Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Гәрәй РӘХИМ: ИЛ-КӨНЕБЕЗНЕҢ ТӨП КАНУНЫ

Узган ел без Татарстан Республикасы өчен иң беренче демократик Конституция кабул ителүнең 20 еллыгын халкыбызның бер бәйрәме буларак билгеләп үттек. Быел үзенең иҗтимагый дәрәҗәсе буенча Татарстандагы рәсми документлар җыелмасының беренче сәхифәсен ачкан Төп законыбызга 21 яшь тулды. 1992 елда кабул ителгән бу Конституцияне халкыбыз тарихында иң демократик дип әйтүемнең сәбәбе...

Узган ел без Татарстан Республикасы өчен иң беренче демократик Конституция кабул ителүнең 20 еллыгын халкыбызның бер бәйрәме буларак билгеләп үттек. Быел үзенең иҗтимагый дәрәҗәсе буенча Татарстандагы рәсми документлар җыелмасының беренче сәхифәсен ачкан Төп законыбызга 21 яшь тулды.

1992 елда кабул ителгән бу Конституцияне халкыбыз тарихында иң демократик дип әйтүемнең сәбәбе шунда, СССР вакытында безнең кебек автономияле республикалар түгел, хәтта союздаш республикалар да үз халыклары, үз территорияләре, үз тарихлары үзенчәлекләрен искә алган конституцияләр төзи һәм кабул итә алмый иде. Советлар илендә СССР өчен гомуми фразалардан клише формасындагы текст төзелә дә, шуңа СССР дигән сүз урынына союздаш һәм автономияле республикаларның исеме алыштырып куела, һәм мә сиңа Казахстан, Әрмәнстан, Украина, Литва, Башкортстан, Татарстан һәм башка республикалар конституцияләре! Ул чакта хәтта СССРны тотып торган иң зур союздаш республика РСФСРга да үзенә генә хас үзенчәлекләре исәпкә алынган Конституция тексты төзү һәм кабул итү мөмкин түгел иде. Кая инде ул Татарстанга үзе теләгән Конституция булдыру?!

Ә СССР Конституциясенең эчтәлеге турында шул чорларда ук татарлар җырлый торган җырда ачык әйтелгән иде:
СССРның Төп законын
Үзе язган Сталин...

Ә инде Сталинның Конституциягә нинди мәгънәләр салып язганы бөтен халыкка билгеле иде, ул - тулы бер халыкларны туган илләреннән сөрү, илнең иң акыллы шәхесләрен репрессияләү, төрмәләргә, каторгаларга озату, демократияне Кремльдә һәм КПСС Үзәк комитетында гына калдыру. Әле анысы да бик чикләнгән күләмдә генә.

Әмма гомер узды, соңгы берничә дистә елда илнең сәяси тормышында элек күз алдына да китерә алмаслык үзгәрешләр булды: мәңге яшәрдәй тоелган Советлар Союзы һәм Коммунистлар партиясе дөбердәп җимерелеп төште, Русия үзенә аерым ил булып формалашты. Шушы гаять зур үзгәреш шартларында элеккеге автономияле республикаларда яшәүче зур милләтләр, халыкларга да азмы-күпме үз мәнфәгатьләрен яклау өчен җай чыкты. Шушы нигездә демократик хәрәкәткә ияреп, Татарстаныбыз суверенлык турында Декларация кабул итте, аннары бөтен халык референдумы үткәрде, үзенә күрә күпмедер мөстәкыйльлек алган республикага әйләнде. Әмма туган республикабызны телдә генә түгел, ә рәсми документ белән ныгытырга кирәк иде. Шуны искә алып, һич кичекмәстән Татарстан Югары Советы 1992 елда халкыбыз тарихында әлегәчә булмаган өр-яңа Конституция кабул итте.

Бу Конституция, Татарстан Республикасында яшәүче халыклар өчен генә түгел, ә бөтен дөньяга таралып гомер итүче татар халкы язмышы өчен дә гаять әһәмиятле. Шушы күзлектән караганда, халкыбызның мондый Конституциягә тиенүенә безнең яңа эрага кадәр үк башланган озын, бай, катлаулы тарихыбыз иң зур этәргеч булганлыгы күренә. Сүз дә юк, халкыбызны бу Конституциягә алып килгән сәбәпләргә тарихи яктан күз ташлап үтмичә мөмкин түгел. Чөнки шуннан башка бүгенге Татарстан Конституциясенең гаять зур тарихи әһәмияте тулысынча ачылып бетмәячәк.

Җир шарындагы һәр милләт шикелле, татар халкы да үзенең дөнья цивилизациясендәге лаеклы урынын билгеләргә, бай тарихы, мәдәнияте, иҗтимагый һәм фәнни акылы, камил теле белән горурланырга, аларны алга табан да үстерергә, киләчәккә илтергә хаклы.

Дөнья тарихында татар халкы турындагы язма чыганаклар бигүк күп булмаса да, аларның булган кадәресе дә хәзерге галимнәргә җитди һәм нигезле нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Борынгы Византия һәм Греция, Кытай, Гарәп һәм Фарсы, Аурупа, Русия тарихчылары, галимнәре, сәяхәтчеләре һәм сәүдәгәрләренең, бигрәк тә үз кавемдәшләребезнең язма истәлекләре бүген безгә татар тарихының бик тә мөһим сәхифәләрен ачарга ярдәм итә.

Кешелек дөньясында булып үткән катлаулы вакыйгалар, каршылыклар, сугышлар, империячел башбаштаклыклар, сәяси катаклизмнар аркасында татар халкы бүгенге көндә географик яктан бик таралып, бер-берсеннән аерылып, төрле-төрле табигый шартларда көн күрә. Борын- борынгыдан Себер, Алтай, Урал, урта һәм көнбатыш Азия, көнчыгыш Аурупа киңлекләрендә ныклап төпләнгән татар халкы бик күп милләтләр, халыклар белән якыннан аралашып яши. Холкы белән тынгысыз, йөремсәк халык буларак, татарлар Америка, Африка, хәтта Австралия кыйтгаларында, шулай ук Аурупаның урта һәм төньяк төбәкләрендә дә төрле мәдәни һәм иҗтимагый оешмаларга берләшеп, туган халкыбызның милли үзенчәлекләрен саклап гомер итеп ята.

Әнә шулай дөньяның төрле почмакларында гомер кичергән татар төркемнәрен һәм кавемнәрен көндәлек тормышта, мәгълүмат чараларында, хәтта фәндә дә төрлечә атап йөртәләр - Казан татары, Себер татары, Әстерхан татары, Ногай татары, Дунай татары, Фин татары, Литва татары, Бараба татары, Пермь яки кый татары, каты һәм йомшак мишәр, ногайбәк, керәшен, чалдун һәм башкалар, һәм башкалар... Соңгы елларда хәтта «Америка татары», «Канада татары» дигән атамалар да ишетелә башлады.

Әмма кайда һәм нинди генә шартларда яшәвенә карамастан, һәр татар кешесе үзенең гомум бер көчле милләт - татар халкы вәкиле икәнен онытмый, шуның белән горурланып яши. Безнең бөтен дөньяга таралып та, рухи яктан бер-беребезгә тартылып, бердәм яшәвебез - милли холкыбызның көчле бер чагылышы ул!..

Соңгы 15-20 елда Татарстан Республикасы сәяси, милли, иҗтимагый, мәдәни, икътисади һәм яшәешнең башка өлкәләрендә Русия Федерациясендә генә түгел, ә халыкара дәрәҗәдә үсә баручы бер дәүләт берәмлеге дәрәҗәсенә күтәрелде. Бу елларда республикабызда татар халкын рухи яктан берләштерүдә, аның төрле кавемнәрен бергә туплауда бик күп гамәлләр кылынды. Бөтендөнья татар конгрессы төзелү, аның төрле илләр һәм кыйтгаларның милләттәшләребез күмәкләшеп яшәгән төбәкләрендә оештырылган бүлекчәләренең нәтиҗәле эшчәнлеге аеруча әһәмиятле.

Татарстан Президенты аппаратының, Дәүләт Советының, Татарстан хөкүмәтенең бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче җаваплы органнары, Татарстанның чит илләрдәге, Русия субъектларындагы, Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллекләре, яңа шартларда оешкан радио, телевидение, нәшриятлар, гәзит һәм журналлар, кабат үзгәртеп корылган иҗат берлекләре туган халкыбыз турындагы объектив мәгълүматларны халыкара киңлекләрдә пропагандалауга зур көч куя.

Татарстан Республикасында гомер итүче дистәләрчә милләтләр һәм төрле дини конфессияләр, оешмаларының үзара ярдәмләшеп, чын мәгънәсендә дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәвенә бөтен шартлар тудырылуы, беренче чиратта, татарларның киң күңелле халык булуы турында сөйли.

Җир шарындагы бик күп халыклар кебек үк, татарлар да тарихның буеннан-буена гаять зур, четерекле, яшәү белән үлем арасындагы сынауларны кичереп яшәде. Әмма ул сынаулар бүген инде юк, киләчәктә дә булмас, дип кистереп әйтеп булмый. Сынаулар бүген дә бар, алар киләчәктә дә булыр. Әмма иң әһәмиятлесе - ул сынаулардан үзеңне сау-сәламәт көенчә саклаган хәлдә, чиста намус белән чыга белергә кирәк. Җәмәгатьчелектә татар халкының бу олы таләпләргә тулысынча җавап бирә алачагына ышаныч бар. Ә бу ышанычның төп гаранты, аны реаль күренеш итеп саклаучы - халкыбыз тарафыннан хупланган Конституция генә була ала.

Ә бит үзенең тарихы, теле, мәдәнияте, территориаль бөтенлеге, яшәү рәвеше һәм үрчемлелеге (саны) ягыннан дөньяның алдынгы халыклары дәрәҗәсенә күтәрелгән һәр халыкның үз дәүләтчелеге булырга тиеш, өлгереп җиткән һәр халык шуңа омтыла да. Әмма әлеге дәрәҗәгә менеп җиткән бөтен халыкка да үз дәүләтчелеген төзү бик үк җиңел бирелми - бу тарихи юлда аның алдына әллә никадәр каршылыклар, киртәләр корылган була. Каршылыклар, гадәттә, ике төрле, алар - эчке һәм тышкы каршылыклар.

Эчке каршылыкларның төп асылы шуннан гыйбарәт: тел, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре ягыннан бер-берсеннән аз-маз аермалары булган, ә инде территориаль яктан бер яшәү урынына береккән кабиләләр, ырулар һәм башка этник төркемнәр - һәрберсе электән яшәп килгән үзбаш иркен гомер итү гадәтен ташлыйсы килми, арадан аерым бер кабиләнең беренчел булуын танырга, ягъни, бер дәүләткә берләшергә теләми. Шул сәбәпле берләштерүче кабилә белән берләшүче кабиләләр арасында өстенлек өчен низаглар да килеп чыга. Әмма, ахыр чиктә, бер халыкны тәшкил иткән бу тугандаш кабиләләр, ырулар һәм башка төркемнәр бүлгәләнүнең һәлакәтле, ә берләшүнең бәрәкәтле юл икәнен аңлап, бербөтен дәүләткә берләшә. Бөек Болгар дәүләтенең, Башкортстанның, Казахстанның һәм башка бик күп дәүләтләр һәм республикаларның төзелүе моңа ачык мисал. Шулай итеп, дәүләтчелек юлында эчке каршылыкларны җиңеп чыгу кан коюларсыз, йөз елларга сузылган каршы торуларсыз, ягъни чагыштырмача җиңел юл белән бара.

Ә менә тышкы каршылыклар белән көрәшү күп халыкларны иксез-чиксез фаҗигаләргә, кан коюларга, ә кайчакта дәүләтчелекне югалтуларга да китерә. Моның төп сәбәбе -тел, тарих, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләр, мәдәният, сан ягыннан бернинди якынлыгы да булмаган империяләрнең башка халыкларны көч, корал, ут, хәйлә, икътисади бәйлелек һәм башка төрле мәҗбүрият юллары белән үз дәүләтләре эченә кертеп бикләүгә омтылуы. Территориаль яктан империяләргә күрше булган халыклар бу төр каршылыктан бигрәк тә нык җәфа күрә. Дөрес, кансыз һәм шәфкатьсез империяләр территориаль яктан үзеннән әллә ничә мең чакрым ераклыктагы халыкларны йотуга да каршы түгел. ХVI-ХХ йөзләрдә Испания, Франция, Англия, Дания, Португалия, Һолландия, Германия һәм башкалар Африка, Азия, Австралия, Океания, Америка кыйтгаларында яшәүче халыкларны да үз тырнагы астында тота. Шулай да, территориаль яктан күрше булмаган колониаль халыкларга үз дәүләтчелекләрен торгызу җиңелрәк - XX йөзнең икенче яртысында инде әлеге империяләр тәмам җимерелеп бетте диярлек.

Ә менә территориаль яктан империяләргә күрше булып яшәгән халыклар, үсеш кимәле буенча дөньяның иң цивилизацияле халыклары янәшәсендә торса да, аларга үз дәүләтләрен төзү авыр. Аның сәбәпләре бик гади - империягә территориаль яктан күрше яшәгән халык җирләренә туктаусыз корал, гаскәр, миссионерлар кертеп тору ансат. Аларга бит кораблар белән меңәрләгән чакрымга корал, гаскәр ташып, зур чыгымнар тотасы юк. Өстәвенә әле төрле тарихи сәбәпләр аркасында империянең үрчемлелеге (халык саны) дә күршедәгеләрдән чагыштыргысыз зур. Әлбәттә, бу очракта нинди генә бай тарихлы, үзенчәлекле, тынычлык сөюче, сабыр, эшчән халык булсаң да, үз дәүләтеңне төзү ифрат кыен.

Шулай да, тарих бер урында таптанмый, ул әле атлап, әле үрмәләп, әле шуышып булса да, алга бара. Әнә элекке СССРда яшәгән күпме халык үзбаш дәүләт булып яши башлады. Инде кыса кысылып, күпме милли республика Русиянең эчендә калды. Ә шулай да көрәш бара. Халыклар Русиянең эчке ягында калса да, үз дәүләтчелеген булдыруга омтыла. Әлбәттә, бу әле чын дәүләтчелек түгел, әмма тарихның хәзерге этабында инде бу - дәүләтчелеккә таба зур адым.

Чү! Империячел фикер йөртүче моны аңламый дисезме? Ул бу хәрәкәтне, бу адымны туктатырга тырышмый дисезме?

Империячел фикер йөртүчегә дәүләтчелек юлына аяк баскан халыкны кире артка алып ташлатмаслык, шул ук вакытта аны кулына корал да алмаслык итү өчен (империя кулына корал алса, күп халыкның каны коела) ышанычлы бер яклаучы, калкан кирәк. Бүгенге көндә андый калкан бер генә, ул - КОНСТИТУЦИЯ!

Дөньяда башка империяләр җимерелеп, зур күпчелек дәүләтләр конституцияле яшәү рәвешенә күчкән, империянең үзенә дә Конституция кабул иттереп (сыйфатына карамыйк), аны азмы-күпме шул Төп Канун белән яшәргә мәҗбүр иткән шартларда, Русия эчендәге республикалар өчен Конституция - бүгенге көндә дәүләтчелекнең юк ителмәвенә бердәнбер гарант. Республикалар конституцияләренә каршы корал күтәрүнең нинди хурлык белән тәмамлануын Чечня бик гыйбрәтле итеп күрсәтте инде.

Шулай да, тыныч шартларда Конституцияне, беренче чиратта, дәүләтчелекне саклаучы калкан итеп түгел, ә кеше, халык хокукларын яклаучы төп гарант итеп күрәсе килә. Әгәр дә дәүләткә тышкы яктан хәрби куркыныч янамаса, бу дәүләт үз үсешен кайгыртырга бурычлы. Республикада яшәгән һәр кеше үз күңелендә Конституция яклавын яки яклаячагын тулысынча тоеп яшәргә тиеш.

Төп нигезләре уртак булган хәлдә дә, төрле илләрнең, төрле республикаларның конституцияләре бер-берсеннән аерыла. Чит ил экспертлары, хокук фәннәре галимнәре, төрле дәрәҗәдәге диссидентлар, атаклы сәясәтчеләр раславынча, Татарстан Республикасы Конституциясе кеше хокукларын саклау, төрле милләтләрнең мәнфәгатьләрен яклау җәһәтеннән дөньядагы иң цивилизацияле конституцияләр рәтенә керә. Ватаныбызның Төп Канунын игътибар белән өйрәнсәң, моңа чынлап та ышанасың. Безнең Төп Закон - тынычлык яклы, игътибарлы, түзем, сабыр, зирәк Конституция. Ул халыкара мөнәсәбәтләрдә гаскәр, көч куллануга баш-аягы белән каршы. Ул республикадагы бөтен милләтләргә игътибарлы, аларның милли үсешен тәэмин итә. Ул республикада яшәп килгән бөтен диннәргә карата түзем. Ул республикадагы төрле оппозицияләр, партияләр, төркемнәр, аерым шәхесләр эшчәнлегенә сабырлык күрсәтә.

Татарстан Конституциясенең иң зур казанышларыннан берсе - республикада татар һәм урыс телләрен дәүләт теле дип игълан итүе. Мондый кыюлык Русия җирлегендә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә дә уникаль күренешләрнең берсе. Ә бит Русия Конституциясендә дә урыс теленең Русиядә дәүләт теле булуын таныган хәлдә, милли республикаларда шул милләтләр телләренең дә дәүләт теле булып торуын теркәргә мөмкин иде. Бу өлкәдә безнең Конституция Русиянекеннән цивилизациягә, демократиягә таба бер адым алгарак атлады.

Шулай да, Конституциябезнең эчне тырный торган бер билгеләмәсе турында да әйтми кала алмыйм. Төп Кануныбызда җирләрнең шәхси милек булуы, аны сатарга, мирас итеп калдырырга, бүләк итәргә, арендага бирергә мөмкин икәнлеге теркәлде. Әгәр дә бу җирләр гражданлык хокукы нигезендә бары тик Татарстан кешеләре арасында гына сату-алу, мирас итеп калдыру, бүләк итү, арендага бирү килешүләре төзергә мөмкинлек бирсә, әлеге билгеләмәне кабул итеп булыр иде әле. Әмма Конституциядә Татарстан җиренә теләсә кем хуҗа була алуга мөмкинлек калдырылган -аны бай америкалы да, «яңа урыс» та, күрше-күлән республика һәм өлкә байлары да сатып алып, шәхси милек итәргә мөмкин. Әйтик, мин туып-үскән Лениногорски районы, Федотовка авылы кешеләреннән зур-зур җирләр сатып алырлык кешеләр бик күренми. Ә менә кыйбатрак бәягә үз җирен сатып җибәрүчеләрне шактый табып булачак. Шулай итеп, ул минем туган аланнарымны, яланнарымны, кыр-тугайларымны, инеш-чишмәләремне килмешәк байгураларга сатып җибәреп, авылдашларымның тарихи туган җирләрендә көнлекче кара эшче булып калуына юл ача. Миңа калса, депутатлар киләчәктә Конституциянең бу билгеләмәсенә төзәтмә кертеп, Татарстан халкының тарихи җир-биләмәләрен бары тик үзендә генә калдыру мәсьәләсен хәл итәр, дип уйлыйм.

Ә бүген, Конституциябез кабул ителүгә 21 ел тулган көннәрдә, кадерле КОНСТИТУЦИЯ, Татарстанда яшәүче һәр кешенең хокукларын яклаучы, һәрберебезне бәлаләрдән саклаучы бул, диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев