Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Җан авазы

Фоат УРАЗАЙ: Иблис үҗәтлеге һәм төп сорау

Ә бәхәсле закон проектына килгәндә, аның асылы «хакимият вертикале»н тагы да ныгытуга, инде төбәк башлыкларын һәм судьяларны гына түгел, алга таба төп министрлар һәм хөкүмәтне дә Мәскәүдән билгеләүгә, кирәк чакта аларны бернинди кәнитилсез генә алыштырып куюга юнәлдерелгән.

Дәүләт Думасы «РФ субъектларында гаммәви хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» дигән бәхәсле, хокукый нормалар белән санлашмавы ягыннан әле тәүге (танышу) этабында ук илдә зур канәгатьсезлек китереп чыгарган закон проектын беренче укылышта кабул итте. Депутатларның тавыш бирү нәтиҗәләре түбәндәгечә: хуплаучылар саны – 317; каршылар – 66; битарафлар – 12. Беренчеләренең зур күпчелеге – «Бердәм Россия» депутатлары. КПРФ исә тулысынча (54 депутат) каршы тавыш биргән. Татарстаннан сайланган депутатларның тавыш бирү нәтиҗәләре дә кызыклы: федерализм принципларын боза торган әлеге закон проектын хуплаучылар – 4 кеше (Р.Гаджиев, М.Топилин, Е.Ямпольская һәм О.Морозов); каршылар – 7 (А.Прокофьев, Т.Ларионова, И.Вольфсон, А.Фәррахов, А.Метшин, М.Нуриев, Р.Кәлимуллин); тавыш бирмәгәннәр – 4 (И.Гыйльметдинов, Ә.Когогина, А.Ягафаров һәм И.Богуславский). Игътибар итик, хуплап тавыш бирүчеләрнең өчесе – Татарстаннан кандидатлар исемлегенә читтән өстәлгән затлар, берсе – Мәскәү белән ике арада озак вакытлар «ара-тәләкә» булып йөрүчеләрдән.

Ә бәхәсле закон проектына килгәндә, аның асылы «хакимият вертикале»н тагы да ныгытуга, инде төбәк башлыкларын һәм судьяларны гына түгел, алга таба төп министрлар һәм хөкүмәтне дә Мәскәүдән билгеләүгә, кирәк чакта аларны бернинди кәнитилсез генә алыштырып куюга юнәлдерелгән. Ул бер Татарстанда гына сак­ланып калган «президент» атамасын бетерүне дә күздә тота. Парламентта проектны депутатларга ике авторның берсе – П.Крашенинников тәкъдим иткән (икенчесе – А.Клишас). Проектны әзерләүгә этәргән төп сәбәп дип, ул былтыр Конституциягә кертелгән төзәтмәләрне атаган. Ә Татарстан парламентының бу проектны хупламавын докладчы телгә дә алып тормаган. Татарстаннан сайланган бер генә депутатка да анда чыгыш ясау мөмкинлеге бирелмәгән. Докладчыга сорауны да коммунист А.Прокофьев кына биргән. Проекттагы үзгәрешләрне ул унитар дәүләт элементлары, дип атаган. Конституциянең рухына, андагы федерализм принципларына каршы килгән бу закон проектын яклауда төп рольне спикер В.Володин уйнаган. Унитарлыкка өндәүдә мәгълүм В.Жириновский да кимен куймаган. Иң гаҗәбе – парламенттагы бу гамәлләрдә илнең күзәтү органнары Конституциягә каршы эшчәнлек тә, экстремизм да күрми. Чөнки алар үзләре дә режим тарафыннан билгеләнгән.

В.Володин үзе исә, кат-кат сүз алып: «Коллеги, вдумайтесь! Мы, принимая этот закон, делаем сильным государство или ослабляем его? Вот где лежит основной смысл!», – дип тә өзгәләнгән. Күрәсең, халык ихтыяҗы – беренчел, ә дәүләт икенчел булуын спикер белми дә. Ә сорауның болай сәер куелуы федератив дәүләт парламентында төрле юллар белән төп вазифаларны биләп алган кавемнең (сүз бу очракта руслар турында бармый) чын йөзен дә күрсәтә. Юкса, илдәге халыклар алдында төп сорау хәзер бөтенләй башкача тора: күпмилләтле федератив дәүләттә аның киләчәген ни өчен бер генә кавем вәкилләре (клишаслар, крашенинниковлар, володиннар һәм жириновскийлар) билгели? Ни өчен төп халыклар бүген илдә үз хокукларын парламентта яклау мөмкинлегеннән дә мәхрүм ителгән? Җавап исә өстә ята. Чөнки шул ук кавем тырышлыгы белән элегрәк үткәрелгән законнар (сәяси партияләр турында, сайлаулар турында һ.б.) әле дә режимны хакимияттә саклау механизмы булып хезмәт итә. Нәтиҗәдә, бәгъзеләр парламентта инде утызышар ел утыра. Димәк, сайлау системасы халык ихтыярын чагылдырмый. Шуннан файдаланып, әлеге кавем иблискә хас үҗәтлек белән Конституциягә үзгәрешләр кертә, парламентта сәяси максатлы законнар кабул итү аша, илне «Зур Европа» проектына әзерли. Беренче укылышта кабул ителгән әлеге закон проекты да – шундыйлардан.

Хактыр ки, елгыр кавем кыңгыр эшләрдә (әйтик, туган телләрне, милли мәгарифне кысуда) «дәүләт төзүче халык»ны (ДТХ) да сәяси максатларда еш куллана. Шуңа ул аны үзәк ТВ каналларында гел үсендереп, яисә үзе үк күперткән «русофобия»гә өстереп тора. Ә бит моның азагы хәвефле дә булырга мөмкин. Хуш, төзеделәр ди «Зур Европа»ны. Тик тиздән анда ДТХ теле генә түгел, ул үзе дә илдәге төп халыклар хәлендә калырга мөмкин. Килерләрме алар ул чакта аңа ярдәмгә? Төп сорауны әнә шул куелышта да аңласак иде.

Фоат УРАЗАЙ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев