Мәдәни җомга

Фоат УРАЗАЙ: МИЛЛӘТНЕ РУХ ЯШӘТӘ

Яшәү көчен, мөгаен, Хак Тәгаләнең тереклек ияләренә бүләк иткән иң зур могҗизаларыннан берсе, дип карарга кирәктер. Аның серлелеге илаһият кануннары белән билгеләнә. Адәми затларның кавем вә милләтләргә бүленүе дә - илаһият җимеше. Әмма, башка тереклек ияләреннән аермалы буларак, милләтләрнең яшәү көчен рух ныклыгы да билгели. Гомумән алганда, милләтләр яшәешендә бүген...

Яшәү көчен, мөгаен, Хак Тәгаләнең тереклек ияләренә бүләк иткән иң зур могҗизаларыннан берсе, дип карарга кирәктер. Аның серлелеге илаһият кануннары белән билгеләнә. Адәми затларның кавем вә милләтләргә бүленүе дә - илаһият җимеше. Әмма, башка тереклек ияләреннән аермалы буларак, милләтләрнең яшәү көчен рух ныклыгы да билгели.

Гомумән алганда, милләтләр яшәешендә бүген ике төп тенденция күзәтелә: бер яктан, көчле кавемнәр, тагы да активлаша төшеп, башкаларның яшәешенә дә йогынтысын арттырса, икенче яктан, табигатендә милли аморфлылык өстенлек иткән халыклар әкренләп кенә эзсез югала бара, яисә беренчеләре өчен уңдырышлы туфракка әйләнә. Хәер, мондый сөреш табигыйдыр да, чөнки аның нигезендә табигый сайланыш законы ята. Шул ук вакытта әлеге милли әверелешкә дөньяда бара торган глобаль процессларның да йогынтысы зур. Шуңа аларны белеп һәм вакыт вә киңлек куйган таләпләрне дә аңлап эш итү ошбу халыкларга үз язмышларына актив йогынты ясау гына түгел, ә киләчәкләрен ышанычлы итү мөмкинлеген дә калдыра.

Бу җәһәттән шактый гына эзләнүләр татар милли хәрәкәтендә дә күзәтелә. Ул гына да түгел, теоретик яктан караганда, бүген инде әлеге юнәлештә хәтта кайбер табышлар да бар кебек. Әмма бөтен хикмәт аларны гамәли яссылыкка күчерү механизмнарының булмавында. Ә, белүебезчә, теләсә нинди яхшы идея бары тик халыкның көндәлек тормышына үтеп кергәндә һәм аның яшәү рәвешенә әйләнгәндә генә көтелгән нәтиҗәләрне бирергә мөмкин. Кызганыч ки, әлегә мондый эзлеклелек татар тормышында сирәк күренеш булып кала. Киресенчә, күп кенә өлкәләрдә элегрәк яулаган үрләрдән дә чигенү күзәтелә. Мондый хәлнең сәбәпләре күптөрле, һәм бу язмада шуларның кайберләренә - сәяси мантыйктан караганда, иң мөһимнәренә генә бераз тукталырбыз.

Бер караганда, безнең халык бит алай бигүк төшеп калганнардан да түгел кебек. Шагыйрь әйтмешли, без сугышта юлбарыстан көчлебез, без тынычта аттан артык эшлибез... Аллага шөкер, талантлар мәсьәләсендә дә Хак Тәгалә безләрне рәнҗетмәгән - халкыбызның эчке потенциалы хәзер дә бик зур. Әмма, шуңа да карамастан, әле һаман тулы канлы милләт булып оеша алганыбыз юк. Чөнки татарның рух югарылыгы бүгенге чынбарлык һәм халкыбызның катлаулы хәле куйган таләпләргә җавап бирми. Фикер сөреше аңлаешлы булсын өчен бу урында кайбер мисалларга да тукталып үтик.

Мәгълүм булганча, милләтнең рух ныклыгын иң элек аның үз үткәненә мөнәсәбәте билгели. Бу җәһәттән, быел 12 октябрьдә Казанны 1552 елда баскыннардан яклап шәһит киткән ата-бабаларыбыз рухына багышлап үткәрелгән "Хәтер көне" аеруча гыйбрәтле булды кебек. Хакимияттәгеләр, үзләре үк керткән чикләүләргә таянып, аны гадәттәгечә үткәрүгә (Ирек мәйданында башлап, Сөембикә манарасы янында дога кылып тәмамлауга) рөхсәт бирмәгән. Шуңа бу вакыйгага багышланган митинг Г.Камал театры бинасы каршындагы мәйданда үтте. Үткәрү урыны үзгәртелү сәбәпле, быел анда халык гадәттәгедән дә аз килгән иде. Әлбәттә, һава торышының бик начар булуына да карамастан, мәйданга килеп, үз халкының шанлы да, фаҗигале дә үткәнен искә алган һәм тигезсез сугышта шәһит киткән ата-бабалары рухына багышлап дога кылган милләттәшләребез зур ихтирамга лаек. Шул ук вакытта, ниндидер 300-400 чамасы кешенең, хакимияттәгеләр корган чикләүләр һәм яңгыр астында чәбәләнеп, әледән-әле "Азатлык!" дип кычкыруы, читтән караганда, ничектер сәер һәм кызганыч та булып тоелды.

Әйе, хакимияттәгеләр бүген көчсез милли хәрәкәт белән бик санлашып тормый. Әмма "Хәтер көне"нең болай сүлпән үтүендә бу чараны оештырган милли оешмаларны гына да гаепләп булмый. Инде баш өстендә түбәләре дә калмаган (милли хәрәкәт көчлерәк вакытта бирелгән БТИҮ бинасы күптән түгел аукционда сатылды) әлеге оешма вәкилләре аны ничек булдыра ала - шулай үткәрә. Юкса, әгәр алар да үткәрмәсә, халкыбыз тарихына зур фаҗига булып кереп калган ошбу вакыйганы бүген оешкан төстә искә алучы да булмас иде, гәрчә ул авыр яра милләт язмышын үз язмышы дип кабул иткән күпләрнең күңелендә элгәрләребезгә - хөрмәт, ә киләчәк буыннарга өмет белән карау өчен мәңге җуелмас кисәтү булып сакланса да.

Ә күп миллионлы татар халкы үзе кайда соң? Аның кайчан да бер тулы хокуклы милләт булып оешырга нияте бармы? Ә республикага исем биргән халык язмышындагы ошбу фаҗигале вакыйгага хакимияттәгеләрнең мөнәсәбәте нинди? Аларны аңа әле һаман да күз йомып карарга нәрсә мәҗбүр итә? Ә "Хәтер көне"н тирән эчтәлекле, колачлы һәм милли үзаңны үстерүдә мөһим урын алып торырлык итеп оештыруда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең роле нинди? Инде дә килеп, татар халкының рухи тормышында зур әһәмияткә ия булырлык ошбу чараны пропагандалауда, җентекләп әзерләүдә һәм югары дәрәҗәдә үткәрүдә республикадагы күпсанлы иҗат берлекләренең өлеше нинди? Сораулар, сораулар, сораулар...

Ә аларга җавап һаман да шул рух ныклыгына барып тоташа. Хәер, аның җитенкерәмәве татар тарихында элегрәк тә үзен нык сиздергән. Менә без кайчакта чыгышы белән татарлардан булган һәм Русия тарихында тирән эз калдырган 500 фамилия белән горурланырга яратабыз. Сүз дә юк, алар һәммәсе дә - талантлы шәхесләр. Әмма әлеге затлар бит үз талантын милләт файдасына, аның рухи яки матди байлыгын арттыруга кулланмаган. Чыгышлары белән күпчелек очракта морзалардан булган кемсәләребез ни сәбәпле җиңел генә үз халкын җәбер-золымга дучар итүчеләргә хезмәткә күчкән соң? Шәхсән үземнең бу хакта күп тапкырлар уйланганым бар. Ә җавап бик гади. Чөнки алар, җилнең кайсы яктан исүен сизеп алгач та, беренче карашка гади, әмма шул ук вакытта шәхеснең рух югарылыгын билгели торган бер дилемма алдында калган: йә милләтеңә тугрылык саклап (рухи кыйммәтләргә өстенлек биреп), үз байлыгыңны куркыныч астына куясың, йә булмаса, Ватаныңны туздыручыларга хезмәткә күчеп, мал-мөлкәтеңне саклап каласың һәм тагы да баю мөмкинлеге аласың. Нәтиҗәдә, морзаларның бер өлеше икенче юлны сайлаган. Андыйлар, исемен һәм динен алыштырып, үз халкын сатып баю юлына күчкән. Үз халкына тугрылык саклаганнары исә "чабаталы морза" булып калган.

Кызганычка, кайбер охшаш хәлләр бүген дә кабатлана. Милләт мәнфәгатьләренә кул селтәп, шәхси байлыкны барыннан да өстен куючылар милләттәшләребез арасында әле дә җитәрлек. Хакимияттәгеләрнең дә югалтыр әйберләре бар. Шуңа алар милли мәсьәләләрдә Мәскәү рөхсәт иткәннең теге ягына чыгарга базмый. Миңа калса, "Хәтер көне" һәм милли хәрәкәт тирәсендә бүген калкып чыккан кайбер киртәләр шуның белән дә бәйле. Ә бу инде татар милли хәрәкәтенең сыйфат ягыннан яңа биеклеккә күтәрелергә тиешлеген аңлата. Димәк, әлеге эшләрдә башлап йөрүне алга таба үз кулына милли элита алырга бурычлы. Нәрсә, "Хәтер көне"нә тирән эчтәлекле һәм милли рухны күтәрерлек сценарий әзерләрлек талантлары юкмы әллә татарның? Талантлы режиссерларыбыз һәм башка сәнгать әһелләребез кайда? Әйе, мондый хезмәт өчен бүген, бәлкем, мактаулы исемнәр бирмәсләр дә. Ихтимал, әҗер бирүче дә булмас. Әмма мондый фидакярлек халкыбызның милли үзаңын үстерүдә зур әһәмияткә ия булыр һәм милләт тарихына да кереп калыр иде. Әлбәттә, "Хәтер көне" кебек җитди чараны финанс чыгымнарсыз гына да үткәреп булмый. Шуңа бу җәһәттән махсус "Хәтер көне" фонды оештырылуы да мәслихәт. Үз чиратында, мондый адым әлеге чарага бөтен дөньяда таралып яшәүче милләттәшләребезне җәлеп итүнең бер механизмы да булыр иде.

Милли тәрбия, әлбәттә, гаиләдән башлана. Әмма баланың күпчелек вакыты яследә, бакчада яки мәктәптә үтүен һәм андагы күмәк атмосфераның сабый психологиясенә көчлерәк тә йогынты ясавын исәпкә алганда, соңгыларының шәхес тәрбияләүдәге роле, бәлки, зуррактыр да әле. Тик, ни аяныч, шәһәр җирлегендәге балалар бакчаларында милли мохит бүген юк дәрәҗәсендә. Хәтта татар төркемнәрендә дә аралашу, нигездә, урыс телендә бара. Ә сабыйлар өчен милли тәрбия еш кына бәйрәм чараларында башка түбәтәй киеп биюгә, яисә бер-ике куплет шигырьне, вата-җимерә, татарча яттан сөйләүгә кайтып кала. Мондый "тәрбия"дән соң инде ана телен гаиләдә өйрәнгән балалар да аны бозып сөйләшә башлый.

Күреп торабыз, соңгы елларда күп кенә милли мәктәп һәм гимназияләр дә әкренләп кенә урысча укытуга күчте. Мондый хәлне мәктәп директорлары ата-аналар теләге белән аңлатмакчы. Әмма ата-аналардан имза бит нәкъ менә алар кушуы буенча җыелды. Әлбәттә, Мәскәү дә йоклап ятмады. Милли телләрдә укытуга ихтыяҗны бетерү өчен, Русия Конституциясенә һәм кеше хокукларына каршы килеп, БДИ тапшыруны бары тик урыс телендә генә рөхсәт итә торган норма кертелде. Нәтиҗәдә, болар һәммәсе дә милли аң дәрәҗәсе түбән булган ата-аналарның балаларын татарча укытудан баш тартуына китерде. Ә бит әлеге мәктәп директорлары вәзгыятьнең асылын һәм милли мәгариф системасының өстенлекләрен андый ата-аналарга үзләре үк аңлатырга тиеш иде.

Күрүебезчә, яуланган үрләрдән чигенүләр күпчелек очракта милли аң дәрәҗәсенең түбән булуыннан килә. Ә ул турыдан-туры әлеге дә баягы милли тәрбиягә бәйле. Чыннан да, әгәр татар мәктәбен тәмамлаган балалар үзара да урысча гына сөйләшә икән, андый мәктәпләрдә милли тәрбия турында нинди сүз булырга мөмкин?! Ә бу, үз чиратында, милли мәгариф системасының да дискредитацияләнүенә китерә. Дөрес, соңгы вакытларда, республика Мәгариф һәм фән министрлыгында җитәкчелек алышынгач, бу өлкәдә җитди генә үзгәрешләр дә башланып китте кебек. Шуңа алга таба милли мәгариф системасы да үз асылына кайтыр, дигән өмет бар. Шул ук вакытта кичекмәстән хәл итәсе проблемалар да әле бихисап.

Әйе, "милләт" дигән әйберне ипигә ягып ашап булмый. Чөнки ул үзе дә - рухи төшенчә. Тереклекнең башка төрләреннән аермалы буларак, милли туганлык хисе бары тик инсаннарга гына хас. Чөнки Хак Тәгалә аңа, акыл белән бергә, рухи кыйммәтләрне бәяләү мөмкинлеген дә биргән. Ә рухи биеклекнең иң югары ноктасына җиткәннәрне "әүлия" диләр. Хайваннарда исә рух юк. Аларда инстинкт һәм тамак кайгысы гына бар. Димәк, үз милләтенә мөнәсәбәте аша кеше әлеге кыйммәтләр иерархиясендә үзенең урынын да билгели.

Ә татарның рух ныклыгына килгәндә, аның да нигезендә милли тәрбия ята. Чөнки рух ныклыгы үз халкыңа тугры булып калуны һәм рухи кыйммәтләрне матди байлыктан өстенрәк куюны аңлата. Мәгълүм булганча, милли тәкәбберлек, яисә башкаларга ничектер кимсетеп карау безнең өчен ят нәрсә. Шул ук вакытта үз халкы белән горурлану хисе татарга да хас. Шуңа шәхестә милли горурлык хисе тәрбияләү инде, гаилә һәм мәгариф системасы белән генә чикләнмичә, яшәешнең барлык якларына да үтеп керә. Милли рух татар гаммәви мәгълүмат чаралары эшчәнлегеннән алып, милләттәшләребез кулы белән җитештерелгән продукциянең сыйфатын һәм исемен билгеләүгә кадәр чагылыш табарга тиеш. Татарның тырышлыгы, Русиянең төрле почмакларында (үз тарихи ватаннарында) сибелеп урнашкан татар авылларының сыйфат һәм яшәү рәвеше ягыннан аерылып торуы, шулай ук Казанның һәм Татарстандагы башка шәһәрләрнең дә күзгә күренеп яңара баруы - бүген инде чорыбызның реаль чынбарлыгы. Ә югары кимәлдәге милли аң һәм рух ныклыгы, халкыбызга хас тырышлык һәм булдыклылык белән бергә кушылып, алга таба татарча яшәү рәвешен һәм татар факторын, гомумән, сыйфат билгесенә дә әйләндерергә мөмкин. Ул чакта инде милләтебезнең урыны урталык җирләрендә генә түгел, ә глобальләштерелгән дөнья шартларында да түрдән булыр.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: