Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Фоат Уразай: Исемнәре милләтнең хәтер түрендә сакланыр

Милләтнең алдынгы өлеше үз хокуклары өчен көрәшне бервакытта да туктатмаячак

Татар милли хәрәкәте тагын бер зур югалту кичерде: олуг шәхес, тормышының күп өлешен газиз халкы өчен көрәшкә багышлаган көчле рухлы милләтпәрвәр, үз-үзенә һәм яшәү рәвешенә ахыргача тугры калган мәшһүр зат Зәки Лотфулла улы Зәйнуллинның тынгысыз җаны 88 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Зәки абыйның исеме һәм эш-гамәлләре татар дөньясында күпләргә таныш. Чөнки ул соңгы сулышынача милләт гаме белән яшәде. Әмма аның җәсәде гүргә иңәргә дә өлгермәде, шәхесенә инде төрлечә бәя бирергә ашыгучылар да күренгәли башлады. Әйе, без беребез дә әүлия түгел. Холык-фигыле ягыннан Зәки абый да катлаулы шәхес иде. Әмма татар өчен иң авыр чорда ул үзен лидер итеп күрсәтте. Шуңа күрә, мәшһүрләргә бәя биргәндә, вакчыл шәхси үпкә вә зарлардан өстен калып, алар артындагы зур эшләрне күрә һәм олы җанлы була белсәк иде.

Шәхсән үземә милли хәрәкәт юлында Зәки абый белән шактый гына уртак эшләр башкарырга һәм якыннан аралашырга да туры килде. Шуңа күрә бу зур шәхес турында үз фикеремне дә әйтергә җөрьәт итәм. Милли күтәрелеш елларында аның иң зур казанышы, мөгаен, үз абруе вә дәрәҗәсе белән татар халкын сәяси яктан оештыра алуында һәм аны милли хокуклар өчен көрәшкә күтәрүчеләрнең берсе булуындадыр. Ул чакта Латвиядән кайткан кыю татар полковнигы хакында легендалар йөрде. Зәки абыйның көчле рухлы, нык ихтыярлы һәм таләпчән шәхес булуы аны милли лидерларның берсе дәрәҗәсенә күтәрде. Холкының бу яклары турында авылдан чыккан гади татар егетенең кырыс армия шартларында, бернинди терәксез, полковник һәм техник фәннәр докторы дәрәҗәләренә ирешә алуы да сөйли (моны мин 20 ел Совет Армиясендә хезмәт иткән кеше буларак та әйтәм). Зәки Зәйнуллин шәхесенең янә бер бәхәссез ягы – аның күп кырлы талант иясе булуы. Бу аның язучылык хезмәтендә аеруча нык ачылды. Халык язучы Зәки Зәйнуллин иҗатын җылы кабул итте. Ял вакытларында аның, агачтан юнып, кечкенә сыннар ясаганы да хәтердә. Боларга өстәп, аңа әле зур тырышлык кебек асыл сыйфат та бирелгән иде. Ә кешеләр белән мөнәсәбәтләрендә, ихтимал, аның туры сүзлелеге, буйсынмас холкы һәм туры бәреп әйтә торган гадәте дә үзен сиздергәндер. Кыскасы, Зәки абый киң кырлы, талантлы һәм катлаулы шәхес иде. Ә андыйларга чын бәяне вакыт кына бирә ала.

Бу язмамда мин игътибарны милли хәрәкәтнең тагын бер мөһим ягына юнәлтергә телим. Сүзем аның, сәяси оешмаларга берләшеп, яшәешнең барлык өлкәләрендә дә милли хокукларны даулый торган актив өлеше турында. Ә режим андыйларда үзе өчен бүлемсез хакимлекне кулда саклауга янау күрә. Шуңа күрә сәяси партияләрне милли, дини яки төбәк үзгәлеге буенча төзү закон белән тыела. Бүген инде эш абсурдка кадәр дә барып җитә: Конституциядә гарантияләнгән милли хокукларның үтәлешен таләп иткәне өчен экстремизмда гаеп­ләп, хәтта инде иҗтимагый оешманы да суд аша тыю омтылышы ясала. Әмма милләтнең алдынгы өлеше үз хокуклары өчен көрәшне бервакытта да туктатмаячак. Әйе, моның өчен аларга бернинди өстенлек тә, акча яки дәүләт бүләкләре дә каралмаган. Милләт хакын андыйлар намус кушуы буенча, ата-бабалары рухына тугры калып яклый. Мөгаен, аларның бөтен өстенлеге дә шундадыр. Зәки Зәйнуллин да шундыйлардан иде.

Кызганыч, вакыт үзенекен итә һәм милләтнең асыл уллары вә кызлары бакыйлыкка күчә бара. Әмма андыйларның исемнәре татарның хәтер түрендә саклана. Бүген аларны тагын бер кат искә төшерик: Марат Мөлеков, Рашат Сафин, Зәки Зәйнуллин, Илдус Әмирханов, Рәшит Ягъфәров, Юныс Камалетдинов, Марс Шәмсетдинов, Хәләф Гарданов, Нәби Нуриев, Әмир Мәхмүтов, Әмин Миңһаҗев, Каим Шәйхетдинов, Зөфәр Сәлиев, Вафирә Гыйз­зәтуллина, Сәлим Хәялиев, Рәшит Әхмәтов, Гали Акыш, Әгъдәс Борһанов, Айрат Ибраһимов, Мәсгут Гаратуев, Фәрит Гыйбатдинов һ.б. Алар милләтен сатып тамак туйдырмады, ә, булдыра алганча, аның киләчәге өчен тырышты һәм үз өлешен дә кертте. Бу шәхесләрнең һәркайсы турында роман һәм балладалар язарлык! Язучылар берлегендә бүген 300 дән артык әгъза исәпләнә, диләр. Менә кайда ул иҗат өчен рухи киңлек! Дөрес, моның өчен премияләр бирмәсләр һәм хәтта баштан да сыйпамаслар. Әмма милләтнең рәхмәте зур булыр. Яшьләрне милли рухта тәрбияләү өчен дә бу бик кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев