Мәдәни җомга

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: БЕЗ ТАРИХТА ЭЗЛЕБЕЗ

Тарих битләрен актарып утырганда, ирекле, мөстәкыйль һәм хөр яшәеш кешелек дөньясында борынгы заманнардан бирле иң югары кыйммәтләрдән саналып килүен тоясың. Чыннан да, бик күпләр шундый тормыш турында хыялланып яшәгән, һәрдаим шуңа омтылган. Аңа ирешү өчен күпме кан-яшь түгелгән, хәтта иң асыл затларга гомерләре белән хушлашырга туры килгән. Әмма шунысы гаҗәеп,...

Тарих битләрен актарып утырганда, ирекле, мөстәкыйль һәм хөр яшәеш кешелек дөньясында борынгы заманнардан бирле иң югары кыйммәтләрдән саналып килүен тоясың. Чыннан да, бик күпләр шундый тормыш турында хыялланып яшәгән, һәрдаим шуңа омтылган. Аңа ирешү өчен күпме кан-яшь түгелгән, хәтта иң асыл затларга гомерләре белән хушлашырга туры килгән. Әмма шунысы гаҗәеп, бу кыйммәтнең әле һаман да дөньякүләм дәрәҗәдә тантана итә алганы юк.

Кеше дөньяга ирекле, тыныч, мул тормышта, хөр яшәү өчен килә. Бу - аның Ходай тарафыннан бирелгән хокукы. Ләкин без бүген хокук көче түгел, ә көчленең хокукы өстенлек иткән заманда яшибез. Шунлыктан хәзер бары тик ныклы әзерлеге булган, көчле һәм горур халыклар гына мөстәкыйльлеккә ирешә. Ә әзерлеге аз яки бөтенләй булмаганга бәхет елмайган очракта да, күктән төшкән бәйсезлекне андыйлар озак саклап кала алмый. Без моны Советлар Союзы таркалгач барлыкка килгән кайбер «бәйсез» дәүләтләр мисалында да ачык күрдек.

Татар халкы да 1552 елда югалткан дәүләтчелеген торгызу өчен күп көч куйды. Моның өчен халкыбызга сикәлтәле бик озын юл үтәргә туры килде. Билгеле булганча, Татарстан автономияле республикасы 1920 елда төзелде. Беренче карашка, чоры өчен алга таба үсешкә ныклы адым булып күренсә дә, төптәнрәк уйлаганда, ул милләтнең, шушы төбәктә яшәүче халыкларның хокукларын чикләүгә, үсешенә билгеле дәрәҗәдә комачаулык тудыруга да китерде. Чөнки совет хөкүмәте җитәкчелеге республикаларны сортларга аерды. Союздаш республикалардан үзгә буларак, автономияле республикаларның, өлкә һәм крайларның хәле бигүк җиңел түгел, хәтта кимсетелүле иде. Шунлыктан гражданнар республикага көчләп тагылган мондый статус белән ризалаша алмадылар.

Канәгатьсезлек, ризасызлык өчен нигез дә бар иде шул. Республиканың инфраструктурасы тиешле дәрәҗәдә үстерелмәде. Юлсызлык интектерде, Татарстан үзе газ чыгарса да, авыллар газлаштырылмады. Торак фонды нык тузды, яңасы төзелмәде диярлек. Кибет киштәләре ярлы иде, чөнки җитештерелгән азык-төлек күпләп Мәскәүгә озатылды. Совет чорында катгый цензура яшәп килгәнлектән, талантлы язучыларыбыз, композиторларыбыз иҗат әсәрләренең бер өлеше халыкка барып җитмәде. Союздаш һәм автономияле республикалар арасындагы тормыш аермасы халыкның рухында да нык чагылды.

Узган гасырның 80 нче еллар ахырында хәбәрдарлык җилләре бөтен совет җәмгыятен уятып җибәрде. Татарстанда ул союздаш республика статусына ирешү таләбендә чагылыш тапты. Хокук ягыннан союздаш республикалар белән тигезләшү бурычы куелды. Татарстан союз килешүенә шул рәвешле кул куярга җыенды, әмма вакыйгаларның алга таба бик тиз үсеш алуы союздаш республикаларның да статусларыннан канәгать булмауларын күрсәтте. Нәтиҗәдә республикаларның суверенлык идеясе хөкем сөрә башлады.

Татарстан 1990 елның 30 августында суверенлык турындагы Декларациясен Русия Федерациясендә беренчеләрдән булып кабул итте. Бу очракта республикага Русия үзе үрнәк күрсәтте кебек. 1990 елның июнендә РСФСРның суверенлык Декларациясе игълан ителде. Югыйсә Русия болай да суверен иде бит инде. Әмма ничек кенә булмасын, Русиянең Декларация кабул итүе автономияле республикаларның гына түгел, өлкәләрнең, крайларның да мөстәкыйльлеккә омтылышын көчәйтте.

Менә инде бу вакыйгадан соң 24 ел вакыт үтеп бара. Бер яктан, 24 ел тарих өчен әллә ни зур вакыт аралыгы да түгел. Бүген әлеге вакыйгага һәм аннан соңгы елларга төрлечә бәя бирүчеләр бар. Берәүләр аның әһәмиятен һәм ирешелгән уңышларны күпмедер дәрәҗәдә таныса, икенчеләре «Нәрсә бирде соң суверенлык гади халыкка?» - дигән риторик сорау белән чикләнә. Билгеле, һәркем үзенчә хаклы. Һичшиксез, Татарстан тотрыклы үсеш юлында. Төрле милләт, конфессия вәкилләренең үзара тату, килешеп яшәвенә ирешелде. Шул ук вакытта шактый катлаулы тормышта яшәүчеләр дә аз түгел әле.

Әмма 1990 елда суверенлык Декларациясе кабул итүнең тарихи вакыйга, дәүләтчелекне ныгыту юнәлешендә зур адым булуы бәхәссез. Декларация автономияле республика статусының күпмилләтле халыкның киләчәктә сәяси, икътисади, социаль һәм рухи үсеш мәнфәгатьләренә туры килмәвен документлаштырып кына калмады, мондый хәлдән чыгу зарурлыгын да билгеләде. Гәрчә аны бәйсезлек белән бәйләп аңлатсалар да, суверенлык төшенчәсе халыкара хокук өлкәсендә шактый киң мәгънәгә ия - тулы бәйсезлектән алып, Русия составында статусын арттыруга кадәр. Зур фикер каршылыклары белән озакка сузылган бәхәсләрдән соң, компромисс формула табылып, соңыннан ул Татарстан Конституциясенә кертелде. Төп Законның беренче маддәсендә болай диелә: «Татарстан Республикасы суверенлыгы, Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының уртак карамагындагы эшләре буенча Русия Федерациясе карамагындагы эшләр чикләреннән һәм Русия Федерациясе вәкаләтләреннән тыш, тулы дәүләт хакимиятенә (законнар чыгару, башкарма хакимият һәм суд) ия булудан гыйбарәт. Һәм ул Татарстан Республикасының сыйфат ягыннан аерылгысыз торышы булып исәпләнә».

Декларация кабул ителгәч, Татарстанда суверенлыкны реаль эчтәлек белән тулыландыру буенча күпкырлы эш башланды. Югары Совет икътисадны хосусыйлаштыру, милекне республика юриспруденциясенә күчерү буенча бик мөһим законнар кабул итте. Декларация чын мәгънәсендә киләчәктә республиканың норматив хокукый базасын булдыру өчен нигез хезмәтен үтәде. Конституциягә: «Татарстан ССР - Татарстан Республикасы - республиканың күпмиләтле барлык халкы ихтыярын һәм мәнфәгатьләрен чагылдыручы суверен демократик дәүләт, дәүләт суверенлыгы - Татарстанның төп билгесе», дигән нигезләмә беркетелде.

Сәяси яктан республика алдында үз чишелешләрен таләп иткән берничә мәсьәлә торды. Беренчесе - татар теленең статусы. Декларациядә татар теле, урыс теле белән беррәттән, дәүләт теле буларак танылды. Икенчедән - Шартнамә нигезендә Русия белән мөнәсәбәтләрне урнаштыру. Декларация кабул ителгәннән соң чирек гасырга якын вакыт үткәч, шуны әйтергә мөмкин: федераль үзәк белән вәкаләтләр бүлешү турында ике Шартнамә төзелү, социаль-икътисади үсешнең күп кенә киң колачлы программаларын уңышлы гамәлгә ашыру - бу чорның мөһим вакыйгалары. Бүген Татарстанның федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрен Шартнамә нигезендә көйләүче бердәнбер субъект булуын да истә тотарга кирәк.

Әмма татар теле чын мәгънәсендә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелде дип әйтеп булмый әле. Рәсми чараларның күпчелеге бары урыс телендә генә үтә. Бөтен татар халкының мәркәзе саналган Казан шәһәрендә күргәзмә агитация нигездә урыс телендә эшләнә, төрле оешмаларның күрсәткеч такталары халык аңламый торган чит ил терминнары белән чуарланган. Мәгариф өлкәсендә дә булган мөмкинлекләрдән тиешенчә файдалана алмадык кебек. Сәясәттә дә, бәлки, илне чын федерация итеп үзгәртергә омтылу белән артык мавыгырга кирәкмидер. Русиянең андый дәрәҗәгә күтәрелүенә ышану авыр. Бүген дә Мәскәү җае чыккан саен төбәкләрнең вәкаләтләрен һәм хокукларын үзенә тартып ала һәм аларны тиз генә законлаштырып та куя.

Шул ук вакытта Декларация кабул иткәннән соңгы елларның Татарстан өчен барлык өлкәләрдә диярлек эзләнүләр һәм сынап караулар чоры булуын истән чыгарырга ярамый. Бүген Татарстанны күпчелек тармаклар буенча башка төбәкләргә үрнәк итеп куялар. Татарстан бай икътисади мөмкинлекләргә, нык үскән социаль инфраструктурага ия. Халыкның тормыш дәрәҗәсе үсә бара. Русия күләмендәге күп кенә башлангычлар биредә туа, биредә сынау үтә. Ирешелгән уңышларга таянып, республика җитәкчелеге тотрыклы үсеш бурычларын билгели.

Республика көне дәүләтчелегебезне торгызуның хәзерге этабын ачык чагылдыра, Татарстанның икътисадта һәм социаль өлкәдә ирешкән зур казанышларын, иҗтимагый үсештәге зур үзгәрешләрен, халкыбыз тормышының яңа дәрәҗәсен һәм яшәү рәвешен күрсәтә. «Татарстан икътисадының киләчәген без булган предприятиеләрне камилләштерүдә һәм фәнгә нигезләнгән яңа производстволар үзләштерүдә, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүдә күрәбез», - диде Президент Рөстәм Миңнеханов.

Әйе, дәүләтчелекне торгызу, суверенлыкны ныгыту - катлаулы, дәвамлы эш. Моңа ирешү өчен безгә җиң сызганып эшләргә кирәк. Ә иртәгә - бәйрәм. Казанда да, районнарда да күп төрле чаралар үтәчәк. Һәркем җаны теләгән ял төрен таба алачак. Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: