Мәдәни җомга

Фоат УРАЗАЙ: ИМАН ТЕЛДӘН БАШЛАНА

Милли яңарыш мәсьәләләре турында сүз барганда, иң күп яктыртыла торган тема, мөгаен, ана теленә кагылышлысыдыр. Ә алга китеш юк дәрәҗәсендә. Әйе, узган гасырның 90 нчы елларында күпмедер талпыныш булып алды. Милли мәктәп-гимназияләр дә ачылды. Тик алар чын мәгънәсендә милли-мәдәни тәрбия учагы булып китә алмады. Чөнки мондый тәрбияне гарантияле итү өчен...

Милли яңарыш мәсьәләләре турында сүз барганда, иң күп яктыртыла торган тема, мөгаен, ана теленә кагылышлысыдыр. Ә алга китеш юк дәрәҗәсендә. Әйе, узган гасырның 90 нчы елларында күпмедер талпыныш булып алды. Милли мәктәп-гимназияләр дә ачылды. Тик алар чын мәгънәсендә милли-мәдәни тәрбия учагы булып китә алмады. Чөнки мондый тәрбияне гарантияле итү өчен дәүләт кайгыртуындагы һәм реаль мөмкинлекләргә таянган милли мәгариф системасы булдырылмады. Шуңа күрә аларның күбесе бик җиңел генә кабат урысча укытуга күчте. Мондый хәл мәсьәләнең тулысынча диярлек мәктәп директорлары ихтыярына гына бәйле иде. Милли җанлы директорлар, юк мөмкинлекләрне бар итеп, барлык фәннәрне дә ана телендә укытырга тырышты. Ә инде иман ягы чамалы булганнары, ата-аналар теләге белән дигән сылтау табып, тиз арада урысча укытуга күчте. Чөнки аларга шулай җайлырак иде. Моның өчен аларны беркем дә әрләмәде һәм эшеннән дә алмады. Милли мәгарифтә артка чигенүләр башланды. Бүген инде моңа федераль дәрәҗәдә кабул ителгән "өчле-тугызлы" законнар да өстәлде.
Татар теле ни сәбәпле дәүләт теле буларак мантып китә алмый? Әлбәттә, моның сәбәпләре күптөрле. Шуларның берсе РФ Дәүләт Советының күптән түгел мәгариф мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән утырышында туры эфирда да күренде: шовинистик рухтагы электоратка таянып эш итә торган мәгълүм партия лидерының милли республикаларда икенче дәүләт телен урыс балаларына да программа нигезендә укытуга каршы ясаган чыгышы дәүләт җитәкчесе тарафыннан җавапсыз калдырылды. Мондый хәл инде милли телләргә каршы юнәлдерелгән әлеге сәясәтнең иң югары дәрәҗәдә дә дәшми генә хуплануын күрсәтә. Татарстанда балаларга татар телен программа нигезендә укытуга каршы оештырыла торган пикет-митингларның да аяклары әнә шуннан үсә. Ә мәсьәләнең этик ягы, телгә хөрмәтнең милләтара аңлашу нигезе булуы андый чараларны оештыручы төркемне борчымый. Иң аянычлысы - ул чараларда катнашкан әтрәк-әләм арасында система тарафыннан миңгерәүләтелгән татарлар да чиксез.
Хәлбуки ана теленең кулланылышын чикләүдә фәкать үзебездән торган сәбәпләр дә җитәрлек. Бу бигрәк тә татар телен сабыйларга өйрәтү даирәсен киңәйтүгә кагыла. Мәгълүм булганча, балалар өчен уенчыкларга муллык чорында яшибез. Бүген аларның ниндиләре генә юк! Сөйләшәләр дә, җырлыйлар да. Тик һәммәсе дә урыс телендә. Татарча сөйләшә торган уенчыкларны көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың.
Әмма, ни кызганыч, әлегә моның белән шөгыльләнүчеләр күренми. Күрәсең, милли эшмәкәрләребез әлегә ул дәрәҗәгә үсеп җитмәгән, ә Татарстан хөкүмәтенә бу кирәк түгел. Юкса, ният иткәндә биредә бизнес өчен дә зур мөмкинлекләр ачыла. Татарстандагы балалар бакчалары өчен генә дә никадәр уенчык кирәк булыр иде. Россия төбәкләрендәге татар авыллары турында инде әйтеп торасы да юк. Әйтик, Пенза яки Чиләбе өлкәсендәге берәр татар авылына татарча сөйләшә торган уенчыклар китерелсә, аларны минуты-сәгате белән сатып алып бетерәчәкләр. Ә бит андый авыллар Россиядә 4 меңнән артык.
Бүген инде нәниләрнең акыл үсешенә ярдәм итә торган электрон программалар да күп. Алар төрле яшьтәге балалар психологиясен исәпкә алып төзелгән. Яшь ярымлык оныгымның планшетта ничек мавыгып фигуралар төзүен дә күзәтәм. Әмма ул программалар һәммәсе дә урыс телендә. Ә татар телендәге андый программалар бөтенләй күренми. Интернет челтәрендә хәтта татарча мультфильм итеп төшерелгән әкиятләрне дә табып булмый. Тәкъдим ителгән адресларга керсәң, йә әкият китабының электрон версиясе, йә рәсем фонында берәр артист укыган әкият булып чыга.
Бу җәһәттән, татар балалары өчен әзерләнә торган тапшырулар турында да берничә сүз. Мисалга, ТНВ каналындагы "Күчтәнәч"не алыйк. Ул һаман бер үк шаблон буенча әзерләнә. Башта берәр бала йә рәсем күрсәтә, йә нәрсәдер турында сөйли. Әмма балалар аны карамый. Шуны ук рәсем фонында космос турында сөйләүгә, яисә Көньяк Америкадагы Мальвин утраулары хакындагы хикәяләүләргә карата да әйтергә була. Нәниләр аны аңламый. Шуңа күрә, баланы төп "күчтәнәч"кә кадәр экран каршында тотуы бик кыен. Әле аның "күчтәнәч" дигәне дә еш кына бик арзанлы (карандаш белән төшерелгән) мультфильмның татарча тәрҗемәсе булып чыга. Кыскасы, тапшыру авторларына һичьюгы балалар өчен даими эшли торган "Карусель" каналыннан булса да нәрсәгәдер өйрәнү дә комачау итмәс иде.
Гомумән алганда, төрле кыйтгаларга таралып яшәүче татар дөньясында бүген сабыйларыбызга ана теленең рухи сихәт көчен ачу мөмкинлекләре әлегә бик аяныч хәлдә. Беренче нәүбәттә бу - ата-аналарның изге бурычы. Әмма төрле сәбәпләр аркасында күпчелек очракта алар үзләре дә Хак Тәгаләнең ошбу бүләгеннән мәхрүм ителгән. Шуңа күрә андыйлар өчен татар телен читтән торып өйрәнү мөмкинлеге бирә торган "Ана теле" дигән программа булдырылды. Ә менә аларның балаларына бу эштә ярдәмгә килә торган программалар юк дәрәҗәсендә. Шуны истә тотып, үзенең Төп Законы нигезендә (14 нче маддә) Татарстан бүген сабыйларыбызга ана телен өйрәтүдә электрон чараларны бөтен тулылыгы белән эшкә җигү мөмкинлеген дә үз җавап­лылыгына алырга тиеш.
Баланы ана теленә өйрәтү турында сүз барганда, республика җитәкчелеге бу эшне еш кына тулысынча гаилә җаваплылыгына кайтарып калдыра. Әлбәттә, төп җаваплылык гаиләгә төшә. Әмма бик күп нәрсә дәүләт кайгыртуыннан да тора, һәм бу хакта инде югарыда өлешчә телгә алынды. Ә бит ана телендә тәрбия кылу проблемасының дәүләт тырышлыгыннан башка хәл итеп булмый торган яклары да бик күп. Моны мин үз тәҗрибәмнән чыгып та дәлилли алам.
Аллага шөкер, оныкларымның теле татарча ачылды. Проблемалар исә алар балалар бакчасының татар төркеменә йөри башлагач башланды. Чөнки анда балалар арасында аралашу урыс телендә генә бара. Ана теле мохитендә тәрбияләнмәгәч, тора-бара инде оныкларым татарча җөмләләрне дә урысча төзи башлады. Әүвәл мәсьәләне урынында ук хәл итмәкче булдым. Төркемдә ана теленең куелышы хакында бакча мөдире белән дә сөйләшеп карадым. Проб­леманың системалы булуын аңлагач, онык­ларымны инде күршедәге Мәскәү районында Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия каршында ачылган татар бакчасына күчерергә туры килде. Анда әлеге гимназия нигезендә Милли мәгариф үзәге булдырылды. Димәк, мондый үзәкләрнең инде татарлар яшәгән һәр районда һәм һәр торак пунктта да булдырылуы зарур.
Телнең киләчәге һәм кулланыш даирәсе белән бәйле тагын бер мөһим мәсьәләгә тукталып үтик. Татарстанда татар теленә икенче дәүләт теле статусы бирелүенә инде чирек гасыр­га якын вакыт үтте. Ә дәүләт теле булып китә алмады. Чөнки дәүләт кайгыртуы җитми. Сүздә ул бар да кебек. Әмма конкрет гамәлләргә килгәндә, алар татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрерлек түгел.
1992 елның 21 мартында үткән бөтенхалык референдумы нәтиҗәләре нигезендә республика мөстәкыйльлек юлына баскач, Татарстанда дәүләт телләре һәм башка телләр турында 1992 елның 2 июлендә кабул ителгән законга таянып, аларны үстерүне күздә тоткан берничә программа кабул ителде. Татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү җәһәтеннән беренче ике программа тормышчан булып чыкмады. Моның өчен рес­публикада бер генә кеше дә җавап тотмады һәм тиешле нәтиҗәләр дә ясалмады. Ә 2013 елның 25 октяб­рендә инде ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерүнең 2014-2020 елларга исәп­ләнгән өченче дәүләт программасы расланды. Аны гамәлгә ашыру өчен 1 миллиард 84 миллион сум күләмендә чыгымнар да тәгаенләнде. Ә бу программа әүвәлгеләренең җитешсезлекләрен исәпкә алмады? Татар телен тулы канлы дәүләт теле итү җәһәтеннән әлегә җитди үзгәреш­­ләр сизелми. ТР Дәүләт Советын һәм аның сессияләрен генә алыйк. Анда татар телендә законнар кабул итү гамәлгә куелганмы? Юк, әлбәттә. Сессияләр дә, моннан 20 ел элек ничек үткәрелгән булса, бүген дә нәкъ шулай үтә. Чөнки депутатларның шактый өлеше икенче дәүләт телен белми. Шуны ук хөкүмәт эшчәнлеге хакында да әйтергә булыр иде. Ә татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү турында инде әйтеп торасы да юк. Әлбәттә, мондый мөнәсәбәт икенче дәүләт теле идеясен бик нык дискредитацияли. Кайчакта хәтта, әллә соң ул программаларны бюджет акчасын эләктерү өчен генә кабул итәләрме, дигән шик тә туа.
Татар теленә булган ихтыяҗга закон көче бирелмәде һәм ул икенче дәүләт теле күләгәсендә, формаль тел генә булып калды. Шуңа күрә, дәүләт телләренең Төп Законда каралган тигезлеген хокукый яктан да, закон көче бирелү җәһәтеннән дә тәэмин итү өчен, өстәмә закон актлары кабул итү зарур. Алар түбәндәге өлкәләргә кагыла: урта мәктәпне тәмамлаганда татар теленнән алган билге өлгергәнлек аттестатында урыс теле белән тигез дәрәҗәдә чагылырга тиеш.
Чөнки, әгәр дә укучы 11 ел уку дәверендә дәүләт телләренең икесен дә тиешле дәрәҗәдә үзләштерә алмаган икән, димәк, ул ике дәүләт теле гамәлдә булган республикада яшәү өчен өлгермәгән;
Татарстан мәктәпләрен тәмамлаган укучыларның алга таба югары белемне үзе сайлаган дәүләт телендә алу хокукының республикада гарантияләнгән булуы. Ана телендә белем алу хокукы кеше хокуклары буенча төп халыкара документларда һәм РФ Конституциясендә дә каралган. Димәк, татар телендә югары белем алу проблемасы республикада бүген яңабаштан һәм бөтен кискенлеге белән алга килеп баса дигән сүз;
халыкка хезмәт күрсәтү өлкә­сенә кагылышлы һөнәр ияләренең ике дәүләт телендә дә тигез дәрәҗәдә эш итә алуы, андый затларга карата дәүләт тарафыннан хезмәт хакының 15 проценты күләмендә өстәмә түләү һәм башка төр стимулларның булдырылуы;
Татарстанда дәүләт хезмәтенә дәүләт телләренең икесен дә камил белгән затларның гына алынуы, Дәүләт Советы һәм муниципалитетларга да дәүләт телләренең икесендә дә эш итә ала торган шәхесләрнең генә сайлануы һ.б.
Ихтимал, закон дәрәҗәсендә хәл ителергә тиешле әлеге чаралар кемгәдер татар теленә ясалма ихтыяҗ тудыру омтылышы булып та күренәдер. Әмма бу һич кенә дә алай түгел. Чөнки рес­публика халкының яртысыннан күбрәген тәшкил иткән милләт теленә Татарстанда ихтыяҗ болай да зур. Әмма аңа закон көче бирелмәгән. Шул сәбәпле, реаль яктан аның хокуклары әлегә хәтта Татарстанда да массакүләм дәрәҗәдә бозыла. Әмма, ни гаҗәп, хокук яклаучылар моны "күрми", ә иблис токымы татар халкының аерылгысыз хокуклары белән оятсыз рәвештә санлашмаска омтыла. Шуңа күрә Татарстанда хокукый гаделлек урнаштыруга юнәлдерелгән әлеге закон актлары республикада татар теленә булган ихтыяҗга закон көче бирүне генә аңлата.
Татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү турында сүз барганда, республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезнең хокуклары турында да онытырга ярамый. Мәгълүм булганча, татар халкының яртысыннан күбрәге бүген Россия төбәкләрендә, үз тарихи ватаннарында гомер кичерә. Ул милләттәшләребез халык саны ягыннан татарлар икенче яки өченче урында торган милли республикаларда (әйтик, Башкортстанда) һәм башка субъектларда да татар теленә өченче яки икенче дәүләт теле статусы бирелүен таләп итәргә хокуклы. Ә инде Россия төбәкләрендәге аерым татар районнары һәм авылларында яшәүче милләттәшләребез үз административ берәмлекләрендә татар теленә җирле дәрәҗәдәге рәсми тел статусы бирелүен дәгъваларга бурычлы. Татарның милли вә мәдәни оешмалары тарафыннан актив рәвештә алып барыла торган мондый эшчәнлек исә киләчәктә Россиядә татар теленә икенче дәүләт теле статусы бирелүенә ирешүдә җитди адым булачак.
Татар теленә кагылышлы тагын бер мөһим теманы читләтеп үтмик. Ә ул татар милләтендә гамәлдә булган диннәрдә ана теленең кулланыш даирәсен күздә тота. Танырга кирәктер, керәшен татарлары бу яктан алдарак бара. Алар гыйбадәтләрен ана телендә кыла. Ә менә мөселман өммәтендәге милләттәшләребезнең хәле күпкә катлаулырак. Гәрчә кайчакта татар телен дин саклап калды, дип тәкрарларга яратсак та, бүген инде хәлләр кире якка да үзгәрергә тора. Намазны гарәп телендә кылу гына җитмәгән, хәзер инде бериш надан муллаларыбыз хөтбәне дә урысча укуга күчеп бара. Нәтиҗәдә, эш абсурд дәрәҗәсенә җитә: мөэмин татарлар, телсез зат кебек, Хак Тәгаләгә чит-ят телләрдә мөрәҗәгать итәргә тиеш була. Юкса, Коръән аятьләре бит инсаннарга кайсыдыр телдә түгел, ә мәгънәви рәвештә, барлык кешелек өчен иңдерелгән. Гарәпләр исә Изге китапның тулы язмасын соңрак (Рәсүлебез с.г.в. бакыйлыкка күчкәч), кавемдәшләренә аңлаешлы булсын өчен гарәп телендә туплап бәян иткән. Ул чорда күп кенә халык­ларда язу әле булмау сәбәпле, ислам тәгълиматының гарәп телендә таралуы табигый булган. Әмма бүген инде бу күпләр өчен гарәп телендәге сүрәләрне берни дә аңламыйча гына ятлауга кайтып кала. Алар ислам тәгълиматының илаһи асылын аңлап та бетерми. Ә бу инде һәртөрле мәзһәбләргә бүленүгә, шулай ук ислам дөньясында төрле кризислар барлыкка килүенә юл ача. Икенче яктан, бүгенге чорда кешеләрнең аң-белем дәрәҗәсе югарырак булу сәбәп­ле, алар ислам тәгълиматын үз ана телләрендә укып, аның тирән мәгънәсен яхшырак аңларга да сәләтле. Димәк, хәзер инде илаһи исламның тулысынча ана телендә үзләштерелүе мәслихәт, һәм мондый ихтыяҗ илаһият кануннарына да туры килә. Ә бу инде иман ныклыгының телдән башлануына тагын бер дәлил.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: