Мәдәни җомга

Фоат УРАЗАЙ: ТЕЛЕ БАРНЫҢ ИЛЕ БАР

Элгәрләребез бу ике төшенчәне тикмәгә генә болай янәшә куймагандыр. Чыннан да, алар арасында фәлсәфи, сәяси, милли, социаль һ.б. бәйләнешләрдән тыш, ниндидер тәкъдири бәйлелек тә булуы сизелә: зурдан алганда, бу ике төшенчә бер-берсенең яшәү шартларын да билгели. Дәүләтчелек тарихы инде дистәләрчә гасырлар тәшкил иткән төрки-татар теле үзенең яшәү дәверендә төрле чорлар...

Элгәрләребез бу ике төшенчәне тикмәгә генә болай янәшә куймагандыр. Чыннан да, алар арасында фәлсәфи, сәяси, милли, социаль һ.б. бәйләнешләрдән тыш, ниндидер тәкъдири бәйлелек тә булуы сизелә: зурдан алганда, бу ике төшенчә бер-берсенең яшәү шартларын да билгели.

Дәүләтчелек тарихы инде дистәләрчә гасырлар тәшкил иткән төрки-татар теле үзенең яшәү дәверендә төрле чорлар кичергән. Урталык җирләрендә ул күп гасырлар дәвамында анда яшәгән халыкларның төп аралашу теле булып та хезмәт иткән. Тормыш-көнкүреш шартлары белән бәйле аралашулардан тыш, сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салганда яки илчелек багланышларын урнаштырганда да аңа ихтыяҗ зур булган. Халкыбызның әдәби мирасы да күпләр сокланырлык. Әле Аурупада да зур күләмле шигъри әсәрләр сирәк күренеш саналган чорларда татарның дистәләгән шагыйрьләре иҗат иткән. Кол Галинең "Йосыф кыйссасы", Котбның "Хөсрәү вә Ширин", Хәрәзминең "Мәхәббәтнамә", Хисам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан", Сәйф Сараиның "Гөлстан" ("Китабы "Гөлстан бит-төрки"), "Сөһәйл вә Гөлдерсен" поэмалары... Ә гомумән алганда, татарның әдәби мирасын әле Орхон-Енисейдагы таш язмаларыннан (VI-VII гасырлар) башлап та исәпләргә кирәктер.

Бәгъзеләр тарихны ничек кенә үзгәртергә тырышмасын, телләргә кагылышлы аерым фактлар анда барыбер сакланып калган һәм аларның кайберләре белән күптән түгел үземә дә танышырга туры килде. Әйтик, 1131-1153 елларда Киевтә булган гарәп галиме Әл-Гарнати ошбу шәһәрнең төрки телдә сөйләшүе һәм анда төркиләргә нисбәтле халыкларның күпләп яшәве хакында язып калдырган (Әбү Хәмид Мөхәммәд ибн Әбд әр-Рәхим әл-Гарнати әл-Әндәлүси, "Мүриб ән бәхд әҗәиб әл-мәгъриб"). Урталык җирләренең урыслар яшәгән төньяк төбәкләрендә дә татар теленең киң кулланылышта булганлыгы раслана. Моңа мисал итеп Тверь сәүдәгәре Афанасий Никитинның язмаларын (А.Никитин, "Хождение за три моря", соңгы елларда бу язмалар Русия матбугатында шактый киң яктыртылды) китерергә була. 1475 елда башланган сәфәренә нисбәтле юлъязмаларын ул, Һиндстанга барып җиткәнче үк, урысчадан татар теленә күчеп яза башлаган. Димәк, бу тел аның өчен төп аралашу теле саналган.

Аңлашыла ки, төрки-татар теле үз чоры өчен алдынгы фән вә алгарыш теле дә булып саналган. Дәүләт теле буларак, икътисади, сәяси, хәрби һ.б. терминнар аша ул башка төбәкләргә дә үтеп кергән. Русия дәүләтчелеге формалашкан чорларда татар теле анда төп аралашу теле булган. Шуңа андагы күп кенә терминнар дәүләт төзегәндә нигез итеп тә алынган. Мәгәр, татар теленең ул чорларда Русиядә тоткан урыны тарихи фактлар белән дә раслана. Әйтик, 1589 елда басылып чыккан "Парижский словарь московитского языка" сүзлегенең күпчелек өлеше татар сүзләреннән торуы мәгълүм. Ә тарихчы В.Белинский язмаларына караганда, инглиз лингвисты Ричард Джемс 1618 елда московитлар телендә нибары 16 урыс сүзе тапкан, алман галиме Лудольф та XVII гасыр ахырында Мәскәүдә бары тик 41 урыс сүзен терки алган.

Татар теле Урталык җирләрендә әле татар дәүләтләре җимерелгәч тә, Өченче Рим тарафдарларының урыслаштыру сәясәтенә дә карамастан, шактый вакыт киң кулланылышта калган. Төрки-татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә исә урыс теле бик авырлык белән һәм төрле мәҗбүр итү чаралары күрелгәннән соң гына үтеп керә башлый. Әлбәттә, иле җимерелгән тел империя шартларында бик зур кыенлыклар кичерә. Әмма кайбер өлкәләрдә (әйтик, илчеләрне әзерләгәндә, хәрби уку йортларында һ.б.) татар теленең хәтта патша Русиясендә дә укытылуы мәгълүм.

Белүебезчә, совет хакимиятенең беренче елларында, башка милли телләр белән бергә, татар теле дә күпмедер дәрәҗәдә ирек ала. Әмма соңрак, "бердәм совет халкы"н тәрбияләү барышында үткәрелгән шовинистик рухтагы милли сәясәт нәтиҗәсендә ул кабат "кухня теле"нә әйләнеп кала. Шуңа да карамастан, күп кенә татар теле алынмалары урыс телендә дә сакланган (әйтик, Е.Шипованың "Словарь тюркизмов на русском языке" дигән академик сүзлегендә урыс телендәге 2 мең татар алынмасы саналган).

Соңгы мәртәбә татар теленең өлешчә булса да күтәрелеш вакыты узган гасырның 90нчы елларына - Татарстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителеп, татар теле анда икенче дәүләт теле буларак игълан ителгән чорга туры килде. Ул елларда республикада күп кенә милли мәктәп-гимназияләр ачылды, татар теле җәмәгать урыннарында да ишетелә башлады. Милли мәгълүмат чаралары да шактый гына үсеш алды. Әмма төрле сәбәпләр аркасында татар теле республикада барыбер дә чын мәгънәсендә икенче дәүләт теле булып китә алмады. Димәк, Татарстанда дәүләт телләре һәм башка телләр турында 1992 елның 8 июлендә кабул ителгән законга таянып әзерләнгән программалар тулы куәтенә эшләмәде. Шуңа да карамастан, республика парламентында кабул ителгән законның тиешенчә үтәлмәве өчен җавап тотучы нигәдер күренмәде.

Узган елның 25 октябрендә инде ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерүнең 2014-2020 елларга исәпләнгән чираттагы дәүләт программасы расланды. Аны гамәлгә ашыруга акча да мулдан (1 миллиард 84 миллион сум) билгеләнде кебек. Әмма өченче программа да нәтиҗәлелеге җәһәтеннән алдагы икесенең язмышын кабатламас, дип бүген кем ышандыра ала?

Әйе, соңгы вакытларда республикада татар теленә мөнәсәбәт (һәрхәлдә, мәгариф өлкәсендә) бераз үзгәрә башлады кебек. Әйтик, Татарстанда һәм республикадан читтә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен "Ана теле" дигән дистанцион тел өйрәнү проекты гамәлгә кертелүе дә мәгълүм. Әлбәттә, болар һәммәсе дә бик мөһим һәм мондый эшчәнлек алга таба әле тагы да колачлырак һәм нәтиҗәлерәк алып барылырга тиештер.

Әмма Татарстанда бит татар халкының бүген чирек өлеше генә яши. Шуңа тел мәсьәләсендә республикада күрелә торган чаралар гына Русиянең төрле төбәкләрендә үз тарихи ватаннарында төпләнеп яшәүче милләттәшләребезнең ана теленә булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә алмый. Өстәвенә, федераль үзәкнең милли мәгариф өлкәсендә Русия Конституциясенә каршы килеп керткән чикләүләре (милли язманы ирекле билгеләү хокукын чикләү, милли һәм төбәк компонентларын укыту программасыннан төшереп калдыру, милли мәктәп-гимназияләрне тәмамлаучы укучыларны БДИне урыс телендә тапшырырга мәҗбүр итү һ.б.) Русиядә яшәүче халыкларның ана телен өйрәнү һәм туган телдә белем алу юлында корылган киртәләрнең иң мәкерлесе булды. Нәтиҗәдә, күп кенә ата-аналар үз балаларының киләчәге өчен борчылып, аларны милли мәктәпләргә укырга бирмәс булды. Шулай итеп, Русиядә сан ягыннан икенче урында торган татар халкының хәле тагы да катлауланды.

Аңлашыла ки, мондый шартларда әлеге четерекле вәзгыятьтән чыгуның гадел вә табигый юлы бер генә: Русиядә татар теленә икенче дәүләт теле статусы бирү. Әлбәттә, әлеге мәсьәлә Русия өчен инде яңалык түгел, чөнки андый таләпләр элегрәк тә куелды. Әмма Украинада урыс теленә икенче дәүләт теле статусы бирелүен таләп иткән бүгенге шартларда Русиядә татар теле проблемасы аеруча актуаль яңгырый. Чыннан да, Русия дәүләте бит беренче нәүбәттә татар-мөселман һәм урыс-православие цивилизацияләре берлеге буларак формалашкан. Әлбәттә, аның оешуында башка кавем вә диннәрнең ролен дә кире кагып булмый һәм алар да үз ихтыяҗларын якларга хокуклы. Әмма Урталык җирләренең бүгенгесе (һәрхәлдә, урта гасырлардан башлап) нәкъ менә шушы ике цивилизация каршылыклары һәм бердәмлегенә нигезләнеп корылуы бәхәссез. Ә бу инде татар теленең Русиядә икенче дәүләт теле статусына хокукының да тарихи вә цивилизацион планда бәхәссез булуын аңлата.

Инде мәсьәләнең сәяси ягына да бераз тукталыйк. Беренчедән, мәгълүм булганча, ЮНЕСКО классификациясе буенча татар теле кулланылыш һәм халыкара аралашу өчен уңайлыгы җәһәтеннән бүген дөньяда иң кулай 14 телнең берсе санала. Димәк, ул Урталык җирләрендәге халыкларның үзара һәм дөньякүләм дәрәҗәдә аралашу һәм аңлашу мөмкинлеген тагы да камилләштерәчәк, дигән сүз. Икенчедән, татар теле һәм аңа тугандаш телләр бүген инде Русиянең 3 субъектында дәүләт теле санала, дистәләрчә субъектларда татар халкының төбәк милли-мәдәни автономияләре эшләп килә. Болардан тыш, төрле кала вә салаларда эшләп килүче татар милли оешмаларын һәм мәхәлләләр системасын да истән чыгарырга ярамый. Русиянең төрле төбәкләрендә урнашкан татар авылларының саны гына да бүген 4 меңнән артып китә. Өченчедән, татар халкы элек-электән Русиянең барлык төбәкләрендә дә үз тарихи ватанында укмашып яши. Димәк, Русиядә барлык төбәкләрдә дә татарча сөйләшүгә ихтыяҗ бар. 2002 елгы җанисәп мәгълүматларына караганда, Русиядә 5,3 миллион чамасы кеше татар телендә сөйләшә. Кырым татарларын да исәпкә алганда, бу сан бүген тагы да арта. Татар теле шулай ук башкортлар (524 399 кеше), урыслар (136 617 кеше), марилар (42 892 кеше), удмуртлар (26 242 кеше), чуашлар (68 624 кеше) һ.б. халыклар арасында да таралган.

Кыскасы, татар халкында (шулай ук кайбер тугандаш халыкларда да дип ышанасы килә) Русиядә татар теленә икенче дәүләт теле статусы бирүгә ихтыяҗ зур. Хәлбуки, мондый адым Русиянең геосәяси киләчәге җәһәтеннән дә отышлы булачак һәм шуңа ул бик тә реаль күренә. Иң мөһиме - әлеге идея бүген бөтен татар дөньясын берләштерүче уртак максат булып та хезмәт итә ала. Әмма моның өчен милләттәшләребезгә гаять тә җитди бер шарт бар: үз халкын һәм ана телен яратучы һәр татар кешесе, күңел түрендә комачаулап торучы психологик киртәне (үз мөмкинлегеңә ышанып җитмәүне) узып, үзе өчен бу хакта (татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү турында) ният кылырга һәм аны гамәлгә ашыру өчен кулдан килгәннең барын да эшләргә, бөтен вөҗүде белән шуңа омтылырга бурычлы. Ә милләт бердәм булып алынганда, бернинди ясалма киртәләр дә каршы тора алмаячак. Ул чакта инде, Ходайның рәхмәте вә мәрхәмәте белән, нәтиҗәләр дә озак көттермәс.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: