Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Фәтхулла Абдуллин: Үз өеңдә – үз көең...

Кемнедер Казан үзәген, Камал театры бинасын үз кулына эләктерү ымсындыра.

 Рәфкать Ибраһимовның “Мәдәни җомга” газетасында (№45, 19 ноябрь) чыккан “Театр иң яхшы урында” дигән мәкаләсе тынычлыкны җуйдырды. Г.Камал исемендәге академия театры коллективын Казан үзәгеннән куып чыгару һәм Һади Такташ урамында төзеләчәк яңа бинага күчерү турында иде ул.

Мондый явыз ният татар милләтенә каршы юнәлтелгән мәкерле гамәлләрнең бер чылбыры сыман. Әүвәл Россия белән Татарстан арасында 1994 елда ук төзелгән ике яклы килешүне яңартудан баш тарттылар. 2007 елда мәктәпләрдә татар тарихын укытуга йозак салдылар. 2018 елдан башлап, мәктәпләрдә хәтта татар телен тулы программа буенча укыту да тыелды. Мәскәү бездән Ходай Тәгалә тарафыннан бүләк ителгән туган телдә сөйләшү һәм укыту хокукын да тартып алды, ягъни “Кеше хокукларын саклау” дигән изге бурычны да санга санамый ул. Ел саен үзәккә 800 әр йөз миллиард сум күләмендә ясак озатып торуыбыз да җитми, хәзер, әнә, милли театрларга каршы да һөҗүм башланган икән.

Камал театрының залы, сәхнәсе заманча түгел, артистларга да репетиция һәм бизәнү өчен бүлмәләр җитеп бетми, дип сөйләнүләре дә күзгә төтен җибәрү һәм аклану гына. Кемнедер Казан үзәген, Камал театры бинасын үз кулына эләктерү ымсындыра.  Ә театр коллективын “сезгә заманча бина төзеп бирәбез, репертуарыгызга ялгыш та сүз әйтмибез”, дип, сабый балаларча – читтән кәнфит кәгазе күрсәтеп юаталар. Гәрчә күреп торабыз бит, Р.Зәйдулланың “Үлеп яратты” спектаклен репертуардан тибеп калдырдылар. Гаяз Исхакый гына түгел, бүген “милли азатлык, милли хөррият” сүзләрен телгә алган теләсә кайсы әсәргә авызлык кидерделәр...

Яңа бина, заманча йорт, дип сүз уйнату һәр гаилә, һәр коллектив җенендә шайтан уты кабыза инде ул. Өстәвенә, сәхнә дигәннәре дә Новосибирскиның опера-балет яисә Уфаның “Нур” театрыныкы шикелле, хәтта “КамАЗ” машинасы белән керә торган булса! Әмма атмаган куянга, асмаган казанга өметләнеп, мәҗлес кору турында хыяллану бик урынлы микән? Театр бинасы – 60-70 кунак чакырып кына күңел ача торган ике катлы коттедж түгел. Җитмәсә, урысның “Уже!” дигәнен утыз көн көтәсе, дигәндәй, төзү эшләре дә дистә еллар буе сузылачак. Әле аның каркасын калкыткач та никадәр сантехника, эчен-тышын бизәү эшләренә күпме көч һәм вакыт кирәк булачак. Өстәвенә, Һ.Такташ урамына хәтта үзәктән бару-кайту да олы җәфа әле. Димәк, үзәктән ерактагы театрның сафка басканын көтә-көтә, тамашачының театрдан гомумән бизүе бар...

Бу мәсьәләдә “Яңа гасыр” каналында берничә мәртәбә фикер алышулар да булып узды. Аңлавымча, ул булачак театр бинасының сигез проекты бар һәм шуның алтысы чит ил архитекторларыныкы икән! Бәрәкалла, ил-йорт хуҗалары татар театрының миллилеген чит ил архитекторлары тарафыннан яклатмакчы яисә яктыртмакчы була, үзебезнең татарда милли биналар төзи алырдай мигъмарлар да калмадымыни инде?! Заманча дигән булып, чит ил авторлары төрткән вариантны кабул итсәләр, гасырлар буе милләтебезне саклауга хезмәт иткән сәнгатебезгә астыртын һөҗүм булачак бит! Сәнгатьнең көче турында Равил Фәйзуллин “Чегәннәр” шигырендә:

Юл читендә – чатырлары,
Башкалада театрлары.
Сәнгате чыкмаса юкка,
Үлем юк халыкка! – 

дип, ничек төгәл бәя биргән.

Башка шагыйрь һәм язучылар да театр кебек җитди мәсьәләләрдә: туган телебезгә, сәнгатебезгә явыз көчләр кизәнгәндә үз сүзен әйтсен иде. Фәрит белән Фәридәнең булыр-булмас мәхәббәте турында язып кына милләтне саклап булмавын Мәнди анасы да аңлый торгандыр!

Без – татарлар, сабыйлардай беркатлы, колларча күндәм халык. Безне адым саен алдыйлар, сабак кына ала белмибез. Төзелеш башланган чорда Түбән Камага да Җәлил исеме биреләчәк икән дигән хәбәр таралган иде, ә безне, әнә, Азнакай янындагы бистәгә Җәлил исеме биреп алдадылар. Чаллыдагы йөк машиналары заводын төзегәндә дә ул “Батыр” маркалы машиналар эшләп чыгарачак, дип төтен җибәрделәр. Хәтта, булачак заводның фундаментына да ат башы кадәр хәрефләр белән “Батыр” дип язылган беренче фундамент блоклары салдылар. Ул сурәт зурайтылган вариантта Чаллыга кергәндә әле дә тора. “Ока” машинасы белән дә шундый ук алдау кабатланды, югыйсә, Татарстанга Ока елгасының нинди катнашы бар?!

Татарстанда эшләнгән һәрнәрсәгә: техникамы ул, азык-төлекме – фәкать татарча исем бирергә кирәк ләбаса. Әнә бит, телевизордан “Ансат” вертолетын күрсәтсәләр, күңел күтәрелеп китә.

Федераль дип аталса, акча Мәскәүдән килә, дигәнгә ышанып, дөньякүләм данлыклы Казан университетын югалттык. Хәзер туган телебездә белем бирүче бер төркем ачу өчен дә Мәскәүгә барып тезләнәбез! Ә андагылар министр дәрәҗәсендәге вәкилләребезне дә кабул итми. Берничә ел элек кенә безнең мәгариф министры Энгель Фәттахов белән шундый хәл булды түгелме соң?..

Яңа бина төзелеп бетүгә, Камал театрын да шундый мөнәсәбәт көтүе мөмкин. Театр коллективын үзәктән сөреп чыгарачаклар да, ул бинаны кемгәдер бирәчәкләр. Без – беркатлы, ачыкавызлар бит, ә күл буенда, матур урында урнашкан бина кайсыдыр елгырлар өчен майлы калҗа бит ул! Шундыйларны татар хисабына баетып ятмас өчен, без Камал театры бинасын теш-тырнагыбыз белән сакларга бурычлы! Артистларга бүлмә җитми икән, бүген машиналар куела торган мәйданда театрның икенче блогын төзесеннәр. Ә машина өчен урынны җир астына төшереп көйләргә дә мөмкин. Икенче блокны төзегәндә татарлык ялтырап торган бизәкләрне дә кулланырга онытмасыннар иде. Әнә, үзбәкләр Ташкент шәһәрендә торак йортларны да милли орнамент белән бизи. Без башкалардан киммени?!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев