Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Госман ГОМӘР: ҖИР АСТЫНДА ҖЕН ЯШИ

"Ватаным Татарстан" газетасының быелгы 10 август санына күз салыгыз. Беренче биттәге зур булмаган, әмма бәгырьләрне кыеп ала торган хәбәрнең кереш өлешен китерәм: "Россиядә 2030 елга сигез атом электростанциясе төзелергә мөмкин, шуларның берсе - Татарстанда. Кичә Россия хөкүмәтенең рәсми сәхифәсендә РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган (!) энергетика өлкәсендә территориаль планлаштыруның яңа...

"Ватаным Татарстан" газетасының быелгы 10 август санына күз салыгыз. Беренче биттәге зур булмаган, әмма бәгырьләрне кыеп ала торган хәбәрнең кереш өлешен китерәм: "Россиядә 2030 елга сигез атом электростанциясе төзелергә мөмкин, шуларның берсе - Татарстанда. Кичә Россия хөкүмәтенең рәсми сәхифәсендә РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган (!) энергетика өлкәсендә территориаль планлаштыруның яңа схемасы барлыкка килде. Кама Аланындагы АЭС янә төзелә башларга мөмкин".
Ошбу "җен уенына" күптән нокта куелган шикелле иде, югыйсә. 1990 елның 14 сентяб­рендә, ул чактагы СССР Министрлар Советы председателе Николай Рыжков, үзенең 1539 нчы карары белән, Кама буендагы Татарстан атом электростанциясе төзелешен туктату турындагы фәрманын имзалады. Сәбәпләре дә күрсәтелде:
- Кама буе - актив тектоник разлом - татарчалап әйтсәк, Җир кабыгының аеруча көчле хәрәкәт урыны;
- төбәкнең югары сейсмик активлыгы;
- Кама сусаклагычының көчле басымы һәм башка кискен сәбәп­ләр күрсәтелде.
Шуларга өстәп Байданка һәм Ширәмәт нефть ятмаларына юлның бикләнүе дә искә алынды. Уйга калдык. Нишләргә? Җөмһүриятебезнең киләчәгенә балта чабылмасмы? Алай булмас, диделәр Парламентка җыелган халык вәкилләре. Татарстан Югары Советы 1990 елда ук үзенең 17-04 нче карары нигезендә төзелешне туктату, корылмалар мәйданын башка максатларда файдалану турында Россия хөкүмәтенә үзенең тәкъдимнәрен җиткерде. Ябылды АЭС дигәннәре. Һәм бик дөрес эшләнде.
Әйе, Татарстанның кыл уртасында Атом станциясен кору халыкта һәм аеруча геолог-галимнәр арасында тирән борчылу хисләре уяткан иде. Сәбәбен югарыда әйтеп киттек. Хәтерлим, редакциябезгә физика-математика фәннәре докторы Бари әфәнде Явишев килеп керде. Нинди генә ышанычлы технология белән корылмасын, атом реакторы казаннарының күпмедер вакыттан соң, барыбер шартлаячагы хакында сөйләп, безне өнсез итте. Җир кабыгындагы тектоник разломның шуышуы, хәтта, күктәге Айның торышына да бәйле икән! Галим сүзләре. Дәлилләре төпле, ышандырыр­лык. Карасаң-баксаң, Чернобыль АЭСы нәкъ менә шундый разлом өстендә корылган булган. Фаҗигасе көттермәде, безнең заманга ук туры килде. Бу афәтнең нәтиҗәләре хакында якташыбыз, атаклы табиб Әхмәт әфәнде Закиров түбәндәге мисалларны китерде: радиация нурланышы нәтиҗәсендә биядән сигез аяклы тай, сыердан дүрт мөгезле бозау туа, дуңгыздан ике чучка "малаена" бер баш туры килә, киресенчә, яшь анадан ике башлы бала туа. Чернобыль һәлакәтеннән соң, тормышта күптөрле, акылга сыймаслык мутантлар пәйда була. Моңа өстәп Чиләбе, Кыштым фаҗигаләрен китерергә мөмкин.
Татарстанда АЭС төзелгән тәкъдирдә, аның мөмкин булган фаҗигасен күзаллау әллә ни кыен түгел, дип язып чыкты заманында "Труд" газетасының 1992 елгы 26 февраль санында ошбу проблемаларны тирәнтен өйрәнгән И.Царев әфәнде. Автор шулай ук Чернобыль фаҗигасен анализлап күрсәтте. Дәлилләрен техник фәннәр докторы, ул чактагы Бөтенсоюз атом электростанция­ләрен файдалану институтының баш белгече Е.П.Ананьев тагын бер кат шәрехләде. Чернобыль станциясе Җир кабыгының кисешкән урынында корылган - кайчан да бер шартларга тиеш булган. Кама Аланы станциясе аннан да хәтәррәк, ул Кама-­Идел-Каспий буйлап сузылган мәйданны колачлый. Тагын ни җитми безгә?!
Тат АЭС мәсьәләсе күтәрелгән елларда ук Сарытау геология фәнни-тикшеренү институты, Сарытау дәүләт университеты, Чувашстан дәүләт университеты һәм башка коллектив галимнәре ул чактагы СССР Министрлар Советына проектны туктату хакында махсус мөрәҗәгать белән чыктылар. Аларга Горький шәһәрендәге (Түбән Новгород) Урта-Идел геология-тикшеренү экспедициясе (җитәкчесе А.М.Коломиец, Н.А.Бочарев, Е.В.Колосов, М.Н.Колесов) коллективы кушылды. Татарстан АЭСына "Юк" сүзен ул чактагы СССР һәм ТАССР Югары Советлары депутатлары В.С.Платонов, В.Н.Михайлов, А.И.Коновалов, О.М.Ермакова, С.Н.Данилов, Ю.С.Котов, М.Р.Гыйбадуллин һәм башкалар кистереп әйтте. Бүген инде тагын теге йоклаган җенне кытыклап уятмакчылар. Хәзер инде безне кем яклар, катгый "юк"ны кем әйтер?! Җенне кемнәр богауда тотар икән?
Бер караганда барысы да аңлашылган кебек, югыйсә. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевның "яңа схема"ны имзалавы башыбызга күсәк белән органдай итте.
Дәшми калып булмый, чөнки радионуклидлар белән агулану ихтималы үземә турыдан-туры кагыла.
...Анысы - кайчандыр радио­актив "калдыклар" күмелгән "Радон" каберлеге өстендә утыруымны әйтүем. Элегрәк бакча-дача урыны шул тирәдән бирелде. Заманында, 1943-1950 елларда ук академик Игорь Курчатов тикшеренүләреннән калган, җиргә "тере килеш" күмелгән аждаһа. Киндерле каберлегенең буе өч чакрым чамасы. Биш-алты рәт итеп тезелгән, һәрберсе 120-150 шәр метр озынлыгындагы такта сарайлардан гыйбарәт - бүген череп ишелделәр инде. Бульдозер җирне тигезләде. Вак таш ташыйлар, туфракны асфальтларга җыеналар. Шуннан ни була? Җен авызын асфальт белән генә томалау мөмкинме? Анда бит соңгы илле елда гына да 800 кубометр (газета мәгълүматларыннан) радиоактив матдә күмелгән. Элеккеге Советлар берлегенә кергән илләрдән, хәтта, теге чактагы Чехословакия кебек дәүләтләрдән ташып күмелгән. Менә үзем шундый зиарат өстендә яшәп ятам, Татарстан табигатен, аның халкын яклап язарга хакым бар. Бүгенге көнгә кадәр, ниндидер, вагонга охшаган тимер "саркофаглы" поезд составлары, күңелгә шом салып, шул тирәгә кергәләп чыгалар...
Курыкмаска кушалар. Имештер, калдыклар тутыкмый торган калайдан эшләнгән кисмәкләргә салып күмелгән. Чуен чүлмәкләргә дә яшереп җирләнгән. Чуенның бит шул ук мәгъдән -балчыктан коелганын беләбез. Радиоактив (актив - үзе "тере" мәгънәсендә) матдә йөз ел гына түгел, меңәр елда да "үлми", атом төшләренә таркалып, әкрен генә киңәеп-үрчеп утыра. Черемгә киткән җен шул инде. Ә без һаман атом станцияләре белән җенләнәбез. Бер генә мисал. Моннан нәкъ унбиш ел элек, шәһәр уртасында, "Ливадия" шифаханәсенең хуҗалык складлары тирәсендә өчәр катлы йортта, тулай торакта яшәүчеләр тәгәрәп егыла башлады. Кисәктән авырып үлүчеләр күбәйде. Тикшереп карасалар, моннан илле еллар элек, бу тирәгә, законсыз рәвештә, радиоактив калдыклары җирләнгән булган икән. Нәтиҗә аянычлы. Машина белән туфракны күчергән имәндәй таза, ир уртасы шофер, яман шеш зәхмәтеннән өч ай дигәндә, сыкрап-сызланып, төп йортына китеп барды.
Кабатлап әйтәм: төбендә афәт җене ятачак Кама Аланы АЭСы кирәкме ул? Имештер, Татарстанны электр энергиясе белән тәэмин итү өчен кирәк. Соң андый мохтаҗлык бар икән, куркынычы азрак булган җылылык электр станцияләрен корырга мөмкин. Арзанлы нефть-газ үзебезнеке ич. Әлегә андый ихтыяҗ юк та шикелле. Белгәнемчә, моннан өч-дүрт ел элек кенә Урыссу җылылык станциясе үзенең 40 процент продукциясен чит төбәкләргә сатып ятты.
Татарстан АЭСын төзү 230 миллиард сумга төшәр, дип фаразлана. Шулай итеп, без бу сумманы һәлакәте мәгълүм булган җен авызына салабызмыни инде? Ул акчаны шул ук карарда күрсәтелгән, төзеләчәк өч җылылык станциясенә җибәрергә кирәктер бәлки? Бәла-казасыннан башаяк!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев