Мәдәни җомга

Гәрәй РӘХИМ: КИЛӘЧӘККӘ ӨМЕТ ЯШӘТӘ

Татар тарихның буеннан-буена яшәү белән үлем арасындагы сынауларны кичереп яшәде. Ул сынаулар бүген инде юк дип кенә, киләчәгебез дә киртәләрдән азат, дип булмый. Сынаулар бүген дә бар, алар киләчәктә дә азаймастыр. Иң әһәмиятлесе - аларны сау-сәламәт көе, рухи яктан чистарынып чыга белү кирәк. Үзенең тарихы, теле, мәдәнияте, территориаль бөтенлеге, яшәү...

Татар тарихның буеннан-буена яшәү белән үлем арасындагы сынауларны кичереп яшәде. Ул сынаулар бүген инде юк дип кенә, киләчәгебез дә киртәләрдән азат, дип булмый. Сынаулар бүген дә бар, алар киләчәктә дә азаймастыр. Иң әһәмиятлесе - аларны сау-сәламәт көе, рухи яктан чистарынып чыга белү кирәк.

Үзенең тарихы, теле, мәдәнияте, территориаль бөтенлеге, яшәү рәвеше һәм үрчемлелеге (саны) ягыннан дөньяның иң алдынгы халыклары дәрәҗәсенә күтәрелгән һәр милләтнең үз дәүләтчелеге булырга тиеш, өлгереп җиткән һәр халык, шул исәптән татарлар да шуңа омтыла. Әмма әлеге дәрәҗәгә менеп җиткән бөтен халыкка да үз дәүләтчелеген төзү җиңел бирелми шул. Безне гасырлар буе каршылыклар талый.

Эчке каршылыкларның төп асылы шунда - тел, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре ягыннан бер-берсеннән аз-маз аермалары булган, ә инде территориаль яктан бер үк яшәү урынына береккән кабиләләр, ырулар һәм башка этник төркемнәр - һәрберсе электән яшәп килгән үзбаш гомер итү гадәтен ташламый, аерым бер кабиләнең беренчел булуын танырга, шуның канаты астына берләшергә теләми. Шул сәбәпле - берләштерүче кабилә белән берләшүче кабиләләр арасында өстенлек өчен низаг тынмый. Ахыр чиктә бер халыкны тәшкил иткән бу тугандаш кабиләләр, ырулар һәм башка төркемнәр бүлгәләнүнең һәлакәтле, ә берләшүнең бәрәкәтле юл икәнен аңлап, бербөтен дәүләткә берләшә. Бөек Болгар дәүләтенең, Башкортстанның, Казахстанның һәм башка бик күп дәүләтләр һәм республикаларның төзелүе моңа ачык мисал. Әйткәнебезчә, дәүләтчелек юлында эчке каршылыкларны җиңеп чыгу кан коюларсыз, йөз елларга сузылган каршы торуларсыз, ягъни чагыштырмача җиңел юл белән бара.

Ә менә тышкы каршылыклар белән көрәшү күп халыкларны иксез-чиксез фаҗигаләргә, кан коюларга, инде булган дәүләтчелекне дә югалтуларга алып килә. Моның төп сәбәбе - тел, тарих, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләр, мәдәният, сан ягыннан бернинди якынлыгы да булмаган империяләрнең башка халыкларны көч, корал, ут, хәйлә, икътисади бәйлелек һәм башка төрле мәҗбүрият юллары белән үз дәүләтләре эченә кертеп бикләүгә омтылулары. Территориаль яктан империяләргә күрше булган халыклар бу төр каршылыктан бигрәк тә нык җәфалана. Дөрес, кансыз һәм шәфкатьсез империяләр территориаль яктан үзеннән меңнәрчә чакрым ераклыктагы халыкларны йотуга да каршы түгел. ХVI-ХХ йөзләрдә Испания, Англия, Дания, Һолландия, Германия һәм башка Европа империяләренең биләмәләре Африка, Азия, Океания, Америка кыйтгаларында яшәүче халыкларны үз тырнагы астында тота. Шулай да, территориаль яктан күрше булмаган колониаль халыкларга үз дәүләтчелекләрен булдыру җиңелрәк - XX йөзнең икенче яртысында инде әлеге империяләр тәмам җимерелеп бетте диярлек.

Инде килик үзебезнең татар халкына.

Дөнья тарихында татар халкы турындагы язма чыганаклар күп түгел, аларның булган кадәресе хәзерге галимнәргә кайбер җитди һәм нигезле нәтиҗәләр ясарга җитәрлек. Борынгы Византия һәм Греция, Кытай, гарәп һәм фарсы, Европа, Россия тарихчылары, сәяхәтчеләре һәм сәүдәгәрләренең, бигрәк тә үз милләттәшләребезнең язма истәлекләре бүген безгә татар тарихы өлкәсендә әһәмиятле нәтиҗәләр ясарга ярдәм итә. Татар халкы бу чыганакларның авторларына, аларны күп гасырлар аша безнең көннәргә кадәр саклап килүчеләргә һәм фәнни өйрәнүчеләргә чиксез рәхмәтле.

Кешелек дөньясында булып үткән катлаулы вакыйгалар, каршылыклар, сугышлар, империячел башбаштаклык, сәяси катаклизмнар аркасында татар халкы бүгенге көндә географик яктан таралып, бер-берсеннән аерылып, төрле табигый шартларда көн күрә. Тарихи нигезе белән борынгыдан Себер, урта һәм көнбатыш Азия, көнчыгыш Европа киңлекләрендә ныклап төпләнгән татар халкы күп милләтләр, халыклар белән якыннан аралашып яши. Холкы белән тынгысыз, йөремсәк халык буларак, татарлар Америка, Африка, хәтта Австралия континентларында, шулай ук Европаның урта һәм төньяк төбәкләрендә дә төрле мәдәни һәм иҗтимагый оешмаларга берләшеп, туган халкыбызның милли үзенчәлекләрен саклап яши. Җир шарының татар кешеләре азмы-күпме тупланып яшәгән бөтен төбәкләрендә дә ничәмә-ничә гасырлар буена халкыбызның бөек бәйрәме - Сабан туеның даими рәвештә үткәрелүе - моның ачык бер мисалы.

Әнә шулай Җир шарының, бигрәк тә Россиянең төрле почмакларында яшәп яткан татар төркемнәрен һәм кавемнәрен көндәлек тормышта, мәгълүмат чараларында, хәтта фәндә дә төрлечә атап йөртәләр - Казан татары, Себер татары, Әстерхан татары, ногай татары, Дунай татары, фин татары, Литва татары, Бараба татары, Пермь яки Кый татары, каты һәм йомшак мишәр, ногайбәк, керәшен, чалдун һ.б., һ.б... Соңгы елларда хәтта «Әмеркән татары», «Канада татары» дигән атамалар да ишетелә башлады.

Әмма кайда һәм нинди генә шартларда яшәвенә карамастан, һәр татар кешесе үзенең гомум бер көчле милләт - татар халкы вәкиле икәнен онытмый, шуның белән горурланып, дәртләнеп яши. Безнең бөтен дөньяга таралып та, рухи яктан бер-беребезгә тартылып, бердәм яшәвебез - милли холкыбызның көчле чагылышы ул!..

Соңгы унбиш-егерме елда Татарстан Республикасы сәяси, милли, иҗтимагый, мәдәни, икътисади һәм яшәешнең башка өлкәләрендә Россия Федерациясендә генә түгел, ә бөтен дөньяда да дәүләт берәмлеге дәрәҗәсенә күтәрелеп килә. Бу елларда республикабызда татар халкын рухи яктан берләштерүдә, аның төрле кавемнәрен консолидацияләүдә шактый эш эшләнде. Бөтендөнья татар конгрессы төзелү, аның төрле илләр һәм континентлардагы татар кешеләре күмәкләшеп яшәгән төбәкләрендә оештырылган бүлекчәләренең эшчәнлеге аеруча әһәмиятле.

Татарстан Республикасы Президенты аппаратының, Дәүләт Советының, Татарстан Хөкүмәтенең бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче җаваплы органнары, Татарстанның чит илләрдәге, Россия субъектларындагы, Мәскәүдәге вәкаләтле вәкилләре бар.

Татарстан Республикасында яшәүче дистәләрчә милләтләр һәм төрле дини конфессияләр оешмаларының үзара ярдәмләшеп, дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәүләренә шартлар тудырылу, беренче чиратта татарларның киң күңелле халык булуы турында сөйли.

Территориаль яктан империяләргә күрше булып яшәгән халыклар, үсеш дәрәҗәләре белән дөньяның иң цивилизацияле халыклары янәшәсендә торса да, аларга үз дәүләтләрен төзү авыр. Моның сәбәпләре бик гади - империя өчен территориаль яктан күрше булган халыкның чик сызыгын шик астына кую, күршегә туктаусыз корал, гаскәр, миссионерлар кертеп тору ансат. Аларга корабльләр белән йөзәр мең чакрымга корал, гаскәр ташып, зур чыгымнар тотасы юк. Җитмәсә, әле төрле тарихи сәбәпләр аркасында империянең үрчемлелеге (кешеләр саны) дә күршедәгеләрдән чагыштыргысыз зур, өстен. Әлбәттә, бу очракта нинди генә бай тарихлы, үзенчәлекле, тынычлык сөюче, сабыр, эшчән халык булсаң да, үз дәүләтеңне төзү ифрат кыен.

Шулай да, тарих бер урында таптанмый, ул шуышып булса да алга бара. Элекке СССР кысаларында яшәүче күпме халык империя кысасыннан үзбаш дәүләт булып чыга алды. Инде кыса кысылып, күпме милли республика Россиянең эчендә калды. Ә шулай да көрәш бара! Халыклар Россиянең эчке ягында калса да, үз дәүләтчелекләрен булдыруга омтыла. Әлбәттә, әле бу чын дәүләтчелек түгел. Әмма тарихның бүгенге этабында инде бу - дәүләтчелеккә таба зур адым.

Чү! Империячел фикер йөртүче моны аңламый дисезме? Ул бу хәрәкәтне, бу адымны туктатырга, алай гына да түгел, сыңар аягыңны да дәүләтчелек эченнән кире алдырырга тырышмый дисезме?

Империячел фикер йөртүчегә дәүләтчелек юлына аяк баскан халыкны кире артка алып ташлатмаслык, шул ук вакытта аны кулына корал да алмаслык итү өчен (империя кулына корал алса, күп халыкның каны коела) ышанычлы бер яклаучы, калкан кирәк. Бүгенге көндә андый калкан бер генә - ул татар дигән халыкның гомуми бер фикергә берләшеп, киләчәккә олы өмет белән алга табан хәрәкәт итүе... Киләчәккә өмет һәм шул өметне тормышка ашыру өчен бөтен халыкның бердәм хәрәкәте... Безне бары тик шул өмет һәм хәрәкәт кенә киләчәккә сау-имин, яңадан-яңа үсешләргә тиенгән халыкара дәрәҗәдәге милләт һәм алдынгы дәүләт булып яшәтә алачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: