Мәдәни җомга

Гөлчәчәк НӘҖИПОВА: МУЗЕЙЛАР – ИЛ ИКЪТИСАДЫНЫҢ КӨЗГЕСЕ

2014 ел Татарстан Милли музее өчен аерата бәрәкәтле булырга охшый. Ник дигәндә, без республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановтан зарыгып көткән сүзне ишеттек. Татарстан Мәдәният министрлыгының хисап коллегиясендә ул, музей фондларын төзекләндереп, кире торгызырга вәгъдә бирде. Без бу мәсьәлә буенча ничәмә-ничә еллар төрле инстанцияләргә хатлар юлладык, коллегия утырышларында чыгышлар ясадык. Ниһаять, ул...

2014 ел Татарстан Милли музее өчен аерата бәрәкәтле булырга охшый. Ник дигәндә, без республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановтан зарыгып көткән сүзне ишеттек. Татарстан Мәдәният министрлыгының хисап коллегиясендә ул, музей фондларын төзекләндереп, кире торгызырга вәгъдә бирде. Без бу мәсьәлә буенча ничәмә-ничә еллар төрле инстанцияләргә хатлар юлладык, коллегия утырышларында чыгышлар ясадык. Ниһаять, ул көн килде! Тизрәк эшне башлап җибәрәсе генә калды.

Төбәк музейлары арасында безнең фонд саклау урыны иң зурысы. Экспонатларыбызның саны 910 меңнән артык. Бүгенге көнгә музей урнашкан Кунак сарае (Гостиный двор) бинасының 1/3 өлеше генә реставрацияләнгән. Калганы авария хәлендә һәм миллион берәмлеккә җитеп килгән байлыкны шул бинада сакларга мәҗбүрбез. Фонд саклау урыннарын депозитарий рәвешендә торгызырга җыенабыз. Ягъни безнең экспонатлар һәркем өчен ачык булачак. Мондый үрнәкләр төбәк музейлары арасында бик сирәк очрый. Ә ачык фондлар берничә федераль музейда гына бар. Берсе - Дәүләт Эрмитажында. Санкт-Петербургта Иске авыл (Старая деревня) дигән бер урын бар. Анда ачык фонд системасы буенча үзләренең зур экспозицияләрен төзиләр.

Быел Казанда музей булдыру турында хөкүмәт карары кабул ителүгә 120 ел тулды. 1894 елның 17 мартында Русия империясенең финанс министры С.Витте безнең уставка кул куя һәм музеебыз бер елдан, 1895 елның 5 апрелендә ачыла. Киләсе елны шушы зур юбилейны зурлап билгеләп үтәргә ниятлибез. Быел исә музей ачу турында карар кабул ителү вакыйгасына багышлап, гыйльми совет җыябыз, аннан махсус күргәзмә оештырабыз.

Белгәнебезчә, Казан Император университеты профессорлары шәһәребездә музей булдыру турында кайгырта башлаганнан соң 20 ел үткәч кенә, ниһаять, максатларына ирешә. Тарихка күз салсак, алар беренче мәртәбә 1860 еллар ахырында Казанга шәһәр музее кирәк, дип сүз кузгата. Бу турыда гыйльми журналларда мәкаләләр бастыралар, музей уставын, проектын эшлиләр. Казан губерниясе археологиясен һәм этнографиясен өйрәнү җәмгыяте әгъзасы, медицина фәннәре докторы, профессор В. Флоринский 1879 елда музейның проектын төзи. Комиссиядә җәмгыять әгъзалары - төрле өлкәдә эшләүче профессорлар катнаша. Мәсәлән, анда тарихчы, урыс хокукы тарихы профессоры Николай Загоскинның да булуы мәгълүм. Ләкин бу проект кәгазьдә генә кала, музей һаман да оешып китә алмый.

Ә 1890 елда Казанда бик зур гыйльми - сәнәгать күргәзмәсе оештырыла. Агачтан матур итеп эшләнгән павильоннарны (аларның фотолары саклана) шәһәрнең өч урынына урнаштыралар: урыс Швейцариясе дип йөртелә торган җиргә - Арча кырына ( хәзер Горький исемендәге парк), шәһәр театры янына (Ирек мәйданы) һәм Черек күл бакчасына. Экспозицияләргә күбесенчә авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тауарлары куела. Шулар белән беррәттән, археология, этнография буенча фәнни хезмәтләр һәм экспонатлар урын ала. Бик зур вакыйга була бу. Монда Казан халкы белән беррәттән, башка шәһәрләр һәм авыллардан, Мәскәүдән, хәтта чит илләрдән 50 меңнән артык кеше килүе мәгълүм. Бу күргәзмә Казанда музей ачарлык коллекцияләр бар икәнен күрсәткән. Күргәзмәне ябу тантанасына зур вәкаләткә ия затлар, галимнәр, байлар, чиновниклар килә. Казан шәһәре башлыгы Сергей Дьяченко: "Хәзер инде без музей төзи башлый алабыз", - дип белдерә. Хөкүмәтнең, шәһәр бюджетының ул вакытта да акчасы җитенкерәмәгәндер инде. Әмма Сергей Дьяченко музей бинасы төзү эшен үз карамагына ала, химаячеләр, меценатлар эзләп таба. Мәсәлән, Ольга Александрова-Гейнс бина төзергә 500 мең сумнан артык акча бирә һәм музей өчен Александр Пассажы бинасын тәкъдим итә. Әмма ләкин Пассаж ул вакытта да мәшәкатьле бина була. Әнә бит анда әле һаман да төзекләндерү эшләрен төгәлли алмыйлар. Белгечләр әйтүенчә, аның нигезе бигүк дөрес салынмаган. Күпмедер киңәшләшкәч, шәһәр комиссиясе Гостиный дворны музейга тапшырырга, дигән карарга килә. Ул сәүдә рәтләре рәвешендә төзелгән һәм һәркайсының артында склад урнашкан була. Русиядә Гостиный дворлар Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Ярославльдә, Костромада һәм башка шәһәрләрдә бар. Казанныкы - губернияләр арасында иң зурысы. Алар тулаем бер-берсенә охшаш булса да, һәрберсенең үзенчәлеге бар. Безнеке Санкт-Петербургныкына охшаш. Шулай итеп, 20 лавкада музей ачыла. Калганнарында исә кибетләр эшләвен дәвам итә. Ломбард да шунда була. Инде бина табыла, коллекцияләр генә юнәтәсе кала. Сергей Дьяченкога Русия флотының отставкадагы вице-адмиралы Иван Лихачев мөрәҗәгать итә. Ул вакытта Иван Федорович Парижда яши. Бер ел чамасы элек кенә аның энесе Андрей Лихачев вафат була. Аңардан 40 мең берәмлек коллекция кала. Иван Лихачев бу коллекцияне Казан музеена бүләк итә.

Әйе, безнең музейның ачылганда ук үз бинасы да, экспонатлары да була. Әлбәттә, моңа ирешү өчен күп кешеләр тырышлык куя. Әмма еш кына тырышып-тырышып та әлләни зур нәтиҗәгә ирешеп булмый бит. Казан музее беренче көненнән алып төбәк музейлары арасында иң зурысы һәм иң бае санала. Самара, Пермь кебек шәһәр музейлары экспонатлары, мәсәлән, 1917 елга 10 меңгә җитсә, бездә 1917 елга инде 60 мең экспонат була.

Бүгенге көндә КАМИС системасы нигезендә, 600 меңнән артык экспонат турында музей каталогында мәгълүмат бирелгән. Без анда һәр экспонатның фотосын һәм аның турында тулы мәгълүмат тупланган текст эләбез. Эзләү системасы да төптән уйланылган. Әгәр, әйтик, Арча районына кагылышлы экспонатларны эзлисез икән, һәммәсе бер-бер артлы тезелеп чыга. Әгәр алкалар гына күрәсегез килсә, фондтагы бөтен алкаларны рәхим итеп карый аласыз. Экспонатларны алфавит буенча да, география буенча да, фамилия, предмет, тема һ.б. рәвешләрдә дә табарга мөмкин. Фантастика димичә ни дисең?! Һәм бу хезмәт бушлай күрсәтелә. Интернет системасы, кампитрлаштыру музей хезмәткәрләренең четерекле хезмәтен шактый җиңеләйтте. Тагын 200 меңнән артык экспонатны КАМИС системасына кертәсебез бар әле.

Алдыбызда тагын бер мөһим бурыч тора - Татарстан Мәдәният министрлыгы безгә Бөек Ватан сугышының сайтын булдыру эшен йөкләде. Шушы Мәдәният елында музей эшчәнлегенә кагылышлы шактый китаплар, альманахлар чыгарасыбыз бар. Бүгенге көндә хөкүмәт Ленин һәм Толстой музейларын төзекләндерү өчен дә акча бүлеп бирде. Быел Г.Тукай музеенда да реконструкция эшләре көтелә. Анда экспозицияне дә яңартырга уйлыйбыз. Бу музейга кеше күп йөри. Анда әдәби, мәдәни чаралар да еш үтә. Шуңа күрә залларны да зурайтырга кирәк. Әле тагын Каюм Насыйри, Шәриф Камал, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Жиһанов музейларында да сипләү эшләре башкарасы бар.

2014 ел - ул фаҗигале чорларны искә алу елы да. Нәкъ 100 ел элек Беренче Бөтендөнья сугышы башланып киткән. Шушы тарихи вакыйгага багышлап, август ахырында күргәзмә ачарга уйлыйбыз. Бу темага кагылышлы экспонатларыбыз күп. Әлеге сугышта бик күп кеше һәлак булган. Әмма Русиядә бу чор әтрафлы өйрәнелмәгән. Совет чорында бу сугышның күп батырлары онытылган. Казан губерниясеннән сугышка татар дивизияләре дә киткән. Әлбәттә, аны тиешле дәрәҗәдә күрсәтергә кирәк. Тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр хәзер бу теманы ныклап өйрәнә һәм яңадан-яңа мәгълүматлар таба тора. Бу турыда бик бай эчтәлекле күргәзмә булыр, дип уйлыйбыз.

Совет чорында бу сугышның күп батырлары онытылган. Казан губерниясеннән сугышка татар дивизияләре дә киткән. Әлбәттә, аны тиешле дәрәҗәдә күрсәтергә кирәк. Тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр хәзер бу теманы ныклап өйрәнә һәм яңадан-яңа мәгълүматлар таба тора. Бу турыда бик бай эчтәлекле күргәзмә булыр, дип уйлыйбыз.

Быел Татарстан Мәдәният министрлыгы музейлар ассоциациясе белән берлектә беренче тапкыр "Музей язы" дигән чара үткәрә. 21-26 апрельдә Татарстан музейлары тамашачыларга бушлай хезмәт күрсәтәчәк һәм төрледән-төрле кызыклы чаралар уздырачак. Милли музей һәм район музейлары арасында алмаш күргәзмәләр оештырырга да җыенабыз. "Музей язы"н китапханә төне белән ябачакбыз. Милли музейның китап фонды да бик бай. Күренекле шәхесләрнең кулъязмалары, култамга куеп, музейга бүләк иткән китаплары күп. Бу халыкара акция халык арасында китап укуны популярлаштыруны күздә тота.

Татарстан музейлары буенча юл күрсәткече дә (путеводитель) эшләнә. Анда яхшы инфраструктуралы 20дән артык музей кертелде. Республикада 100дән артык музей эшләп килә. Әмма шулар белән беррәттән, кайбер районнарда музейлар бик аз әле. Мәсәлән, Кайбыч районында бердәнбер музей - Галия Кайбицкая музее бар. Моннан тыш, республикабызда 1000нән артык мәктәп, ведомстволар музейлары эшли!

Гомумән, музейлар - ил икътисадының көзгесе алар. Алга киткән илләрдә музейлар бик яхшы хәлдә. Мәсәлән, Казанда бер Сынлы сәнгать музее булса, Франция, Австрия кебек илләрнең башкалаларында алар 6шар исәпләнә. Мисыр, Төркия кебек илләрдә дә туристларны җәлеп итү өчен музейларны һәрдаим кайгыртып торалар.

Музейларсыз тарихны өйрәнү мөмкин түгел. Мин гел әйтеп киләм: әгәр балаларыбыз үз тарихыбызны өйрәнеп үсмәсә, алар Америка тарихын өйрәнәчәк. Шуңа күрә музейларның булганнарын күз карасыдай сакларга һәм яңаларын ачуны дәвам итәргә кирәк. Дәүләт Эрмитажының генераль директоры Михаил Пиотровский болай дип әйтергә ярата: "Илне саклауны халыкның рухын кайгыртудан башларга кирәк". Әйе, рухы нык кеше тырыш, матур була, үз илен ярата. Ә безнең сәләтле яшьләр еш кына илдән китү ягын карый. Менә шушындый бер чорда музейлар - бердәмлек, ватанпәрвәрлек рухын үстерүче мәркәз алар. Шуңа күрә музейларга күбрәк игътибар күрсәтелсен иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: