Галия Гайнетдинова: Милләтне тел билгели
Башкортстанда туган һәм 16 яшьтә бирелгән паспортыма “милләте башкорт” дип язылган булса да, мин үземнең башкорт икәнлегемә бер генә дәлил дә китерә алмыйм
2021 елгы җанисәп уңаеннан, Башкортстан Республикасында астыртын гамәл, “сан өчен көрәш” бара. Анда яшәгән татарларны да башкортлар санына кушарга җыеналар. Халык риза түгел, әмма ул үзе дә аңламастан шушы сәясәт колына әверелә, кемдер берни дә югалтмаганга сабышып, бу мәсьәләгә күз йома. Күпләр “милләтче” дигән ярлык тагылудан курка.
Ата-баба калдырган мирас, адәм баласын гомеренең ахырына кадәр озата баручы йолалар, гореф-гадәт, ана сөте белән җанга иңгән туган тел кешеләрне бер милләт итеп яшәтә. Милли үзаңы сәламәт булган кеше үзе теләп хыянәткә бармый. “Үтәлергә тиеш әманәт” дигән шигыремдә менә мондый юлларны бер нигезсез генә язмадым:
Кендек каның тамган изге җиргә,
Ана сөте белән иңгән телгә
Беркайчан да итмә хыянәт.
Сакла телең, татар баласы, бу –
Үтәлергә тиеш әманәт.
Башкортстанда туган һәм 16 яшьтә бирелгән паспортыма “милләте башкорт” дип язылган булса да, мин үземнең башкорт икәнлегемә бер генә дәлил дә китерә алмыйм. Әйе, Башкортстанның Тәтешле районындагы Сарашты авылыннан мин. Шунда үстем, шунда белем алдым. Ә 9-10 сыйныфларда 6 чакрым ераклыктагы Күрдем авылында укыдым. Хәзер гаиләм белән Казанда яшим. Сараштыдан күптән чыгып китсәм дә, һәр елны җәен дә, кышын да кайтып йөрим. Сөйләм теленә килгәндә, мин үскән елларда авылым халкы, күрше Күрдем, Аксәет, Йосып, Болгар, Юрмиязбаш, Зиримзибаш, Боргынбаш, Ташкент, Ачы-Елга һ.б. авыл кешеләре шикелле үк саф татарча сөйләшә иде. Ул бүген дә шулай. Санап китсәң, Тәтешле районында 75 авылның 50 сеннән артыгында татарлар яши. Аннан тыш татар белән удмурт, рус белән мари катнашкан авыллар бар, тик сыңар гына башкорт авылы да юк. “Тәтешле районында башкорт авыллары юк. Бөтенесе дә татар авыллары”, – дип яза журналист, тәрҗемәче Томас Нигамәтҗанов та үзенең “Мой Татышлинский рай” дигән китабында.
Бу авылларда яшәүчеләрнең телләре әттә-әннә дип ачылган. Хәзер алар әти-әни, әткәй-әнкәй дип сөйләшә. Атай-әсәй дип сөйләшүне белүче юк. Гомер буе Казанда басылган газета-журналларны алдырып яшәдек. Һәртөрле рәсми эш кәгазьләре фәкать татарча гына язылды. Җыелышлар татар телендә алып барылды. Читтән килгән артистлар да клуб сәхнәләрендә татар концертлары куеп китә иде. Бүген дә нәкъ шулай.
Күрдем авылында, 2007 елдан башлап, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның туган көнендә, “Күрдем чишмәләре” дигән шигърият фестивале үткәрелә, ул да саф татар телендә алып барыла. Соңгы елларда гына шигырь укучыларның кайберләре шигырьләрен башкорт телендә укый башлады. Чөнки Күрдемдә татар телен өйрәнү класслары белән бер үк вакытта башкорт телен өйрәнү сыйныфлары да ачылды. Башкорт телен өйрәнүчеләр инде башкортча да шигырь сөйли ала. Үзебезнең татар теле укытучылары да Башкортстан дәүләт университеты һәм аның төрле шәһәр филиалларында укып, башкорт теле укытучысы дипломнары алып кайтырга мәҗбүр булды. Шулай итеп, ясалма юл белән, башкортлар “ясала” бүген.
Башкортлаштыруның тагын бер формасы: Тәтешле районы китапханәләренә ике төрле китап таратылган. Берсе – “Без башкортлар” дигән брошюра, ә икенчесе – “Башкиры Татышлинского района” дигән китап. Уфа сәясәтчеләре “Тәтешле районы авылларында башкортча сөйләшүче башкортлар яши”, дип лаф ора да башлады. Халык санын алу вакыты җиткәч кенә, ул башкортлар, төнлә үсеп чыккан гөмбәләр шикелле, санаулы айлар эчендә ничек арта икән? Башкортча өч җөмлә төзеп әйтә дә белмәгән кешеләр башкорт буламыни? Милләтне тел, тел билгели бит!
Әйе, безнең якларда да бармаем, китмәем, уйнаек, бүләек, дип сөйләшү бар инде ул. Аңа карап кына халыкны башкорт дип әйтеп булмый. Чөнки татар халык җырларында да шулай җырлана бит:
Бер алманы бишкә бүләек,
Беребез өчен беребез үләек.
Шунысын да өстик, Татарстанның Актаныш, Мөслим, Әгерҗе, Азнакай, Минзәлә, Сарман... районнарында яшәүчеләр дә еш кына “бармаем, кайтмаем”, дип сөйләшә. Аңа карап кына анда яшәүче татарларны да башкорт дип яздырырга җыенмыйлардыр лабаса?
Башкорт халкына хөрмәтебез зур. Аларның җырларын да, спектакльләрен дә яратабыз. Бер ананың ике баласы кебек якын милләтләр без. Динебез – бер, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз – уртак. Башкортстанда туып, Татарстанда танылган язучы һәм җырчыларыбыз белән горурланабыз. Аларның да җырлары, әсәрләре дә татар телендә.
Тәтешле районыннан чыккан галимнәр, язучы-шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, җырчылар да бик күп. Юри санап карыйк.
1893 елда Уфа губернасының Бирск өязендәге Бүл-Кайпан авылында туган татар әдибе, шагыйрь, драматург Кәрим Хөсәен улы Әмири.
1928 елның 23 февралендә Иске Күрдемдә туган РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан Республикасының халык шагыйре Әнгам Касыйм улы Атнабаев. “Менә шулай” дигән шигырендә мондый сүзләр яза:
Хатыным да оныклары белән
Сука сөрә урыс телендә...
Менә шулай яшәп яткан булам
Мин – чи татар башкорт илендә.
1921 елда Югары Чат авылында туган Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, язучы, шагыйрь Әдип Малик улы Маликов.
1926 елда Яңавыл районының Йобанай авылында дөньяга килгән шагыйрә Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманова.
1966 елда Югары Кодаш авылында туган, Р.Төхфәтуллин һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Ләйсән Әмир кызы Кәшфиева хәзерге вакытта Башкортстан Республикасының татар телендә чыга торган “Кызыл таң” газетасында эшли.
1948 елда Югары Тәтешле авылында туган ТР һәм РФ журналистлар берлеге әгъзасы, Ә.Атнабаев исемендәге премия лауреаты Томас Тимерхан улы Нигамәтҗанов.
1928 елда Ялгыз-Нарат авылында туган РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, медицина фәннәре докторы Хәниф Сабир улы Хәмитов.
1942 елда Иске Сикияз авылында туган Россия Федерациясенең атказанган табибе, медицина фәннәре докторы, шагыйрь Нурихан Нурислам улы Шәмсияров. Аның “Торналар авазы” (2018) исемле китабындагы “Татар теле” дигән шигырендә шундый юллар бар:
Туган телем – батыр татар теле,
Туган телем – матур татар теле.
Тарихына аның мең ел,
Туган телемә – бүген киң юл.
Мең ел буе туган телем
Сугышта ул, көрәштә ул.
Җиңә алмас аны беркем дә!
Шовинист килгән дөньяга
бер көнгә.
Татыган ул бу дөньяның ачысын.
Тел – газиз халкымның сакчысы!
1942 елда Түбән Тәтешле авылында туган БРның атказанган фән эшлеклесе, педагогик фәннәр докторы, профессор Марсель Исмәгыйль улы Гарипов.
1938 елда Югары Кодаш авылында туган Россиянең атказанган фән эшлеклесе, медицина фәннәре докторы Динә Хәлим кызы Хунафина.
1956 елда Борай районының Абдуллино авылында туып, Югары Тәтешле урта мәктәбен тәмамлаган Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, геолого-минералогик фәннәр докторы Данис Карл улы Нургалиев.
1934 елда Иске Күрдем авылында туган Башкортстан һәм Россиянең халык артисткасы Зинира Касыйм кызы Атнабаева – М.Гафури исемендәге Башкорт драма театры актрисасы.
1960 елда Аксәет авылында туган Россиянең һәм Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты, җырчы Салават Зәки улы Фәтхетдинов.
1960 елда Югары Салаевка авылында туган Башкортстан һәм Татарстан республикаларының халык артисткасы, җырчы Хәния Фәрхлислам кызы Фәрхи (Биктаһирова). “Татар җыры” конкурсында 17 тапкыр “Алтын барс” бүләгенә лаек була.
1969 елда Гәрәйбаш авылында туган Уфа “Нур” татар дәүләт театрының әйдәп баручы артисты, Башкортстанның халык артисты Финә Мансур кызы Вәлиева. М.Фәйзинең “Галиябану”, Г.Камалның “Банкрот”, М.Әмирнең “Гөлшаян” әсәрләрендә төп рольләрне башкарып танылды.
1953 елда Иске Күрдем авылында туган, Башкортстан һәм Татарстан республикаларының атказанган сәнгать эшлеклесе, актер Байрас Нәдим улы Ибраһимов. Уфа “Нур” татар дәүләт театрында, Әлмәт драма театрында һәм Туймазы драма театрында баш режиссер булып эшләгән.
1932 елда Иске Күрдем авылында туган шагыйрь, Ә.Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты Каһим Әүхәт улы Әүхәтов. Милләтләр дуслыгына куанып яшәде ул. Борын-борыннан килгән татар-башкорт халыклары дуслыгы турында “Яшәсеннәр гомер-гомергә” шигырендә болай дип язды:
Тугандаш, дус ике халыкны
Кечкенә бер елга аера.
Бер яр карый башкорт ягына,
Икенче яр – татар ягында.
1951 елда Кашкак авылында туган эшмәкәр, шагыйрь, Гали Чокрый һәм Ә.Атнабаев исемендәге әдәби премияләр лауреаты Фәнил Сәмигулла улы Миңлегалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев