Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Фоат Уразай: Меңьеллыклар кичкән милли мирас

Андыйлар, әйтик, саф татар районнарында кадет мәктәпләре ачып, балаларыбыздан «туп азыгы» әзерләүгә киткән миллионнарны күпсенми, аларны ни өчендер акчаның нәкъ менә «Сабантуй»га тотылуы борчый.

Тарихта тирән эз калдырган һәр халыкның, үзенә генә хас милли үзенчәлекләрен чагылдырган, аның рух ныклыгын һәм максатчанлыгын күрсәткән, милли-мәдәни вә дини йолалары аша, яшәү рәвешен һәм төп рухи чыганакларын да ачып салган кыйммәтләр системасы була. Меңьеллыклар кичкән андый рухи вә милли-мәдәни мирас, әлбәттә, татарда да бар. Гореф-гадәт вә йолаларның тирән мәгънәгә ия булганнары һәм халыкның рухи ихтыяҗына тулырак җавап биргәннәре отыры милли символ дәрәҗәсенә дә үсеп җиткән. Ә инде яшәеш алга барган саен, үзеннән-үзе яңа символлар да өстәлә торган. Әйтик, Казан Кремле каршында каһарман шагыйрь М.Җәлилгә куелган мәгълүм һәйкәл күпләр тарафыннан татар милләтенең, коллык богауларын өзеп, рухи яктан да, физик мәгънәдә дә хөрлеккә һәм ирекле яшәү рәвешенә омтылу символы буларак кабул ителә, И.Хановның Казан яны Иске Аракчы бистәсендә төзегән «Бөтен галәм гыйбадәтханәсе» – диннәр һәм мәдәниятләр арасында гармониягә ирешү символы, ә изге Болгардагы Ак мәчет – Урталык җирләрендә илаһи ислам яңарышын гәүдәләндерү билгесе булып тора. Әмма халкыбызның төп милли яшәеш символы булып, һичшиксез, Сабан туе кала.

Галимнәр әйтүенчә, татарның «Сабантуй» бәйрәме, халкыбызның борынгыдан килгән рухи вә милли-мәдәни мирасы буларак, үзенең тамырлары белән бик тирәнгә, гомумтөрки тарих төпкелләренә үк китә. Шуңа, ахрысы, аның йола вә гореф-гадәтләре күп кенә башка төрки халыкларның да милли бәйрәмнәрендә чагылыш тапкан. Ә милли яшәеш символының, язгы кыр эшләре белән бәйләп, Сабан туе буларак бәйрәм ителүе инде Идел Болгарстаны һәм Җүчи Олысы чорларына туры килүе турында әйтелә. Әлбәттә, ул чорлардан соң күп сулар аккан. Дөнья тотучыларның геосәяси максатларына туры китереп, Урталык җирләрендә авторитар режимның төрле (кайчакта хәтта капма-каршы) өлгеләре формалаштырылган, ә андагы халыклар (шул исәптән татар халкы да) күп гасырлар дәвамында тоталитаризм шартларында яшәргә мәҗбүр ителгән. Әмма Сабан туе яшәүдән туктамаган. Ул патша чорында да, совет хакимияте елларында да үткәрелеп килде, татар халкының үзтәңгәлләшүенә, кыен шартларда да милләт буларак сакланып калуына хезмәт итте. Ә 1990 елдан Сабан туе Татарстанда республика күләмендә үткәрелә торган бәйрәмнәр исемлегенә дә кертелде һәм ул инде һәр елны Президент указы белән билгеләнә башлады. Гомумән алганда, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә Сабан туе, милли традиция буенча, халык тарафыннан һәм аның йолаларына туры китереп үткәрелә, ә бәйрәмгә халыктан бүләк җыю исә үзе бер матур йола булып тора. Шуңа күрә Сабан туе әле бүген дә татарның иң халыкчан һәм тирән эчтәлекле милли бәйрәме булып кала.

Шунысы да бик мөһим, соңгы 20-30 елда төп милли бәйрәмебезнең географиясе нык киңәйде. Милләттәшләребез тырышлыгы белән ул бүген, дәүләт чикләрен кичеп, яңадан-яңа кыйтгаларга үтеп керә һәм һәр җирдә дә, аңлау гына түгел, хуплау да таба, тарихта тирән эз калдырган «татар» дигән шанлы халык варис­ларының рухи бердәмлеген, яшәү рәвешенең халыкчанлыгын чагылдыра. Күренә ки, шагыйрьнең рухи күтәренкелек елларында көйгә салынган: «Сөлгеләрне сөлгеләргә ялгап, / Их, урарга иде Җир Шарын! / Күрсен иде дөнья: Сабантуйлы / Татарстан дигән ил барын!» – дигән юллары чынга аша. Татар җәмәгатьчелеге тәкъдиме һәм Татарстан тырышлыгы белән, «Сабантуй» бәйрәме соңгы елларда Нью-Йорк, Сан-Франциско, Монреаль, Прага, Берлин, Париж кебек зур калаларда да үткәрелде. Бу яктан инде ул Татарстан һәм татар халкы өчен милли бренд вә «визит карточкасы»на әверелде дияргә дә була.

Әмма, ни гаҗәп, мондый хәл бәгъзеләрнең күңеленә тия, саруын кайната. Татарны сөймәүчеләрне әле ничектер аңларга була. Ә менә бериш «милләтче»ләребезнең дә ошбу хөсетлеләр хорына кушылуын ничек аңларга? Алар дөнья калаларында татар бәйрәмен үткәрүне артыкка саный, аңа киткән акчаны күпсенеп, башка (имеш, мөһимрәк) ихтыяҗларга тотарга чакыра. Шул ук вакытта андыйлар, әйтик, саф татар районнарында кадет мәктәпләре ачып, балаларыбыздан «туп азыгы» әзерләүгә киткән миллионнарны күпсенми, аларны ни өчендер акчаның нәкъ менә «Сабантуй»га тотылуы борчый. Зыялы булырга тиешле бәгъзеләр авызыннан да, милли яшәеш символын буш нәрсәгә санап, уңышсыз эшләр турында кайчак, «Сабан туена әйләндереп бетерделәр инде» дигән ахмак чагыштыруларны ишетергә туры килә. Андыйлардан милләтне Аллам Үзе сакласын!

Иң мөһиме - борынгы ата-бабаларыбыз татарның төп милли яшәеш символына гаҗәеп дәрәҗәдә тирән мәгънә, ниндидер серле эчке тоемлау һәм милләт фәлсәфәсен дә салып калдырган. Андагы һәр элемент (түгәрәк рәвешендәге мәйдан, аның уртасында биек колга, милли көрәш, ат чабышы, башка милли бәйге вә йолалар...) үзенә бер тирән мәгънәгә ия. Ә инде тулаем алганда, Сабан туе, татар күңеленә иң газиз формалар аша, милләтнең җан (милли мәдәният), тән (мәйданга җыелган халык үзе) һәм рух (югары милли аң) берлеген чагылдыра. Халыкларны исә фәкать шундый берлек кенә милләт итеп формалаштыра ала, гасырлар дәвамында аны саклый, үзтәңгәлләштерә һәм яңадан-яңа җиңүләргә рухландырып тора. Хактан да, искитмәле хәл бит: тарихта төрлесе булган, яу-­орышлар да тынып тормаган, ике мәртәбә бөтендөнья сугышы узган, явыз империяләр җимерелгән..., ә Сабан туе яши һәм, иншалла, алга таба да яшәр!

Әлбәттә, вакыт дигәнең милли бәйрәмгә дә үзгәрешләр кертә. Бүген инде аны төрле һөнәрләргә бүлеп (артистлар, шахтерлар һ.б.) үткәрүчеләр дә, башка төр яңалык (әйтик, инвестицияләр Сабан туе) кертүчеләр дә һәм хәтта, кызык өчен, ниндидер мәгънәсез уеннар белән чуарлау­чылар да бар. Сүз дә юк, милли бәйрәм ниндидер катып калган организм түгел һәм ул заман рухы белән сугарылырга хаклы. Әмма моның мөһим бер шарты бар: милли яшәеш символының эчтәлегенә һәм фәлсәфи тирәнлегенә хилафлык килергә тиеш түгел. Киресенчә, ул заманча милли рух белән баетыла һәм камилләштерелә генә ала. Соңгы вакытларда бериш түрәләр, үтә дә толерантлы булып күренергә теләп, Сабан туен ике дәүләт телендә дә үткәрү идеясен алга сөрә, гәрчә башка очракларда (әйтик, суд системасында) андый омтылыш бик күзәтелмәсә дә. Нәтиҗәдә, татар теле хәтта милли бәйрәмдә дә кысрыклана, икенче планга куела булып чыга. Хәлбуки, мәкер монда тирәндәрәк тә ята кебек (хәер, мокыт түрә үзе моны аңлап бетермәскә дә мөмкин). Милләтнең җаны – аның мәдәнияте, дидек. Ә мәдәниятнең нигезен ана теле тәшкил итә. Димәк, Сабан туеның телен үзгәртү ул милләтнең җанын алуга (һәрхәлдә, шундый нияттәге янауга) тиң, ягъни, милләткә каршы җинаять булып чыга. Шуңа күрә милли яшәеш символының теле фәкать газиз ана теле генә була ала (сүз биредә телне аңламаучылар өчен оештырылган синхрон тәрҗемә турында бармый).

Милли мирасыбызның халыкчанлыгы һәм җәлеп итү көченә килгәндә, күрәсең, бу аның эчке гармониясе һәм гаделлеге белән дә билгеләнә. Милли традицияләребез кысаларында, анда һәркем ирекле рәвештә көч сынаша ала, талантын вә уңганлыгын күрсәтә, рух күтәренкелеге һәм җан рәхәтлеге кичерә. Бәйрәмдә хөкем сөрә торган хөрлек һәм гармония җәмгыятьтә тотрыклылык урнашуга да уңай йогынты ясый. Сабан туенда тигез дәрәҗәдә башка милләт вәкилләре дә катнаша ала. 

Моның өчен алардан нибары татар теленә һәм милли традицияләренә хөрмәт белән карау сорала. Ә бу инде аның милләтара аңлашу һәм дуслык чарасы да булуын күрсәтә. Ул гына түгел, бүген инде татар халкының милли бәйрәме чын мәгънәсендә милләтара аңлашу һәм дуслык символына да әйләнеп бара. Мондый сыйфатлар милли мирасыбыз­ның әһәмиятен дөньякүләм дәрәҗәдә дә арттыра, аны кешелекнең рухи вә мәдәни җәүһәрләре белән бер рәткә куя. 

Шуңа күрә аны Кешелекнең сөйләм телле һәм матди булмаган мирас шедеврлары буенча ЮНЕСКО реестрында теркәү мәсьәләсе инде күптәннән өлгергән һәм ул аның таләпләренә җавап та бирә. Әмма анда гариза биреп булмый, чөнки, кайбер мәгълүматларга караганда, Россия матди булмаган мәдәни мирас буенча ЮНЕСКО конвенциясен ратификация­ләмәгән.

Вакыт исә туктап тормый. Узган елгы «таҗлы зәхмәт» белән бәйле тәнәфестән соң, Сабан туйлары быел кабат бөтен татар дөньясын колачлап гөрләде. Дөрес, Түбән Варта шәһәрендә оештырылган XXI Федераль Сабан туе быел да онлайн-режимда үтте кебек. Әмма йөзләрчә кала вә салаларда бәйрәм милләттәшләребез һәм килгән кунакларны кабат үзенең киң күңеллелеге, колачы, мәгънә тирәнлеге, җиңүгә омтылу дәрте һәм халык күңеленә якын җыр-моңнары белән сөендерде. Милләттәшләр һәм кунаклар (авылларда исә – авылдашлар), әлеге бәйрәм рухында ике ел очрашмый торганнан соң, бер-берсен генә түгел, Сабан туен да сагынып өлгергәннәр иде. Шуңа күрә ул быел аеруча җылылык белән узды шикелле. Дөрес, татарда, туй үпкәсез булмый, дигән әйтем дә бар бит. Андый үпкә көрәш батырын һәм башка җиңүчеләрне бүләкләгәндә, быел да булмый калмаган. Димәк, бу яктан да тәртип урнаштыру лязем. Шәт, иншалла, алга таба Сабан туе гаделлек символына да әверелер. Әйтелгәннәрдән аңлашылганча, Сабан туе, әүвәлгечә үк, татарны туплау, тәрбияләү, рухландыру һәм милли тәңгәллеген дә билгеләү чарасы булып кала.

Ә бәйрәм эстафетасы дәвам итә. Күпсанлы милләттәшләребез, бәйрәм кунаклары һәм мәгълүмат чаралары быел мәйданның бизәлеше, уңайлыгы яки колачы ягыннан гына түгел, ә үзенең чын тарихи вә мәгънәви асылына туры китереп һәм югары дәрәҗәдә оештырылган чара булуы белән дә, иң мәртәбәле, затлы һәм татарның милли рухын дөрес чагылдыра торган бәйрәм дип, 3 июльдә Мөслимдә, Ык елгасы буендагы иң матур урында әле былтыр гына сафка кертелгән «Киләчәк» паркындагы XI Бөтенроссия авыл Сабан туен атый. Аның кысаларында, бәйрәмгә чын татар рухы өсти торган чаралардан, тәүге тапкыр «Татар базары» дигән проект гамәлгә куелган һәм борынгы ата-бабаларыбыздан калган тарихи спорт төре – «Аударыш» уены (ат өстендә милли көрәш) үткәрелгән. Менә нинди була ул милли яшәеш символына вакыт кертә торган үзгәрешләр!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев