Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: ХАЛЫК ХӘТЕРЕ МӘҢГЕЛЕК

Туган авылыма кайткан саен мин зират яныннан узучы олы юлга карап озак басып торам. Таулар арасыннан кинәт кенә әтием килеп чыгар да, мине күрүгә адымнарын тагын да ешайта төшәр кебек тоела. Югыйсә, гаҗәеп зур фаҗигаләр, миллионнарча гаиләләргә кайгы-хәсрәт китергән, кешеләрнең өмет-хыялларын, планнарын туздырып ташлаган сугыш гарасаты тынуга инде 69 елга...

Туган авылыма кайткан саен мин зират яныннан узучы олы юлга карап озак басып торам. Таулар арасыннан кинәт кенә әтием килеп чыгар да, мине күрүгә адымнарын тагын да ешайта төшәр кебек тоела. Югыйсә, гаҗәеп зур фаҗигаләр, миллионнарча гаиләләргә кайгы-хәсрәт китергән, кешеләрнең өмет-хыялларын, планнарын туздырып ташлаган сугыш гарасаты тынуга инде 69 елга якын вакыт үтте. Сугыш ветераннары сафы да нык сирәгәйде. Әгәр әтием исән-сау булса, ул инде 116 нчы яше белән барыр иде. Сугышның төп авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән гади солдатның гомере, ул кадәр үк озын була алыр микән соң?! Хәер, кем белә?! Улының кайтуын бакыйлыкка күчкәнчегә кадәр зарыгып көткән Фәйзрахман бабай: "Безнең нәселебез нык", - дип кабатларга ярата иде. Ничек кенә булмасын, күңел һаман көтә. Кичке караңгылык төшкәндә әтием кайтыр да, ян тәрәзәгә чиертер: "Өйдә кемнәр бар, барыгыз да исән-иминме?" - дип сорар кебек тоела.

Әмма әтиебез кайтмады шул. Смоленскидан Мәскәүгә омтылган дошман явына каршы сугышларда Калуга урманнары сазлыгына ятып калды. Хәтер китабында әтинең бөтен хәрби юлы бер җөмләгә сыйган. "Хәсәнов Фәтхрахман Фәйзрахман улы, 1899, Иске Йорт ав., Арча РХК мобл., к-арм, 203, 1942 елда һәлак булган, Калуга өлк., Мосальск р-ны, Новая Роща ав. җирл."

Ун еллап элек миңа Смоленски - Мәскәү трассасы буйлап үтәргә, юл буйларына совет солдатлары истәлегенә куелган һәйкәлләрне, обелискларны күрергә насыйп булды. Ватан азатлыгы өчен күпме кеше ятып калган анда! Безнең аларны онытырга хакыбыз юк. Хакыбыз юк!

Сугыш һәрбер йортның бусагасын атлап керде һәм иң яхшыларның яхшыларының гомерен өзде, һәр гаиләгә кайгы салды. Татарстаннан гына да фашизмга каршы сугышка 700 меңнән артык кеше китте. Шуларның яртысы диярлек туган нигезләренә әйләнеп кайтмады. Аналар - улларын, ирләрен, кызлар - сөйгән ярларын, балалар аталарын югалтты. Күрәсең шунлыктандыр, 9 Май - Җиңү көне безнең өчен шатлыклы да, бер үк вакытта моңсу да бәйрәм ул. 1945 елның 9 маенда фашистларның тез чүктерелгән рейхстагында бу көнне кешелек тарихында иң дәһшәтле, канкойгыч сугышның ахыргы сәхифәсенә нокта куелды. Рейхстагка җиңү байрагы элүчеләр арасында милләттәшебез Гази Заһитовның булуы да безнең өчен горурлык.

Хәер, татарлар, татарстанлылар 1418 көн вә төн барган бу сугышның иң авыр участокларында, һәрвакыт алгы сафта булдылар. Немецларның беренче һөҗүмен кичергән Брест крепостен саклаучылар арасында татар халкының каһарман улы, Питрәч районында туып-үскән майор, 44 нче укчы полк командиры Петр Гаврилов та бар. Аның батырлыгы турында бөтен дөнья белә. Иптәшләре хәрби бурычны үти алсын, һөҗүмне дәвам итсен өчен гомерен дә кызганмыйча дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган Александр Матросовның да чын исеме Шакирҗан Мөхәммәтҗанов булуы ачыкланды. Ватан сугышы чорында аның тиңдәшсез батырлыгын дистәләрчә солдатлар кабатлады. Николай Столяров, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Муса Җәлил, Гани Сафиуллин, Николай Симонов һәм Татарстанда тәрбияләнгән бик күп каһарманнарның шанлы исеме үлемсез. Аларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә, шәһәр һәм бистә урам исемнәрендә, музей экспозицияләрендә мәңгеләштерелде.

Шагыйрь, прозаик, гвардияче укчы полк командиры Хәйретдин Мөҗәй Дахау концлагеренда газап чигә. Күренекле татар язучысы Нәби Дәүли Бухенвальд, Баден-Баден, Магдебург лагерьларында әсирлектә була. Аның әсирлек чорындагы шәхси кичерешләре нигезендә язылган "Яшәү белән үлем арасында" повестен, "Җимерелгән бастион" романын тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Әйе, сугыштан соң фашистларның ерткычлыгы турындагы материаллар бер-бер артлы калкып чыкты. Бер Освенцим лагеренда гына да 4 миллион кешенең үтерелүе мәгълүм. Дүрт мичтә көне-төне мәетләр яндырылган. Башта әсирләрне агулап үтергәннәр.

Тыл да, фронт кебек үк, Җиңү көнен мөмкин кадәр тизрәк якынайту өчен тырышты. Завод-фабрика цехларында корал, сугышчылар өчен кием-салым, башка сугыш кирәк-яраклары эшләнде. Дүрт ел эчендә республика фронтка 21 меңнән артык самолет эшләп бирә. Бу - илдә җитештерелгән һәр 6 самолетның берсе дигән сүз. Яшел Үзән шәһәренең М.Горький исемендәге заводы фронтка 162 судно озата. Татарстанда 76 миллиметрлы 4 миллион 221 мең данә артиллерия снаряды, 2776 пулемет, 506 зенит җайланмасы, 25708 сапер көрәге, күп күләмдә аэрочаналарга детальләр эшләнә. Станок артларында тәүлек буе продукция җитештерүчеләрнең күпчелеге хатын-кызлар һәм балалар була.

Хәтерлим әле, авыл да тулаем фронт өчен эшләде. Авыл халкы үзе ач булса да, барлык продукция фронтка җибәрелде. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, фронтка республика 131 миллион пот ашлык, 50 миллион пот ит, 200 мең тонна сөт, 30 миллион тонна бәрәңге һәм яшелчә озатты.

1941 елның 27 октябрендә башланган Казан оборона чиген төзү тарихка "Казан каймасы" дигән исем белән кереп калды. Ул Урмары станциясе, Кайбыч һәм Апас районнары аша узып, Болгар шәһәренә кадәр сузылырга тиеш була. "Казан каймасы"н төзү 1942 елның 11 февраленә кадәр дәвам итә. Биредә һәркөнне Казаннан һәм 28 районнан 107 меңләп кеше эшли. Танкларга каршы тору өчен 331 чакрым озынлыкта окоп казыла, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 419 землянка һәм башка объектлар корыла. Бәхеткә, дошман безнең якларга килеп җитә алмады. Мәскәү тирәсендә 1941 елның 5 декабреннән башлап тар-мар ителүгә дучар булды.

Сугыш чорында халык бердәм иде, бик дус, ярдәмләшеп яшәде. Хәтерлим әле, күрше керүгә самавыр куеп җибәрү гадәти күренеш иде. Өстәлгә тезәрлек ризык булмады-булуын, әмма юкә яфрагына бөтнек кушып ясалган чәйне тирләгәнче рәхәтләнеп эчтеләр.

Безнең авылдан биш чакрым ераклыктагы Субаш Аты авылында балалар йорты эшләде. Анда Арчадан гына түгел якын-тирә районнардан килгән берничә йөз ятим бала тәрбияләнде. Алар тулысынча дәүләт исәбенә яшәде. Укучыларга җидееллык белем алу мөмкинлеге тудырылды. Бик яхшы укучылар гына сигезенче сыйныфка алынды. Калганнары исә Казанга ФЗӨ мәктәпләренә яки эшкә җибәрелде. Дөрес, алар эшче көчләр җитмәгән җитен, күн, киез итек-киез, М.Вахитов исемендәге химия комбинаты кебек эш шартлары авыр булган предприятиеләргә урнаштырылды. Хәер, тулай тораклары да булгач, егетләргә һәм кызларга ныклап аякка басканчы башта анысы да ярап торгандыр инде. Шулай да, белгәнемчә, балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең шактый өлеше кичләрен укып урта белем алды, институтларда, университетларда укып, үзләре теләгән һөнәрне сайлады, тырышлыклары нәтиҗәсендә талантлы белгечләр булып җитеште.

Республикабызның Алабуга һәм Чистай шәһәрләре Мәскәүдән, Ленинградтан, илнең башка төбәкләреннән килгән күренекле әдәбият, сәнгать әһелләрен сыендырды. Алар сугышның авыр чорын шунда үткәрделәр, иҗат иттеләр. Кызганыч, алар янәшәсендә милләтебезнең Фәрит Яруллин, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Хәйретдин Мөҗәй кебек асыл затларына урын табылмады.

...Менә тагын 9 Май җитте. Күңелләрне җилкендереп радиодан Сәйдәш маршы яңгырый. Мондый күркәм әсәрне талантлы халыкның талантлы улы гына яза аладыр инде ул. Сугыш чоры вакыйгаларын тагын бер кат күңелдән кичереп, уйланып утырам. Чыннан да, сугыш миллионнарча кешеләрнең язмышлары белән шаярды. Шулай да бөтен дөньяны йотарга хыялланган Гитлер Германиясе халкыбызны тез чүктерә алмады. Халкыбыз теләсә нинди авырлыкны җиңеп чыгарга сәләтле булуын раслады. Бу ныклык Ватан сугышы тәмамлануга 69 ел үткәч тә күңелләрдә горурлык хисе тудыра. Шулай да бүгенге көн бик моңсу да. Корбаннар чамадан тыш күп булды шул. Әтиебез дә кайтмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев