Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Гамир ГАРИФУЛЛИН: Туган тел, катнаш никах һәм милләт

Бүген элеккеге СССР төбәкләрендә рус телен куллану бер дә тигез бармый. Мисалга, Россия хөкүмәте Кыргызстанның тел сәясәтеннән бик канәгать, чөнки анда рус теленең урыны түрдән. Ә 1940 елларда Советлар тарафыннан басып алынган илләр, әйтик, Балтыйк буе республикалары Мәскәүнең элеккеге гамәлләре өчен үч кайтара: русларга гражданлык алганда бу республика телләрен белүне...

Бүген элеккеге СССР төбәкләрендә рус телен куллану бер дә тигез бармый. Мисалга, Россия хөкүмәте Кыргызстанның тел сәясәтеннән бик канәгать, чөнки анда рус теленең урыны түрдән. Ә 1940 елларда Советлар тарафыннан басып алынган илләр, әйтик, Балтыйк буе республикалары Мәскәүнең элеккеге гамәлләре өчен үч кайтара: русларга гражданлык алганда бу республика телләрен белүне мәҗбүри шарт итеп куя.
Элеккеге союздаш республикаларда рус телен куллану дәрәҗәсен, аңа булган ихтыяҗ һәм мөнәсәбәтне ачыклау өчен Американың иң абруйлы «Нью Йорк Таймс» газетасы 2009 елда кызыклы тикшеренү үткәргән һәм шундый нәтиҗәләргә килгән.
- Эстония белән Латвиядә гражданлык алу өчен эстон һәм латыш телләреннән имтихан бирү таләп ителә.
- Литвада хакимият органнарында рус телен куллану тыела. Моның үтәлешен хакимият контрольдә тота.
- Украинада рус телендә сөйләшү, Россия телеканалларын кабул итү тыелган.
- Грузия: байтак телеканалларда һәм радиостанцияләрдә рус телендәге программалар тыелган.
- Төркмәнстан: рус мәктәпләре һәм газеталары ябылган.
Күренә ки, бу дәүләтләрдә рус теленә карата дошман мөнәсәбәт хөкем сөрә.
- Молдова: монда рус теле ярымрәсми тел булып исәпләнә.
- Әрмәнстан белән Әзәрбайҗан: бу дәүләтләрдә рус теле рәсми тел булып саналмый, әмма түрәләр һәм зур шәһәрләрдә яшәүчеләр рус телендә аралашырга хаклы.
- Үзбәкстан: рус теле рәсми тел түгел, шулай да кайбер мәктәпләрдә аны төп тел сыйфатында укыталар.
- Таҗикстан: күбесе русча сөйләшә, хәлбуки күптән түгел дөнья күргән закон аны рәсми документларда файдалануны тыя.
Бу төбәкләрдә рус теленә карата катнаш мөнәсәбәт өстенлек итә.
- Белоруссия белән Казахстан: бу дәүләтләрдә рус теле милли телләр белән бер дәрәҗәдә дәүләт теле итеп канунлаштырылган.
- Кыргызстан: биредә рус теле - рәсми тел, әмма президентлыкка кандидатлар кыргыз теленнән имтихан бирергә тиеш.
Шулай итеп, тикшереп чыккан илләрдән рус теленә уңай мөнәсәбәт соңгы өч дәүләттә генә күзәтелгән.
Мәскәү мондый күңелсез хәлләрне туктатырга, рус теленә игътибарны арттырырга тырыша. Шул максатта Россиядә һәм чит илләрдә махсус фондлар оештырыла, рус теле еллары игълан ителә, төрле симпозиумнар һәм шуның ише башка чаралар уздырыла, аерым темаларга зур суммада грантлар тапшырыла. Болар барысы да Россия хөкүмәтенең тел мәсьәләсенең мөһимлеген аңлап, шул өлкәдә даими рәвештә эш йөртүен раслый.
Инде килеп, үзебезнең туган республикабыздагы хәлләргә күз салыйк. Соңгы вакытта татар теленең аяныч хәле турындагы хәбәрләрне сукыр гына укымый да, чукрак кына ишетми калгандыр. Телләр турындагы канунны, татар мәктәпләрен беркем дә гамәлдән чыгармады, мәҗбүриләп япмады, болар өчен бюджеттан акча да бүлеп бирелә. Ягъни уңышлы эшләү өчен шартлар тудырылган. Алайса, нигә соң эшләребез генә гаять хөрти? Ирексездән, "Рес­публикада счетная палата бу мәсьәләләр белән шөгыльләнә микән соң?" - дигән сорау туа.
Телебезне куллану даирәсенең һаман кысыла баруын кайберәүләр Дәүләт Думасының белем бирүдә милли-төбәк компонентын төшереп калдырган һәм 2007 елның декабрендә кабул ителгән 309 нчы канунында, Россия Мәгариф министрлыгының БДИ системасын кертүдә күрә. Сүз дә юк, алар милли телләрне өйрәнүдә чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, үзләренең тискәре йогынтысын ясады. Тик бит Мәскәүнең бу һөҗүме күптән түгел генә башланды. (Бу мәсьәләдә безнең йомшаклык, күндәмлек төп рольне уйнады). Ә менә татар мәктәп-гимназияләренең тулысынча рус теленә күчеп бетүен, 15 ләп район үзәкләрендә мөмкинлек булганда да татар телендә укытуга бөтенләй күчмәвен, милли басмаларның подписка саен тиражларын даими югалта баруын, татар телендәге китап кибетләрендә бер кеше булмыйча зират тынлыгы хөкем сөрүен (Бауман урамындагы татар китабы кибетенә кереп карагыз. Аның дымлы подвалда урнашуы гына да татарга нинди мөнәсәбәт булуын искәртеп тора) нәрсә белән аңлатырга? Бары тик җитәкчеләребезнең, мәгариф хезмәткәрләренең һәм кайбер ата-аналарның киләчәкне уйламыйча, милләт язмышына тулысынча битараф булуы белән генә.
Туган телдә укытмау - ассимиляциягә китерүче төп сәбәп­ләрдән берсе икәнен онытмаска иде. Ә икенче сәбәбе - катнаш никахлар.
Этнография галимнәре этнослар (милләтләр) тормышында гаиләдәге гореф-гадәтләрнең мөһимлегенә басым ясый. Бер милләтле гаиләдә этносның "картаюы" катнаш никахларга караганда шактый акрынрак бара. Ә этноска өч йөз ел яшиме ул, әллә бер меңме - барыбер түгел бит. Шуңа күрә, милләт гореф-гадәтләрен саклап калу өчен бер милләттән торган гаилә кирәклеге аңлашыла, чөнки шундый гаилә генә балага гасырлар буена тупланган милли гореф-гадәтләрне сеңдерә ала. Ә катнаш гаилә балага бер-берсен сүндерүче ике төрле караш тапшыра. Шуңа күрә катнаш гаилә - этносның гомерен кыс­картучы җимергеч фактор булып исәпләнә.
Катнаш никахларның байтагында татар теленә аңлаешсыз нәфрәт хөкем сөрә. Мондый гаиләләрдә шушы нәфрәтне балаларының зиһененә дә сеңдерәләр, ә тегеләре бу өлкәдә әтисен, йә әнисен дә уздырып җибәрергә тырыша. Нәтиҗәләр күңелсез.
Россиядә аз санлы Төньяк һәм Себер халыклары (эвенклар, ненецлар, бурятлар һ.б.) бик актив рәвештә ассимиляциягә дучар ителә. Көл дә ела инде: меңләгән монгол чырайлы, төс-кыяфәтләрендә славянлыкның әсәре дә булмаган, тик шулай да үзләрен рус дип санаучы, русча гына сөйләшүче һәм рус исемнәрен генә йөртүче маңкорт кавемнәр барлыкка килде.
Хәер, мондый куркыныч хәл безгә, төрки-татарларга да яный. Татар теле даирәсенең фаҗигале төстә кысыла баруын Россиядә 2002 һәм 2010 елларда үткәрелгән халык санын алу нәтиҗәләреннән күрергә була. Нибары сигез ел эчендә 1 миллион 70 мең милләттәшебез туган телен югалткан. Ә хәлләр хәзергечә барса ("Без булдырабыз!" дип күкрәк кагудан туктамасак), киләсе җанисәптә татар телендә сөйләшүче күпме генә кеше калыр икән?
Сан алу күрсәткечләре Яшел Үзән шәһәре һәм районы буенча да төп милләт файдасына түгел.
Чагыштырыгыз:
2002 ел: руслар 48,7 %, татарлар - 46, 2%.
2010 ел: руслар 56,2%, татарлар - 40,4%
Күренә ки, шушы кыска гына вакыт аралыгында күпме милләттәшебез туган теленнән ваз кичкән.
Л.Н. Гумилевның этносларга караган этногенез теориясе бар. Анда һәр этносның яшәү гомере табигый шартларда, бәла-казалар нәтиҗәсендә вакытсыз өзелмәсә, 1200 еллар чамасы итеп күрсәтелә. Соңгы обскурация (сүнү) фазасында кеше тирә-яктагы тормыш белән бөтенләй кызыксынмый, үз казанында гына кайный. Җәмгыять, милләт төшенчәләре - аның өчен бөтенләй ят. Киресенчә, гомуми вәзгыять өчен янып йөргән фидаи затлар (андыйлар бармак белән санарлык кына була) бу кеше өчен иң явыз дошман, чөнки ул аның күңел тынычлыгын боза (әби-бабалар каны искәртеп тора), аңа эчке дискомфорт тудыра. Кыйб­ласы югалгач, ул теләсә нинди милләткә кушыла, динне кабул итә. Үз-үзебезгә аек бәһа бирсәк, "Милләттәшләребезнең байтагы шушы критик фазага килеп җитмәде микән?" - дигән фикер туа. Кайбер төрки милләтләр белән чагыштырганда (казахлар, үзбәкләр һ.б.) халкыбызның саны артмавын да фәкать шушы сәбәп белән генә аңлатып буладыр.
Һәрхәлдә, ни генә булмасын, шуны онытмаска иде: татар этносының гомер озынлыгы бары тик үзебездән - гади халыкның, зыя­лыларыбызның, җитәкчеләребезнең эш-гамәлләреннән тора!
Яшел Үзән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев