Мәдәни җомга

Фәрит ХАТИПОВ: НӘФИС ӘДӘБИЯТНЕҢ ҮЗГӘ ХАСИЯТЕ

Карап торышка нәфис әдәбият әлләни катлаулы түгел кебек, әсәрләр һәрбарчабызга таныш сүзләрдән оеша. Алар белән без көндәлек тормышта даими очрашып торабыз. Әмма аны бик үк гади дип тә әйтеп булмый. Әлеге кәлимәләр тезмәсен күздән кичерә башлау белән мәгыйшәтнең бер тармагы җанлана, хәрәкәткә килә. Ул хәят безнең күңелне биләп ала, ычкынырга...

Карап торышка нәфис әдәбият әлләни катлаулы түгел кебек, әсәрләр һәрбарчабызга таныш сүзләрдән оеша. Алар белән без көндәлек тормышта даими очрашып торабыз.

Әмма аны бик үк гади дип тә әйтеп булмый. Әлеге кәлимәләр тезмәсен күздән кичерә башлау белән мәгыйшәтнең бер тармагы җанлана, хәрәкәткә килә. Ул хәят безнең күңелне биләп ала, ычкынырга ирек бирми.

Үзгәлек төзү материалыннан ук башлана. Әгәр, әйтик, архитектурада төзү материалы булып кирпечләр хезмәт итсә, әдәбияттә шундый ук вазифаны сүзләр башкара, ягъни әсәр бинасы кәлимә ярдәмендә барлыкка килә. Ләкин әдәбиятнең төзү материалы җисемле түгел. Аны күреп тә, тотып, капшап карап та булмый. Сәнгатьнең башка тармакларында төзү материалы табигатьнең үзендә очрый. Әдәбият исә чынбарлыктагы әзер материал белән түгел, бәлки инсан үзе барлыкка китергән рухи байлык белән эш итә. Сүз дә, язу да - адәм баласының бик югары үсеш нәтиҗәсе, милләтнең кыйммәтле, күндәм, игелекле рухи хәзинәсе ул. Төзү дәвамында кирпечләр кими барса, тел байлыгы, киресенчә, күп куллану нәтиҗәсендә арта, ишәя тора, үз халкына тугрырак, нәтиҗәлерәк хезмәт итә, сүз бизәкләре яктыра, балкый төшә. Яңгыр, сулар үз җае белән өстәлеп торганда гына елга, диңгезләр җанлы тормыш кичергән кебек, тел дә җәмгыятьтә вазифасын актив үтәгәндә генә нормаль, табигый яши. Пассивлашу тел өчен афәткә тиң. Әгәр дә кирәге, кулланылышы кимесә, тел дәрьясы саега. Арал диңгезе шикелле, кибә, корый, инкыйразга йөз тота.

Шәхес тормышы үзе бик киң кырлы, күп яклы. Әйтик, аның күңелендә, аңында бөтен җиһан урын алган. Шуңа күрә бит халык аны дөнья дип, эчке дөнья дип атаган, аның да, җиһан кебек, чиксезлегенә басым ясаган. Рәссам шөгыленнән үзгә буларак, әдәбияттә күреп, күзәтеп булмый торган күренешләрне дә чагылдырырга, адәм баласының психологиясен, фантастик хәлләрне, хәтта хайваннарның күңел кичерешләрен дә сурәтләргә мөмкин. Икенче төрле әйткәндә, әдәбият шәхесне хәятнең башка күренешләреннән аралап алып күрсәтми, бәлки аның яшәешен реаль катлаулылыгында, бөтенлегендә, күп яклы бәйләнешләрдә гәүдәләндерә. Әдәби әсәрләрдә җәнлекләр, гадәттә, кешеләштерелеп, инсан кебек, уйларга, аңларга, сөйләргә, хис итәргә сәләтле итеп бирелә.

Әдип тормышны табигый агышында сурәтли, динамик объект белән эш итә. Шунлыктан ул натурага карап тасвирлый алмый. Әсәр язылганда инде анда сурәтләнәсе күренешләр, агымсу шикелле, үтеп киткән була. Шулай булгач, сүз остасы нәрсәне күзәтеп яза соң?

Аңда бөтен җиһан чагыла, дидек. Аерым әсәре өчен әдип әнә шул күп төрле хәят күренешләреннән үзенә кирәклесен аралап ала, күңелендә персонажларның үзенчәлекле, гыйбрәтле дөньясын төзи, аларның үзара бәйләнеш-мөнәсәбәтләрен, кичерешләрен күз алдына китерә. Язарга керешкәч тә ул, натурадан күчергән кебек, һәрдаим әнә шул калебендә тергезелгән мәгыйшәтне күзәтеп бара. Ул - аның төп күзәтү предметы. Күңелдә хасил булмаган бер генә күренеш тә әдәби әсәргә күчә алмый.

Тагын менә нәрсә: әлеге манзараларны тасвирлау өчен кирәкле төзү материалы - кәлимәләр, тәгъбирләр дә, тел-бизәк чаралары да әнә шул аңда саклана. Шушы мизгелдә кирәклесен әдип хәтердән аралап ала. Шулай итеп, бөтен процесс аң ярдәмендә башкарыла булып чыга. Әдәбиятне, гадәттә, сүз сәнгате дип йөртәләр. Болай дигәндә аның бер билгесе - төзү материалы күздә тотыла, башка яклары искә алынмый. Иҗат итү үзенчәлеген истә тотканда, аны уй, зиһен сәнгате дип атарга мөмкин булыр иде. Ләкин монда сүз фәнни фикерләү хакында түгел, сурәтле фикерләү турында, яшәешне үз агышында күз алдына китерү сәнгате турында бара. Кыскасы, бу төр иҗат бик зур акыл энергиясе сарыф итүгә корылган. Әсәрдә ул эстетик энергиягә күчә.

Рәсемдә, сынлы сәнгатьтә без әйбернең төсен, кыяфәтен күрәбез. Әдәбиятнең төзү материалы җисемсез булганлыктан, ул яшәешне предметлы, күләмле рәвештә гәүдәләндерми, инсан табигатенең башка мөмкинлекләреннән файдалана. Һәрбер сүз нәрсәне дә булса аңлата. Аны ишетү яки уку белән без берәр төрле күренешне, билге, рәвеш, гамәл, халәтне аңлыйбыз. Сүзләр артында тормыш тора, яки, икенче төрле әйткәндә, һәр милләт яшәешнең бөтен якларын да сүз белән билгеләп чыккан. Ләкин монда хикмәт мәгънәгә төшенү белән генә дә чикләнми. Моңа әле тагын күз алдына китерү сәләте килеп кушыла. Кешенең аңында гүяки экран кебек бер нәрсә бар. Әгәр теләсә, ул, зиһенен шушы экранга юнәлдереп, якыннарының, үзенә таныш манзараларның, урман-болыннарның сурәтен күз алдына китерә ала. Теләсә, "кадрларны" алыштырырга, башка кешеләрне, бүтән күренешләрне әлеге күңел экранына китереп бастырырга мөмкин. Моның ачык бер мисалы - төш күрү. Төш - ул уй агышының йокы вакытындагы дәвамы. Адәм баласы, күрәсең, абстракт формада гына фикер йөртми, бәлки предметлы рәвештә уйлый. Әгәр дә йокы вакытында баш миендә ниндидер уй туса, "экранда" шул уй белән бәйләнешле, шуңа тәңгәл предметлар, гамәлләр пәйда була. Шуның кебек, әсәр укыганда да без сүзләр, җөмләләр аңлаткан хәлләрне, вакыйгаларның һәммәсен күз алдына китереп барабыз, аларны әлеге экранда күргәндәй булабыз. Шулай итеп, әдәби әсәр уку - ул, үзең дә сизмәстән, баш миен даими рәвештә эшләтү, акыл күнегүләре ясатып тору, дигән сүз. Шуңа күрә дә әдәби китаплар укуга хирыс балалар, гадәттә, ачык фикерле, зиһенле була, әдәбияттән генә түгел, бүтән фәннәрдән дә әйбәт өлгерә - күз алдына китерү күнегүләре моңа уңай тәэсир итә, уйлау, фикерләү сәләтен үстерә.

Ләкин сәер хәл: әсәр язылып бетте, әдип күңелендәге хәят китапка күчте, әсәр геройлары, вакыйгалар, мөнәсәбәт, кичерешләр - һәммәсе үз урынына урнашты. Әмма, шулай булуга да карамастан, китап үзе генә, укылмаган килеш, әле тормышның бер ягын да чагылдырмый. Ни дә булса сөйләсен өчен әсәрнең укылуы, укучының каһарманнар арасына кереп китүе, шулар тормышы белән яшәве, шатлануы, хәсрәтләнүе, китаптагы яшәешне үз зиһененә күчерүе кирәк. Шулай итеп, уку барышында теге "экран" аша хәят күренешләре туктаусыз үтеп тора. Язучы аңында төзелгән дөнья укучы аңына күчә бара. Бу процесста сүз арадашчы вазифасын үти. Әдәбият - җиһанны сүзләр аша күз алдына китерү сәнгате ул. Димәк, тормыш гәүдәләнешенә ирешүдә язучы да, укучы да катнаша булып чыга: әдип аны сүзләргә күчерә, укучы шулар аркылы дөньяны күңел көзгесендә күрә. Аерма тик шунда: язучы һәр кәлимәне әсәргә берәм-берәм чүпләп тезә, укучы исә әзер сүзләрдән файдалана. Сүз остасы кебек, укучыдан да интеллектуаль әзерлек, тел белү, аның шигъриятен, ямен тою сорала. Әдәбият белән танышу өчен күргәзмә, тамаша залларына бару мәҗбүрияте дә юк, махсус башкаручыга да мөрәҗәгать итәсе түгел. Тел белгән, грамотасы, уку культурасы булган теләсә кем әсәрне укып хозурлана ала. Тик мәктәптә ана телендә белем алмаган бала гына сокландыргыч гүзәл милли әсәрләребезне укып ләззәтләнү халәтеннән гомер-гомергә мәхрүм ителә, рухи дөньясы бик сай булып кала.

Әсәр укылганда гына сәнгать формасы тулы реальлеккә ирешә. Укылсын өчен, инсаннарның күңелен үзенә тартсын өчен нәрсә кирәк соң? Моның аеруча ышанычлы юлы - сәнгатьчел камиллек. Әйбәт әсәр турындагы караш халык арасында бик тиз тарала, аңа игътибар юнәлә.

Сүзләр белән рәсемләү хасияте, сурәтләүнең аңда кабул ителүе, форманың җисемсез булуы нәфис әдәбиятнең кимчелеге турында сөйләмиме? Юк, сөйләми. Чөнки кешелек үсешенең бүгенге югарылыгында тел көндәлек яшәешнең бик мөһим даими атрибутына әйләнгән. Сүз ярдәмендә без тормыш билгеләрен предметлы рәвештә кабул иткәндәй булабыз, моны ничек аңларга икән, дип аптырап тормыйбыз. Сәхнәдән, әйтик, берәр мәзәк сүз яңгыраса, бөтен зал дәррәү көлеп җибәрә. Аннары әдәбиятнең үзенең өстәмә мөмкинлекләре бар. Ул чынбарлыкны гадәти яшәешендә, табигый хәрәкәтендә тасвирлый, укучыны вакыйгалар, бәйләнеш-мөнәсәбәтләр, хис-кичерешләр агымы артыннан ияртеп, мавыктырып бара. Рәсем, сынлы сәнгать предметны реаль кыяфәтендә, үз шәкелендә күрсәтә. Нәфис әдәбият үз алдына мондый конкретлыкка ирешү, әйберләрне, табигать күренешләрен бөтен нечкәлекләре белән, тәфсилле тасвирлау бурычын куймый, моңа омтылмый да. Кайчак берәр үзенчәлекле детальне әйтеп китү белән чикләнә.

Аның каравы, рәсем, скульптурада динамиканы күрсәтү мөмкинлеге юк. Алар мәгыйшәтнең бер күренешен тик тору хәлендә генә сурәтли. Хәрәкәттә бәян итү исә поэтик әдәбияткә һәм аның белән бәйләнешле сәнгать тармакларына гына хас. Күңел дөньясы да тик сүз сәнгатендә генә бөтен нечкәлекләре, төсмерләре белән белдерелә ала. Димәк, әдәбияттә җиһан аеруча тулы чагыла икән. Тагын шунысы да бар: сүз сәнгате бик мәгънәле, гыйбрәтле хәлләр турында сөйли. Әдәбият үзенең эчке җегәре, тарту көче хисабына яши. Шуңа күрә талантлы каләм әһелләре каһарманнар хәятен мөмкин кадәр мавыктыргыч, тормышчан итәргә, яшәеш кануннарына туры китереп төзергә тырыша. Персонажларның бәйләнеш-мөнәсәбәтләренең, эш-гамәлләренең табигыйлыгы, ышандыргыч, игътибарны җәлеп итәрдәй булуы әсәрнең сыйфат дәрәҗәсен билгели.

Әдәбият затлы, төгәл, образлы тел белән эш итә. Гомәр Бәширов, Фатих Хөсни, Әмирхан Еникиләр теле, ошбу сөйләмнең музыкальлеге, җырлап торуы, бизәкләргә байлыгы үзе генә дә укучыны кызыксындырып, үзенә тартып тора.

Инде хәзер, бисмилла әйтеп, нәфис әдәбиятнең формасы турында фикер йөртеп карыйк. Бу хакта сүз чыкса, авторлар, гадәттә, форманың эчтәлек белән ярашуын раслау белән чикләнә. Шәкелнең үзенә билгеләмә бирелмичә кала. Күп булса, форманы барлыкка китерүдә жанрның, сюжет, композиция, ритм, рифма, образлы сурәтләү чараларының роле искә алына. Әсәрне күркәм, сәнгатьчә тәэсирле итүдә боларның һәммәсенең дә зур әһәмияте бар, әлбәттә. Ләкин болар үзләре генә әле тулаем форманы иңләп бетерми. Алар шәкелнең элементларын тәшкил итә. Әдәбиятнең формасын сүзләрдән төзелгән китап дип тә әйтеп булмый. Әдәбият кенә түгел, барлык фәннәр дә китап бастыра. Аннары китап үзе генә, укылмаган хәлдә, форманы ачып сала алмый.

Антик фикер ияләре сәнгатьнең формасын чынбарлыкка охшатуда, тормыш рәвешендә күргән. Н.Чернышевский сәнгать формасы - тормыш формасы дигән фикер уздыра, ягъни сәнгать үзенә хәятнең шәкелен дә күчерә, мәгыйшәт нинди булса, аның сәнгатьтәге кыяфәте дә шундый була. Моны бигрәк тә рәсем, скульптура әсәрләрендә ачык күрергә мөмкин. Сәнгать формасы - тормыш формасы, дигән караш әле бүген дә үзенең әһәмиятен югалтмаган. Димәк, әгәр моның белән килешәбез икән, әдәбиятнең шәкелен дә әсәрдә сурәтләнгән тормыш белән бәйләнештә карарга тиеш булабыз.

Алдарак күреп үттек: әдип күңелендә төзелгән тормышны укучы сүз аркылы үз күңеленә күчерә. Ул дөньяны һәр укучы индивидуаль кабул итә. Тагын шунысы да бар: язучы калебендәге чынбарлык та, укучы күз алдына китергәне дә тышкы дөньяга күренми, әдипнең дә, укучының да аңында гына кала. Димәк, әдәбиятнең төзү материалы да җисемсез, күләмсез булгач, анда тасвирланган дөнья да күңелдә генә кабул ителгәч, аның формасы да предметлы, күзгә күренердәй була алмый. Әнә шуларга нигезләнеп, нәфис әдәбиятнең формасы - сүзләр белән белдерелгән тормыш рәвеше, дип тә әйтергә мөмкин булыр иде. Ләкин, болай дигәндә, укучының кабул итү рәвеше искә алынмый, язучының хәятне сүзгә күчерүенә генә басым ясала. Хәлбуки, укучыга әдәбиятнең формасы укыганда гына ачыла. Шунлыктан менә мондыйрак билгеләмә тәкъдим итәргә мөмкин кебек күренә. Нәфис әдәбият формасы - ул сүзләр ярдәмендә укучы күз алдына китереп бастырылган тормыш рәвеше. Димәк, әдип нинди хәятне, нинди характердагы күренешләрне бәян итсә, әсәрнең шәкеле дә шундый була. Шулай итеп, әдәбият формасы сурәтләү объектының формасына нигезләнә, шуңа яраша булып чыга. Бу билгеләмәдә шулай ук әдәби сурәтнең үзенчәлеге - күз алдына китерү икәнлеге дә искә алына. Бая әйтеп киткән барлык элементлар: тел-бизәк чаралары, сюжет, композиция, ритм, строфа, рифма исә әлеге тормышны мөмкин кадәр мавыктыргыч, җанлы, гүзәл итеп күз алдына китереп бастыруга хезмәт итә. Бөек художниклар форманы даими яхшыртырга омтыла. Форма акрынлап камилләшә килә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: