Мәдәни җомга

Госман ГОМӘР: КӘҖӘ БИСТӘСЕНӘ НИ БУЛГАН?!

Башкалабыз Казандагы исем-атамаларны үзебез бозабыз. Сай белемле, наданлыгыбыз аркасында. Шуннан китә инде. Бер газета, Бишбалта бистәсен "Адмиралтея" дип язып чыккач, ачуым кабарып, баш мөхәррир исеменә ачык хат күндерергә ниятләдем - өлгермәдем, алыштырып куйдылар тегене. Теш камашып калды. Яз җитеп, 91 маршрутлы автобуста Биектау районындагы "фазенда"ма йөри башлагач, тагын миебезне борауларга...

Башкалабыз Казандагы исем-атамаларны үзебез бозабыз. Сай белемле, наданлыгыбыз аркасында. Шуннан китә инде.

Бер газета, Бишбалта бистәсен "Адмиралтея" дип язып чыккач, ачуым кабарып, баш мөхәррир исеменә ачык хат күндерергә ниятләдем - өлгермәдем, алыштырып куйдылар тегене. Теш камашып калды. Яз җитеп, 91 маршрутлы автобуста Биектау районындагы "фазенда"ма йөри башлагач, тагын миебезне борауларга тотындылар. Машина рупоры ярыпмы-яра: имеш, татарчалап, "Нагорный жилой массивы тукталышы", (Таулы бистә диясе урынга, бутамыйк, Таулар бистәсе дә бар - анысы Горки), "Киндери жилой массивы" (Киндерле бистәсе), "Дербышки торак (бусы татарча) массивы" һ.б. Туган телен белмәгән бер манкорт, "массив" сүзен эләктереп алган, әнә! Бүген инде машина йөртүчеләр, кондукторлар рәхәтләнеп шуны такылдый. Шул төбәктәге Яке бистәсендә яшәүче тынгысыз язучы Әхәт Сафиуллин ничек түзәдер боларга?! Әдипләребездән Габдрахман Минский, Мәхмүт Хөсәен үзләре торган "массив"ка "Дәрвишләр бистәсе" дигән бик матур исемне биреп калдырганнар иде, югыйсә. Биек-биек ташпулатлары, Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йорты, зур гына стадионы белән атаклы Дәрвишләр бистәсе хәзер берничек тә элеккеге беркатлы бараклардан, җимерек "хибаралар"дан торган ниндидер "массив" түгел!

Бистә исемнәрен бозу дәвам итә. "Адмиралтея" атамасына әйләнеп кайтыйк әле. Үзем үскән Бишбалта бистәсен ботарлыйлар. Борынгы бистә. Хәтта Казан каласының беренче нигезе дә шушында, Елантау дигән биеклектә корылган була. Үзе зур тема, әлбәттә. Күпкә соңрак, 1718 елда Петр патша Указы белән биредә суднолар төзү верфенә нигез салына. Шул сәбәпле аны урысчалатып "Адмиралтейство" дип тә йөртәләр. Хәер, хәтта урыслар өчен дә ул барыбер Бишбалта булып кала. Хәтта, шаяртып, "пять топоров" дип тә җиффәрәләр. Чөнки беренчел исеме җанга ятышлы, чын татарлыкны күрсәткән матур атама. Ә "Адмирал" кайдан килгән дисезме? Анысы гарәп сүзе - "Әмир әл-бахр"дан алынган, урысчасы "владыка на море", безнеңчә "диңгезче хөкемдар" яки "командор"га туры килә.

Бишбалтаның тарихи бистә икәнлеген искәрттем. Элек Елга порты дигәннәре юк иде, параходлар, баржалар туктый торган "Устье" яки Елга вокзалы гына эшләде. Казансу зур Иделгә кушылган урыннан бераз түбәнрәк төштә. Мондагы көн-төн кайнаган халык мәхшәрен бүген күз алдына китерүе дә кыен. Бистә үзенә күрә бер утрау иде, аны шәһәр белән махсус өелгән бердәнбер дамба тоташтырды. Шулай ук аннан Мәскәү поезды һәм 1 нче санлы трамвай йөри торган чуен юллар узды. Хәзер дә шулай. Әмма яшәеш өчен монда халыкка бөтен мөмкинлекләр тудырылган иде. Кереп эшлим дисәң, гөрләп торган "Урак һәм Чүкеч", "Сантехприбор", үзйөрешле комбайн заводлары (бу соңгысы Ростов-Дон шәһәренә күчерелгәч, бүгенге Боралак заводына әверелде), күпсанлы фабрика-артельләр эшчеләрне үзләренә чакырып алды, һөнәр мәктәпләре төрле-төрле белгечләр әзерләде. Теге Казансу - Идел тамагындагы, Игумный, Дубки (Имәнлек) бистәләренә чыккан урында такта яру заводы (шулай аталды, монда сал агачы мулдан) бар иде. Анда нигездә хөкем ителгән адәмнәр - "зэк"лар эшләде. Үсмер чакта мин үзем, йөкче сыйфатында, заводыма такта төяп кайткаладым. Бистә уртасындагы "Балыкчы бакчасы", "Кызыл йолдыз" кинотеатры халыкка игелекле мәдәни хезмәт күрсәтте.

Бу урында яман аты чыккан "Зилант монастыре"н искәртми булмас, ахрысы. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Казан каласын коручы борынгы бабаларыбыз иң элек шушы Елантау биеклегенә туктаганнар. Уңайлы урын. Киң Идел белән Казансу кушылган тамак. Ләкин тау башындагы Кирмән-кала үсеп китә алмый - иңкүлектәге, камышлы-сазлыктагы аждаһа, еланнар кешеләргә тынгылык бирми. Шәһәрне бүгенге Кремль урынына күчерергә мәҗбүр булалар. Шулай да әләмнәренә Казан туграсы итеп канатлы елан сурәтен алалар. Ул хәзер дә башкалабыз туграсы.

Явыз Иван Казанны канга батырганнан соң салынган "Зилант монастыре" фаҗигаләр урынына әверелә. "Зөлхабирә" риваятен искә төшерегез. Монастырь шул чакта ук инде хәмер мичкәсе, кәрт сугу, зина кылу, күптөрле әшәкелекләр оясы исәпләнә. Бозык поп белән юлдан язган мулла шашынып кәрт сугалар. Акчасы беткәч, мулла, уенга үзенең Зөлхабирә исемле гүзәл кызын салып оттыра. Бичара кызны монастырьга китереп ябалар. Ахырдан чукындырырга ниятлиләр. Зөлхабирә теш-тырнагы белән каршы килә, динен сатарга теләми. Залимнәр кулыннан ычкынып, чиркәү манарасыннан ташланып, шәһит китәргә уйлый. Ләкин өлгерми, манараның соңгы баскычына атлаганда йөрәге ярылып үлә. Риваять чынга охшаган. Христиан дине әһелләре ошбу фаҗигане үзләренчә файдалана. Тирә-якка чуеннан, бронзадан, кургаш-бакырдан коелган, хәтта, ташны юнып ясалган һәйкәл-сыннар тараталар. Ялганламыйм, без малай чакта, "сорви-головалар", Балык Бистәсе районына кергән, күршедәге Зюзино авылындагы (борынгы исеме Әче) ярым-җимерек чиркәүгә кереп, поп, мулла һәм бичара кыз Зөлхабирәгә багышлап куелган һәйкәлне кат-кат карап йөри идек. Чыннан да, бәхетсез бала сыны бер аягы белән баскычның соңгы басмасына атлаган итеп ясалган. Әйе, ул чакта чиркәү ишекләре каерылып ташланган бер хәрабә иде. Аннары, аны ишекләрен рәтләп, тәрәзәләрендәге тимер челтәрләрне саклап, сугыш чорында дүрт йөз грамм бөртек урлап тотылган апай-малайларны вакытлыча ябу урыны итеп файдаландылар. Заманында Елантауның яман аты шулай ерак-еракларга таралган икән.

Нинди генә язмыш кичерсәк тә, без үзебезнең тарихыбызны онытырга, ата-бабаларыбыздан мирас булып килгән исем-атамалардан баш тартырга тиеш түгел. Бишбалтага кагылырга ярамый. Шөкер, соңгы вакытларда бистәне яңарту турында куанычлы хәбәрләр ишетелеп тора. Татарстан хөкүмәте тәкъдиме белән, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты "Интерра" фәнни-проект үзәге белән берлектә, Казан шәһәренең Бишбалта бистәсен яңарту концепциясен эшләгән икән инде. Аны яңарту-торгызу 2030 елга кадәр төгәлләнергә тиеш, диелгән. Моның өчен 12 миллиард сум акча да каралган. Шәхсән, үзем бу хәбәргә биниһая куандым. Тик борынгы исем-атамаларыбыз гына саклансын. Юкса бит, Горки да, Нагорный, Киндери дә, Дербышки, Займище да (Кышлау), Озерный (Күлле), тагын әллә нинди тагылмалар.

Шәһәребездәге борынгы исемнәрне кабатлыйсым килә: Яңа бистә, Иске бистә, Постау бистәсе, Кәҗә бистәсе, Җиләкле бистә, шул ук Елантау, Әмәт тавы, Печән базары, Балык базары, Бакыр бабай бакчасы, Кабан, Болак, Черек күл һ.б., һ.б. Никадәр мәгънәле, тарихи-күркәм атамалар. Әле кайчан гына Кәҗә бистәсендәге метро тукталышына исем эзләп шашындылар: "Савиново", "Энергоинститут" яки "Студенчество" булсын, диделәр. Мин үзем берничә тапкыр матбугат битләрендә Кәҗә бистәсен яклап яздым. Шөкер, җиңеп чыктык. Кайберәүләр мөкиббән киткән Савиново авылы күптән юк бит инде, кайдадыр, Кәҗә бистәсенең төньяк читендәге сазлыкларда күмелеп калды. Безнеке түгел иде анысы. Бүген Казан кунаклары, туристлар метро тукталышы атамасын укып, рәхәтләнеп елмая, куаналар. Аларның күз алдына антилопа, газәл, сайгак, архар кебек җәнлек-кәҗәләр киләдер, бәлки. Кайсыдыр дин түрәсе тиктомалдан Печән базары мәчетен Нурулланыкы дип, үзгәртте дә куйды. Хәер, күпләр аны элеккечә атап йөртә. Дөрес эшлиләр.
Кемгә яраклашабыз соң без?! Мин Ташкентта күп тапкырлар булдым. Анда элек Үзбәкстан партия комитетының дачасы урнашкан Бишагач бистәсе әле дә үз исеме белән исән-имин яшәп ята. Базары да үзгәрешсез сакланган. Әстерханныкы - Нугай базары дип атала. Беларусь башкаласы Минскида элек-электән татарлар яшәгән бистә бүген дә үз исемен йөртә. Балтыйк буе илләрендә дә шул ук хәл. Кайбер шәһәрләр татарча исемнәрен саклап калган. Истәлекләрне хөрмәт итәләр, саклый беләләр. Без дә өйрәник соң!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: