Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Фәрзәнә КУЛЕЕВА: Милли университет кирәк

Соңгы айларда Татарстанда татарча укыта торган югары уку йортлары булмаудан, аеруча федераль университетта 1944 елда ачылган татар факультетын ябып куюларыннан бик нык зарланабыз. Ә югыйсә, безнең милли университетка нигез салган һәм чиксез бәхет кичергән көннәребез дә бар иде бит. 1993 елның 20 сентябрендә Казанда тарихта беренче ТМУ (татар милли университеты)...

Соңгы айларда Татарстанда татарча укыта торган югары уку йортлары булмаудан, аеруча федераль университетта 1944 елда ачылган татар факультетын ябып куюларыннан бик нык зарланабыз. Ә югыйсә, безнең милли университетка нигез салган һәм чиксез бәхет кичергән көннәребез дә бар иде бит.
1993 елның 20 сентябрендә Казанда тарихта беренче ТМУ (татар милли университеты) ачылды. Университет ачылу чарасы Профсоюз урамындагы укытучылар йортында узды. Ул чакта бу йортта безнең балалар уку-мәдәни, музыка, җыр, бию, театр, әдәбият һәм башка төркемнәрдә шөгыльләнде, озак та үтмәде, бу учак та сүнде, шәһәр үзәгендә, җайлы урында урнашкан укытучылар йорты ябылды, төркемнәр урамда калды.
Ә ТМУ ачылу тантанасына дәрәҗәле кунаклар, фән эшлек­леләре, чиновниклар, хәтта мәгариф министры шәхсән үзе дә килгән һәм чыгыш ясаган иде бит. Тантанадан соң без - барлык укучылар һәм укытучылар Нариман урамыннан ерак түгел урнашкан ПТУ бинасында беренче дәресләрне, юнәлеш лекцияләрне уздырдык. Татар халкы энтузиастлары авыр йөкне үз җилкәсенә алды. Без берьюлы ике урында эшләдек, әмма төп эшебездә генә хезмәт хакы алдык, ә ТМУда бушлай укыттык, студентлар да бер тиен түләмәде. Икътисад, филология, тарих-археология, медицина җиһазлары, техник технологияләр һәм юридик факультетларда 700 гә якын студент белем алды. Дәресләрне Татарстан Фәннәр академиясенең өч мөхбир-әгъзасы, фән докторлары, кандидатлары һәм югары мәктәпләрдә укытучы тәҗрибәле мөгаллимнәр алып барды. Казан дәүләт университеты, КАИ, КХТИ, Казан педагогика институты, авыл хуҗалыгы, төзелеш институтыннан килгән укытучыларга яраткан фәнеңне ана телендә өйрәтү олы бәхет иде. Һич арттыру түгел, без шатлыктан күз яшьләре белән елмаеп һәм горурланып укыттык.
Ни кызганыч, ул вакытта үз бинабыз да юк иде бит. Сукбайлар шикелле, лекция һәм практик дәресләрне Казан буйлап, төрле урыннарда йөреп уздырдык: КДУда, авыл хуҗалыгы институтында, 6 нчы татар гимназиясендә. Аның директоры Таң Еникеев безнең белән бергә борчылды, укытырга сыйныф бүлмәләрен, актлар залын бирде. Школьная урамындагы 4 нче мәктәптә, хәтта Мәгариф министрлыгы бинасында да дәресләр барды. Әкәмәт түгелме: бүлмәгә сыймаган студентлар коридорда урындыкларга утырып, ачык ишектән такта янындагы укытучыны тыңлап, лекцияләрне тезләрендә язды! Үз мәмләкәтебездә ни Илбашы, ни хөкүмәт, ни Югары Совет, ни Бөтендөнья татар конгрессы безгә ярдәм итмәде. Бүген милли каһарман булып йөргән бер зур түрә ул вакытта безнең ише "хәер эстәп" йөрүчеләрне "Сезгә нечего терять, а мне есть, сез йөрегез", - дип кенә кул селтәп аткарды. Шуңа карамастан, ТМУны теркәү артыннан армый-талмый чаптык. Хәзер ул безнең артка тибеп чыгарган депутат белән чиновникларның туган телне саклау турындагы икейөзле фәлсәфә сатуларын тыңлап исләр китә. Ул сораннарга безне 1937 елдагы кебек "халык дошманнары" ясау берни тормый лабаса.
Ул елларда телевидение аша бер туры эфирда иң югарыдагы өч җитәкченең берсенә: "Кай­чан безнең ТДМУны (Татар Дәүләт Милли Университеты) рәсми рәвештә ачасыз да дәүләт тәэминатына куясыз соң инде?" - дип сорау биргән идек. Чөнки аның ачылуы 1990 елда Дәүләт программасына кергән һәм һич югы 1995 елда аңа рәсми уку йорты дәрәҗәсе бирелергә тиеш иде сыман. Тик түрәбез "Безнең укытучыларыбыз да, әсбапларыбыз да юк", - дип кенә кырт кисте. Әмма ялгыша, күзгә төтен җибәрү өчен генә аклана иде ул. ТМУ бит эшләп тора, димәк, укытучылар да, шәкертләр дә бар. Ә укыту әсбапларына килгәндә: КАИдагы физика-математика фәннәре докторы Гали Даутов татар телендә 4 томлы физика, КХТИ галиме Абрик Вәлиуллин "Гамәли механика", химия фәненнән Хисамиев, төзелеш институтыннан Шакирҗанов теоретик механика, мин фәкыйрегез Рәфкать Рәхмәтуллин белән берлектә математикадан ике дәреслек язган идек инде. Берсе - "Сызыкча алгебра һәм аналитик геометрия элементлары", икенчесе - "Дифференциаль исәпләү" (техник технология, медицина җиһазлары инженерлары, финанс-икътисад белгечләре өчен).Өстәвенә, "Интеграль исәпләү" дәреслеген дә тәмамлап килә идек. КДУда Равил Һади информатика буенча ике дәреслек, Гөлнара Арсланова инглиз теленнән татар теленә күчереп методик кулланмалар, күнегүләр хәзерләде. Хәтта, безнең кулда 1953 елда И.А.Алексеев тарафыннан татар телендә язылган һәм Казанда дөнья күргән "Югары математика нигезләре"дигән дәреслек тә бар иде. Шулай итеп, безнең ана телебездә математика, физика, химия, информатика, инглиз теленнән һ.б. фәннәрдән һәрбер югары уку йортында зарур булган уку-укыту, календарь планнары, һәрбер факультетның расписаниесе бар иде, кыскасы, безнең югары уку йорты проблемалары хәл ителде. Төрле институтларда эшләгән тәҗрибәле укытучылар, деканнар, уку-укыту мөдирләре идек бит без, иң мөһиме безнең энтузиазмга теләсә кем көнләшерлек иде. "Укытучылар җитми яки дәреслекләр юк", дип сылтау табу, асылда, туган телдән йөз чөерү булды.
ТМУның ачылуы җәмгыятьтә зур яңгыраш тапты, безнең университетка башка милләт шәкертләре һәм чит төбәкләрдән дә укучылар килде. Безнең уку йорты тулы канлы тормыш белән яшәде, тик моны җитәкче даирәләр танырга теләмәде.
Ә без берни булмагандай, укытуны барыбер дәвам иттек, университетны юридик теркәү өчен, Илһамия Курганова белән Юстиция министрлыгы юлын таптадык. Ниһаять, безгә Татар Милли университетына ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы югары йорт эшлеклеләренең иҗтимагый берләшмәсе (Общественное объединение работников высшего образования РТ по поддержке деятельности ТНУ) дигән лицензия тоттыр­дылар. Бер уйласаң, ТМУны таныйлар да сыман, тик аңа асыл лицензия бирүче генә һич табылмый! Әмма чигенмибез, чөнки уку-укыту эшчәнлегенә рөхсәт алдык. ТМУны рәсми рәвештә югары уку йорты дип теркәргә рөхсәт булмады. Без аны 1995 елда дәүләт ачачак Татар дәүләт милли университетының нигезе булыр дип өметләндек. Өметләр акланмады. Пикетлар, митинглар белән ТМУ укучылары, укытучылары, ата-аналар Ирек мәйданына, Казан Кремле каршына бардык, матбугатта, радиода чыктык. Лозунг-плакатларда "Теле барның - иле бар", "Милли университетны - 1995 елдан башлап дәүләт казнасына", "Барлык телләргә дә югары уку йортлары дәрәҗәсендә бердәй хокук" дип дауласак та, дәүләт даирәләре безне ишетмәде...
Әлбәттә, Татар дәүләт милли университетын ачу - аерым энтузиастларның гына кайгысы була алмый. Бөтен Татарстан фәнни-техник җәмәгатьчелегенең, Мәгариф министрлыгының, югары фән белгечләренең, дәүләт җитәкчеләренең, сәнгать эшлеклеләренең, язучыларның, галимнәрнең төп бурычы булсын иде дип йөрдек бит без.
Укытучылар юк, дигән сылтау­га да - саллы җавап. Филология факультетында Вахит Хаков, Гомәр Саттаров, Әнвәр Хуҗиәхмәтов кебек, башка факультетларда Илдус Әмирханов, Рафаэль Тукшаитов, Тәэминә Биктимирова, Кәрим Долотказин, Равил Һади, Ринад Галимуллин, Рәфкать Рәхмәтуллин, Баграм Кочкарев, Альберт Борһанов, Фоат Галимуллин, Ким Шакиров, Сәвия Михайлова, Әнисә Мусина, Гөлсинә Мурзакова, Наил Газетдинов, Әнис Галимҗанов, Гөлнара Арс­ланова, Илһамия Курганова, Фәрзәнә Кулеева, Мәрьям Ахиярова, Әзһәр Мөхәммәди һәм тагын бик күп милләтпәрвәр галимнәр Татар Милли университеты дип җан атты. Тик без милли университетны үзгәртеп корулар башлангач та көтеп җиткерә алмадык, без кабызган учак акрын гына сүнде...
Үз телеңдә, Ана телендә укытуга ни җитә! Безнең студентларга үз телләрендә математиканы үзләштерү күпкә җиңел бирелде.Үзебезнең тәҗрибәдән чыгып әйтергә була: татар студентлары башка төркемнәргә караганда яхшырак укыды, тырыш, эшчән булды. Иң мөһиме: милли гореф-гадәтләр, әхлакый сыйфатлар сакланды.
Хәзерге вакытта, 23 ел узгач, һәм федераль университетта газиз татар факультетыбызны да ябып куйгач, без ТДМУ булдыру мәсьәләсен өр-яңадан күтәреп чыга һәм таләп итә алабыз. Моңа 2012 елның 19 декабрендә РФ Президенты В.Путинның
1666 нчы санлы "Стратегия государственной национальной политики РФ на период до 2025 года" дигән Указы да нигез булып тора. Чөнки анда "стратегия направлена на активизацию всестороннего сотрудничества народов РФ, развитие их национальных языков и культур" дип ачык язылган бит.
Безнең университетны ачу өчен энтузиастлар һәм хөкүмәтебезнең ярдәме, тәвәккәллеге генә кирәк. Татар халкының киләчәк язмышы аның үзенә, ихтыярына, эшчәнлек сәләтенә һәм дә аңының югары булуына бәйле. Язмыш - үз кулыбызда. Татар милли университетын аякка бастыру - аерым кешеләрнең генә кайгысы түгел. Татар милли университетын Сорбонна, Оксфорд университетлары дәрәҗәсенә җиткерү югары фән белгечләренең, дәүләт даирәләренең дә бурычына әверелсен иде. "Теле барның - иле бар" дигән гыйбарә барлык эшләребезнең байрагы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев