Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Фоат Уразай: Киләчәккә төбәлгән мөнәсәбәтләр

Бүген зур спортта гел дә сәясәтсез булмый, күрәсең. Пекинда кышкы Олимпиада ачылуга багышланган тантаналар алдыннан Кытай һәм Россия лидерлары Си Цзиньпин һәм Владимир Путин, форсаттан файдаланып, бүгенге чорның актуаль проблемалары хакында өч сәгатьлек сөйләшү үткәргән.

Алар шулай ук яңа чорда халыкара мөнәсәбәтләр һәм тотрыклы глобаль үсеш турында кешелек киләчәге өчен мөһим белдерү кабул иткән. Анда исә халыкара мөнәсәбәтләрдә ике як та яңа кагыйдәләрне АКШ гегемонлыгыннан башка күзаллавы турында әйтелә. Ә COVID-19 инфекциясенең килеп чыгу проблемасын алар фәнни яссылыкта ята дип саный, аны сәясиләштермәскә чакыра. Мәскәү һәм Пекин НАТОның киңәюенә дә каршы. Алар аны, салкын сугыш синдромыннан арынып, башка илләрнең дә суверенлыгын, иминлеген һәм ихтыяҗларын хөрмәт итәргә өнди. Документ шулай ук атом-төш коралына ия барлык илләрне дә салкын сугыш менталитетыннан арынырга, дәүләт иминлеген тәэмин итүдә бу коралның ролен киметергә, чит илләрдә урнаштырылган андый коралны аннан чыгарырга, шулай ук ракеталарга каршы глобаль саклану системасының да чамасыз үсешенә чик куярга чакыра. Анда Кытай-Россия мөнәсәбәтләренең бүген салкын сугыш чорындагыдан ышанычлырак булуы, дуслыкның чикләрне белмәве, хезмәттәшлектә исә тыелган зоналар булмавы турында да әйтелә.

Әлбәттә, Кытай һәм Россиянең идарә ысулларында уртаклык зур (икесендә дә алар тоталитар системага корылган). Демократиянең гомумкешелек кыйммәте таныла, әмма аны һәркайсы үзенчә шәрехли. Әйтик, төп халыклары үз хокукларын парламентта яклау мөмкинлегеннән генә түгел, туган телләрендә белем алу хокукыннан да мәхрүм ителгән Россиядә демократия турында нинди сүз булырга мөмкин?! Шуңа күрә сәяси система анда аны имитацияләүгә генә корылган. Бу ике илдә халыкара хокук нормаларын шәрехләү белән дә шундый ук хәл. Шуңа да карамастан, эш нәтиҗәләрендәге һәм ил үсешендәге аерма аларда – гаҗәпләндерерлек. Зур аерма ике илнең тышкы сәясәтендә дә ярылып ята. Дөнья тотучылар кулында гомер-гомергә «сәясәт коралы» һәм «туп азыгы» булып хезмәт иткән Россия бүген дә шуны ук дәвам итсә, Кытай исә читләр эшенә тыкшынмый, барлык илләр белән дә гармонияле мөнәсәбәтләр урнаш­тыру яклы. Аерма Тайвань һәм Кырым проблемаларына мөнәсәбәттә дә күренә: Россия Тайваньны Кытайның аерылгысыз өлеше дип таныса, Кырым мәсьәләсен Кытай танымый. Икътисадка да күз салыйк. Россия өчен мөһим стратегик бурыч - Кытай белән мөнәсәбәтләрдә Себер һәм Ерак Көнчыгышны социаль вә икътисади яктан күтәрү. Менә хәзер дә бу төбәкләрдән Кытайга нефть һәм газ сату турында килешүләр төзелде. Кытай өчен бу отышлы, чөнки изоляция шартларында да акча эшләү өчен, Мәскәү чималны арзанрак бәягә, әмма күп­ләп сатарга мәҗбүр.

Игътибарны Кытай-Россия дуслыгының геосәяси ягы да җәлеп итә. Бу җәһәттән, күмәк Көнбатышның Россия­не Кытай кочагына этәрүе бик үк аңлашылып та бетми кебек. Тик беренче икесенең зур сәясәттә капма-каршы яктан, әмма уртак максатларда эш итүен искә төшерсәк, барысы да үз урынына баса: Россиягә әлеге геосәяси уеннарда «засланный казачок» (рәсми рәвештә агент булып саналмаган, ләкин разведка тарафыннан дошман ягына аны үзләренә агент итеп «вербовка»ласыннар өчен җибәрелгән зат, ике яклы агент)  роле бирелә. Стратегик һөҗүм кораллары (СНВ) буенча сөйләшүләргә АКШның Кытайны җәлеп итү теләге дә ул чакта яхшы аңлашыла: АКШ, Россия һәм Кытай арасында өчьяклы яңа килешү төзелгән очракта, хәрби яктан стратегик өстенлек кемдә булачагы шик уятмый. Моны Пекин да яхшы аңлый, күрәсең. Шуңа ул Россия белән хәрби берлек төзүдән читләшә һәм СНВ буенча да килешүләрдә катнашырга җыенмый.

Хәлбуки, Кытай-Россия хезмәттәшлеге ныгу Татарстан өчен дә яңа мөмкинлекләр ача. Ул аңа үз икътисадына – Кытай технологияләрен, ә М-12 трассасының (ә ул Европа – Көнбатыш Кытай халыкара транспорт коридорының бер өлеше булачак) Казанга караган өлешенә һәм эчке агломерацияләргә бу илдән инвестицияләр дә җәлеп итү мөмкинлеге бирә, «Татарстан Республикасы» дигән үзҗитешле агломерация формалаштыруда җитди адым була ала. Ике арада милли-мәдәни багланышларны кытай һәм татар җырларындагы аһәң вә пентатоника уртаклыгын, шулай ук тарихи традицияләрне дә исәпкә алып ныгыту исә бу халыклар арасында гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштыруга да хезмәт итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев