Мәдәни җомга

Фоат УРАЗАЙ: МИЛЛӘТНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ ӘЛИФБАДАН БАШЛАНА

Татар теленең үзенчәлекләрен төгәл чагылдырган, аның аралашу һәм аңлату мөмкинлекләрен тулырак ачып бирердәй, шулай ук халкыбызның холык-фигыленә дә туры килгән әлифба булдыру инде шактый вакытлардан бирле милләтебез алдына килеп баскан җитди проблемаларның берсенә әйләнде. Узган гасыр ахырында башланган милли күтәрелеш елларында бу мәсьәләдә инде уртак фикергә дә килә язган идек...

Татар теленең үзенчәлекләрен төгәл чагылдырган, аның аралашу һәм аңлату мөмкинлекләрен тулырак ачып бирердәй, шулай ук халкыбызның холык-фигыленә дә туры килгән әлифба булдыру инде шактый вакытлардан бирле милләтебез алдына килеп баскан җитди проблемаларның берсенә әйләнде. Узган гасыр ахырында башланган милли күтәрелеш елларында бу мәсьәләдә инде уртак фикергә дә килә язган идек кебек. Әмма, төрле сәбәпләр аркасында, татар язуына кулай әлифба тагын кертелмичә калды.

Әлбәттә, ошбу мөһим мәсьәлә көн тәртибеннән төшмәде. Мәгәр, соңгы вакытларда ул җәмгыятебездә кабат һәм яңачарак та яңгыраш ала бара. Моңа әдәбият галиме Фәрит Хатыйповның быел "Мәдәни җомга" гәзитендә чыккан мәкаләләре ("Катлы-катлы алфавит" - 30 май һәм 25 июль саннары, "Хәрефләр хәятендә түнтәрелеш" - 29 август саны) дә этәргеч бирде. Фәрит ага бик төгәл билгеләп үткәнчә, "Яхшы әлифба - ул кавемнең рухи мәгыйшәтенә карусыз хезмәт итә торган, телнең хасиятен төгәл чагылдыручы, бер авазга бер хәрефне беркеткән алфавит".

Галимнең уй-фикерләре һәм тәкъдимнәре фәнни даирәләрдә зур кызыксыну уятты. Бу хакта Халисә Ширмән үзенең "Татар әлифбасы: чынбарлык һәм хыяллар" дигән мәкаләсендә ("МҖ", №38, 26.09.14) тәфсилләп язып чыкты. Аннан күренгәнчә, профессор Ф.Хатыйповның бүген бездә кулланышта булган кирилл әлифбасын татар теле таләпләренә, аның фонетик системасына җайлаштырып үзгәртү турындагы тәкъдимнәре, тулаем алганда, хуплап кабул ителә. Әмма фикер алышулар барышында үзгә тәкъдимнәр дә өстәлгән. Әйтик, яңалифне кире кайтарып булмаган очракта, каты әйтелешле [q] һәм [g] авазларын, шулай ук [w] авазын белдерү өчен бүгенге татар әлифбасына өстәмә рәвештә кертергә тәкъдим ителгән латин хәрефләре урынына, кирилл язуына яраклаштырылган аерым билгеләр куллануның мантыйкка ярашлырак булуы турында әйтелә. Чит телләрдән алынган һәм кушма сүзләрнең татар телендә күплеген исәпкә алып, аның орфоэпик системасында булмаган ь (нечкәлек) һәм ъ (калынлык) билгеләрен әлифбада калдыру ихтыяҗы да таныла. Фикер алышулардан соң ясалган төп нәтиҗә исә шундый: телнең табигый халәтен саклап калу өчен, татар халкына аның дөньяга карашын, гореф-гадәтен, холкын чагылдырган һәм, аннан да бигрәк, татар теленең эчке үзенчәлекләренә тәңгәл килгән әлифба һәм орфографик кагыйдәләр җыелмасы кирәк.

Шәхсән үзем тел белгече түгел. Шуңа галимнәрнең уртак фикере белән килешәм. Бу язмамда исә әлеге мәсьәләнең сәяси ягына да бераз тукталып китүне кирәк саныйм. Чөнки әлифбаны дөрес сайлау бит мәгълүм дәрәҗәдә сәяси мәсьәлә дә булып тора. Ул гына да түгел, бездә әлифба алмаштыру һәрчак диярлек иң әүвәл сәяси максатларны күздә тотып башкарылган.

Белүебезчә, гарәп язуын борынгы бабаларыбыз ирекле рәвештә кабул иткән, һәм ул төрки халыклар өчен кулай да булган кебек. Соңрак, Русия империясе шартларында тирә-юньдә кириллица өстенлек иткәндә, гарәп язуының татар телен саклаудагы ролен дә инкяр итеп булмый. Әмма, ислам дине халкыбыз тормышында мөһим роль уйнаса да, гарәп язуының татар яшәешенә ясаган тискәре йогынтысын да танырга кирәктер. Чыннан да, тирәнгәрәк кереп уйланганда, язу системасы аша чит мәдәният кодына күчү дәүләтчелегебезне югалту юнәлешендә ясалган тәүге адымнарның берсе булмадымы икән әле?! Әлбәттә, ул чакта үткәрелгән геосәясәтнең еракка төбәлгән максатлары борынгы бабаларыбыз өчен томанлы булган. Шуңа алар исәпкә дә алынмаган.

Совет чорында гарәп язуына алмашка килгән латин хәрефләре дә чит мәдәният җимеше. Әмма аның нигезендә кабул ителгән татар әлифбасы (Яңалиф) галимнәребез тарафыннан фәнни яктан ныклап эшкәртелгән һәм татар теленең үзенчәлекләрен тулырак чагылдырган. Икенчедән, язуда бу киңлекләрдә өстенлек иткән кириллица шартларында ул татар теленә чагыштырмача мөстәкыйль яшәү һәм үсү мөмкинлеге дә биргән булыр иде (әйтик, мөстәкыйль әлифбалы грузин яки әрмән телләре кебек). Күрәсең, шул этәргән дә инде бәгъзеләрне татар телен йөгәнләп тотарга. Нәтиҗәдә, ул мәҗбүри рәвештә кириллицага - татар теле белән бернинди уртаклыгы да булмаган чит әлифбага күчерелә. Аңлашылганча, бу татар халкын ассимиляцияләү процессын тизләтү өчен, махсус эшләнә. Ә мондый сәясәтнең аяныч нәтиҗәләре бүген инде һәммәбезнең дә күз алдында. Җөмләдән, яңа гасыр башында татар язуын латин графикасы нигезендә җайлаштырылган яңа әлифбага (Яңалиф-2) күчерү омтылышына Мәскәү тарафыннан куелган киртәнең дә сәбәпләре шундый ук. Ул чакта моны сепаратизмга каршы тору нияте белән аңлаттылар.

Әмма бөтен бер халыкның теле ниндидер шовинистик рухтагы көчләрнең мәкеренә карап кына юкка чыга алмый һәм моңа аның хакы да юк. Шуңа әдәбият галимнәренең татар теленең киләчәген кайгыртып кабул иткән карарлары һич икеләнүсез гамәлгә ашырылырга тиеш. Ә кулай әлифба булдыру проблемасына киңрәк караганда, ул Русиядә яшәүче барлык халыкларга да кагыла. Шулай булгач, телгә тәңгәл алфавитны ирекле сайлау хокукын даулаганда, бу халыклар белән кулга-кул тотынып эш итү дә сорала.

Хәлбуки, татар әлифбасы турында сүз барганда, милләт яшәешендә аңа кагылышлы башка җитди проблемалар да калкып чыга. Шуларның иң зурысы татар дөньясының бөтенлеге белән бәйле. Мәгълүм ки, ул дөнья бүген бер Русия белән генә чикләнми. Татарстанда барлык милләттәшләребезнең 30 проценты гына яшәсә, Русиядә бу сан 80-85 процент чамасы булыр. Калганнары якындагы һәм ерак чит илләрдә гомер кичерә. Алар исә, нигездә, латин графикасы мохитендә яши. Русиядә Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең дә балаларын ана телендә укыту мөмкинлекләре чикләнгән. Ә мондый хәл татар дөньясының дәүләт чикләре белән генә түгел, ә ясалма киртәләр ярдәмендә рухи яктан да бүлгәләнүенә китерә. Чөнки бөтен татар дөньясын колачларлык, милләтебезнең бербөтен мәгълүмат кырын булдырырлык уртак әлифба юк. Интернет һәм бүгенге югары технологияләр чорында мондый сәер хәл милләтнең потенциаль мөмкинлекләрен чикли. Рухи бердәмлек турында инде әйтеп торасы да юк.

Күпләр игътибар иткәндер, Интернет челтәре аша аралашканда, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез (хәер, татарлар гына түгел, ә читтә яшәүче барлык милләт вәкилләре, шул исәптән, урыслар да) моны латин хәрефләре ярдәмендә эшләргә мәҗбүр. Чөнки алар куллана торган клавиатураларда урыс хәрефләре юк. Шуңа латин хәрефләрен, кем ничек булдыра ала, шулай куллана. Ә бит Интернет челтәрендә татар телендә аралашу өчен латин хәрефләре нигезендә махсус җайлаштырылган әлифба - "Inalif" та бар. Ул стандарт клавиатурада булган хәреф һәм символларны кулланып та татарча бик төгәл аралашу мөмкинлеге бирә. Шуңа "Inalif", бүгенге Русия шартлары өчен галимнәр тәкъдим иткән әлифба белән беррәттән, гомумтатар әлифбасы булып та хезмәт итә алыр иде. Орфографик кагыйдәләр җыелмасы исә һәр икесе өчен дә уртак булырга тиештер.

Нәрсәсе белән отышлы соң "Inalif"?

Беренчедән, ул татар теле өчен галимнәребез тарафыннан махсус әзерләнгән һәм ТР законы (№2352, 15.09.1999) белән расланган, ә кулланышка сәяси сәбәпләрдән чыгып кына кертелмичә калган "Яңалиф-2"гә бик якын (таблицаны кара). Аны кулланганда стандарт клавиатурадагы хәреф һәм символлар белән генә эш иткәнгә, татар теленең үзенчәлекле авазларын белдерү өчен бернинди өстәмә программалар да таләп ителми. Кириллицада язылган татар текстлары да кампитрда "Inalif" хәрефләренә җиңел күчерелә ала һәм киресенчә. Бу исә халкыбызның әдәби, мәдәни, тарихи һ.б. мирасын туплау һәм электрон версиядә саклау мөмкинлеге бирә.

Иң мөһиме - "Inalif" татар дөньясын бербөтен итеп саклау өчен уртак мәгълүмат кыры булдыру мөмкинлеге бирә. Ул шулай ук төрки дөнья белән аралашуны да күпкә җиңеләйтә. Чөнки Русиядән читтә яшәүче төрки халыклар инде күптән барысы да латин имлясына күчеп бетте.

Әлбәттә, "Inalif"нең кайбер уңайсыз яклары да юк түгел. Иң элек бу анда татар телендәге үзенчәлекле кайбер авазларның ике хәреф, яки хәреф һәм апостроф ярдәмендә белдерелүе белән бәйле. Димәк, үзенчәлекле бер авазны белдерү өчен клавиатурада ике төймәгә басарга кирәк. Әмма бу әлифбаның татар теле өчен башка яктан уңайлыклары күп булуын һәм мәсьәләнең сәяси ягын да исәпкә алганда, аны кулланышка кертү һичшиксез отышлы булачак.

Ә бер телгә ике әлифба куллану мәсьәләсенә килгәндә, бүгенге дөньяда андый милләтләр шактый. Язуында өч һәм хәтта аннан да күбрәк алфавит кулланган халыклар да бар. Мәсәлән, мондый хәлне Япония һәм Кытай кебек илләрдә дә күзәтергә була (аларның үз иероглифләреннән тыш, латин графикасына нигезләнгән алфавитлары да бар). Чөнки бу аларга бүгенге дөньякүләм коммуникация системасында үз урыннарын алу өчен кирәк. Татарга исә гомуми әлифбаны "Inalif" шәкелендә булдыру, глобаль коммуникация системасына керү белән бергә, милләтнең рухи бердәмлегенә ирешүгә юл ачу җәһәтеннән дә мөһим.

Шуны да ассызыклап үтик, язуда кириллицаны куллану безнең өчен мәҗбүрият гамәле булса, "Inalif"ны ихтыяҗ таләп итә. Мондый хәл күпме дәвам итәр - анысы инде күп кенә сәяси факторларга бәйле. Ә бит, иртәме-соңмы, урыс теле үзе дә алга таба латин графикасына күчәргә мөмкин (җөмләдән, фән өлкәсендә, спорт ярышларында, шулай ук урам һәм кайбер сәүдә үзәкләре исемнәрен язганда латиница инде анда бүген үк өлешчә кулланыла). Аңлашыла ки, ул чакта, аңа ияреп, Русиядә кулланышта булган татар язуын (шулай ук башка милләт язуларын да - исән калганнарын, әлбәттә) да латин алфавитына күчерергә туры киләчәк. Ә "Inalif" бездә алдан ук гомуми кулланышка кертелгән очракта (әйтик, чит илләрдәге милләттәшләребез белән яисә үзара аралашканда, шулай ук гомумтатар, төрки дөнья, яки кешелек проблемаларына багышланган мөрәҗәгать һәм башка текстларда), татар дөньясы инде тулаем диярлек әзер әлифбага күчәчәк. Бер авазга бер хәрефне беркетүгә килгәндә исә, нәкъ менә шул чакта, яңа мөмкинлекләрдән файдаланып, гомумтатар әлифбасына берничә яңа хәреф тә өстәү мөмкин булачак.

"Inalif"не кулланышка кертүнең тагын бер уңай ягы - моның өчен бернинди өстәмә әзерлек тә таләп ителми. Чөнки стандарт клавиатурадагы барлык символлар һәммәбезгә дә яхшы таныш. Димәк, татар теленә яраклаштырылган клавиатуралар, яки өстәмә программа ресурслары булдыру ихтыяҗы да төшеп кала. Ә мөстәкыйль дәүләте булмаган милләт өчен болары да бик мөһим. Алай да, тагы да мөһимрәге - гомумтатар әлифбасын кулланышка кертү өчен кемнеңдер рөхсәте, яисә махсус закон кабул итүе дә кирәк түгел. Чөнки мондый эчке мәсьәләне һәр милләт фәкать үзе генә хәл итә ала. Мөстәкыйль дәүләте һәм тулы вәкаләтле югары органы да булмаган милләт исә моны бары тик иҗтимагый тәртиптә генә башкара ала. Шулай булгач, "Inalif"не гомумтатар әлифбасы сыйфатында кулланышка кертү дә тулысынча үзебездән тора. Димәк, ихтыяҗы төшкән һәм сәяси әзерлеге югары булган һәр татар кешесе аны инде бүгеннән үк үз язуында куллана ала.

Qa'derle milla'tta'shem! Sineng alda bu'gen unikal' mo'mkinlekla'r achyla. Bu minuttan sin do'njanyng tela'sa' qajsy pochmaghynda ja'sha'u'che qa'wemda'sheng bela'n u'z telengda' irken aralasha alachaqsyng. Monyng o'chen sinna'n beraz ikhtyjar ko'che ha'm ta'wa'kka'llek kena' tala'p itela'. Tatarda "ta'wa'kka'l tash jaryr" diga'n ma'qa'l bar. Ta'wa'kka'llik, dustym, a'jda'! Jaryjq tatarnyng rukhi berla'shu' julynda arqyly jatqan charasyzlyq qantaryn!


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: