Гриф Хәйруллин: Барысы да үзебездән тора
Әле рус арасында да 500 татар фамилиясе бар дип ничә ел мактанып йөрдек, һаман мактанабыз. Бу мактанырлык нәрсәмени, җәмәгать?!
"Милләт җыены"нда ясалган чыгыш
Кадерле милләттәшләр! Казахстанда 200 меңнән артык татар яши. Һәрбер өлкәдә, һәрбер олы шәһәрдә татар-башкорт милли-мәдәни үзәкләре эшләп тора. Аларның эшләрен Казахстан татарлар һәм башкортлары конгрессы дигән оешма берләштерә. Оешманың рәисе Тәүфыйк Кәримов – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының әгъзасы һәм Казахстан халкы ассамблеясы советының әгъзасы, бу да безгә ярдәм итә.
Безнең эшебез милләтебезне саклау, милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклау өлкәсендә дәвам итә. Эшебез турында күп сөйләргә булыр иде. Ләкин мин сезнең алдыгызга чыгудан файдаланып, милләтебезгә карата кайбер мәсьәләләргә үземнең фикерне әйтәсем килә.
Милли стратегия кабул ителде, планнар ачылды, максатыбыз билгеле, бердәм халкыбызны сакларга, үстерергә. Шул безнең юлыбыз. Ләкин шул юлда байтак киртәләр бар һәм шул киртәләрнең байтагы безнең үзебезгә бәйләнгән. Шул үзебезгә бәйләнгәне турында әйтәсем килә.
Беренче чиратта безне борчый торган мәсьәлә – халкыбызның саны. ХХ гасырның эчендә генә дә күпме халык саны ягыннан безне куып та җитте, узып та китте. Ә без нигә соң һаман 5,6, 7 млн тирәсендә тапталабыз? Сәбәбе нидә? Нигә шуны эзләмибез дә, нигә шул сәбәпне үзебездән табып, шуны бетермибез?
Кайвакытта үземнең шул картлыгым беләнме уйлап куям, безнең бу татарлар җенси мәсьәләләрне, интим мәсьәләсен читкә куйдылар микән әллә? Яшьләр, вакыты җитсә, гаилә кора башлый, кайберләре вакыты җиткәнен дә көтеп тормый гаиләле булып куя. Ләкин татарларның яртысы катнаш гаилә кора. Анысы да ярый инде, мәхәббәт мәхәббәт инде ул. Аннары читтәге татарларга үз милләтеңнән пар табу кыенрак. Әмма карагыз әле, татар шыгрым тулы шушы Татарстанда, татар шыгрым тулы шушы Башкортстанда шул ук хәл. Вәзгыять үзебезгә бәйле икән ләбаса! Шул катнаш гаиләләрдә бала туса, әнисе татар булса да, әтисе татар булса да, нигә баласы татар түгел? Нигә аны татар дип язмыйлар, татар дип тәрбияләмиләр, татар ясамыйлар? Кем аңа гаепле? Кем тыя безгә? Моны беркем дә тыймаган.
Без нихәтле халыкны үрчетәбез, нихәтле халыкны үстерәбез… Әле шуның белән мактанабыз да. Мактанырга яратабыз инде, әйтәсе дә юк.
Берәр халыкта зуррак шәхес чыкса, шуның татар каннарын эзлибез дә, менә шунда татар каны бер икән дип әй мактанабыз. Ул безнең татармыни?! Ул бит башка халыкның баласы! Әле рус арасында да 500 татар фамилиясе бар дип ничә ел мактанып йөрдек, һаман мактанабыз. Бу мактанырлык нәрсәмени, җәмәгать?! Бу бит 500 кеше үзенең ыруы, үзенең нәселе белән, үзенең халкын ярлылатып, башка халыкка күченеп киткән, аның нәселләре руслашкан дигән сүз. Ул милләтен ташлап киткән. Мин нигә аның белән мактанырга тиеш?
Күрсәтегез миңа шундый 500 татар фамилиясен – башка халыктан килеп кергәнен. Менә мин шунда мактана башлыйм. Шуннан мин аны студентларга да мактанып сөйләрмен.
Чит милләтләр нәрсә белән мактана? Башка халыкларны үрчеткәне беләнме? Казахларны, кыргызларны, үзбәкләрне, башкортларны әйтеп тә тормыйм, барысын да үстергәнем белән мактаныйммыни?!
Икенче безне борчыган нәрсә – халыкны бүлгәләү мәсьәләсе. Шуны, җәмәгать, исегезгә төшерим. Дөньяда 6-7 мең тел исәпләнә, шуларның яртысына киләчәктә югалу яный, югалачак алар. Без кайсы якта калабыз, югала торган телләр ягындамы, югалмый торган телләр ягындамы? Бу безнең үзебездән тора. Әгәр бүленсәк, вак-вак кисәкләргә әйләнсәк, әнә президентыбыз әйткәндәй, сувенир халыклар берләшмәсе булабыз. Һәрберсенең әкренләп эреп киткәнен көт тә тор. Бу табигый хәл – аз санлы халыклар бетә. Һәр ел 20 дән артык аз санлы халык бетә, үлә, аның милләте дә, теле дә, мәдәнияте дә бетә. Без шуңа омтылабызмыни соң?
Нигә соң яшь тикшеренүчеләребез, яшь галимнәребез күршедә генә торган ике авылны ала да, шуның аермалыкларын тикшерә?! Бу авылда болайрак сөйлиләр, бу авылда болайрак сөйлиләр икән, алар аерым икән дип шуның белән мактана, бөтен дөньяга шуны тарата. Без ник бербөтен татар халкының балалары дип сүз башламыйбыз? Бөтен халыкларда да диалектлар бар, бөтен халыкларның да таралганы бар, без инде монысы – Себер татары, монысы – Әстерхан татары, монысы – Башкортстан татары, Казахстан татары… Без бербөтен татар түгелмени?! Нигә телевидениедә менә бу мишәр, бу керәшен дип башлана? Нигә «Бу – татар» дип башламыйлар?!
Әлбәттә, татарның мишәре дә, керәшене дә, типтәре дә бар. Әллә кайдагы мишәрдән чыгып, Казахстанда минем кебек яшәп калганнары да бар. Шуларның торган җиренә күрә бүләбезмени инде хәзер. Без шулхәтле күп санлы халыкмыни, бүлешик тә башкаларга бирикмени инде. Яшәргә теләмибезмени, җәмәгать?!
Нинди генә организмны алсаң да, нинди генә оешманы алсаң да, ул бит яшәр өчен тырыша. Нигә без шуңа тырышмыйбыз икән, нигә үзебез шуның сәбәпләрен эзләмибез?! «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» дип әйткән бит халык. Хәрәкәттә – бәрәкәт, бердәмлектә – көч, дигән халык. Без бердәм булганда гына, мондагы бер өлеш халык белән, халык булса, өч өлеше читтә яшәүче, халыклар бердәм булганда гына, барыбыз да «без – татар» дип торганда гына, шул татар халкы яшәячәк.
Казахстанның бик атаклы, танылган галиме, әдибе Абай Кунанбаев булган, бездә аны Абай дип кенә йөртәләр. Ул бервакыт үз милләттәшләрен башка халыклардан өйрәнергә өндәгән. «Мин татарларга карыйм, – дип язган ул. – Алар бит авырлыкка да чыдый, солдат хезмәтенә дә түзә, динне дә тоталар, менә дигән итеп эшли дә беләләр, матур итеп ял итә дә беләләр, шулардан өйрәник», – дип өндәгән үз халкын. Татардан өйрәник дип чакырган.
Бармы бүген шул Абайга охшаган татар Абае – «Әй, җәмәгать, татарлар, башка халыклар барысы да берләшергә тырыша, берләшү юлларын эзли, без шулардан өйрәник берләшергә» дип әйткәннәре бармы? Күрсәтегез шул кешене, чал башымны иярмен.
Шушы вакытта тагын бер язучының әсәре искә төшә. Лев Николаевич Толстой «Хаҗиморат» повестеның иң башында тигәнәккә сокланганын язган. «Никадәр егәр бар бу үләндә, никадәр яшәү көче бар, бөтен нәрсәне җиңгән кеше, миллионлаган үсемлекләрне кырып ташлаган, ә бу һаман яши», дигән. Һәм шунда ук шул тигәнәкнең исемен дә китергән. Бу тигәнәк «татарник» һәм «татарин» дип аталган икән. Халкыбызның үҗәт икәнен, үз урынында нык тора икәнен, тотрыклы икәнен шул вакытта аңлаганнар икән бит. Русның бөек язучысы да аңлаган. Без хәзер шуны аңлый алабызмы?!
Русның бер тикшеренүчесе – Малов дигән галим ХХ гасырның башында бик ачынып шулай дип язган, менә шушы татарларны яулап алуыбызга 300 ел үтте инде, алар һаман руслашмады, тагын 300 ел көтәбезмени инде дип. Без шуларга ярдәм итәргә тырышабызмы әллә? Көтмәсеннәр тагын 300 ел дип… Ассимиляциягә бирелеп юкка чыгарга телибезмени соң?
Мин, олы яшемә өметләнеп, сезнең алдыгызга чыгып, шушы сүзләрне җиткерәм. Татарда шундый мәкаль бар – «Дустым елатып әйтер, дошманым көлдереп әйтер». Кайбер сезгә ошамаган сүзләрем булса, гафу үтенәм. Мин аларны ачынганнан әйттем. Бер олыны, бер кечене тыңла, дигән татар. Һәрберебез дә олыны да, кечене дә тыңлап, шул җирдәге урыннарның шартларын искә алып, законнарга каршы килмичә ничек итеп берләшеп, бердәм халык булып яшәүне уйларга, үзебез хәл итәргә кирәк. Татар татар баласына гына газиздән дә газиз. Башка халыкка сувенир халык берләшмәсе булып калса – шул җитәрлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев