Мәдәни җомга

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: ДӘҮЛӘТ ХЕЗМӘТКӘРЕ

Күршемнең бакчага йөри торган кечкенә малае кичләрен безгә кереп уйнарга ярата. Бер көнне аннан бакчада ниләр ашаулары хакында сорашасы иттем. Ул тезеп китте: - Ботка, токмач, бәрәңге, чәй... - Сөт бирәләрме соң? - дим. - Бирәләр, - ди ул. - Ә ит, каймак? - Кайсы көннәрдә бирәләр. - Күп бирәләрме...

Күршемнең бакчага йөри торган кечкенә малае кичләрен безгә кереп уйнарга ярата. Бер көнне аннан бакчада ниләр ашаулары хакында сорашасы иттем. Ул тезеп китте:
- Ботка, токмач, бәрәңге, чәй...
- Сөт бирәләрме соң? - дим.
- Бирәләр, - ди ул.
- Ә ит, каймак?
- Кайсы көннәрдә бирәләр.
- Күп бирәләрме соң?
- Ничек күп бирсеннәр инде? Күп бирсәң, барысына ук җитеп бетми бит ул.
Хикмәт менә шунда шул. Берәү умырып алса, башкасына калмый. Кемнәрдер "яхшыртылган планировкалы" йортларда яшәгәч, кайберәүләргә подвалда торырга туры килә. Барысына акча ничек җиткерәсең, ди?
Мин чиновниклар начар яшәсен дигән карашта тормыйм. Рәхәтләнеп, бай яшәсеннәр. Әмма гомере буе тирләп-пешеп нигъмәт җитештергән, табышының күпчелек өлешен шушы чиновникны асрау өчен салым рәвешендә биргән эшченең дә бай яшәвен тәэмин итү мотлак. Бу турыда инде хөкүмәт исәбенә хатыны, бала-чагалары белән чит илләрдә ял иткәндә дә, коттедж, 3 катлы өй төзеткәндә дә, шактый надан кызын университетка төрткәндә дә чиновник уйланырга тиеш. Үзенең ни дәрәҗәдә гадел булуын намус бизмәненә салса иде ул. Татарстан Республикасы Конституциясенең өченче маддәсендә шундый сүзләр бар: "Татарстан Республикасы сәяси, икътисади, социаль һәм мәдәни тормышының барлык тармакларында гражданнарның тигез хокуклылыгын гарантияли". Һәркемнең бу хокукыннан мөмкин кадәр тулы файдалануы өчен шартлар тудыру зарур.
Грамматик кагыйдәләргә нигезләнеп караганда, дәүләт хезмәткәре дәүләткә хезмәт итүче буларак аңлашыла. Бактың исә, күпме генә тырышып дәүләткә хезмәт итсәң дә, сине дәүләт хезмәткәре дип санамыйлар икән. Гомере буе дәүләткә, халкына хезмәт иткән журналист дәүләт хезмәткәре исәбенә керми. Газета-журналларның баш мөхәррирләре дә дәүләт хезмәткәрләре түгел. Хәтта абруе бөтен дөньяга танылган Казан федераль университеты профессоры да, халыкка аң-белем бирүче укытучы да, сине үлем тырнагыннан йолып калучы табиб та, икмәк үстерүче дә дәүләт хезмәткәре түгел.
"Нигә түгел соң?" - дигән урынлы сорау туа. Аны депутатларга да, юристларга һәм зур-зур җитәкчеләргә дә биргәнем бар. Җавап бер үк төрле: "Законнарда шулай каралган". Закон Алла тарафыннан иңдерелгән нәрсә түгел, аны да кешеләр эшли бит, югыйсә. Закон чыгаручылар күбрәк үзләре турында кайгырталар булып чыга түгелме соң?! "Дәүләт хезмәте турында" законны парламент тиз эшләде. Татарстан Конституциясе кабул ителеп бер ел да өч ай һәм ике көн үтүгә, әлеге закон гамәлгә кертелде.
Шулай да, кем соң ул дәүләт хезмәткәре? Законның беренче маддәсендә болай диелә: "Дәүләт хезмәте Татарстан Рес­публикасы Конституциясе, Татарстан Республикасы законнары һәм Татарстан Республикасында гамәлдә булган башка закон актлары нигезендә дәүләт органнары вәкаләтләрен үтәүне тәэмин итү буенча профессиональ эшчәнлектән гыйбарәт. Дәүләт хезмәте закон чыгару, башкарма һәм суд хакимияте органнары аппаратларында, шулай ук дәүләт исеменнән аның вазифаларын үтәүче һәм Татарстан Республикасы законнары белән дәүләт хезмәтенә кертелгән башка органнарда башкарыла". Димәк, совет органнарында, Президент һәм хөкүмәт аппаратларында, район һәм шәһәр хакимиятләрендә, министрлыкларда, дәүләт комитетларында, алар составына кергән төрле идарәләрдә, бүлекләрдә, судларда эшләүчеләрне дәүләт хезмәткәре дип атарга кирәк. Бу учреждениеләрдә бүлмәдән бүлмәгә кәгазь ташып йөрүчеләр дә, чәй эчүдән бушаганда аз-маз кәгазь кыштырдатучылар да, төп вазифасы үзенең башлыгын елмаеп каршылаудан гыйбарәт булган секретаршалар да - дәүләт хезмәткәрләре.
Балыклар арасында акулалар да, ташбакалар да булган кебек, дәүләт чиновниклары да эреле-ваклы була икән. Законда алар зурлыкларына карап А, Б, В категорияләре белән билгеләнә. Иң зурлары - Конституция, Татарстан законнары нигезендә дәүләт органнары вәкаләтләрен турыдан-туры башкару өчен билгеләнүчеләр: Президент, Премьер-министр, Дәүләт Советы Рәисе, Дәүләт Советында даими эшләүче депутатлар, министрлар, дәүләт комитетлары рәисләре, судьялар.
Икенчеләре - А категорияле урыннарда утыручы затларның вәкаләтләрен үтәүне турыдан-туры тәэмин итү өчен законда билгеләнгән тәртиптә гамәлгә куелган хезмәткәрләр - урынбасарлар, идарә, бүлек башлык­лары, аппарат җитәкчеләре. Өченчеләре - дәүләт органнарының вәкаләтләрне үтәвен тәэмин итүчеләр: референтлар, консультантлар, инструкторлар, бүлек хезмәткәрләре.
Закон кабул ителеп берничә ел үтүгә, аңа иллегә якын төзәтмә һәм өстәмә кертелде. Аларның күпчелеге дәүләт хезмәткәрләренә төрле ташламалар ясауга юнәлдерелгән иде. Әйтик, 11 нче маддәнең өченче өлеше төзәтмә кертелгәннән соң шундый: "Отставкага чыккан чакта тиешле бюджет акчасыннан, эшләгән еллары өчен өстәмә түләүне исәпкә алып, отставкага чыккан көндәге эш урыны буенча вазифаи 10 эш хакы күләмендә салым алынмый торган акчалата бүләк бирелә". Законга бары "эшләгән еллары өчен өстәмә түләүне исәпкә алып" дигән сүзләр генә өстәлгән. Беренче карашка бу сүзләр игътибарны җәлеп тә итмәскә мөмкин. Әмма өстәмәләр күләмен компьютерга салып исәпли башласаң, алар төп хезмәт хакыннан берничә тапкыр артып китә. Моңа инде айлык, еллык премияләр, җәйге ялга киткәндәге өстәмәләр, төрле даталар уңаеннан бүләкләүләр, дәүләт хезмәтенең махсус шартлары, класслы дәрәҗә өчен, озак еллар эшләгән өчен (выслуги лет) түләүләрнең барысы да керә. Гади кеше хыяллана да алмый торган сан килеп чыга. Шуны инде законда каралганча, унга тапкырлап та җибәрсәң! Бу акчаны алып кайту өчен капчык алып барырга туры киләчәктер, мөгаен.
Ә нигә соң мондый тәртип дәүләт хезмәткәре булып исәп­ләнмәгән кешеләрне пенсия­гә озатканда кулланылмый? Гадәттә, пенсия яшенә җитүгә, кадрлар бүлеге хезмәткәрләре кешеләрне этеп-төртеп "лаеклы ялга" озату чарасын күрә. Көндез чыра яндырып эзләсә дә, ун эш хакы күләмендә салым алынмый торган акчаны таба алмый инде алар. Чиновникка салым түләүче исәбенә шул кадәр акча бирелүен аңлап та, аңлатып та булмый. Әгәр шушы акчаны берәүгә дә бирмичә, шушы ук күләмдә салымнарны киметкәндә гаделрәк булыр кебек. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, дигәндәй, яхшы эшләгән чиновникка отставкага киткәндә хезмәттәшләрен хәтерендә озак сакласын өчен, бәлки, Мактау грамотасы бирсәң дә җитеп торыр.
Дәүләт хезмәткәрләренең хокукларын санаганда 8 нче маддәгә шундый җөмлә өстәп куелды: "Тиешле бюджет акчалары исәбенә яңа һөнәргә өйрәнергә (башка белгечлек үзләштерергә) һәм белгечлеген күтәрергә". Дәүләт хезмәткәрен салым түләүче үз исәбенә укытырга да тиеш икән бит әле. Ә нигә ул башкалар кебек үз исәбенә укый алмый? Бәлки ул бюджет исәбенә гомере буе укып йөрергә теләр. Дистәләрчә һөнәр үзләштерү һич тә начар түгел бит. Бу инде студентларның яртысына якыны үзләре түләп белем алган заманда.
"Дәүләт хезмәте турында" законның 13 нче маддәсендәге гарантияләр исемлеге 14 пункт­тан тора. Менә аларның кайберләре: дәүләт хезмәткәренә һәм аның гаилә әгъзаларына дәваланган өчен сарыф ителгән акчаны тиешле бюджеттан каплап, отставкага киткәннән соң да сак­лана торган медицина хезмәте күрсәтү; белгечлеген исәпкә алып һәм соңгы эш урынындагы вазифалардан эш хакын (окладын) саклаган хәлдә, башка дәүләт эш урыннарына күчерү яки әлеге вакыт эчендә соңгы эш урынындагы хезмәт хакын саклаган килеш, алты айга кадәр кабат әзерләү (яңа белгечлек бирү) дәүләт органы бетерелгән яки аның штаты кыс­картылган очракларда, законнар нигезендә эш белән тәэмин итү; дәүләт хезмәткәре вафат булган очракта аның гаиләсенә тиешле бюджет хисабыннан еллык эш хакы күләмендә берьюлы бирелә торган пособие түләү; хезмәт командировкаларына, дәүләт хезмәтенә кабул итүгә, башка дәүләт органына эшкә күчүгә бәйле рәвештә чыгымнар каплатыла һәм башка компенсацияләр түләнә, шулай ук болар белән бәйле транспорт һәм торак өчен түләү чыгымнары кире кайтарыла.
Дәүләт хезмәткәренә ел саен 30 көнлек түләүле ял бирелә. Дәүләт хезмәтенең аерым төрләренә ял озайтылырга да мөмкин. Дәүләт хезмәтендә 5 елдан 10 елга кадәр эшләгән өчен - 5 көн, 10 елдан алып 15 елга кадәр хезмәт өчен - 10 көн, 15 елдан артыграк хезмәт өчен 15 көн өстәмә ял бирелә.
Дәүләт хезмәткәренең картлык буенча дәүләт пенсиясенә өстәмә билгеләнә, бу чакта пенсия (өстәмәләрне, компенсация түләвен исәпкә алып) һәр айлык өстәмә суммасы дәүләт хезмәткәренең эшеннән киткән көнендә яисә пенсия алу өчен гомуми яшькә җиткән көнендә эш урыны буенча алган акчаларының 55 процентын тәшкил итәргә тиеш. Өстәмә күләме дәүләт хезмәткәренең һәр эшләгән тулы елы өчен алган акчаларының өч проценты күләмендә билгеләнә.
Хәзер дәүләт хезмәткәрләрен пенсиягә 65 яшькә җиткәч җибәрергә җыеналар. Хөкүмәтнең бу адымын дәүләт хезмәткәрләре хуп­лый. Чөнки табышлы урыныннан берәүнең дә тиз генә китәсе килми.
Шулай да дәүләт хезмәткәренә нинди гамәлләр кы­лыр­га рөхсәт ителми соң? Законда алар унау саналган. Менә берничәсе: укытучылык, фәнни һәм башка иҗат эшчәнлегеннән гайре, бүтән түләүле эшчәнлек белән шөгыльләнергә; депутат булырга; эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә, коммерция оешмалары әгъзасы булырга. Мондый чаралар дәүләт хезмәткәрен билгеле бер дәрәҗәдә закон кысаларында тотса да, гарантияләр белән чагыштырганда алар ат белән черкине янәшә куеп, кайсысы зуррак икән дип тикшерүне хәтерләтә.
Хәтерлим, 1998 елда законга төзәтмәләр керткәндә ризасызлык белдерүче депутатлар шактый булды. Мәрхүм Туфан Миңнуллин гадәттәгечә бик образлы сөйләде:
- Премияне сыерга түгел, сыер савучыга бирәләр. Савучыга биргәч, савылучыга эләкми. Тигезсезлек каршылык китереп чыгара. Бу нәкъ менә тигезсезлекне, гаделсезлекне яклый торган закон. Чиновниклар арасында да эленке-салынкы йөрүчеләр бар. Кешенең кайда эшләвенә карамастан, түләү гадел булсын. Элек персональ пенсияләр бар иде. Хәзер дә закон яки Президент Указы нигезендә дәүләт алдындагы хезмәтләре өчен махсус пенсияләр бирергә, ташламалар ясарга була.
Билгеле, хокукый дәүләт өчен законнарның төрлесе кирәк. "Дәүләт хезмәте турында"гы законның да, мөгаен, яшәргә хокукы бардыр. Һәр профессия кешесенең хокукларын да, вазифаларын да билгеләү зарур. Әмма һәркемнең хезмәте эш нәтиҗәләреннән чыгып билгеләнергә тиеш. Бу - аксиома. Ә чиновник хезмәтенә халыкның тормыш дәрәҗәсеннән чыгып бәя бирелә. Кризис көзге ачы җил кебек колак төбендә сызгырып торганда, халык тормыш авырлыгыннан сыкранганда күпме генә теләсәң дә, Татарстан чиновниклары хезмәтеннән канәгатьләнү, аны югары бәяләү авыр. Шунлыктан алар бу кадәр ташламаларга һич кенә дә лаек түгел шул. Ышанмасагыз, мәсьәләне бөтенхалык тикшерүенә, референдумга чыгарып карарга була. Гаделлек шунда табылыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: