матбугатта киң яктыртыла. Татарстан Язучылар берлеге органы "Казан утлары" журналы да төзелеш мәйданында даими пост булдыра, төзелешне шефлыкка ала. Журналның ул вакыттагы баш мөхәррире Ренат Харис, очерклар бүлеге мөдире Кояш Тимбикова, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Илдар Низамов төзүчеләр янында еш була. Язучы Альберт Хәсәнов та айлар буе Кама Аланында яши.
Әмма тормыш бер урында гына тормый шул. Кама Аланында эш планнарын көннән-көн арттырып, төзелеш мәйданын киңәйтеп, торак йортлар, балалар бакчалары, спорт комплекслары, хастаханәләр, автовокзал, мунча салып ятканда, аяз күктә яшен суккандай, Чернобыль атом станциясендә авария булды. Бөтен дөнья хафага төште. Кама Аланы төзелешләрендә дә эш туктап калды.
Галимнәр бу урында кайчандыр җир тетрәү булуын да раслады. Ул кабатланса, станциянең күккә очу ихтималы да юк түгел иде. Төзелеш тукталгач, Татарстан Хөкүмәте АЭС төзелешенә кайтарылган җиһазларга тимәгез, алар консервациягә куела дип кистереп әйтмәде, махсус карар да чыкмады. Нәтиҗәдә күп нәрсәне талап, урлап бетерделәр. Шул рәвеш­ле салым түләүчеләрнең күпме акчасы җилгә очты. Ташландык җирләрне кабат чәчү әйләнешенә кертергә омтылучы да күренми. Дөрес, атом станциясе төзелешен дәвам итәргә кирәк дигән хәбәрләр дә ишетелгәли. Мондый сүз рәсми затлар авызыннан да чыккалый. Әмма тарих сабакларын онытырга ярамый. Йөз кат үлчә, бер кат кис, дип юкка әйтмиләр бит.
Татарстан тотрыксыз табигать зонасына урнашкан. Корылык та еш күзәтелә. Шуңа күрә игенчегә дә һәр гамәлен ныклап уйлап эш итәргә туры килә. Республикада иң мул уңыш 1997 елда үстерелде. Гектардан 35,1 центнер җыеп алынды. Амбарлар ашлык белән тулды. Әмма игенченең шатлыгы озакка бармады. Ашлыкны сатып алу бәясен ике тапкыр киметеп куйдылар. 1996 елда бер тонна ашлык бәясе уртача 1200 сум булса, 1997 ел өчен аны 650 сумга калдырдылар. Шунысы характерлы, нәкъ шул бер ел эчендә ашлама, техника, ягулык һәм башка сәнәгать товарларына бәяләр ике тапкыр диярлек артты. Дәүләтнең мондый "көйләве" авыл хуҗалыгы җитештерү инфраструктурасына гаять зур зыян китерде. Хуҗалык­ларның һәм фермерларның ашлама, техника алырга көчләреннән килми башлады. Кызганыч, мондый сәясәт әле дә дәвам итә.
Республика, район хакимиятләрендә авыл хуҗалыгы белән идарә итү системасында эшләүче түрәләрнең күп мәсьәләләрне әмер юлы белән генә хәл итәргә омтылуы, хезмәт кешесенә игътибарның кимүе авыл хуҗалыгы үсешенә кире йогынты ясый. Соңгы елларда җир, нигездә, фермерлар кулына күчте. Әмма күпчелегенең җирдән файдалану, җир эшкәртү буенча махсус белеме юк. Фермер үзенә ярдәмгә агроном алырга да атлыгып тормый. Ул үз хуҗалыгында чәчүче, уручы механизатор яллау белән чикләнә. Фермер җирнең уңдырышлыгын күтәрү өчен яңа технологияләр куллану хакында да баш ватмый. Аңа табыш кирәк.
Мондый сәясәт үзгәрмәсә, якын арада сөрү җирләренең бөтенләй хәлсезләнеп калуы бар. Кайбер тискәре нәтиҗәләр бүген үк күз алдында инде. Әйтик, соңгы елларда республикада борчак мәйданнары нык кимеде. Чөнки фермер аны игүнең мәшәкатьле булуын тиз күреп алды. Ел коры килсә, кузак шартлый, борчак коела. Яңгырлы елларда ул күпләп чери. Югыйсә, борчак - аксым чыганагы, терлекләр өчен ул бик кирәк. Борчак ашы һәм боткасы кешеләр өчен дә файдалы. Ул җирне фосфорга баета. Галимнәр раславынча, чәчү әйләнешендә бөртекле-кузаклы культуралар сос­тавында борчак ким дигәндә 10-12 процент булырга тиеш.
Без малай вакытта капка төпләренә агач тартмалар ясап куялар иде. Шуларда көл җыйдылар. Билгеле бер вакыттан соң ул көл кырга чыгарылды. Хәзер көл юк инде, авыл газ яга. Кырга тирес тә чыгарылмый диярлек, чөнки күп авылларда фермалар калмады. Булган тиресне дә еш кына якындагы чокыр-чакырга ыргыту ягын карыйлар. Ә минераль ашламалар кыйммәт. Аны кирәк кадәр күләмдә алырга хуҗалыкларның да, фермерларның да мөмкинлеге юк. Тиешенчә ашланган җирнең безгә бурычлы булып калмавы һәркемгә мәгълүм югыйсә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: