Мәдәни җомга

Гомәр ДАУТОВ: БЕЗ КИМ ТҮГЕЛ ҖИРДӘ БЕРКЕМНӘН ДӘ

"Сукыр тычкан юлга чыкса, метр ярым кар явар", - ди халык. Аксубай, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарына чыгып китәсе иртә мине җил улатып, тәрәзәгә уч-уч кар бәреп каршы алды. Урамга күз ташладым да, пәлтә, тун якаларын күтәргән кешеләрнең котырынган давыл белән көрәшүен күреп: "Идрит-кудрит, ник кирәк булды, каян килеп тапты бу...

"Сукыр тычкан юлга чыкса, метр ярым кар явар", - ди халык. Аксубай, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарына чыгып китәсе иртә мине җил улатып, тәрәзәгә уч-уч кар бәреп каршы алды. Урамга күз ташладым да, пәлтә, тун якаларын күтәргән кешеләрнең котырынган давыл белән көрәшүен күреп: "Идрит-кудрит, ник кирәк булды, каян килеп тапты бу Сабиров мине", - дип, авыз эченнән мыгырданып, теләр-теләмәс кенә юлга җыена башладым.

Машинаны кабызып, олы юлга чыккач, салон җылынгач, күңел ачылып китте тагын. Ярар, бер йөреп, дөнья күреп кайту комачау итмәс, аннан, Илшат Тәлгат улы Сабиров та бит әйбәт егет, үзе өчен түгел, институт өчен тырыша. Профориентация эше артыннан берүзе генә чабып, бөтен җиргә дә өлгерә алмый бит инде...

Зәй шәһәренә җитәрәк, ирле-хатынлы керәшен татарларын утырттым. Тегесен-бусын сөйләшеп барганда, мин Зәйдән Әлмәткә чыгып китә торган юлны сорадым. Икәүләп шаккаттылар. Аңлый алмыйлар - ничек инде, Әлмәт юлын белмисеңмени, янәсе? Алар өчен Зәй төбәген, аның юлларын белмәгән кеше, йомшак кына итеп әйткәндә, сәер. Мин дә үзем өчен үзем оялдым, Ходай кушса, исән-сау кайтып җитсәм, бу якларны бик ныклап өйрәнәчәкмен, җитәр надан булып йөрергә, дидем.

Акташ кырыенда уңга борылуым булды, телефон шылтырады. Факультет деканы Альберт Зөфәр улының номерын күрүгә, "Хәерлегә булсын" дип уйлап куйган идем, бигүк хәерле булып чыкмады.

- Син кайда? - Монысы "Исәнме-саумы" урынына инде.

- Менә, Акташтан борылдым.

- Кайт, монда Казаннан документ килгән, дүшәмбегә әзерләп җибәрергә кирәк. Анда...

Ул сөйли тора, мин уйлыйм: тәк, иртәгә пәнҗешәмбе, әле җомга бар. Документ, документ... Айгөл инде бу мәсьәләне яхшы белә. Нурисә дә кафедра эшләрен яхшы аңлый... Бер паузадан файдаланып, деканны бүлдердем:

- Альберт, тукта әле, буран ярып йөз чакрым үттем бит инде...

- Аны, гомумән, син, кафедра мөдире эшләргә тиеш... - Альберт Зөфәр улының тавышында үртәлү ноталары сизелеп алды. Каян килә бу кайнар канлылык? Әтисеннәндер, мөгаен. Әтисе классик язучыбыз, милли каһарман Гаяз Исхакыйның туган авылы Яуширмәдән бит.

- Иртәгә Айгөл белән Нурисә кирәкле кәгазьләрне тутырыр.

- Дәресләре бармы, киләме соң алар?

- Килә, килә, эшләп бетерәсе эшләре бар.

Шайтан алгыры, әле белешмәгән, шылтыратмаган, ә үзем кеше өчен вәгъдә биреп ташладым. Дөрес, баш тартмаячак, киләчәк Айгөл Хәбибҗан кызы, эшен дә тиешле дәрәҗәдә башкарачак. Шулай да эчкә корт керде: таләпләргә туры китерә алырлармы, хата ясамаслармы? Нәрсә диләр әле - эшләгән эшең сыйфатлы булсын дисәң, үзең башкар, диләрме?

Ә буран һаман котыра. Күз күреме начар, юлларга кар салган. Директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары Муллакаев бик җәлләп кенә биргән бензин яна, каһәр суккыры, яна...

Беренче тукталыш - Иске Кади авылы. Монда минем университет буенча шәригем Марсель Мортазин яши. Мәктәптә балалар укыта. Хатыны Гөлнара да шул ук мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы. Студент вакытлардан ук эчкерсез, шаулап яшәүче, тыштан тупасрак күренсә дә, искиткеч самими күңелле Марсельне еллар һич үзгәртә алмый. Балалары да үзенә охшаган, мәктәптә безне күреп, кызы Гөлсирин йөгереп килде дә, бармагы белән миңа төртеп, әтисеннән: "Әти, бу безнең туганмы?" - дип сорап куйды.

Минем туганлык җепләрен тикшереп торырга вакытым юк, Марсельне әйдәклим, ашыктырам. Тизрәк Аксубай районы авылларында мәктәпләрне йөреп кайтырга кирәк.

Кичкә таба, Иске Ибрай, Яңа Ибрай, Яңа Кади авылының 11 нче сыйныф укучылары белән очрашып, аларга Алабуга институты турында сөйли-сөйли алҗып, Марсельләргә кайтып керүгә, безне мул табын көтә иде. Марсельнең икенче тормышы әле башлана гына - мал карарга чыгып йөгерде. Башлангычта гына укучы Гөлсирин, Дамир белән өйдә калдым. Зур кызлары Гөлчәчәк зал ягында дәрес карый. Башта шикләнебрәк торган балалар тора-бара шактый кыюланды, мендәр атыша, караваттан идәнгә сикерешә башлады. Караватта мин ятам, миңа игътибар юк, өстән генә чабалар. Әзрәк тынычланмаслармы, дип, кухняга бер чыкканда песине тотып алып кердем. Песи мондагы тәртипләрне белә, ахры, идәнгә куюга, ялт диван астына. Дамир - аның артыннан. Үкчәләре генә күренеп тора. Бераздан Дамир арты белән шуышып чыга башлады. Менә җилкәләре, башы, аннан песи койрыгын тоткан кулы, койрыгыннан арты белән сөйрәлеп чыгучы песи - Барсик күренде. Барсик без түгел - арты белән йөрергә теләми, әмма язмышына күнәргә мәҗбүр...

Яңа Чишмә, Чирмешән районнары укучылары белән дә очраштым. Бик төзек, күркәм авыллар. Һәркайда хәерхаһлы мөнәсәбәт, укытучылар арасында Алабуга педагогика институты студенты булганнары да очрый. Кафедра укытучыларына сәламнәр әйтәләр, сораштыралар - күзләрендә моң. Мин - алар өчен яшьлекләре калган уку йорты вәкиле.

Һәр авылда укучылар аңына бер нәрсәне җиткерергә тырышам - бәхетне читтән эзләмәгез! КФУның Алабуга институтында барлык мөмкинлекләр тудырылган: тулай торак, ашханә, яхшы әзерлекле укытучылар, йөрергә дә якын, федераль университет дипломы да бирелә... Беләм, кайткач, Альберт Зөфәр улы сораячак: "Ничә кеше килә?" - диячәк. Соң, каян белим инде мин ул баланың башында ниләр барын! Икенчедән, өйгә кайтып киңәшмичә, ул әле хәзер үк китереп бер сүз дә әйтә алмый. Яшь кеше бит максималист була, ул хыялда үзен Мәскәүдә, Петербургта итеп күрә. Йөрәктә дәрт, беләктә көч уйный, кан кайный, күңел очына. Мондый вакытта реаль мөмкинлекләрнең чикләре зур күренә, чит җирләрдән урап, әллә кемнәр булып, кеше булып, юк, зур кеше булып кайтып төшәсе килә. Ә Алабуга, Казан, Чаллы - болар инде күрелгән җирләр. Анда әлләни юк. Анда апа белән җизни яши, әтинең абыйсы заводта эшли... Ул бит әле мегаполисларның аны савым сыеры буларак кына көткәнен, ялтыравык неон утларына төренгән матур тормыш түгел, ә кырыс, күп очракта явыз законнарга нигезләнгән дөнья идарә иткәнен белми.

Ике көн йөрдем бу якларда, ике көн буран котырды. Бензин чекларын күргәч, Муллакаев тотлыга ук башлады. Абитуриент килмәсә, студент булмаса, институт та, замнар, помнар да кирәкми, югыйсә, юк, бензин кадерлерәк.

Икенче сәфәрем Актаныш районына булды. Ну монда рәхәт чиктем инде! Юк, барысы да гадәттәгечә - юлга чыккан көнне буран котырды, юеш кар юлларны сырган, машинаның йөрешен авырлаштыра, бензин дигән зәхмәт күз алдында кими. Ләкин мәктәпкә - Актанышның үзендәге, район үзәгендәге мәктәпкә! - килеп кергәч, җан рәхәт чигә, күңел сөенә, чөнки монда барысы да татарча, бары тик татарча гына сөйләшәләр. Һәм саф татарча, Чаллы мәктәпләрендәге татар теле укытучыларыныкы кебек, телләре урыс сүзләре белән чуарланмаган. Урамда - туган телебез аһәңе, кибеттә - татарларыбыз, мәдәният йортында - үзебезчә, хәтта сыраханәдән дә рәхәт итеп татарча сүгенгәннәре ишетелә.

Тагын шунысы рәхәт - һәр мәктәптә элек мин укыткан студентлар эшли. Димәк, Актаныштан татар филологиясе буенча укырга күп киләләр. Укыталар, яшәвен дә начар яшәмиләр - монысы татар теле белән ерак китеп булмый, диючеләр колагына.

Безнең халык амбицияле бит ул. Борын төбендәге уңай сыйфатларга, матурлыкка бик исе китми аның. Ык буйларына соклана белми, бир син аңа Әдрән, Мәрмәрә диңгезләрен. Татар филологиясе дигән сүз артык гади, кечкенә күренә, бир син аңа, әйтик, "Институт массовых коммуникаций и социальных наук" дигән уку йортын. Нәрсә ул коммуникация, социаль фәннәр нәрсә өйрәнә - ул аны аңлап бетерми, әмма ләкин сүзе матур, хәтәр яңгырый. Бәлки, бу гомер бакый тырышып эшләп, яшәп тә, дәүләтчелек омтылышының гамәлгә ашмавыннан киләдер. Чөнки безнең менталитет шундый - сүз сөйләүгә караганда, күбрәк эшләргә, җитәкчеләр алдына сикереп чыкмаска тырышу, эшләнгән эшне дә күрсәтә белмәү... Ничә тапкыр игътибар иткәнем бар, киңәшмәләрдә урыс ханымнары юк кына фикерне дә әллә нинди ят сүзләр белән матур формага төреп җиткерә белә. Алар шәп, алар кәттә. Мин дә нәкъ шуны уйлап, аңлап утырам, югыйсә, инде ничегрәк тормышка ашырырга кирәк икәнен дә чамалыйм, әмма әлеге ханым өлгеррәк булып чыга, директор күреп, эләктереп тә ала. Шайтан алгыры, гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтында укысам, мин дә шулай оста, акыллы булыр идем. Ярар, үземнән булмады, малайны шунда укытырмын, ул хәтәр сөйләр, бөтенесен шаккатырыр.

Әмма, юк. Мин икенче әйберне дә беләм. Малайның холкы минеке, тәрбия - татарныкы. Әллә нинди институтлар тәмамласын, ул да нәкъ безнең, татар кебек - башта эш, аннан сүз, дип яшәячәк. Киңәшмәләрдә ул да чәчрәп чыкмаячак, чөнки без аны өйдә "тавышланма", "аягыңны болгама, врач абый ачулана" дип үстерәбез.

Районнарда, авылларда йөргәндә, басынкы гына утырган укучыларга факультет, аның тормышы турында сөйләгәндә мин шуларны уйладым. Тыштагы кар катыш яңгыр белән минем күңелдә дә сораулар бураны уйнады - кайчан үз бәяңне белә башларсың син, татар, җирдә безнең һичкемнән дә ким түгеллегебезне кайчан аңларсың?..

Алабуга.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: