Мәдәни җомга

“Әгәр дә сез барысын бергә алмасагыз, балалар йортларына җибәрәбез...”

Кешенең йөрәге йодрыгы кадәр дисәләр дә, аналар йөрәге искәрмә буладыр, күрәсең. Якты дөньяга килгән сабыеның тәүге авазын ишеткән мизгелдән һәр бәгырь җимешенә иң түрдә урын әзерләп, ул балалары санынча зурая башлый, ахры.

“Аналар йөрәгенә дөнья сыя”, – дигән шагыйрь мең кат хаклы. Юкса, ул балаларның бөтен шатлык-кайгылары йодрык кадәр йөрәккә ничек кереп тула алыр иде икән?!

Алары сыйганны күргәч, табигать тагын бер могҗиза ясый. Шул зурайган йөрәктә тамырларында үз каны аккан нарасыйларга гына түгел, башка ана тапкан балаларга да урын табыла.

Шундый зур йөрәкле Ана – Казанның Залесный бистәсендә яшәүче Бикмәтовалар гаиләсе белән таныштырасыбыз килә.
– Үзебезнекеләр өч бала: Айрат, Диләрә, Диана. Алар үскәнне сизмәдем дә. Әни дә, иптәшем дә ярдәм итте. Шуңадыр инде, артык мәшәкатьләре булмады. Авырып та аптыратмадылар. Вакыты җиткәч, мәктәпкә киттеләр, аны тәмамлап, яраткан һөнәрләрен алдылар. Хәзер һәрберсенең үз гаиләсе, үз тормышы. Рәхмәт, биш онык белән сөендерделәр, – ди әни кеше – Зөһрә ханым.

 “Үсеп җиткәч, бала китә икән, бик кыендыр газиз анага...” – дигән җырның бөтен тирәнлеген болын кадәр өйләре тынып калгач, аңлый Зөһрә ханым. Балалар чыр-чуына өйрәнгән колак һәм һәрвакыт кемне дә булса, кайгыртып торырга өйрәнгән йөрәк бу тынычлыкны һич кенә дә кабул итми. 2007 ел була бу. Еш кына телевизордан ятим калган балаларны күрсәтәләр. Шуларны карый да елый, карый да елый Зөһрә ханым. Күзләрендә яшь кипмәгәнен күргәч, ире Әнвәр: “Әйдә соң, шул балаларны алып тәрбиялик. Аларга – гаилә, безгә бала кирәк,” – ди, хатыны хәленә кереп.

Уйлаган изге ниятләрен тормышка ашыру эшен озакка сузмыйча Бикмәтовлар районның социаль опека бүлегенә барып, биш бала сорый. Биредә аларга башта аптырап карыйлар, ләкин эштән алган характеристикалары һәм күзләрендәге җитдилек Зөһрә ханымга яңадан ана булу бәхете бирә. Бертуганнар: 8 яшьлек Сабина белән 6 яшьлек Рим тиздән Бикмәтовларның җылы оясында яши башлый.

Ул еллардан соң инде шактый вакыт узган. Аларның һәрберсе ана йөрәгенә язылган. Сигез яшьлек кыз укый да, саный да белмәгән. Аны иптәшләреннән артта калдырмас өчен, Зөһрә ханымга үзенә дә беренче сыйныфка “укырга кереп”, кабаттан “Әлифба” өйрәнергә туры килгән. Һәрбер кечкенә генә уңыш өчен дә макталып, күңеле үсеп киткән кызчык, әнисен сөендерергә теләп, дүртенче сыйныфны “3”леләрсез тәмамлый. Бик зур җиңү була бу. Ананың да, баланың да үз көчләренә ышанычын арттыра. Тиешле тәрбия күрмәгән апалы-энеле бу сабыйлар яңа гаиләгә килгәндә идән астында үскән гөл төсле бик зәгыйфь булалар, еш авырыйлар. Зәһрә ханымның аларны төннәр буе керфек какмый дәвалап чыккан чаклары аз булмый. Операцияләр кичерергә дә туры килә.

Хәзер инде бу мәшәкатьләр артта калган. Ләкин ана йөрәге борчылмый тора ала димени?! Кызына 18 тулганда йоклый алмый яткан төннәре тагын да күбәйгән Зөһрә ханымның – Шөкъкәтсез үрдәк бәбкәсеннән сылу аккошка әйләнгән кыз инде мәхәббәтен дә очраткан. Сөйгәне белән бергә яшисе килүен дә яшермәгән. Кызының зур үсүенә, мөстәкыйль яши башларга җыенуына сөенсә дә, тормышның ачысын-төчесен күп күргән алтмышны ваклап килүче Зөһрә ханым тынычлана алмый. “Ун ел буе җылы кочагында гына тотып, җил-яңгыр тидерми кадерләп үстергән кызчыгына язмыш ни әзерләде икән?” – дип, баласын олы тормышка чыгаручы һәрбер ана төсле борчыла ул. “Кайгырма, әни, син мине тормыш итәргә өйрәттең бит инде. Ашарга пешерә, юа-җыя беләм”, – дип, кызы юаткан булса да, ана йөрәге тыныч түгел. Тормыш юллары бигрәк сикәлтәле шул. Ләкин оясында ни күрсә, очканда шул була, диләр. Сабина бүген үзе бәхетле әни. Баласына тиздән дүрт яшь тула инде. Күптән түгел дәүләт фатир да биргән үзенә.
 – Кечкенә чакларында рәхәт булган икән. Алар мине яңадан яшьлегемә кайтарды, – ди Зөһрә ханым, авыр уйларыннан арынырга теләп, күңелле чакларын искә төшереп.

Кайларда гына булмадык, нинди генә ярыш-бәйгеләрдә катнашмадык, дип бер кызык хәлне дә искә төшереп алды. Рим тәрбиягә бала алган гаиләләрнең Республика фестивалендә җырлаган чакта Зөһрә ханым сәхнә артында “маймылланып” торган. Җырда үзенең аяныч язмышын таныган малай ахырга кадәр җырлап бетерә алмый, күз яшьләренә буыла икән. Сәхнәдә дә шулай булмасын дип, Зөһрә ханым улына күренер җиргә баса да, шамакайлана башлый. Ярдәме тия.

2009 елда әнисе вафатыннан соң, кабат җан тынычлыгын югалткан Зөһрә ханым әнисенең васыятен үтәп, биш яшьлек тагын бер малай өчен җылы кочагын ача. Ваняга! Бик эшчән, ярдәмчел дип мактыйлар үзен. Әнә бервакыт әнисенә бүләк ясарга теләп, калайны тишмәкче булган да, без кулына кереп китеп, тизрәк табибка алып барырга туры килгән үзен. Кулы бик авыртса да: ”Барыбер бәйрәмгә кадәр ясап бетерәм мин аны, әни!” – дип, күз яше аралаш елмайган малайны ничек инде йөрәгеңә кертми калдырып булсын?!

Ваня да тормышта үз урынын табып килә, пешекче булырга укый. Бу шук малай шактый чәчен агарта Зөһрә ханымның. Бервакыт шулай этләре тешли аны. Билгеле инде, бала үзе гаепле – этне котырта. Ә маэмай нинди генә юаш булса да, этлеген итә, эләктереп ала. Дөрес, эт уйный гына. Тик уеннан уймак чыга, хастаханәдә ятарга туры килә. Әнисе янында булганда яралар тиз төзәлә. Ләкин бу вакыйга Зөһрә ханымны тәмам борчуга сала. “Ышанычны аклый, баланы саклый алмадым...” – диеп көенә ул. Шундый авыр чакта тәрбиягә бала алган гаиләләрнең “Без бергә” дигән иҗтимагый оешмасы әзгъзалары ярдәмгә килә. Алар ана белән баланың хәлен белергә хастаханәгә дә баралар. Шунда Зөһрә ханым үзенең борчулары белән ялгыз түгеллегенә төшенә һәм бу аңа көч бирә.

Өлкән балалар үз тормышларын корып, Ваня берүзе генә калгач, аны ялгызлыктан аралар өчен, тагын берәр ятим бала сорап, район опека ишлеген ачып керә алар. Ятимнәр белән эшләү тәҗрибәсе булганны белгәнгә аларга берьюлы дүрт сабыйны тәкъдим итәләр. Берсеннән-берсе кечкенә Егор (1яшь 5 айлык), Милана ( 2 яшь) , Артем (4) һәм Тимур (5 яшьлек). “Әгәр дә сез барысын бергә алмасагыз, балалар йортларына җибәрәбез, төрлесен төрле җиргә...” – диләр Билегеле инде, Бикмәтовлар моңа юл куйдыра торган гаилә түгел. Алабыз, ди алар. Үзләрен нинди авырлыклар, борчулар көткәнне белсәләр дә.

Шуның нәтиҗәсе булып, бүген дүрт бертуган әлеге гаиләдә тәҗрибәле әти-әни кочагында үсәләр. Тимур 2нче сыйныфка бара. Киләсе елга Артем да мәктәп укучысы булыр. Шулай ел артыннан еллар тәгәрәр. Билгеле алар ана йөрәгендә сөенечләрдән дә, көенеч-борчулардан да тирән эз салып калдырыр. Тормыш көзенә кереп барган Бикмәтовларның гаилә бакчасында яшь гөлләр үсә. Аларга бернинди кыраулар да җилләр дә тимәсен иде.

 

 

Йолдыз Шәрапова

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: