Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Фәтхулла Абдуллин: Министр яла яга

“Мәдәни җомга” газетасының 25 октябрь санында тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахмановның “Халыкларны берләштерү көне уңаеннан уйланулар” дигән әтрафлы мәкаләсе басылып чыкты.

Мәкалә гаять тә эчтәлекле һәм күпләрне уйландырырлык. Анда татар халкын борчыган күп мәсьәләләр күтәрелә. Тарих белән кызыксынган, милләт язмышына битараф булмаган кешеләр аны йотлыгып укыгандыр дип уйлыйм.

Бигрәк тә “Мединский һәм татар мәсьәләсе” дигән бүлегендәге Мәскәү чиновнигының китабыннан китерелгән өзекләр сискәндерде. Ил бөтенлеген кайгыртырга тиеш мәдәният министры “... никакой другой народ не воспринимался в народном сознании страшнее и хуже, чем татары” дип язган бит! Россиядә әле күпмедер дәрәҗәдә дус-тату яшәгән милләтләр арасына чөй кагу  килеп чыккан. Бу әфәнденең, Казан яуланганнан соң, татарларның руслар белән гасырлар дәвамында аралашып, дуслашып; соңгы вакытларда хәтта туганлашып яшәвенә эче поша бугай. 

Ә инде мәдәният министрының “...ни шведский “потоп” XVII, ни  века противостояния с Литвой и Польшой, ни две мировые войны с германцами, ни набеги варягов не впечатались так жутко в народное русское сознание.  Нет в народной памяти ни поляка, ни немца, ни шведа такого же беспощадного «сосальщика» дани, насильника «убийцы», дигән юлларын укыгач, чәчләр үрә тора! Аныңча, без русларга кадәр үк инде дәүләтләр тоткан милләт түгел, ә кыргый бер кавем булып чыгабыз икән!? Бу урында ихтыярсыз, шагыйрь Мизхәт Хәбибуллинның 1992 елгы референдум чорында язган шигыре хәтердә яңара. 

Сабыр да без, тыйнак та без, көчле дә, 
Һәм беркемгә түгел җирдә үчле дә... 
Юлыбыз ак, бар халыклар ярата. 
Мәскәү генә бары гайбәт тарата, - 

дип язган иде ул.

Шведлар, поляклар һәм баш­каларга җәелмичә (күрше дәүләтләрдән Россия белән сугышмаган бер Кытай гына кала бугай), фәкать Мединский телгә алган ике Герман сугышы турында берничә җөмлә. 1914 елның июленнән 1918 елның ахырына кадәр барган бу Беренче бөтендөнья сугышында Россиянең 2,5 миллион сугышчысы һәлак була. Тагын шулкадәр (2,5 миллион) сугышчы әсирлеккә алына (“Безнең мирас”, 2014, 10 нчы сан). Ә 1941–1945 елгы Ватан сугышында югалтулар тагын да коточкыч 28 миллион! В. Мединский фикеренчә, Россиянең ике герман һәм башка сугышлардагы югалтулары, татарлар хакимлек иткән чор белән чагыштырганда чүп кенә булып чыга түгелме? 
Аннары безнең бабайлар гел сугышып кына тормаган: иген иккән, мал-туар асраган. Корылык килгән елларны руслар ачка кырылганда һәрчак ярдәм иткәннәр. Рус елъязмачылары 1024 елда Русьта коточкыч ачлык булуын болай дип теркәп калдырган. “Бар халык Итил буйлап Болгарга барып, аннан бодай белән иген ашлыгы алып кайта һәм бары тик шул ашлык белән  тук­ланып яши. Шундый ук хәл 1229 елны да кабатлана. В.Н.Татищев китергән язмаларда “Бу вакытта бөтен Русьта ачлык ике ел дәвам итте һәм кешеләрнең күбесе үлеп бетте. Биг­рәк тә Новгородта һәм Белоозерода. Әмма болгарлар тынычлык китереп, Итил һәм Ука буйлап руслар­ның бөтен шәһәрләренә ашлык ташыды, аларны арзанга сатып бик нык ярдәм итте. Болгар кенәзе бөек кенәз Юрийга бүләк итеп 30 насад ашлык җибәрде”, дип язып калдырган. Әгәр син гадел тарихчы булсаң, милләтләрне дуслаштырырга теләсәң, тырнак астыннан кер эзләгәнче, әнә шулар турында күбрәк язарга кирәк!

Ә “... беспощадного «сосальщика» дани…” мәсьәләсендә дә мәдәният министры белән аяк терәп бәхәсләшергә була! Ул чорда ясакның күләме ун процент та булмаган әле. Иделнең Хәзәр диңгезенә кояр алдыннан дала ягына тармакланган җирендә башкала төзергә кирәк булгач кына, Батый хан ясакның күләмен ун процентка күтәргән. Татарларның гасырлар дәвамында Русь дәүләтен үстерүгә, киңәйтүгә керткән өлеше белән дә, миллиардларча тонна бушка бирелгән нефтебез белән дә без ул ясакны мең-миллион мәртәбә арттырып кайтардык бит инде! Бүгенге көндә иген иккән авыл кешесе дә, төзелештә маңгай тирен түккән эшче дә унөч процент күләмендә налог түли. Аннан башка да ул налогларның: НДС, социаль страховой фонды... чутына чыгарлык түгел! Хәтта туган туфрагыңда - җир астында булган байлыкка да салым салына!? Нефтьчеләр өчен НДПИ (налог на добычу полезных ископаемых) дигән налог та бар!? Кыскасы, чәчебез белән җир генә себермибез! Татарлар Беломорканал, Магнитогорск, Красноярск төзелешләрендә, Донбасс, Кузбасс шахталарында һ.б. тармакларда риясыз хезмәт итте. Уртак Ватан өчен барган сугышларда һәрчак алгы сызык­та булдылар, күкрәкләре белән амбразураларга ташландылар... Ил җитәкчеләре безгә рәхмәтле булса, татар халкына әллә кайчан инде Мәскәү үзәгендә һәйкәл куярлык!

Поляклар, әнә 1410 елда Европа рыцарьларына каршы Грюнвальд сугышында катнашкан татарларга Гданьск шәһәрендә һәйкәл куйды! Чөнки Тухтамыш ханның улы Җәләлетдиннең атлы гаскәре бу бәрелештә хәл­иткеч роль уйный. Баһардин атлы морза хәтта рыцарьларның бөек магистры Ульрих фон Юнгингенның башын чабып өзә. Польша дәүләте саклап калына. 

1941-1945 елгы Ватан сугышында Чехословакиядә партизаннар хәрәкәтенең юлбашчы-җитәкчесе Даян Мурзинга да һәйкәл куйганнар! Чех түгел бит ул – татар, дип тормаганнар, илдәге уналты шәһәрнең почетлы Гражданы исеме бирер­гә дә тарсынмаганнар. 

1552 елда русларның Казанны алуы турында язганда мәдәният министры менә нинди сүзләр куллана. “Эта победа возводилась в ранг религиозной победы над “погаными”, борьбы сил добра и зла” дип, язмасына дини эчтәлек тә бирә. Гәрчә ул поганый сүзен куштырнаклар эчендә бирсә дә, аның фикеренчә христианнар ак та пакь, ә мөселманнар “поганый” килеп чыга!? Менә сиңа тагын бер чөй! Ә оятсыз рәвештә күрше җирен басып алырга килгәннәр “добрый”, газиз ватанын саклау­чылар “злой” икән! 

Гомумән биредә “...религиоз­ная победа над “погаными” дигән сүз урынсыз, хәтта яла ягу шикеллерәк кабул ителә. Чөнки татарлар бер халыкны да үз диннәренә күчәргә мәҗбур итмәгән. Михаил Худяковның “Очерки по истории Казанского ханства” дигән китабында да, гарәп сәяхәтче-язучылары Әл-Җүвәйни, Гарәп-шаһ һ.б. хезмәтләрендә дә башка дин әһелләренең Урдада оҗмах тормышында яшәүләре күрсәтелә. Чыңгызханның кануннар җыелмасы “Яса”сында башка дин әһелләрен кыерсыткан кешегә үлем җәзасы каралган. Дин әһелләре салым түләүдән азат ителгән.

Күпмилләтле дәүләттә бер-беребезне “поганый” дип мыскыл итә башласак, илнең киләчәге ничек булыр? Безнең халыкны рәнҗетә, кимсетә торган сүзләре өчен китап авторына республика җитәкчеләре протест белдерергә һәм хөкемгә тартуларын таләп итәргә дә хаклы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев